Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү
план-конспект урока (7 класс) на тему

Хамматуллина Лилия Ильдаровна

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл h.taktash_7klass1.docx62.17 КБ

Предварительный просмотр:

7кл.       Тема.       Һ.Такташның  тормышы һәм иҗатына күзәтү

Максат. 1.Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2. Бәйләнешле сөйләм, конспектлаштыру күнекмәләрен үстерү.

3.Һ.Такташның иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү.

        Тип. Язучы биографиясе белән танышу.

        Метод, алымнар. Әңгәмә,   сәнгатьле сөйләм өстендә эш, укучылар чыгышы,  портрет белән эшләү алымы.

Дәрес барышы.

I.   Уңай психологик халәт урнаштыру.   

     Укытучы. Хәерле көн, кадерле укучылар.

     1.Укучылар, хәзер музыка тыңлап алабыз. Дәрескә шат күңел белән кереп китү өчен, үзебезгә рәхәтлек бирә торган мизгелләрне күз алдына китерик. Күзләрне йомдык. Сезнең өегездә песи малайлары, песи кызлары бармы? Әйдәгез, алар белән бергә уйнаган вакытларыгызны күз алдына китерегез әле.  Күзләрне ачтык. Бер-берегезгә карап елмаегыз.

2.Өй эшен тикшерү.

-Алдагы дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?

- Әйдәгез алдагы дәресне искә төшерәбез.

 ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС (карта согласия – килешү  картасы)

1нче номерлы укучы 1бит ала. 2 тапкыр бөклибез, уртадан турыпочмак итеп бөклибез.Нәкъ уртасына турыпочмак сызабыз һәм уртага турыпочмакның өстенә теманы язабыз  “1920-1930нчы еллар әдәбияты”. Мин күрсәткәнчә һәркем кәгазь битенең үз өлешен бүлеп куя. тема буенча һәркем кәгазьнең үз  өлешенә фикерен яза. (3минут вакыт бирелә).

Хәзер түгәрәк буенча һәркем үз фикерен укый, фикерләшеп фикерләрне турыпочмак эченә №3 нче укучы яза. (2минут). Бер үк булган фикерне кабатламыйсыз, берләштереп язабыз. Эше беткән төркем баш бармакларын өскә күтәрә.  Берничә эш белән танышу.

- Бүген без сезнең белән шушы чорда иҗат итүче бер шагыйрь белән танышырбыз.

    II. Уку мәсьәләсен кую. Хәзер сүзне Ярмиева Энҗегә бирәбез. Игътибар белән тыңлагыз, шигырьдә нинди шагыйрь исеме искә алына?

                                                    “Песи малае янында”

                               Бишбалтага чыккан юл читендә

                               Шундый нәни, шундый мөлаем

                               Песи малае утыра бүрәнәдә,

                               Адаштырган кемдер, мөгаен.

                               Бусы ярый

                               Ни дисәң дә инде,

                               Үзенә күрә бу да вакыйга!

                               Көлемсерәп шунда туктый Такташ

                               Һәм сүз куша песи – сабыйга.

-Елама юкка,

-Дөнья матур нәрсә,

Әйдә, миндә кунак булырсың,

Дуслыгымны аңлап, алдашмасаң,

Урлашмасаң, миндә торырсың.

   Укытучы.  Рәхмәт. Бик матур укыдың. Хәзер сорауларга җавап бирәбез.

-         Шигырьдә нинди шагыйрь телгә алына? ( Һади Такташ)

-         Шигырь юллары аша без Һ.Такташның нинди сыйфатларын  күрәбез? (Мәрхәмәтле, шәфкатьле. Хәтта юл чатындагы иясез песиләрне дә ул кызганган, өенә алып кайткан.)

-         Укучылар, бу шигырьнең авторын сез беләсез. Ул Һ.Такташның дусты, (Хәсән Туфан)

-         Димәк, бүген без кайсы шагыйрь турында сөйләшәчәкбез?

-         Әйе, татар халкының сөекле улы, талантлы шагыйре Һ.Такташның тормыш юлы  һәм иҗатын өйрәнәбез.

( Проектор экранында шагыйрьнең басып һәм утырып төшкән рәсемнәре пәйда була (дәреслектәге фото). Һ. Такташның холкына хас булган кайбер сыйфатларны ачтык, хәзер аның тышкы кыяфәтен тасвирлыйк әле.

 ( Сары чәчле, зәңгәр күзле, мәһабәт гәүдәле, бик күркәм кыяфәтле кеше...)

    Укытучы. ( Риза Ишморатның Такташ турында сүзләре  проектор аша  экранда күрсәтелә).

 “Такташ... Һади ... Зәңгәр күзле Сыркыды егете. Юк, гади егет кенә түгел Такташ. Ул бөтен  бер дөнья – шигърият дөньясы. Халкыбыз күңеленә бөек Тукай кебек үк тирән мәгънәле, йөрәкләрне тетрәтерлек тә, сихри бер ләззәт белән шатландырырырлык та әсәрләр иҗат итүче, аның таләпчән зәвыгына лаеклы җавап бирә алырлык  бөек шагыйрь – халык шагыйре”.

 ( Дәфтәрләргә число һәм теманы язу.)

Бик яхшы эшләдек. Әйдәгез хәзер басабыз, урындыкларны этеп куйдык. Тырышып эшләгәннән соң, ял итеп алабыз. “Салют” аттырабыз.

- Салют каян оча башлый – астан (чүгәлибез).  Уч төпләрен кушабыз һәм дулкын рәвешендә өскә күтәреләбез.

Бармаклар белән салют чәчәбез (куллар өстән аска таба экерен генә төшә). Утырдык.

      1. Бүген сезнең сыйныфташыгыз Ләйлә Һ. Такташның балачагы турында сөйләр.

     - Шагыйрьнең балачагы нинди булган? Сезнең балачакка охшаганмы? Шушы сорауларга җавап эзлибез.

2.     Һ.Такташның биографиясе белән таныштыруны алга таба Камилә  дәвам итә.

- Һ.Такташның нинди әсәрләрен истә калдырдыгыз? “Күктән сөрелгәннәр”, “Таң кызы”, “Урман кызы”, “Җир уллары” трагедиясе, “Мокамай”һ.б.

- Һ.Такташ кайчан, кайда вафат була. (8.12.1931, Казанда. 30яшендә вафат була)

3.Дәреслек белән эш. Хәзер дәреслекнең 90нчы битен ачып, конспектлаштырып куябыз. (Берничә эш белән танышу.

  1. Рефлексия, бәяләү.

1.Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Нәрсәләр белдек?

2.Билгеләр кую.

 3.Өйгә эш бирү этабы.

90-91нче бит кабатла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һади Такташның тормыш һәм иҗат юлы.

Һ. Такташның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача библиографик белешмә. Иҗатына күзәтү....

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 6нчы сыйныф.

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 1)Һади Таткашның тормышы һәм иҗаты белән танышу;2) Сәнгатьле укуны, сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү, шигырьнең рифмасын би...

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты

татар әдәбиятыннан дәрес планы...

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты....

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү.

Һади Такташның тормыш юлы белән танышу, “Иптәшләр” шигырен уку....

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты....