Һади Такташның тормыш һәм иҗат юлы.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Һ. Такташның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача библиографик белешмә. Иҗатына күзәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hadi_taktash_achyk_dres.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема . Һади Такташның тормыш юлы, иҗаты. “Ак чәчәкләр” шигыре белән

            танышу.

Максатлар. Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

                    Укучыларның игътибарын шигъри әсәрләргә юнәлтү, фикерләү      

                     сәләтен үстерү, иҗади эшләргә өйрәтү; сәнгатьле сөйләм күнек-

                     мәләрен үстерү, әсәрне төшенү дәрәҗәсен ачыклау,

                     Һади Такташ шигырьләре аша туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Шагыйрьнең портреты, кышкы күренешләр, язучыларның

                  фикерләре, шагыйрьнең китаплары, презентация .

Метод һәм алымнар. Өлешчә эзләнү методы, сүзлек өстендә эшләү,

                                     укытучы чыгышы, күрсәтмәлелектән һәм техник      

                                     чаралардан файдалану, сурәтләү чараларын билгеләү

                                     һәм анализлау, сәнгатьле уку, әңгәмә, сорауларга җавап                                                                        

                                     бирү алымнары.                                                                                

                                                              Дәрес барышы

I Оештыру өлеше.

а) укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү;

б) өй эшен тикшерү (тест);

в) яңа тема һәм дәреснең максатын хәбәр итү.

II Яңа белем һәм күнекмәләр белән таныштыру.

 а) Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

 б) шигырьне уку;

 в) сүзлек өстендә эш;

 г) нәтиҗә ясау.

III Белемне ныгыту.

а) шигырьгә анализ ясау;

б) сорауларга җавап бирү.

IY Өй эше.

Инша язарга.

“Кышкы бизәкләр”

“Балалар тауда”

“Кышкы бер көн”

Y Дәресне йомгаклау.

а) яңа тема буенча сораулар бирү;

б) билге кую;

в) дәресне тәмамлау.

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше.

а) укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү;

б) өй эшен тикшерү (Г.Әпсәләмов иҗаты буенча тест);

в) яңа тема һәм дәреснең максатын хәбәр итү.

II Яңа белем һәм күнекмәләр белән таныштыру.

                                                “Бөек Тукайдан соң поэзиядәге күренекле бер вакыйга буларак...     Такташ килеп чыкты. Эшләрне, укытуларны ташлап, Такташлы Казанга килдем”.

                                                      (Х.Туфан)

       Җирдә нибары 30 ел яшәп, үз артыңнан кешеләргә галәмәт бай мирас калдыру өчен, чыннан да, гадәти кеше булу гына җитми торгандыр. Халкыбызның  күренекле шагыйре булачак әлеге малай гап – гади генә гаиләдә туа. Тамбов губернасының Спас өязендәге Сыркыды авылында 20 нче гасырның беренче көнендә, ягъни 1901 нче елның 1 нче гыйнварында туган бу малайга Мөхәмәтҗан дип исем кушалар. Әмма тора – торгач, әлеге исемне ошатып бетермичә, мулла чакырып, аны Мөхәммәтһадига алыштыралар. Авыл кешеләре исемне кыскартып әйтүгә хәвәс була бит, малайны, “Мөхәммәт”ен онытып, “Һади” дип йөртә башлыйлар.

       Әнисе болай сөйли: “Һади 9 айда тәпи йөрде, 2-2,5 ярымнарда чиста итеп сөйли белә башлады. Бала вакытында яраткан эшләренең берсе каз бәбкәләрен карау иде”. Ул бик шаян малай була. Күршеләрендәге Мөхәммәтҗан белән гел бергә уйныйлар. Мокамай – эшкә, Һади – телгә оста иде, дип сөйли авылдашлары. Һади Парча инешендә су коена, Лангыш урманында җиләк – җимешләр җыя. Һәр авыл баласы кебек үк ул да ат ярата. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта шагыйрь туып - үскән йорт юкка чыккан.

       Булачак шагыйрьгә бала чагында зур йогынты ясаган кеше аның әнисе Шәмсениса апа була. Шәмсениса апа белән  Хәйрулла абый үз балаларын укытырга, алдынгы кешеләр итәргә тырышалар. Кечкенә Һади хәреф танырга үз анасыннан өйрәнә. Ул әнкәсенең җылы сүзләрен ишетеп, матур әкиятләрен һәм җырларын тыңлап, сизгер күңелле булып үсә. Берничә ел авыл мәктәбендә, аннан  Пешлә авылы мәдрәсәсендә белем ала. Ул үзен тырышлыгы, зирәклеге белән бик тиз таныта.  Бала күңелендә шагыйрьлек чаткыларын әнисе кабызган. Шәмсениса апа үзе дә җырлар чыгарган.

       Пешлә мәдрәсәсендә 3 кыш укый. 13 – 14 яшьләрендә инде Һади үзенә шагыйрьлек сәләте барлыгын тоя. Газизә исемле бер нәни кызга багышлап “Кара күзләр” дигән шигырь яза.

       1912 – 1914 елларда алар тормышында зур гына кыенлыклар туа. Беренче бөтендөнья сугышы аларның хәлен тагын да авырайта. Хуҗалыклары тарала башлый, халык өстенә килгән кайгы – хәсрәт аларны да читләп үтми. Ул берәр байга хезмәтче булып үз тамагын туйдырыр һәм йортка да ярдәме тияр дип, аны Бохарага озаталар. Байлар кибетендә ул хезмәтче малай булып эшли.

       Бохарада Һади тормыш төбендә тапталып калырга теләми.Ул җәмәгать эшләрендә кайный, спектакль ләрдә катнаша.

       1918 елның җәендә ул, туган якларына кайтып, педагогия курсларында укый һәм Сыркыдыда укытучы булып эшли. Шулай да күңеле шәһәргә омтыла. 1920 елның көзендә Оренбургка китә. Монда ул язучы Афзал Таһиров белән таныша. А.Таһиров аның талантын күреп “Юксыллар сүзе” газетасына сәркәтип итеп урнаштыра. 1921 елгы ачлык вакытында Һади Ташкентка китәргә мәҗбүр була. Ләкин каләмен кулдан төшерми.

       1922 елда Казанга кайта. Башта ул театрда, аннан соң “Чаян”, “Авыл яшьләре” , “Азат хатын”, “Яңалиф” кебек журнал редакцияләрендә эшли. 1923 елда аның  “Җир уллары” дип аталган беренче җыентыгы чыга.

       Такташ – балалар сөеп укырлык әсәрләр иҗат иткән әдип: “Тәүфиклы песи”, “Караборынның дусты” һаман да яратып укыла, шигырьләре юмор белән язылган. Ул иҗатында сурәт – бизәкләр куллана: ай, тәңкә карлар, җил.

       Әмма 1931 елның 8 декабрендә халыкның сөекле шагыйре вакытсыз вафат була. Аны Казанның Үзәк ял һәм мәдәният бакчасындагы туганнар каберлегенә җирләделәр. Каләмдәшләре дә аңа хаклы бәяне бирделәр. Ә.Еники: “Такташ – көчле талант, шигърият чишмәсе”, дип язды.

       -Шагыйрьбулып китүендә Һ.Такташка кемнәрнең йогынтысы була?

      Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты буенча карточкалар белән эш.

Ә хәзер, укучылар, шагыйрьнең  “Ак чәчәкләр” шигыре белән танышабыз.

 III Белемне ныгыту.

Шигырьне укытучы сәнгатьле укый. “Ак чәчәкләр”дә елның кайсы вакыты күз алдына килә?

  1. Укучылар авыр аңлаешлы сүзләрне карап үтик(гыйшкы, мыштым).
  2. Урамда 30С салкын, ди, сез үзегезне ничек хис итәр идегез?
  3. Төп герой кем?
  4. Урамда көн нинди?
  5. Ни сәбәпле салкын?
  6. Ак чәчәкләр ява урамда... сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз, ак чәчәкләр чынлап та явамы?
  7. Шагыйрь “ак чәчәкләр”не нәрсә белән чагыштыра? (кар бөртекләре белән)
  8. Димәк, төп герой кем? (ул)

  1. Икенче строфада төп герой кем? (берәү)
  2. Берәү – урамда, ул үзен ничек хис итә? (ачулы, аңа бик салкын)
  3. Ни өчен ул ачулы? (чөнки ул, шул суыктан барырга мәҗбүр)  
  4. Җилне нәрсә булдыра? (салкын кыш)
  5.  Берәү кемне сүгә? (җилне)
  6.  Димәк, төп герой кем? (берәү)

  1. Өченче строфада төп герой кем? (алар)
  2. Ни өчен тау шуарга сөенә-сөенә чыгалар да кире кайтып китәләр? (чөнки тышта салкын)
  3. Алар кемнәр икән? (балалар)
  4. Димәк, төп герой кемнәр? (алар)
  5.  Дүртенче строфаны уку...
  6. Ак чәчәкләр ява... Бу строфа ничә тапкыр кабатлана? (2 тапкыр)
  7.  Ни өчен кабатланып килә? Шагыйрь ни өчен кабатлый? (тышкы матурлыкка игътибар иттерә)
  8. Такташ шигырьләренә юмор да хас. Шул юлларны табыгыз.

  1. Дүртенче строфа кем исеменнән сөйләнелә? (мин)
  2. Шигырьдә уй – хисләрне һәм эчке кичерешләрне үз исеменнән сөйләп бирүчене лирик герой дип йөртәләр.
  3. Димәк, мин кем була? (лирик герой)
  4. “Ак чәчәкләр” шигырендә Һ.Такташ бөтен күренешне лирик герой кичерешләрендә сурәтләп бирә.

  1. Шигырь ничә өлешкә бүленә? (дүрт)
  2. Ул дөньяны ничек күрә? (матур, рәхәт)

(тактада кыш турында рәсемнәр күрсәтелә)

  1. Ни өчен? (чөнки ул тәрәзә аша карый)
  2. Берәү ничек карый? (салкын, чөнки ул үзе салкында барырга мәҗбүр)
  3. Алар ничек күрә? (алар кышка игътибар итмиләр)        
  4. Димәк, өчесе дә өч төрле карый.
  5. Ә лирик герой, ягъни мин дөньяга ничек карый? (матур, чөнки ул тәрәзә аша карый)

Дәфтәрләдә эшләү.

-    Шигырьне укучылар тарафыннан сәнгатьле уку.

  1. Шигырьгә игътибар итегез. Шигырь кыш турындагынамы? (ул тормыш турында)
  2. Ә җил суык, салкынлыкны аңлатамы? Тагын нәрсә аңлата? (Тормышның авырлыкларын)

IY Өй эше.

Инша язарга:

“Кышкы бизәкләр”

“Балалар тауда”

“Кышкы бер көн”.

Y Йомгаклау.

1. Һ.Такташ ничәнче елда, нинди авылда туган?

2. Балалар өчен язган әсәрләре.

3. Такташның тулы исеме.

4. Шигырьдә елның кайсы вакыты күз алдына килә?

5. Лирик герой дип кемгә әйтәбез?

6. Билге кую.

Дәресне Һ. Такташның шигыре белән тәмамлыйсы килә.

Ак каенга асылып менгән кебек,

Мин тормышта һаман яктыга,

Югарыга таба юл алдым;

Менгән саен җирнең матурлыгын,

Яктылыгын күбрәк күралдым...-

дип яза. Ул-татар әдәбиятын алга таба үстерүгә зур өлеш кертүчеләрнең берсе иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 6нчы сыйныф.

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 1)Һади Таткашның тормышы һәм иҗаты белән танышу;2) Сәнгатьле укуны, сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү, шигырьнең рифмасын би...

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты

татар әдәбиятыннан дәрес планы...

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты....

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү.

Һади Такташның тормыш юлы белән танышу, “Иптәшләр” шигырен уку....

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты....