План урока по татарской литературе. Ф.Яруллин "Упругие паруса"
методическая разработка (9 класс) по теме

Тагирова Гульназ Гарифулловна
   В плане учебно-методической разработки ставится цель раскрыть в учениках чувства сопереживания близким, взаимопомощи окружающим, а также научить бороться с жизненными трудностями. За основу урока взята автобиографическая повесть Фаниса Яруллина «Җилкәннәр җилдә сынала” («Упругие паруса»). Для достижения цели ставятся задачи: ознакомиться с биографией писателя Фаниса Яруллина и его произведением и выявить основную идею повести.
Ожидаются следующие результаты внедрения данной учебно-методической разработки в учебный процесс:
  • - знакомство с жизнью и творчеством писателя Фаниса Яруллина
  • - прививание морально этических-норм и навыков борьбы с трудными жизненными ситуациями.
Урок проводится в интерактивной форме с использованием компьютерной презентации в программе Power Point. Презентация содержит фотоматериалы, занимательные вопросы, краткое, наглядное содержание урока, что помогает ускорить темп урока и заинтересовать ученика.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_uroka.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

Эш тәҗрибәсеннән...

Гөлназ Таһирова, Казандагы 5 лицейның

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема. Җилкәннәр җилдә, кеше тормышында сынала.

(Фәнис Яруллин. “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре буенча).

Дәреснең максаты:

  1. Укучыларның күренекле язучы, шагыйрь Ф.Яруллин иҗаты турындагы белем – күнекмәләрен тирәнәйтү, ныгыту.
  2. “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре белән танышу. Әсәрнең сәнгати кыйммәтен, идея эчтәлеген ачыклау.
  3. Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен дәлилләп бирү осталыгын үстерү. Аларада ихтыяр көче, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау:

  1. Әдипнең портреты.
  2. Китаплар күргәзмәсе.
  3. Дәреслек.
  4. Дәреснең планы.
  5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
  6. Плакатлар.
  7. Ф. Яруллин иҗатына буклет.

Дәреснең эпиграфы:         Бик батыр кеше түгел мин,

Тик батырлык кирәксә –

Барлык куркуны җинәрлек

Көч табармын йөрәктә.

Ф. Яруллин.

Дәрес тибы. Дәрес – әңгәмә.

Дәрес барышы:

  1. Укытучының кереш сүзе.

-Хәерле көн!  Исәнмесез, укучылар! Бүгенге әдәбият дәресенә барыгыз да әзер дип уйлыйм. Әйдәгез, дәресебезне башлап җибәрик.

  1. Яңа дәрес материалы өстендә эш.

Әкрен генә музыка астында укытучы тарафыннан Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек укыла.

−  “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул.

Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп тамырларына таралган көчен куя. Куя да, өстенә ябырылып килгән бөтен авырлакларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр.

Икенчеләрне тормыш көн саен, сәгать саен сыный. Алар күкрәкләре белән дошманның ялкын чәчеп торган дзотларын япмыйлар, галәм биеклекләренә күтәрелеп, дөньядагы барлык кешеләрнең карашларын үзләренә юнәлтмиләр. Туктаусыз тамып торган тамчыдай, сиздерми генә, шау – шуларсыз гына эшлиләр. Беренче тамган тамчыны һичкем игьтибарга алмый. Тама – тама ташны тишеп чыккач кына тамчыга сокланалар. Ә ташны тишеп чыкканчы ай-яй озак тамасы бар!... Ничә язлар көтәсе бар, ничә кышлар үтәсе бар...”

− Укучылар, бу өзек нинди әсәрдән? Өзектә нәрсә турында сөйләнә? (Укучылар җавабы)

−Нәрсә соң ул батырлык? Батырлык дигән сүз үз эченә нинди сыйфатларны ала? (Укучылар җавабы – тәвәккәллек, кыюлык, түземлелек, югалып калмау, ихтыяр көче.)

−Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына стихияле көчләргә каршы батырларча көрәш алып барганнар. Курыкмыйча ерак сәяхәтләргә чыкканнар. Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә менә ничек аңлатма бирелгән икән:

Батырлык –

  1. Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.
  2. Батырчылык, тәвәккәллек.

−Әйе,  укучылар, сезнең фикерләрегез белән, мондагы фикерләр туры килә. Батырлык төшенчәсе бик тирән мәгънәле икән. Моның шулай икәнлеген без бүгенге  дәрестә өйрәнәчәк әсәр мисалында да исбатларбыз. Укучылар, сез өйдә Ф.Яруллинның автобиографик “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре белән танышып килдегез. Бүгенге дәресебезне

“Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала”

дип исемләрбез.

        Бүгенге дәресебезнең планы – тактада. План буенча эшне башлаганчы, бүгенге дәрестә очраячак кайбер сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап үтик.

Сүзлек өстендә эш.

Автобиографик – үзе турында язылган

Битараф – безразличие

рухи көч – душевная сила

үгет-нәсихәт – киңәш, совет

турсаю-үпкәләү -  обижаться

чиле-пешле – өлгермәгән

Бу сүзләрне дәрес ахырында дәфтәрләрегезгә язып куярсыз. Ә хәзер укучылар, тактадагы планга игътибар итик.

        (Тактадагы план буенча әсәргә анализ ясала).

  1. Кояшка кулларым сузып,

Китсәм дә күпләрне узып,

Язмыштан узалмадым.

         -Бу шигырь юллары белән язучының “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре арасында нинди урталык бар?

*- Бу юллар, минемчә, без укып килгән әсәргә туры килеп тора. Ф.Яруллин 1958 нче елның кояшлы бер көнендә хәрби күнегүләр вакытында имгәнә. Турникта “кояш” ясаганда егылып төшә. Озак кына госпитальдә, шифаханәләрдә ята. Шуннан аның тормышы, язмышы туктап калган кебек була. Ләкин ул үзендә яшәр өчен көч таба. Тормышта үз урыны өчен көрәшә башлый. Язучының “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендәге Фәнис образы авторның үз язмышыннан алып язылган.

- Дөрестән дә, укучылар, мин сезнең фикерләрегез белән килешәм. Әйе, 1958 нче елда язучы өчен көләч кояш кинәт сүнә. 20 яшьлек егет караңгы, ерак бушлыкка оча... Ләкин тормыш дәвам итә. Яшәргә кирәк, яшәргә кирәк... Димәк, көрәшергә, соңгы сулышка кадәр көрәшергә кирәк. Ә аның өчен көчне каян алырга соң? Фәнияр күңелендә булган уй-хисләре каләм очларыннан ак дәфтәр битләренә төшә...

Һәм менә ул яза, шигырьләр, хикәяләр яза.

Сөйләшүебезне дәвам итәбез. Икенче планга карыйк.

  1. Авырлыкка туры карап яшим һаман,

Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.

  • Фәнияр кемнән хат ала? Хат аңа ничек тәэсир итә?

*- Фәнияр – Фәниснең беренче иҗат җимешләре – шигырьләре газетада басылып чыга. Фәниярга бик күп кешеләрдән хатлар килә. Аеруча ул республика газеталарының берсендә эшләүче Илдус Гаделшиннан килгән хатка игътибар итә. Илдус Гаделшин үзенең хатында Фәниярның берничә шигырен ошатуы турында, һәм аларның тиздән басылып чыгачагы турында хәбәр итә. Фәнияр моңа бик ышанып та бетми.

  • Бәлки әсәрдән шул урынны укып күрсәтерсез.

*- Моны әсәрнең бу юлларыннан да күрергә мөмкин. (192 нче бит. Әсәрдән өзек укыла.)

“... Язылган хатларның эшләнмәгән эшкә әйтелгән рәхмәт икәнен яхшы белә ул. Әле бу күкрәгең белән дулкыннар ярып диңгездә йөзү түгел, яр читендәге талларга тотынып аяк чапылдату гына. Хәзер эшкә чын-чынлап тотынырга, аңа ышаныч белән караучыларның ихтирамын казанырга кирәк. Аның көченә ышанучыларның йөзен кызартмас өчен  тырышырга кирәк...”

Бу хаттан соң Фәнияр үзенең кемгәдер кирәкле булуын тоя.

-Ни өчен Илдус Гаделшинны Фәниярның шигырьләре кызыксындыра соң? Ни өчен ул Фәнияр белән очрашуны көтә? Бу сорауга җавапны әсәрдән табып булмасмы?

*- Әсәрдән уку (192 бит)

“... Ниндиерәк кеше икән? Акыл утырткан кешеме, әллә тормышның беренче ялкыннарына канаты өтелгән яшь җилкенчәкме? Шигырьләрендә дөнья күргән кешеләрнең генә башына килердәй фикерләр белән сабыйларча беркатлылык янәшә тора. Янына барырга, күрергә кирәк.”

-Дөрестән дә, Илдус Гаделшин Фәниярның балалар өчен язылган шигырьләрендә дөнья күргән кешеләрнең генә башына килердәй фикерләр таба.

  • Ни өчен ул Фәнияр белән очрашуны көтә?

*- Фәнияр аңа шигырьләрен җибәргәндә үзенең авыру кеше икәнен яза. Илдус Гаделшин Фәниярның язмышына битараф калырга теләми. Хатлары аша ул аны якын итеп өлгерә. Урын – җирдә хәрәкәтсез яткан егетнең үзендә шигырьләр язарлык көче булуы аны сокландыра. Үзен күрү теләге туа.

-Әйе, Фәнияр үзенең язмышына буйсынмый, үл үзенең кешеләргә кирәклеген тоя башлый. Хатлар аңа яшәү көче, иҗат көче бирә. Фәнияр өчен тормыш сынавы дәвам итә.

  • Әңгәмәбезне дәвам итәбез. Өченче планга күз салыйк.

  1. Кешеләр дә кайчагында шулай була:

Файдасызга, кирәксезгә гомер итә.

Берәү килеп күңеленә очкын салса,

Кинәт кенә ачылып китә, балкып китә.

-Фәниярга авырлыкларны җиңәргә кемнәр булыша? Илдус Фәниярга ничек ярдәм итә?

*- Фәниярга ярдәм кулы сузучыларның берсе – Илдус Гаделшин. Ул якыннан танышу өчен Фәниярлага килә. Беренче очрашу. Бу вакытта Фәнияр китап укып ята иде. Ул өйләренә ят кеше килеп кергәч, укый торган китабын кроватына куя. Алар бер-берсенең күзләренә озак кына карашып торалар. Илдус Гаделшин Фәниярның күзләренә игътибар итә. Аның күзләре шундый искиткеч тереләр, әйтерсең, бөтен хәрәкәте күзләренә күчкән. Ә Фәнияр Илдус Гаделшинның чәчләренә игьтибар итә. Үзе әле яшь булса да, чәчләренә чал кергән. Шигырь язу бик җиңел түгел икән. Фәнияр Казаннан хәтле Казаннан үз янына шагыйрь килүенә ышанып та бетми. Алар бер-берсенең хәлләрен сорашалар. Ул Фәниярга аның шигырьләре басылган “Яшь ленинчы” газетасын бирә. Фәнияр барлык язучыларны күреп-белгән Илдус Гаделшинга кызыгып, сокланып карый.

  • Илдус Гаделшинга нинди сыйфатлар хас?

*- Илдус бик туры сүзле кеше. Фәниярның начар язылган шигырьләрен күрсә, аларны дәфтәрендә ята бирсеннәр дип, ул битләрне тизрәк актарып үтәргә тырыша. Ә инде матуррак әйтелгән ике генә юл очратса да, шул юлларның астына калын итеп сызып куя. Менә монысы шәп ичмасам, Фәниярча әйтелгән дип, куана. Ләкин шул ук вакытта ул Фәниярга болай ди: (Әсәрдән өзек)

“Кайткач, өлкән ... Әлегә берни дә вәгьдә бирә алмыйм. Ә хәзергә сиңа иң кирәге – системалы белем.”

Бу юллардан без Илдус Гаделшинның туры сүзле, мәрхәмәтле икәнен күрәбез.

-Димәк, укучылар, Илдус Гаделшин Фәниярга кайсы яктан ярдәм итә икән?

*- Ул аңа үзенең киңәшләре белән ярдәм итә. Фәнияр алдына бурыч-максатлар куя. Менә ул болай ди:

“Без хәзер бер тәртәгә җигелгән атлар. Уңайсызлыклар, кыенлыклар очраган саен, йокы дарулары җыя башлама. Безнең эштә зур түземлелек кирәк. Ә синең өчен бу икеләтә шулай.” (Үз сүзләре белән төгәлләп куя)

-Димәк, Фәниярның күңеленә иҗат очкынын беренчеләрдән булып, Илдус Гаделшин сала икән. Фәниярга ул аның да кешеләргә кирәклеген төшендерә. Укучылар, дәресебезне дәвам итеп, дүртенче планга игьтибар итик.

  1. Бәхет өчен, шатлык өчен,

Көрәшеп яшим.

Көрәшеп тапкан бәхетне

Өләшеп яшим.

-Халыкка хезмәт итү, кешеләр бәхете өчен көрәшергә көчне Фәнияр каян ала? Аңа яшәргә нәрсә дәрт өсти?

*- Фәнияр Илдус Гаделшин килеп киткәч бик күп шигырьләр яза. Авылдашлары аның уңышларына сөенәләр. Моңарчы Фәниярга бары авыру дип кенә караучылар, корреспондент килеп киткәч, аның янына агыла башлый. Мәктәп балалары да һәрчак аның янында. Фәнияр озак вакытлар караңгыда торып, кинәт яктыга чыккан кеше кебек үзен хис итә. Илһамланып иҗат итә башлый. Язучы бу турыда менә нәрсә ди: (Әсәрдән өзек)

        “Фәнияр өчен бөтенләй яңа шау-шулы тормыш башланды. Язгы ташу вакытында елганы күзәткәләгән кеше беләдер: ... Бер юл алгач инде башкалары тоткарлыксыз ага.”

  • Фикерегез белән килешәм. Дөрестән дә, кешеләрдән игьтибар арту, Фәниярга тормышта бер очкын кебек була. Шул очкын тормышта аның кирәкле булу теләген кабыза.

Ә менә Фәниярга уңышлар шулай җиңел генә биреләме?

*- Билгеле, Фәниярга иҗат уңышлары җиңел бирелми. Ул бик күп яза. Шигырьләре басыла башлый. Уңышлардан башы әйләнеп, ул үзенең язганнарына таләпчәнлеген дә югалта. Редакцияләрдән әсәрләренең кимчелеген күрсәткән хатлар килсә – турсая, ачуы килә. Газета – журналларда үзенекеннән дә йомшаграк шигырьләр укыса, болар минекеннән артык түгел, ә аларныкын басканнар дип, үпкәләп ята. Кайчак кешегә бераз ташламалар да ясап була дип, уйлый.

-Бу уйларының дөрес түгеллеген ул кайчан аңлый? Әсәрдән табып укыйк әле.

*- Ул Илдус Гаделшин аңа (дәреслектән укый):

“... Әдәбиятта беркемгә дә ташлама ясалмавын, яшьме – картмы, тазамы яки чирлеме – анысы укучы өчен әһәмиятле түгеллеген әйткән һәм укучыларның язган әсәрләргә карап, фикер йөртүен, үзең чирле булсаң да, “сәламәт әсәрләр” язарга кирәклеген төшендерә”.

        

-Фәнияр ялгышларын төзәтеп, уңышларына сөенеп иҗат эшенә чума. Ләкин аны кайвакытта үзенең урын өстендә ятуы борчый. Шулай булса да, терелүдән өметен өзми.

Аңа яшәргә нәрсә дәрт өсти?

*- Аңа терелү өмете яшәргә һәм иҗат итәргә ярдәм итә. Заманалар үзгәрә, фән үсә, кичә әкияттә булган нәрсәләр чынга әйләнә. Кичә булмаган дарулар бүген уйлап табыла. Бик белдекле, оста врач кулына гына эләгергә кирәк. Шулай булгач, бу заманда ничек өметеңне өзәсең, ди ул. Дөрестән дә, шул ук Илдус Гаделшинның тырышлыклары белән, ул Казанга больницага чакыру ала. Казанга аны бөтен авыл озата. Һәркем бер үк сүзне кабатлый: “Терелеп, үз аякларың белән кайт!” Фәниярның мондый хөрмәткә күңеле нечкәрә. Ул яшереп кенә күз яшьләрен сыпырып ала. Ләкин шатлык яшьләрен сөртеп кенә бетереп булмый. Бу яшьләр, минемчә, өмет яшьләре. Аны терелү өмете  яшәтә.

- Әйе, укучылар, бу өмет яшьләре. Бәхет өчен, шатлык өчен көрәшеп яши Фәнияр. Ә үзе бәхетлеме соң?

*- Минем фикеремчә, Фәнияр бәхетле. Чөнки ул үзенең кешеләргә кирәклеген тоя. Аңа авылдашлары гына түгел, ә газета-журнал укучылар да табу – үзе зур бәхет. Ә бит аның урыны – иҗат дөньясы.

- Тагын кемнәрдә нинди фикерләр бар?

Укучылар җавабы.

Әйе, укучылар, мин дә сезнең фикерләрегез белән килешәм. Җавапларыгыз бик матур булды. Ф.Яруллин үзеннең бер шигырендә:

Җиңеп – җиңелеп, янып – ялкынланып

Яшәү үзе – бәхет түгел мени, - ди.

Дөрестән дә, Фәнияр тормышта үз урынын таба. Ә тормыш кеше өчен бер генә тапкыр бирелә. Рус язучысы Николай Островскийның шәхси тормышы һәм иҗаты, Фәнияр өчен рухи көчнең чыганагы булып тора. ...

  • Укучылар, дәреснең эпиграфына игътибар итик әле.

Бик батыр кеше түгел мин,

Тик батырлык кирәксә –

Барлык куркуны җиңәрлек

Көч табармын йөрәктә –

дип яза Ф.Яруллин.

-Шагыйрьдә нинди куркуны җиңәрлек көч бар? Шагыйрь үзен бик батыр кеше түгел мин, ди. Ә сезнең фикерләрегез ничек?

*- Ул бөтен авырлыкларны җиңә, үзендә ихтыяр көче таба, кешеләргә кирәк булырга омтыла...

-Шагыйрь үзен бик батыр кеше түгел, ди. Ә сезнең фикерләрегез ничек?

*- Минем фикеремчә, Ф.Яруллин батыр кеше. Батыр кеше генә авырлыкларны җиңә ала. Сау-сәламәт кешеләрдән калышмаска тырышып, батырлык үрнәге күрсәтеп яши, иҗат итә.

- Берәүләр батырлыкны сугышта гына эшләп була диләр. Ләкин минемчә, бу алай түгел. Ф. Яруллин ул тыныч көн батыры. Авырлыклар алдында баш ими. Тагы нинди фикерләр бар?

- Рәхмәт, укучылар. Сезнең фикерләрегез миңа бик ошады.

Укучылар, бүген без сезнең белән Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренең бер бүлеге белән таныштык. Тактадагы билгесез рәссамның картиналарына игьтибар итик әле. Рәссамның картиналары белән бүгенге дәреснең темасы арасында бәйләнеш юк микән? Ничек уйлысыз?

*- Беренче картинада диңгездәге кораб сурәтләнгән. Корабның ныклыгы җилкәннәрдән тора. Җилкәннәр нык булса, ул үзенең туган ярларына кайта алыр.

        Ә икенче картинада давылга каршы баручы кеше сурәтләнгән. Ул үз бәхет йолдызына омтыла кебек. Үз бәхет йолдызын таба алырмы, тормыш үрләренә менә алырмы, монысы кешенең үзеннән тора.

        Укучылар фикере...

        -Дөрестән дә, укучылар, җилкәннәр диңгез киңлекләрендә иркенләп йөзсен өчен, аларның җилкәннәре нык булуы кирәк. Ә кеше тормышта үз үрынын алсын, бәхетен тапсын өчен ихтыяр көченең нык булуы кирәк. Тормыш зилзиләләре каршында ул сыгылып төшмәсен, тормыш давылларына бирешмәсен.

        Димәк, “Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала икән”. Без моны бүгенге дәресебездә ачыкларга тырыштык. Чишелешен таптык.

        Бу әсәрдә без Фәнияр образында чын Фәнис Яруллинны күрдек. Язүчы әдәбият өлкәсендәге эшчәнлегендә зүр дәрәҗәләргә ирешә. Г.Тукай, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемгә лаек булу – чынлап та Фәнияр-Фәниснең тормыш нәтиҗәсе. Моңа ирешү – аның тормыш батырлыгы, шәхси батырлыгы, иҗат батырлыгы.

        Бүгенге дәрестә сез үзегезгә батырлык һәм матурлык үрнәкләре булырдай күп сыйфатларны алгансыздыр дип уйлыйм.

        Фикерләребезне йомгаклап, без Ф.Яруллинны батырлык үрнәге күрсәткән бәхетле кеше дип әйтә алабыз.

        Бүгенге дәресебезне минем Ф.Яруллинның түбәндәге сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

        Музыка.

        “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрегеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.” Дәресебез тәмам.

        Бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз. (Укучыларның белемнәрен бәяләү.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"для русскоязычных учащихся....

План- конспект по татарской литературе 6 класс

План- конспект по татарской литературе 6 класс...

Конспект урока по татарской литературе на тему “Комсызлык бәласе” (Венгр халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

. “КоДәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр ха...

Презентация урока по татарской литературе на тему “Комсызлык бәласе” (Венгр халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

ldquo;КомсДәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр ха...

Презентация урока по татарской литературе на тему "Хәйләгә каршы хәйлә" (Татар халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык ә...

Конспект урока по татарской литературе на тему "Хәйләгә каршы хәйлә " (Татар халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыруБурычлар:1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык әк...

план урока по татарской литературе в 9 классе по теме "Р. Мингалим "Сап-сары көзләр "

план урока по татарской литературе в 9 классе  "Р. Мингалим "Сап- сары көзләр" разработан для русских школ.  Ресурслар:1) дәреслек: Ф.Ф.Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М.Я. Г...