План- конспект по татарской литературе 6 класс
план-конспект урока (6 класс) на тему

Загирова Раушания Васильевна

План- конспект по татарской литературе 6 класс

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                      Әдәбият 6 класс

Тема: Илгизәр Солтанның “Илнар теләге” шигырен уку

Максат: 1.И.Солтанның “Илнар теләге” шигырен  сәнгатьле  уку,аңлау;

               2.Тел турында булган мәгълүматларын тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү;                  

               3.Туган телгә, туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

               4.Укытуның сыйфатын күтәрүдә  Сингапур методикасын куллану алымнары

Җиһазлау:”Татар әдәбияты”6 класс өчен дәреслек;

                   “Татар теле-шагыйрьләр теле”К.Мәгариф,2002 ел;

                    Тел турында мәкальләр;Плакат:”Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел”, ноутбук, Г.Тукайның “Туган тел” җыры.

                                 Дәрес планы.

1.Оештыру өлеше:сәламләшү, дәреснең максатлары белән таныштыру

2.Дәрес материалы өстендә эш

Бүгенге дәрестә без И.Солтанның “Илнар теләге” шигыре белән танышырбыз.Тел турында алган белемнәребезне тирәнәйтербез, матур итеп сө

Ләшергә һәм сәнгатле укырга өйрәнербез.Ә хәзер өй эшен тикшерербез.(1 бала И.Солтанның “Туган якта кунакта”шигырен сәнгатьле укый)

Тел турында укытучының сүзе.Сингапур методикасы буенча”Куиз-куиз-трэйд” структурасы белән эшләп алырбыз. Сезнең алдыгызда сораулар язылган карточкалар.үзегезнең парларыгызга сорау бирәсез

-Сез нинди телдә сөйләшәсез?

-Туган телегез дип нинди телне саныйсыз?

-Кешегә туган телен белү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

-Безнең илебездә кайсы телләр дәүләт теле дип атала?

Ноутбукны ачабыз , андагы тел турындагы мәгълүмат белән танышу

А) сүзлек өстендә эш: өйрәнәм- телне үзләштерәм(изучаю)

                                     Гаҗәпләндем-исем китте(Удивился)

                                     Җәфаламадымы- интектермәдеме (не мучил ли)

                                     Газиз-кадерле, изге (дорогой,родной)

Ә)Укытучының үрнәк укуы;

Б)фикер алышу, сорауларга җавап бирү

-Бу шигырь нәрсә турында?

-...

-Илнар нишләргә тели?

-...

-Илнарны русчага гына өйрәтеп, әнисе дөрес эшләдеме икән?

В) укучыларның эчтән укулары

Г)укучыларның кычкырып укулары

Д)Шигырь эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

МИКС ПЭА ШЭА.укучылар музыка астында буталалар һәм үзләренә пар табалар.Музыка туктагач, сорауларга җавап бирәләр(РЕЛЛИ РОБИН-кыска җавап)

3) Тел турында мәкальләр әйтешү:

-Тел күрке –сүз;

-Әдәп башы-тел;

-Әйткәннән тел калмас;

-Иң татлы тел- анаң сөйләп торган тел;

-Телеңне тыйсаң,тыныч булырсың;

-Телләр белгән-илләр белгән;

-Тәмле дә тел,тәмсез дә тел.

4)” туган тел” турындаукытучының шигырь сөйләве

         И телем, сансыз гасырны

         Исән-сау кичкән телем!

         Сыкраулар теле түгел син,

         Күкрәүләр теле бүген.

И безнең батыр телебез,

И безнең гәүһәр мирас

Күпләрне күргән башыңны

Инде син күтәр бераз.

Дәресебезне Таулар иле шагыйре Рәсүл Гамзатовның истәлекләрендә укылган бер гыйбрәтле хикәя белән тәмамларга телим.

      Шагыйрь, Франциягә баргач, балачак дустын очрата. Туган иленә кайткач, әлеге дустының әнисенә сәлам җиткерә. Әни кеше сорап куя:

  • Ул синең белән кайсы телдә сөйләште?
  • Французча.
  • Димәк, мин улымны югалтканмын. Мин бүген кара яулык ябынам, мин кайгыда,- дип җавап бирә әни кеше.
  • Ничек уйлыйсыз: ни өчен ана  туган телендә сөйләшмәвен шулкадәр авыр кичерә?
  • Ә хәзер Г.Тукайның “И туган тел” җырын бергәләп башкарырбыз.

4.дәресне йомгаклау

-дәрескә йомгак ясау;

-өйгә эш бирү;

-укучыларга бәяләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Ана-шәфкать диңгезе!"План-конспект по татарскому языку

Урок разработан для русскоязычных детей 5-6 классов,по татарскому языку....

"Разил Вәлиев иҗаты!"План-конспект по татарскому языку

Урок разработан для русскоязычных детей 5-6 классов,по татарскому языку....

"Ана-шәфкать диңгезе!"План-конспект по татарскому языку

Урок разработан для русскоязычных детей 5-6 классов,по татарскому языку....

План урока по татарской литературе. Ф.Яруллин "Упругие паруса"

 В плане учебно-методической разработки ставится цель раскрыть в учениках чувства сопереживания близким, взаимопомощи окружающим, а также научить бороться с жизненными трудностями. За осно...

план-конспект урока татарской литературы

Данный урок проводился в 9 классе. Тема урока "Язмышларга буйсынмас җан", посвященный творчеству Ф.Яруллина...

План-конспект урока татарского языка в 7 классе "Хәл фигыль"

План-конспект урока татарского языка в 7 классе по технологии А.З.Рахимова "Хәл фигыль"...

план урока по татарской литературе в 9 классе по теме "Р. Мингалим "Сап-сары көзләр "

план урока по татарской литературе в 9 классе  "Р. Мингалим "Сап- сары көзләр" разработан для русских школ.  Ресурслар:1) дәреслек: Ф.Ф.Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М.Я. Г...