план-конспект урока татарской литературы
план-конспект урока (9 класс) по теме

Исхакова Рамиля Минзакировна

Данный урок проводился в 9 классе. Тема урока "Язмышларга буйсынмас җан", посвященный творчеству Ф.Яруллина

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл план-конспект урока22.67 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Түземнәр генә бәхеткә лаек .                              

                                             

 Ф.Яруллин – катлаулы язмыш кешесе. Минем аның автобиографик “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренә тукталып үтәсем килә.Әлеге әсәрендә язучы укучыларына болай дип мөрәҗәгать итә: “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең дә аннан көчлерәк ян, шул  вакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыгыңны күреп, чумып алырлар.Тузан итеп һавага адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр  екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.” Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек. Фәнис Яруллин да гомеренең һәр тәүлеген аяусыз көрәштә үткәргән шәхес.

  “Җилкәннәр җилдә сынала” повестендә автор вакыйга – күренешләрне бер җайга гына  тезеп сурәтләми, ә яшәүнең асылына, тормышта иң югары вазифаны – чын кеше булу вазифасын үтәүнең катлаулы икәнлеген күрсәтә.

  Яшәү өчен көрәш бер Фәнияр көрәше генә түгел.Әсәрнең идеясендә - физик яктан имгәтелгән кешеләрнең күңелендә яшәү рухы уяту, горурлык хисләре кузгату һәм җанда яшеренеп яткан эчке мөмкинлекләр исәбенә мәгънәле тормышка омтылу дәрте ята.

     Җилкән ул – символ. Тормыш – диңгез.Егылган җилкәнен торгызырга тырышып, геройларының рухи дөньясын әдип бик нечкәлек белән психологик детерминизм кагыйдәсенә таянып һәр персонажның үз эчке дөнясы – субъекты башка объектлар белән бәйле сәбәпле бәйләнештә икәнлеген детальләп сурәтли.Геройларның эш-гамәлләре психологик яктан да , вакыйгалар барышында килеп чыккан тышкы шартлар белән дә төпле   мотивлаштырыла.Шуңа күрә әсәрдәге һәр эпизод ныклы ышандыру көченә ия.

   “Җилкән “ символына да киң мәгънә салына. Беренчедән , ул кешенең омтылышы, хыялы. Икенчедән , максатка баруда алга этәргеч көч. Өченчедән , һәм иң мөһиме – җилкән ул җан, рухи көчнең материя рәвешендә бирелешен чагылдыра. Шушы символ әсәрнең идея –эстетик юнәлешен ачарга мөмкинлек бирә. Повестьта авыр хәлдә калган очракта ничек кенә булса да җан саклап калу турында сүз бармый, ә халык тарафыннан тудырылган әхлакый сафлыкка , матурлыкка хыянәт итмичә , эчке көрәш аша үзеңдә һәм халыкта булган матурлык, тырышлык, сабырлык,

                                                                 

                                                                     6

олы җанлылык кебек сыйфатларны Фәнияр образы туплап, шул ук вакытта аны артык идеаллаштырмыйча әсәр эченә сала бару максат итеп куела.

 Җилкән – җан, дидек. Ә җан егыла да, үлә дә алмый. Җанның үлемсезлеген күрсәтә белергә кирәк. Димәк, җилкән егылмый, ул җилдә, ягъни тормышта сынала гына.

      Фәнияр образы әсәрне бөтенәйтеп, вакыйгаларга психологик киеренкелек биреп бара. Бу - төп геройның төрле ситуацияләрдән чыкканда үзенә нинди юл сайлавында, кемнәргә таянуында, табигать белән кеше арасындагы бәйлелекне биргәндә нинди сурәтләр куллануында ачык күренә.Повестьта эмоциональ киеренкелек шундый көчле ки, әсәрнең беренче юлларны укый башлауга ук укучының игътибарын үзенә җәлеп итә.

    Биредә шигырьдәге кебек кыска һәм төрле чагыштыруларга бай җөмләләр күрәбез. Гүя автор фикерен әйтеп калырга ашыга. әлеге сурәтләү чараларының нигезендә алда булачак вакыйгаларга ачкыч ята. Болынның матурлыгы, көннең аяз булуы, шул вакытта Фәнияр турында авыр хәбәр китерүче телеграмма – бу контрастлар укучыга әсәрнең тәэсир көчен арттырыр өчен бирелгән уңышлы поэтик детальләр. Болында эш кайнап тору, гомумән, тормыш фонын күрсәтүнең уңышлы чарасы, ә кояш түбәнәйгән саен эскертләрнең биегәя баруы - әсәр  героеның тормышындагы кояшның түбәнәюенә, ләкин эшләнәчәк эшләренең арта, үсә баруына ишарә. Болында эш кызган вакытта почтальон кызның телеграмма китерүе , аяз көндә яшен яшьнәгәндәй , укучы күңелен тетрәндәреп җибәрә. Алда ни булыр икән дигән кызыксыну уяна. Гамьсез генә эшләп йөргән ананың һәм Фәүриянең язмышларын телеграмма белән бәйләп, автор сюжет җебенең очын төйнәп куя. Вакыйгалар динамик хәрәкәттә , диалектик үсештә бирелә. Ф.Яруллин өчен эчке халәтне вакыйгалар үсешендә сурәтләү мөһимрәк. Әйтик, ана – Гөлсәйдә образы. Аны тасвирлаганда, автор мондый чагыштыру куллана: “ Ул – далада үсеп утыручы ялгыз каен шикелле : давыллар аның ботакларын да сындыра, салкын кыраулар яфракларын да саргайта, ләкин зилзиләләр үтү белән элекке хәленә кайта каен”.

     Гомумән, хатын-кыз образын каен белән чагыштыру татар әдәбияты өчен ят ысул түгел. Каен халык авыз иҗатында да сафлык , матурлык образы буларак гәүдәләндерелә. Ләкин әдип бу очракта , ак каенны ана образы белән тиңләп, әсәрнең эстетик мәгънәсен көчәйтеп җибәрә һәм табигать белән кеше мөнәсәбәтен дә чагылдыра.

   Ананың улы турындагы уйлары аның эчке халәте аша үсеп чыгып, конкрет гамәлдә чагыла. Печәнчеләр ял иткән арада , үлән арасына посып үскән җиләкләрне җыюы, улыннан телеграмма алгач , җыйган җиләкләре таралып китүе – шушы мизгелдә ана кичергән халәтне бирү өчен уңышлы табылган деталь. Җиләк җыю – Гөлсәйдәнең улы турында кайгыртуын күрсәтсә , телеграмма алгач, җимешләрнең үлән арасына таралу – ананың зиһене чуалуны аңлата.

 

 

                                                                     

                                                                 7

Сюжет башында ук чагылыш тапкан ана образы ике яклы отышка китерә. Беренчедән, ул барлык вакыйгаларны, шул исәптән улына кагылышлыларны да , үз йөрәге аша уздыручы , балалары кылган гамәлгә кайта-кайта бәя бирүче булса, икенчедән, ананың олы җаны, күңел биеклеге турыдан-туры Фәниярга килеп тоташа. Менә шундый сюжет кисеше тиз арада геройларның

кемлеге икәнен төшенергә ярдәм итә. Автор читтән күзәтүче битараф кеше түгел , шушы геройларның күңел дөньяларындагы матурлыкны ачу юлы белән, олы йөрәкле  Ана һәм Ул мөнәсәбәтләрен белдерә.

                                          Язмышка буйсынмас җаннар

Авторның төп максаты – рухи көч аша биеклеккә күтәрелү, җанда яшеренеп яткан көчне ачу, авырудан котылу гына яшәүнең төп кредосы түгел икәнлеген күрсәтү. Шуңа күрә  дә әдип Фәниярны әле биек тауларда, әле елга буенда, әле яшьләр белән уйнаганда сурәтли.Табигатьнең төрле халәте аша героеның рухи үсешен күрсәтү белән бергә Фәниярны яраттырырлык детальләр эзли.

   Мотивлаштыру, вакыйгалар күчеме геройларның эчке халәтеннән яки шушы урында ситуация таләп итүенә карап сайлана. Мәсәлән, Илсөяне көтеп-көтеп арыгач, Фәнияр кичерешләрен бирер өчен , автор мондый бер паралель кертә.

   “ Ә язмыш дигәнең торган саен мәрхәмәтсезрәк кылана. Сабый баланың кулына уенчык тоттырып , сабый шул уенчыкка күнеккәч , ярата башлагач кына тартып алган шикелле , Фәниярның иң кадерле нәрсәләрен йолкып ала.  Җир өстенә бастырып , буразналар йомшаклыгын, юл йөрүнең рәхәтлеген күрсәтте дә - аякларын басмас итте, күкләргә күтәреп очу ләззәтен татытты да – зәңгәр күктән мәхрүм кылды. Сөю шәрәбен эчерде дә - сагыш диңгезенә ыргытты.” Ә бит Фәниярнең язмышка болай гына буйсынып яшисе килми , ул бит рухи яктан сәламәт. Нишләп әле болай җиңел генә бирешергә. Көрәшергә кирәк, үз урыныңны табарга .

   Бу әсәрдә төп геройлар дүртәү: Ана, Фәнияр, Фәүрия һәм Илсөя. Фәүрия егетнең тормышына әсәрнең башында ук килеп керә. Ул – кызу характерлы, аңа барысы да тиз булсын. Бер үк вакытта шактый эгоист та. Кызның фикеренчә, бөтен дөньяның игътибары аңа юнәлтелергә тиеш. Ә Илсөя - бөтенләй башка типтагы сабыр, тыйнак, мәрхәмәтле образ буларак сурәтләнә. Хәтта үзенең әлеге күркәм сыйфатларын калкытып күрсәтүләрен дә теләми. Фәнияр аның уку китабына:

      Сөйкемле сөяккәем,

      Чокырлы ияккәем.

      Сине бер көн күрми торсам,

       Өзелә үзәккәем, -

 

                                                                8

дип шигырь язып биргәч, ул бик кыенсына, үзен мондый дикъкатькә лаек түгел дип саный. Шуңа күрә Фәниярга аның мәхәббәтен яулау җиңел булмый.

“Фәниярга бер генә җиңүнең дә көрәшсез килгәне юк әле... Кешеләр йөрәгенә табигать тарафыннан салынган байлык – мәхәббәт башкалар өчен вакыты җиткәч килергә тиешле нәрсә булса, Фәниярга яулап алынасы, көрәштә табыласы бәхет” – диелә әсәрдә.

    Аңлашыла ки сүз, мәхәббәтне физик көч белән түгел, ә йөрәк белән яулау турында сүз бара. Илсөя белән Фәнияр бер-берсенә әкренләп, табигый рәвештә тартылалар.Фәнияр фатир алып яши башлагач, кыз аның янына еш кына барып егетнең дәфтәрендәге яңа шигырьләрне машинкада баса, килгән хатларга җавап яза. Шулай итеп ул Фәниярнең тормышына, иҗади эшчәнлегенә тулысынча кереп китә.Беркөнне Фәүриядән хат килеп төшә. Анда болай диелгән: “ Фәнияр, мин бу хатны озак уйланулардан соң язарга булдым... Шигырьләреңне һәм синең турында язылган очеркны тын да алмый укып чыктым.... Күңелем әллә нинди үкенүле, әрнүле хисләр кичерде... Син бит үзеңнең “кояш”ыңны ясагансың, Фәнияр. Син егылып төшмәгәнсең, югары күтәрелгәнсең... Син бәхеткә лаек кеше, Фәнияр”.

  Автор эзлекле рәвештә геройларның эчке дөньяларын ача бара. Беренче карашка Илсөя кебек чибәр һәм сәламәт кызның авыру егеткә гашыйк булуы гайре табигый булып тоелырга да мөмкин. Ләкин Фәнияр кебек кешеләрнең күңел дөньясын аңлаган, аның күңел байлыгын күрә белгән кыз үзе дә рухи яктан Фәниярдан калышмый. Автор кешеләр күңелендә яткан бәһасез шушы кыйммәтнең физик сәламәтлеккә карагандә да зуррак икәнлеген әсәрнең башыннан ахырына кадәр дәлилләп-раслап килә. Әсәрнең югарыда күрсәтелгән өзегендә өч герой : Фәнияр, Илсөя һәм Фәүрия очрашуын (Фәүриянең хаты күздә тотыла) әсәрнең өченче кулминацион ноктасы дияргә мөмкин. Беренчесе – Фәүрия поезддан төшеп калгач, икенчесе – Илсөя озак вакыт Фәниярларга килми йөргәндә һәм өченче иң биек нокта - өч геройның очрашуы. Шунысы кызык : Фәүрияне автор да, Илсөя дә гаепләми. ә Фәүриянең хаты – вакытларча хисләргә генә бирелү. Биредә һәр герой үз урынында, үз биеклегендә кала.

    әлеге әсәрдә кешенең үзе теләгән эшне үзенчә башкарырга  хакы барлыгы, рухи иреккә омтылу , җәмгыять эчендә зур шәхесләр булу нәтиҗәсендә яңа фикерләр туу һәм аларның иҗтимагый тормышта үзгәрешләр китереп чыгаруга мөһим роль уйнаулары әсәрнең  барлык тукымасына сеңдерелгән.Ф.Яруллин кешенең кешелегенә төп игътибарны юнәлтә.Кешене бөек итеп күрсәтүче төп сыйфат дип мәрхәмәт,шәфкать, ярдәмчеллекне саный.

 

                                                               

                                                              9

                                                 Йомгаклау өлеше.

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә кешенең үзе теләгән эшне үзенчә башкарырга хакы барлыгы, рухи иреккә омтылу, җәмгыять эчендә зур шәхесләр булу нәтиҗәсендә ниндидер яңа фикерләр туу һәм аларның иҗтимагый тормышта үзгәрешләр китереп чыгаруга мөһим роль уйнаулары әсәрнең барлык тукымасына сеңдерелгән.

Һәм Фәнияр язмышка буйсынмас көчле, батыр рухлы шәхес итеп бирелгән.

     Бу әсәр кешенең физик һәм рухи батырлыгына багышланган бер героик симфония сыман кабул ителә. Зур каршылыклар, газаплар аша килгән җиңү әсәр ахырында олы тантана булып кабул ителә. Фәниярнең асыл сыйфатлары булып намуслылык, мәхәббәттә тугрылык, вөҗдан иреге , халкың гасырлар буе тудыра һәм ныгыта килгән матур гореф-гадәтләрне саклау, якыннарыңны, яраткан кешеңне олылау, мәхәббәткә изге итеп карау.

    Фәниярне нинди кешеләр рәтенә кертергә соң? Мөгаен, гади булмаганнаргадыр. Чөнки шундый авыр язмыш тырнагыннан ычкынырлык көч тапкан һәм иң кыен чакларда да дөньяга үч сакламаган кеше гади була алмый.Аның эчендә, каты сиртмә кебек , яшерен көч ята. Тормыш ныграк баскан саен ул кысыла бара, ләкин аның каршылык күрсәтү, үзенең өстенщә төшкән йөкне кире этү үзенчәлеге бар. Фәнис Яруллин әлеге предметның нәкъ менә шушы үзенчәлегеннән файдалана белә. Авырлыкны икенчерәк яссылыкка күчерү өчен төрле юллар сайлый һәм таба.

    Мәхәббәт һәм мәрхәмәт автор тарафыннан паралель куела. Һәм ул күп кенә детальләр һәм тормыш вакыйгаларына нигезлнә.

 Ф.Яруллинның “ җилкәннәр җилдә сынала” әсәре – тормыш турында фәлсәфи фикерләү, мәхәббәткә , мәрхәмәткә  һәм рух ныклыгына дан җырлаучы әсәр, ул киләчәк буыннар өчен дә әхлакый матурлык үрнәге булып тора.Чөнки әсәрдәге вакыйгалар, конфликтлар геройның эчке халәтеннән чыгып сурәтләнә. Фәнияр халык күңелендә яши. Социаль иҗтимагый формацияләрнең үзгәрүе, буыннар алмашыну да әлеге үз язмышына буйсынмас, көчле, көрәшче образны тоныкландыра алмады.Чөнки ул халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын үзенә туплаган.Геройның  һәм авторның күңелләре белән халыкка тоташуы – Фәниярне яшәүчән иткән сыйфат.

    Ф.Яруллин намусыбызны саф көе сакларга омтылучы әдип. Шуңа аның иҗаты, тереклек чишмәсе кебек, беркайчан да кипми.Чөнки Олуг Тәңребез аңа шундый олы миссия йөкләгән. Һәм әдип шул миссияне үтәүне үзенең вөҗдан эше, намус эше итеп саный,шуңа бөтен гомерен багышлый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект комбинированного урока русской литературы и русского языка «Поющий нерв эпохи…» (жизнь и творчество В.С.Высоцкого)

Цели урока: Познакомить учащихся с личностью, биографией и творчеством Высоцкого. 2) Выразительно читать стихи и прослушать песни в исполнении самого автора. Провести работу по тексту...

План-конспект открытого урока музыкальная литература по теме:"Опера М.П. Мусоргского "Борис Годунов"

Урок посвящен Году Российской истории. Очень обширный,подробный материал по данной теме....

план-конспект интегрированного урока татарского с русским языком для 6 кл.

Данный материал содержит план-конспект урока, урок интегрированный - татарский и русский языки. Основной учитель под №1-это учитель татарского языка, учитель русского языка - это учитель №2...

План-конспект открытого урока по литературе

"Скорблю и плачу" К 180-летию со дня гибели А.С. Пушкина .Урок-воспоминание...

План-конспект открытого урока по литературе в 9 классе на тему: Анализ повести «Бэла» по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени» Подготовила учитель русского языка и литературы Чижова Светлана Николаевна.

        План-конспект  открытого урока по литературе в 9 классе на тему:Анализ повести  «Бэла» по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени»Подготовила учитель р...

ПЛАН-КОНСПЕКТ ОТКРЫТОГО УРОКА ПО ЛИТЕРАТУРЕ

План-конспект открытого урока литературы по теме: «Серебряного века силуэт» (по поэзии Серебряного века).Цели урока:образовательная – обобщить и систематизировать знания учащихся по ...

План-конспект межпредметного урока по литературе. В.В. Набоков "Пильграм"

Межпредметный урок "Рассказ В.В. Набокова "Пильграм" в аспекте русской и английской литературы"...