план-конспект интегрированного урока татарского с русским языком для 6 кл.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Файзелхакова Лилия Расулевна.

Данный материал содержит план-конспект урока, урок интегрированный - татарский и русский языки. Основной учитель под №1-это учитель татарского языка, учитель русского языка - это учитель №2

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл integrirovannyy_urok.docx21.13 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф:  6 «А»

Төркем:  рус

Дәрес темасы: Алмашлыкларның сөйләмдә кулланылышы (Употребление местоимений в речи)

Дәрес тибы:Йомгаклау дәрес

Алымнар:Укытучы сүзе, өлешчә эзләнү.

Җиһазлау: рәсемнәр, карточкалар, проектр һәм экраны, күрсәтмәлелек.

Дәреснең максаты:  1) алмашлык төркемчәләрен аера алу;

2) алмашлыкларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү;

3) татар һәм рус телендә алмашлыкларың аермаларын һәм охшашлыкларын аңлау;

4) татар әсәрләре ярдәмендә рус телле укучыларда татар теленә хөрмәт һәм мәхәббәт уяту.

Дәрес барышы

  1. Оештыру

Укытучы1:Исәнмесез, укучылар!

Укучы: Исәнмесез!

Укытучы1:Исәнмесез, кунаклар!

Укучы:Исәнмесез!

Укытучы1:Хәерле иртәләр сезгә?

Укучы:Хәерле иртә миңа,

           Хәерле иртә сиңа,

           Хәерле иртә безгә,

           Хәерле иртә сезгә!

  1. Тел күнекмәләре

Укытучы1:Рәхмәт, утырыгыз. Сыйныфта кем бүген дежур?

Укучы:Сыйныфта бүген мин дежур (баса).

Укытучы1:Дәрестә кем юк?

Укучы:Дәрестә барысы да бар.

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы1:Рәхмәт, утыр. Укучылар, дәрестә сүз нәрсә турында барганын белер өчен, сезгә тактадагы ребусны чишәргә кирәк. Нинди сүз качкан анда?

(ребуста ясалган – алма, 5 һәм балык= алмашлык)

Укучы:Алмашлык (берничә укучыдан сорарга).

Укытучы1:Дөрес. Дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?

Укучы:Алмашлыклар турында.

Укытучы1:Ә нәрсә өчен алмашлыклар кирәк безгә?

Укучы:Сөйләшергә, аралашырга, сораулар бирергә, җөмлә матур булсын өчен, текст яхшы булсын өчен.

Укытучы1:Бик дөрес. Кем дәреснең темасын әйтеп карый? Русча мөмкин.

Укучы:Употребление местоимений в речи.

Укытучы1: Бик яхшы. “Алмашлыкларның сөйләмдә кулланылышы”.

  1. Белемнәрне актуальләштерү (уку мәсьәләсен чишү).
  1. Кагыйдәләрне искә төшерү

Укытучы1:Әйдәгез, алмашлык кагыйдәләрен искә төшерик. Нәрсә ул – алмашлык?

Укучы:Алмашлык- мөстәк.сүз төркеме...

Укытучы1:Дөрес. Ни өчен бу сүз төркемнәрен “алмашлык” дип атаганнар икән?

Укучы: Заменяет другие части речи.

Укытучы1:Әйе.

Укытучы 2: Дайте определение местоимения на русском.

Укучы:Местоимение-самост.часть речи...

Укытучы2: Какое место занимают местоимения среди других частей речи?

Укучы:...

Укытучы2:Верно, молодцы.

Укытучы2: Какие есть сходства местоимений на татарском и русских языках?

Укучы: Разновидности.

Укытучы2:Верно. Давайте их вспомним. (Тактада ике чәчәк җыела-татарча төркемнәр һәм русчадагы разрядлар таҗларында язылган. Бер укучы татарча төркем куя, икенчесе аның тәрҗемәсен табып куя тактага чыгып. Өченче укучы әлеге төргә татарча мисал китерә, дүртенче укучы-русча мисал китерә әлеге төркемчәгә).

Укытучы2:Молодцы, справились.

  1. Алмашлыкларны татар һәм рус телендә чагыштыру, мисаллар белән дәлилләү

Укытучы2: А что видите на доске?

Укучы:Разряды остались.

Укытучы2: Как вы думаете, почему?

Укучы: На русском языке разрядо больше, чем на татарском.

Укытучы2:Правильно. Еще какие знаете отличия?

Укучы:В татарском языке нет категории рода.

Укытучы2:Докажите примером.

Укучы:Например, на русском три рода- он, она и оно. А на татарском – одним словом говорят – УЛ.

  1. Габдулла Тукай турында сөйләшү

Укытучы1:Әйе шул, дөрес. Укучылар, безгә бит иртән үк хат килде. Аны Шүрәле язган. Шүрәле кем әсәреннән, кем белә?

Укучы:Габдулла Тукай.

Укытучы1:Әйе. Габдулла Тукай туганга быел ничә ел була?

Укучы:Йөз утыз.

Укытучы1:Әйе, 26 апрельдә. Укучылар, безгә Шүрәлегә ярдәм итәргә кирәк. Ул алмашлыкларны оныткан. Ярдәм итәбезме?

Укучы:Әйе.

Укытучы1:Менә мондый хат (проекторда чыга).

  1. Хат уку (проекторда)

Исәнмесез, дусларым!

        ... (вам) хат яза Шүрәле. Мин ... (всех) сагындым! Ә ... (вы) ?        ... (я) ... (вас) Кырлай урманына ... (к себе) кунакка чакырам.

... (этот) урман - ... (мой) йортым.

        Әлегә хушыгыз!   ... (от вас) җавапкөтәм.

  1. Физминут.

Укытучы1:Әйдәгез, укучылар, бераз ял итеп алабыз. Барыбыз да бастык.

Мин, син, ул, алар-

Барыбыздабездуслар!

Бергәзарядкаэшлибез,

Безбиктатуяшибез.

  1. Габдулла Тукай әсәрләре буенча эш
  1. “Шүрәле” әсәреннән өзек уку.

Укытучы1: Яхшы, утырыгыз. Укучылар, Габдулла Тукай турында сөйләшүне дәвам итик әле. Сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

Укучылар: “Су анасы”, “Туган тел”, “Туган авыл”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”, “Бала белән күбәләк”.

Укытучы1: “Шүрәле” әсәреннән мин сезгә өзек бирәм. Ә сез алмашлыкларны табып әйтегез. Бер юллап эшлибез. Бирем аңлашылдымы?

Укучы:Әйе.

Укытучы1: Алдан өзекне дөрес һәм сәнгатьле итеп укырбыз.

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә

Алны-артны, уңны-сулны белмичә утын кисә.

Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Аңламастан, каршысында әллә нинди “ят” күрә.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

  1. Грамматик бирем башкару

Укытучы: Рәхмәт. Өзектән бер юл укыгыз, шул юлдагы алмашлыкларны табып, әйтегез.

Укучы:(юл саен алмашлыкларны табып, әйтеп баралар).

  1. Сорауларга җавап бирү

Укытучы1: Укучылар, ә сез беләсезме “Шүрәле” әсәренең ничек беткәнен?

Укучылар: (үз җавапларын әйтәләр).

Укытучы2:(рус телендә язмача бирем)

И в тихой, легкой прохладе такой наш дровосек

Забыв, где право, где лево, стучит себе да стучит.

Топор в руке, спину разогнул Джигит на миг,

Но чу! Жуткий крик раздается в тишине вдруг.

Вздрогнув, застыл на месте наш Джигит,

Смотрит – пред ним чудище какое-то стоит!

Кто это? Беглый или джин? Или сам дух лесной?

Жуть берет – безобразен, какой-то немыслимый урод.

Укучылар:(находят местоимение, определяют разряд)

Укытучы1: Русча да, татарча да алмашлыкларны искә төшердек, чылбыр буенча бер күнегү эшләп алыйк. Шушы кәрзиннән бер яфрак алырга, андагы алмашлыкны кычкырып укырга һәм әлеге алмашлык белән җөмлә төзергә. Бирем кемгә аңлашылмады?

Укучы:Аңлашылды.

(Чиратлап чылбыр буенча барысы да җавап биреп чыгалар)

  1. Йомгаклау. Рефлексия

Укытучы1:Афәрин, бик яхшы! Укучылар, безнең бүгенге дәресебез ахырына якынлашып килә. Әйдәгез әле алган белемнәрне кабатлыйк. Мин сезгә сорау бирәм, сез килешсәгез – бер тапкыр кул чабыгыз (хлопаем), әгәр килешмәсәгез – аяк тибегез (топаем).

Сораулар: 1) Алмашлык ул – местоимение. (+)

                2) Татар телендә алмашлыкның тугыз төре бар. (-)

                3) Татар телендә алмашлыкларның җиде төре бар. (-)

                4) Мин – зат алмашлыгы. (+)

                5) Кемдер – кому дип тәрҗемә ителә. (-)

                6) Әнинеке – алмашлык. (-)

                7) Нинди – сорау алмашлыгы. (+)

                8) Алмашлык – мөстәкыйль сүз төркеме. (+)

Укытучы1:Рәхмәт, яхшы эшләдегез. Дәрескә анализ ясыйк. Кем ничек алмашлыклар темасын аңлаган икән. Ничек аңлаганыгызны әйтәсез, нинди билгелек эшләдегез дип уйлыйсыз, шул фигураны өскә күтәрерсез (кызыл түгәрәк – “5”, зәңгәр квадрат – “4”, яшел өчпочмак – “3”).

Укучылар:5-яхшы аңладым, 4-уртача аңладым, 3- миңа авыр булды.

(Укытучы килешә билгеләр белән яисә дәлилләп икенчене куя)

  1. Өй эше бирү

Укытучы1: Яхшы. Көндәлекләргә өй эшен язып куегыз. Өй эше татар теленнән дә, рус теленнән дә. Биремнәрне үзегез сайлагыз. Ләкин беренче бирем барыгызга да.  Алмашлыклар кергән 5 татарча, 5 русча мәкаль язып килегез. “Яхшы билге телим” дигән укучылар тагын 5 төрле төркемчәгә кергән алмашлыклар белән җөмләләр төзи.  “Мин теманы яхшы аңладым, югары билге телим” дигән укучылар 7 төр төркемчәгә кергән алмашлыкларны кулланып, хикәя төзиләр.

        Сорауларыгыз бармы?

Укучылар:Юк.

Укытучы 1: Дәрес өчен рәхмәт барыгызга да. Чыгарга ярый, саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект открытого интегрированного урока по чтению, ИЗО и музыке. Тема: «Что за прелесть эти сказки!»

План-конспект открытого интегрированного урока по чтению, ИЗО и музыке. Тема: «Что за прелесть эти сказки!»Цель урока: обобщение знаний по творчеству А.С.Пушкина.Задачи урока: развитие набл...

Интегрированный урок (ОБЖ, литература, русский язык) по русскому языку в 8 классе по теме: "Обобщающий урок по односоставным предложениям"

Данная разработка представляет собой материал для проведения обобщающего урока по видам односоставных предложений. Основная цель урока - повторение видов односоставных предложений, определение  и...

План-конспект проведения интегрированного урока. Предмет: история и обществознание 8 класс. Тема урока: «Подвиг бескорыстной любви». (В РАМКАХ ИЗУЧЕНИЯ ТЕМЫ "ВОСТАНИЕ ДЕКАБРИСТОВ)

План-конспект проведения интегрированного урока. Предмет: история и обществознание 8 класс. Тема урока: «Подвиг бескорыстной любви» Продолжительность урока: 40 мин.Урок:интегрированнный,по хара...

Tataristan-Türk dostluğu. Şehirler. Интегрированный урок (татарский и турецкий языки) в 6 классе.

Интегрированный урок (татарский и турецкий языки) в 6 классе....