План-конспект урока татарского языка в 7 классе "Хәл фигыль"
план-конспект урока (7 класс) по теме

Мифтахова Эльмира Флуровна

План-конспект урока татарского языка в 7 классе по технологии А.З.Рахимова "Хәл фигыль"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hl_figyl_7_klass_miftahova_e.f.docx67.68 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Түбән  Кама   муниципаль  районы

муниципаль  бюджет  гомуми  белем  бирү  учреждениесе «14 нче  лицей»  

Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган,

7 нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән

татар теле буенча  дәрес эшкәртмәсе

Тема: Хәл фигыль

Укытучы: Мифтахова Эльмира Флүр кызы

Түбән Кама шәһәре, 2017  

Тема: Хәл фигыль

Татар теле дәресе. 7 класс. Татар төркеме.

Максат: Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр турында белгәннәрне искә төшерү; хәл фигыль төшенчәсен формалаштыру; фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне ныгыту; туган телгә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру.
  1. А) психологик уңай халәт тудыру;

Б) өй эшен тикшерү

               2.  Белемнәрен тигезләү. Төркемнәрдә эш.

 - Үткән  дәреснең УМ искә төшерегз. Модельне  тутырыгыз.

Фигыль

Көтелгән җавап: Затланышлы фигыльләр: боерык, теләк, хикәя, шарт

                               Затланышсыз фигыльләр:  сыйфат, хәл, исем, инфинитив  

Фигыль

Көтелгән җавап: зат-сан, юнәлеш, барлыкта-юклыкта, заман, дәрәҗә

*Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Сезнең алда карточкалар. Шуннан ничек, нишләп, нишләгәч, нишләгәнче сорауларына җавап биргән сүзләрне табыгыз.

1. Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр — 
Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр. (М.Җәлил)

2.Җырлый – җырлый Дилбәр күлмәк тегә,

Кулларында – көмеш энәсе. (М.Җәлил)

3.Илгә кайткач, урының түрдә булыр,

Яшь балалар алыр уратып. (М.Җәлил)

4.Ул җиңеп кайтканчы,

Мин калдым аерылып. (М.Җәлил)

  • Укытучы сүзләрне балалар артыннан тактага яза бара: усеп, мактап, җырлый-җырлый, кайткач, уратып, җиңеп, аерылып
  • Бу сүзләрнең кушымчаларын әйтегез.
  • Бу сүзләр кайсы фигыль төркемчәсенә керә дип уйлыйсыз?

Көтелгән җавап: Хәл фигыль.

*Үзбәя

Укытучы: Темадан чыгып максат куйыйк. Без бүген дәрестә нишләрбез?

Укучы: Хәл фигыльләрне кабатларбыз, белемнәрне ныгытырбыз.

Укытучы: Игътибар иттегезме, сез укыган шигырь юлларының авторы кем? Сез аның турында нәрсәләр беләсез?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил - ….

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

    1 нче бирем. 116 нчы күнегү.

Көтелгән җавап: Алар сөйләшә-сөйләшә ашыйлар (эш яки хәлнең үтәлү рәвешен). Алар кычкырып сөйләшәләр (эш яки хәлнең үтәлү рәвешен). Алмаз йоклаганчы юына (эш яки хәлнең үтәлү вакытын).

Алмаз юынгач йоклый (эш яки хәлнең үтәлү вакытын). 4 төре бар.

Хәл фигыль эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдерә.

*Үзбәя

               2 нче бирем. 124 нче күнегү

               Көтелгән нәтиҗә: Хәл фигыльнең 4 төре бар

               *Үзбәя

               3 нче бирем. 137 нче күнегү.

Көтелгән җавап:ып/еп/п формалы хәл фигыль, рәвеш кебек чагыштыру яки артыклык дәрәҗәсендә кулланыла.Барлык хәл фигыльләрне дә дәрәҗә белән төрләндереп булмый

                 *Үзбәя

Укытучы:Хәзер ял итеп алыйк.Музыка астында хәрәкәтләнәбез.Сораудагы җавап санынча берләшәбез.

  1. Хәл фигыльнең ничә төре бар? (4)
  2. Хәл фигыльнең ничә төре юклыкта булмый? (1)
  3. Кабатлаулы формасы ничә сүздән тора? (2)
  4. Татар телендә ничә фигыль төркемчәсе бар? (7)

4 нче бирем. Укытучы аңлата-аңлата яңа теманы сөйләде. Укытучы аңлатмыйча гына яңа тема буенча эш бирде. Марат укытучы аңлатып сөйләсә дә теманы үзләштерә алмады. Укытучы аңлатмыйча сөйләде, шуңа күрә Марат теманы аңламады. Мәктәпкә баргач, яңа теманы яңадан дустыннан сорады. Мәктәпкә бармагач, яңа теманы үзлектән укыды. Дәрескә кергәнче тагын бер кат тенманы кабатлады.

       

Көтелгән җавап: I төр барлык формасының кушымчалары- п, -еп/-ып; юклык формасының –мыйча/-мичә. II  төр барлык формасының кушымчалары- а/-ә,           -ый/-и;   юклык формасының –мыйча/-мичә, - мый/-ми.  III төр барлык формасының кушымчалары – гач/-гәч, - кач/-кәч , -еп/-ып; юклык формасының –ма/-мә. Һәм IV төр барлыкта гына килә. Барлык формасының кушымчалары- ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче; юклык формасы юк

*Үзбәя

5 нче бирем. 141 нче күнегү.

Көтелгән нәтиҗә:  әйткәнче (эшлә)-4 нче төр хәл фигыль, барлыкта, затланышсыз фигыль.

*Үзбәя

  1. нчы бирем.  Модельләштерү .
  • Хәзер хәл фигыльгә  модель яки икенче төрле әйткәндә схема төзик әле.

Хәл фигыль

(Ничек? Нишләгәч? Кайчан? Кайчанга тикле (чаклы)? Нишләгәнче?)

     *Үзбәя

  1. Рефлексия.
  1. - Нинди уку мәсьәләсен куйдык?

     - Уку мәсьәләсен ничек чиштек?

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше:

а) Модель буенча сөйләргә;

б) 136 нчы күнегү;

в) 150 нче күнегү.

Дәрескә анализ

Татар теле, 7нче сыйныф.

Дәреснең темасы: Хәл фигыль

Дәреснең тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым:

  1. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр турында белгәннәрне искә төшерү;
  2. Хәл фигыль төшенчәсен формалаштыру;
  3. Фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне ныгыту;
  4. Туган телгә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәреснең төзелеше:

I.   Ориентлашу-мотивлаштыру.

II.  Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

III. Рефлексия.

   Эш  программасында хәл фигыльне өйрәнүгә 5 сәгать бирелгән. Бүгенге дәрес - соңгы 5 нче дәрес. Дәреснең беренче өлешендә ориентлашу-мотивлаштыру һәм белемнәрне тигезләүгә игътибар ителде. Моның өчен укучылар тарафыннан затланышлы һәм затланышсыз фигыльләргә модельләр төзелде һәм модельләр буенча белгәннәрне бер системага салу максатыннан фикерләр тыңланылды.

    Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерешле технологиясе буенча, уку мәсьәләсен адымлап чишүгә таянып төзелде. Теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым, балалар күнегү чишү аша теманы һәм дәрес максатын, эш тәртибен үзләре билгеләде. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабында  5 төрле күнегү өстендә эш алып барылды. Һәр бирелгән күнегүләрне чишү аша нәтиҗәләр чыгарылды  һәм һәр кагыйдәгә модельләр төзелде.  Дәреснең соңгы этабы булып дәрес буенча җыелган кагыйдәләрне бергә җыеп хәл фигыльгә укучылар тарафыннан модель төзелде.

  Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзелде. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

 Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләдем. Дәрестә һәр баланың фикерен тыңланылды.   Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды. Дәреснең һәр этабыннан соң укучылар тарафыннан үзбәя үткәрелде һәм дәрес ахырында  уртак билге чыгарылды.  Өй эше бирү алдыннан әзерлек эше алып барылды. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект 64 урока английского языка в 9 классе по УМК Биболетовой М.З.

Тема: «Советы для решения конфликта»Цели: развитие навыков аудирования с целью извлечения основной информации;активизация грамматических и лексических навыков;формирование навыков чтения и навык...

План-конспект открытого урока русского языка в 8 классе«Обращение и знаки препинания при нём».

Тема урока: «Обращение и знаки препинания при нём».Тип урока: урок сообщения новых знаний.Цели урока: ОбразовательнаяСистематизировать и обобщить знания учащихся об обращении.Познакомить со способами ...

План-конспект интегрированного урока английского языка и обществознания в 9 классе на тему: "Правовая ответственность"

Интегрированный урок английского языка и обществознания в 9 классе на тему: "Правовая ответственность" ставит своей целью на основе имеющихся у учащихся знаний расширить понятие «право»; сформир...

План-конспект открытого урока английского языка в 5 классе по учебнику Spotlight-5 Тема урока - “Going shopping”.

План-конспект открытого урока английского языка в 5 классе по учебнику Spotlight-5 Тема урока -  “Going shopping”....

Интегрированные уроки. План – конспект интегрированного урока английского языка и ОБЖ в 10 классе.

Идея интегрированных уроков возникла из сопричастности некоторых школьных дисциплин друг другу. Задача современной педагогики – соединить в восприятии ребенка основные знания по каждому предмету в шир...

План-конспект открытого урока английского языка в 5 классе по учебникуSpotlight-5 Тема урока – “Going shopping”.

Цели:1)практические:- развитие лексических навыков по теме «Магазины, покупки»;- практика учащихся в устной речи, чтении (развитие умений ознакомительного и изучающего чтения), аудировании;- развитие ...

план-конспект интегрированного урока татарского с русским языком для 6 кл.

Данный материал содержит план-конспект урока, урок интегрированный - татарский и русский языки. Основной учитель под №1-это учитель татарского языка, учитель русского языка - это учитель №2...