план урока по татарской литературе в 9 классе по теме "Р. Мингалим "Сап-сары көзләр "
план-конспект урока (9 класс)

Вагизова Гулия Наилевна

план урока по татарской литературе в 9 классе  "Р. Мингалим "Сап- сары көзләр" разработан для русских школ. 

 Ресурслар:

1) дәреслек: Ф.Ф.Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2017- 2нче кисәк; 

2)презентация (презентация с речевой записью).

3)сылтамалар  https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D3%A9%D1%81%D1%82%D3%99%D0%BC_%D0%9C%D0%B8%D0%BD%D0%B3%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%BC

https://www.thinglink.com/scene/1409201087419777025/editor

4)Глоссарий:

Пейзаж- әсәрдә җанлы һәм җансыз табигатьне сурәтләү

Скачать:


Предварительный просмотр:

        Тема: Рөстәм Мингалим. Язучының тормыш юлы. “Сап-сары көзләр” хикәясе.  Туган як пейзажы.

        Ресурслар:

1) дәреслек: Ф.Ф.Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2017- 2нче кисәк;  

2)презентация (презентация с речевой записью).

3)сылтамалар  https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D3%A9%D1%81%D1%82%D3%99%D0%BC_%D0%9C%D0%B8%D0%BD%D0%B3%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%BC

https://www.thinglink.com/scene/1409201087419777025/editor

4)Глоссарий:

Пейзаж- әсәрдә җанлы һәм җансыз табигатьне сурәтләү.

        

      Дәрес барышы.

        I.Оештыру

   Хәрле көн! Исәнмесез!

Без бүген дәрестә язучы Рөстәм Мингалимнең тормыш юлы турында белешмә тупларбыз һәм иҗатына күзәтүясарбыз, “Сап-сары көзләр” хикәясе белән танышырбыз.Укучылар, бүгенге дәрес өчен безгә эш дәфтәре, интернет челтәренә чыгу мөмкинлекләре булган компьютер яисә телефон кирәк булачак.

II. Белемнәрен актуальләштерү

        Укучылар белән әңгәмә оештыру.

−        Укучылар, язучы Рөстәм Мингалимнең нинди әсәрләре белән таныш?

−        ...

  • Язучының “Сап-сары көзләр” хикәясен укыганыгыз бармы?        

−        ...

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  1. Презентация  белән танышыгыз (презентация с речевой записью).
  2. Дәреслекләрнең 123-124 нче битләрендәге материалны укыгыз һәм язучының тормыш юлы, иҗаты буенча хронологик таблица төзегез.        
  3. “Сап-сары көзләр” хикәясенең кыскача эчтәлеге белән сылтамага кереп танышыгыз(яшел китапчык)  https://www.thinglink.com/scene/1409201087419777025/editor

                                Әсәрнең кыскача эчтәлеге.

        “Сап-сары көзләр” хикәясенең төп герое –ана. Әсәрдә аның исеме бирелми, ул җыелма образ. Көзге көн, ул улын аэропортка озата. Сары яфраклы каен каршында алар саубуллашалар. Аның улы язучы була, шунлыктан ул гарәп хәрефләре белән язылган китапларын вакытлыча читкә куеп, укырга өйрәнгән була, улына киңәшләрен дә бирә башлый. Ана көзге урман буйлап атлый һәм узган тормышын искә төшерә: Галиәхмәт исемле кешегә кияүгә чыга. Ире бик булдыклы, намуслы кеше булып чыга. Ләкин Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ул ике баласы белән кала. Үзе 3 кешелек эшне башкара: төнлә каравылда тора, атлар карый, урман кисә. Кешеләр йоклаганда, 8 чакырым юл үтеп, балаларын карый, үз өлешен балаларына ашата. Аңа эшеннән гаеп табып, яла ягучылар да була. Фермада каравыл торганда, Карлыгач кушаматлы нәсел сыеры үләр хәлгә җиткәч, бригадирны чакырта, ул йоклап ята. Председатель күрше авылда була. Барлык җаваплыкны үз өстенә алып, ите булса да булыр дип, малны суйдыра. Нәтиҗәдә, хатынны гаеплиләр.  Ул, яклау эзләп, Хәертдин абзыйга бара. Хәертдин абзый, бөтен законнарны белүче буларак, аылның авторитеты итеп бирелә әсәрдә. Ул хатынны яклап чыга, аның эшчән, намуслы булуын ассызыклый.

                Шулай хәтирәләренә чумып, ана урман буенча йөри һәм күккә күтәрелгән һәр самолетка “Хәерле юл, балам!” дип кала. Асфальт юлга чыккач, ул үзенең икенче улы янына юнәлә.

  1. Әсәрдәге символларның мәгънәләрен билгеләгез,  эш дәфтәрләренә язып куегыз.

Символлар:

Сары каен –

Самолетның күккә күтәрелүе-

Урман-

Сукмак һәм асфальт юл-

  1. Символларның бирелешен сылтама аша кереп тикшерегез (кызыл китапчык) https://www.thinglink.com/scene/1409201087419777025/editor

                   Символлар:

Сары каен

-сары төс - җылылык һәм ялгызлык билгесе. Ана ялгыз, иптәше сугышта һәлак булган, ләкин аның ике улы бар, шул җылыта йөрәген;сары, чөнки табигатьтә көз, ананың да көз чоры җиткән- картайган;

-каен, ак каен- аклык , сафлык билгесе. Ана гомере буе балалары хакына тырыша, намусы чиста аның.

Самолетның күккә күтәрелүе

Улы язучы, аның киләчәге якты булачак, ул аңа хәерле юл тели.

Урман

Хәтирәләр билгесе булып тора. Урманга кергән саен , ул үзенең узган тормышын искә ала.Урмандагы кебек, аның тормышы да куе караңгылыктан һәм ачык аланнардан тора.

Сукмак һәм асфальт юл 

-сукмак- ялгыз кеше йөри торган юл, ул шул сукмакта ялгыз гына йөреп үткәннәрен уйлый. Ул узган тормыш юлы;

- асфальт юл- ул киләчәк, балалары белән узачак юл

6. Әсәрдә бирелгән табигать күренешләренә, пейзажга игътибар итегез: 125 нче биттә каенны, 127 битттә чишмәне тасвирлау. Сылтама аша кереп, пейзажның билгеләмәсен язып алыгыз(зәңгәр китапчык) https://www.thinglink.com/scene/1409201087419777025/editor

7.  Ә хәзер әсәрдә күтәрелгән төп проблеманы, идеяне билгеләгез. Сылтама аша кереп, дөреслеген тикшерегез (сары китапчык) https://www.thinglink.com/scene/1409201087419777025/editor

Төп проблема- сугыш вакытында тылдагы авыр хезмәт

Идея- сугыш вакытында фронтта да тылда да яшәү өчен, илне саклау өчен көрәш барган

IV             Өй эше.

1) Сылтама аша кереп, Рөстәм Мигалимнең иҗаты белән тулырак танышыгыз https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D3%A9%D1%81%D1%82%D3%99%D0%BC_%D0%9C%D0%B8%D0%BD%D0%B3%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%BC

2) Рөстәм Мигалимнең “Сап-сары көзләр” хикәясен тулысы белән укып чыгыгыз. Дәреслек: 125-140 нчы битләр.

3)        Ана образына характеристика языгыз.

4)  Хикәядәге төп конфликтны һәм сюжет элементларын билгеләгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 2 класс

Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 2 класс по Хайдаровой...

Урок татарской литературы. 8-класс. Мамы не должны быть одинокими.

Урок татарской литературы для 8-класса по произведению А.Еники "Әйтелмәгән васыять". Предоставляется презентация к уроку....

татарская литература 5 класс

"Куркак юлдаш" әкиятенә дәрес эшкәртмәсе...

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"для русскоязычных учащихся....

План- конспект по татарской литературе 6 класс

План- конспект по татарской литературе 6 класс...

Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 9 класс

Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 9 класс...

Методическая разработка урока по татарской литературе (7 класс) "Эт токымнары"

Тема. “Эт токымнары” .Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе. Максат: 1. “Этләрнең  сугыш вакытындагы батырлыгы” текстын укып, фактларны анализлау һәм аларга бәя бирү күнекмәләрен формалаштыр...