Урок татарской литературы. 8-класс. Мамы не должны быть одинокими.
методическая разработка (8 класс) по теме

Урок татарской литературы для 8-класса по произведению А.Еники "Әйтелмәгән васыять". Предоставляется презентация к уроку.

Скачать:


Подписи к слайдам:

Вакыты
Тормыш юлы
2.03.1909
Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында Әмирхан Еники туа.
1911
Гаиләләре Дәүләкән авылына күчә
1925
Сәнгать мәктәбендә уку теләге белән Еники Казанга килә
1927-1933
Донбасста укыта
1934-1941
Казанда кинофикация трестында инструктор.
1941-1945
Ватан сугышында катнаша
1953 елдан
Язучылык хезмәтенә күчә
16.02.2000
Казанда вафат була


Предварительный просмотр:

Апас Муниципаль районы

Муниципаль белем бирү учреждениесе «М.Х.Гайнуллин ис.Кызылтау урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Дәрес планы

Тема: “Әниләр ялгыз булырга тиеш түгел!”

                       Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”

Дәрес эшкәртмәсен

Шәрәфуллина Гөлинә

 Мәнсур кызы эшләде

        

Кызылтау

2012

Автор проекта            Шарафуллина Гулина Мансуровна

Название проекта       Әниләр ялгыз булырга тиеш  түгел.

Предмет,  класс            татар  әдәбияты, 7 класс      

Краткая аннотация проекта    

Дәрес 7– сыныфлар өчен.

Тема:  “Әниләр ялгыз булырга тиеш түгел!”

Әмирхан Еники “Әйтелмәгән васыять”әсәре буенча.

Программа буенча әсәрне өйрәнү 4 дәрескә исәпләнгән. Бу дәрес – беренчесе.

Направляющие вопросы  

Основополагающие вопросы

Ни өчен соң ялгыз аналар бар?

Проблемные вопросы

  1. Фатих Кәрим иҗатын искә төшерегез?
  2. Сез язучылардан кемнәрне беләсез?
  3. Алар нинди әсәрләр язганнар?
  4. Васыять сүзенең мәгънәсе нинди?
  5. Ни өчен Әйтелмәгән?

 

План проведения проекта

  1. Тест сораулары төзү эше.
  2. Әмирхан Еники  турында  материал туплау.
  3. “Әйтелмәгән васыять” әсәрен укуны оештыру.
  4. Дәрескә презентация эшәләргә м атериал туплау.

Дәрес нәтиҗәсе.

Тема:   “Әниләр ялгыз булырга тиеш түгел!”

            Әмирхан Еники “Әйтелмәгән васыять”

           

Максат:    1. Укучыларны кыскача Ә.Еникинең биографиясе һәм  “Әйтелмәгән васыять”    

                    әсәренең 1 нче бүлеге белән таныштырырга.

                     2. Йөгерек уку, бәйләнешле дөрес әдәби сөйләм күнекмәләрен ныгытырга.

                     3. Әниләргә, гаиләгә карата ярату, аңлашып яшәү хисләре тәрбияләргә.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе, компьютер презентациясе, портрет, логотип, дәреслек,

                     плакатлар.

Дәрес тибы: Яңа теманы аңлату.

Дәрес планы.

  1. Оештыру вакыты.
  2. Актуальләштерү.
  3. Тест биремнәре үтәү.
  1. Кыскача Ә.Еникиның биографиясе белән таныштыру.
  2. Дәфтәрдә эш.
  3. “Әйтелмәгән васыять”    әсәренең 1-бүлеге буенча эш.

-  сүзлек эше

-  сайлап алып уку

-  сорауларга җавап бирү.

5. Нәтиҗә.

6. Өй эше бирү.

7. Йомгаклау.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру вакыты.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, балалар. Бүгенге көн сездә бары матур уйлар, якты хисләр генә тудырсын. Бу дәрес сезнең өчен кирәкле һәм файдалы булсын.

  1. Актуальләштерү.

Укытучы: Татар әдәбияты дәресләрен бик яратасыз икән, кызыксынып өйрәнәсез дә. Ничек яратмыйсың инде бу катлаулы тормышка өйрәтүче фәнне?

Хәтерлисезме:

Саратский яшел гармун,

Көмеш кыңгыраулары,

Бу көмеш кыңгырауларның

Кичке яңгыраулары

Әллә нишләтә күңелне,

Үксеп елыйсы килә...

Елау егет эшемени?!-

Эх, бер җырлыйсы килә!..

 Укытучы: Ләкин безнең җырларга вакыт юк, ә шушы поэманы язган автор турындагы белемнәрне, аның әсәрләрен искә төшерик. Кемнәр компьютерда тест үтим ди, кемнәр карточкада эшли, калган укучылар өй эшенең икенче өлешен башкаралар, караламада әниләр һәм балалар турында татар халык мәкальләре язсыннар әле.

Тест биремнәрен үтәү.

  1. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасының авторы.
  1. Фатих Хөсни
  2. Фатих Кәрим
  3. Фатих Әмирхан

  1. Фатих Кәрим туган ел.
  1. 1909
  2. 1922
  3. 1945

  1. “Ант” шигыре кайчан языла?
  1. 1907
  2. 1942
  3. 1946

  1. Фазыл кайсы әсәренең төп герое?
  1. “Ант” шигыре.
  2. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы.
  3. Беркем түгел

  1. Нәрсә ул рухи яшәү?
  1. кешенең туганнан алып үлгәнче яшәве.
  2. бәхетле яшәү.
  3. Кешенең үлгәннән соң да яхшы исеме калу.

6. Нәрсә ул җисми яшәү

  1. кешенең туганнан алып үлгәнче яшәве.
  2. бәхетле яшәү.
  3. Кешенең үлгәннән соң да яхшы исеме калу.

  1. Фатих Кәримнең беренче шигыре.
  1. “Хәзер сезнең белән”
  2. “Ант”
  3. “Кыңгыраулы яшел гармун”

  1. “Ант” шигыренең төп герое кем.
  1. ана,
  2. урман,
  3.  солдат.

  1. Кыңгыраулы гармунның төсе.
  1. сары
  2. яшел
  3. кызыл

  1. Поэма нәрсә ул?
  1. шигырь белән язылган катлаула төзелешле әсәр.
  2. Шигырь
  3. Хикәя

  1. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы нинди поэма?
  1. гади
  2. лирик поэма
  3. лиро-эпик поэма.

  1.  Төп өлеш.

Укытучы:

  1. Сез язучылардан кемнәрне беләсез?
  2. Алар нинди әсәрләр язганнар?
  3. Әдәбиятта шушы әсәрләрне жанрларга бүлгәннәр.

 Жанрлар:

  1. Эпик төр.
  2. Лирика.
  3. Лиро-эпик төр.
  4. Драма.

Эпик төр жанрлары:

-  новелла

        -  хикәя

        -  повесть

        -  роман

Хикәя - кечкенә күләмле, сурәтләү материалы итеп тормыш чынбарлыгын алган, чикле сандагы геройлар турында язылган, мөһим ягын җыйнак сурәтләгән чәчмә әсәр.

(Портрет)

Ә татар әдәбиятында хикәяләү остасы ул- Әмирхан Еники.  Остаз үзе

әйткәнчә: “Сәнгатьчә эшләнгән һәрбер яхшы хикәянең үз моңы, үз көе, ничектер үзенә генә хас эчке сулышы, җаны була.Мин моны язучының хикәягә салган настроениесе дияр идем. Бу моң бөтен хикәя өчен бердәм була.

        Менә без бүген шушы иң оста хикәяләүче автор - Әмирхан Еникиның- томышы һәм иҗаты белән таныша башларбыз.

        Әмирхан Нигьмәтҗан улы Еникеев 1909 елның 2 мартында Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында туа.

 1911 елда гаиләләре 40 чакрым ераклыктагы. Әмирханның яшьлек еллары шунда үтә.

1925 елның җәендә сәнгать мәктәбендә уку теләге белән Еники Казанга килә.Казан университеты рабфагында укый.

1927-1931 елларда Донбасста наданлыкны бетерү курсларында укыта.

1931-1933 елларда Казан мех фабрикасында эшләп Хезмәтне фәнни оештыру институтында укый.

1934-1941 елларда Казанда кинофикация трестында инструктор.

1941-1945 елларда Ватан сугышында катнаша.

Армиядән соң “Совет әдәбияты” журналында әдәби хезмәткәр, радиокомитетта әдәби тапшырулар бүлеге редакторы.

1950-1952 елларда Авиация техникумында татар теле укыта.

1953 елдан язучылык эшенә керешә.

Ә. Еники Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучысы.

Ә.Еники 2000 елның 16 – февралендә Казанда вафат була.

Әдип турындагы мәгълүматны дәфтәргә язабыз.

Вакыты

Тормыш юлы

2.03.1909

Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында туа.

1911

Гаиләләре Дәүләкән авылына күчә

1925

Сәнгать мәктәбендә уку теләге белән Еники Казанга килә

1927-1933

Донбасста укыта

1934-1941

Казанда кинофикация трестында инструктор.

1941-1945

Ватан сугышында катнаша

1953 елдан

Язучылык хезмәтенә күчә

16.02.2000

Казанда вафат була

Физминут.

Укытучы: Без бүген Әдипнең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен укырбыз.

Сүзлек эше:

  1. Васыять сүзенең мәгънәсе нинди?
  2. Ни өчен Әйтелмәгән?
  3. Әсәр кем турында икәнен белү өчен җыр тыңлыйк.

Баянда уйнап җырлыйм.

Кем соң сине ак биләүгә биләп,

Төн йокыларын калдырып сине бәү иткән.

-Кошчыгым,- дип назлап сөеп,

Керфек очларыңнан үбеп,

  1. Балам,- дип әйткән.

Беренче сентябрь көнне

Мәктәбеңә тикле ул сине озаткан,

Бәхет теләп туган илгә,

Шатлык теләп торган җиргә

Сөю уяткан.

  1. Әсәр кемнәр турында?

Дәрес башында без мәкальләр язган идек, шуларны төркемнәрдә эшләп, икегә аерыйк әле.

1 төркем  -  әниләр турындагы мәкальләрне барлый,

2  төркем  -  балалар турындагы мәкальләрне барлый,

- Әниләр нинди кешеләр соң алар?

Мәкальләр укыла.

Укыячак әсәребез иң якын, иң яраткан, иң изге кешеләребез-әниләр турында икән.

Әсәрдә вакыйга башкорт авылында бара. Шуңа күрә безгә таныш булмаган сүзләр очрар, уку барышында без аларга аңлатма бирербез.

Әсәрне сорауларга җавап итеп уку. 

  1. Башлам өлешен уку.

  1. Акъәбинең Миңлегали карт белән очрашуы.

  1. Акъәбинең Суфьянның улы  оныгы Геннадийны сыйлавы.

Акъәби уфтана. Никадәр белем-тәрбия бирдек, ә Суфьян, җүнсез, шул балага минем белән аралаша алырлык кына да тел өйрәтмәгән.

  1. Хушлашу.

-   Әсәрнең бу бүлегендә без әрсәне белдек?

Туган нигезен, гаиләсен яратуын белдек.

  1. Әсәрдәге вакыйгаларның төенләнешен белдек.

Кәфенлек онтылып калды.

Киләсе дәресләрдә сез кульминацион вакыйганы һәм чишелешләрне табарсыз.

  1. Төп герой – Акъәби,
  2. Ярдәмче геройлар – Гарифә, Гөлбикә, кияү, Миңнебай карт.
  3. Эпизод геройлары – авылдашлар,
  4. Табигый образлар - дала
  5. Җыелма образлар - туган авыл,
  6. Ясалма образ - учак.

Нәтиҗә:

Акъәби – үз гомерен балаларына багышлаган ялгыз ана. Аның борчу-мәшәкатьләрен, уйларын, шатлыкларын бүлешергә дә кешесе юк. Ә бит алай булырга тиеш түгел. Әни кеше кадер хөрмәттә, җылы гаилә учагы янында яшәргә тиеш. Безнең районыбызда моны беләләр, аңлыйлар. Татарстанда бары безнең Апас районында гына  Үзәк мәйданда Ана һәйкәле бар. Ул барлык балаларга хәерле көн, хәерле юл, уңышлы эш көннәре теләп хәер – фатихасын биреп тора сыман. Күзләре ерак төбәлгән, гүя киләчәкне билгели.  Ялгыз аналар булу- иң акталь проблемаларның берсе. Әниләр ялгыз булырга тиеш түгел.

Өй эше:

                    1. Әсәрнең 2 нче бүлеген укырга,

           2. Ана һәйкәле салыну тарихын белүче ата – аналар юкмы икән, гаиләдә сөйләшегез.

Дәресне җырның 3 нче куплеты белән төгәллик.

Әгәр китсәң син ерак җирләргә,

Һич онытма син җирдә әниең кадерен,

Авыр тупас сүзләр әйтеп,

Күз карашың белән чәнчеп,

Телмә бәгырен.

“Яфрак” уены.

 Максат: Укучыларның иҗади уйлауларын үстерү.

Тартмада яфрак.  Ул нинди?

Җаваплар:

  1. Сары.
  2. Кызыл
  3. Яшел
  4. Бүген өзеп алынган,
  5. Кипкән
  6. Әни биргән.  Һ.б.

Ә тартмада ак кәгазьдән кисеп алынган гади ак төстәге яфрак.

“Әни” дигәч тә нинди генә әниләр күз алдына килми..

Финал.

Чәчләремнән бер сыйпасаң иде,

Их, йомшак соң, әнкәй, кулларың.

Бала булып сиңа кайтыр идем,

Борып булса тормыш юлларын.

Һичбер нәрсә алыштыра алмый,

Һәр нәрсәдән ана олырак.

Нәрсә бар соң җирдә кадерлерәк,

Әнкәй сөюеннән җылырак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай - бөек шагыйрь. Урок татарской литературы в 8 классе.

Разработка открытого урока по жизни и творчеству Г.Тукая с использованием интерактивной доски, видеофайла и видеоматериала....

урок биологии по теме "ОДС" "В человеке должно быть всё прекрасно: и душа, и тело!"

Презентация сможет помочь учителю биологии подготовить как открытый урок по указанной теме, так и подготовить рядовой комбинированный урок.  Особенность урока- он является интегрированным, с ИЗО....

разработка урока с презентацией на тему "В каждом должна быть доброта, а иначе…" Урок-размышление.

Урок литературы для учащихся 7 класса с элементами анализа стихотворений . На уроке обсуждается и осмысливается  тема доброты и сочувствия человека к живой природе на примере произведений В.В.Мая...

Урок татарской литературы в 5 классе на тему "Спешите делать добро".

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе. Дәрес "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" темасына үткәрелде....

Урок татарской литературы в 6 классе по сингапурской методике

В Татарстане продолжается обучение по-сингапурской методике.Теория есть,а практики нет.Надеюсь,мой конспект урока поможет вам....

Презентация к уроку татарской литературы в 6 классе "Улица Баумана"

Презентация к уроку татарской литературы в 6 классе "Улица Баумана" для русскоязычных учащихся...

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"для русскоязычных учащихся....