Конспект урока по татарской литературе на тему “Комсызлык бәласе” (Венгр халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.
план-конспект урока

Кадирова Айгуль Фагимовна

. “КоДәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”

Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.

Бурычлар:

1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр халык әкиятен анализлау.

2. Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту, системага салу һәм баету. Укучыларның фикерләү, анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү.

3.Әкият аша балаларда бер-береңә карата игелекле, шәфкатьле, гадел булырга, саран һәм комсыз булмаска тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл komsyzlyk_blase_2_kl._-_kopiya.docx108.97 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект урока татарского литературы во 2 классе (Татарская группа) по ФГОС

Дәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”

Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.

Бурычлар:

1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр халык әкиятен анализлау.

2. Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту, системага салу һәм баету. Укучыларның фикерләү, анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү.

3.Әкият аша балаларда бер-береңә карата игелекле, шәфкатьле, гадел булырга, саран һәм комсыз булмаска тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, укучыларның балларын күрсәтүче карточкалар, сүзләр карточкалары, презентация, магнитлар.

Дәреслек: Әдәби уку: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) 2 нче кисәк / Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. – Казан: «Мәгариф - Вакыт» нәшр., 2013. – 119 б..

Дәрес планы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1. Дәресне оештыру моменты. Исәнләшү, уңай халәт тудыру.

2. Мотивлаштыру.

II Уку мәсьәләсен кую.

1. Актуальләштерү. Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту, системага салу һәм баету. Мультфильм караганнан соң, укучыларның фикерләрен тыңлау.

2. Өй эшен тикшерү. Укучыларның мәкальләре белән танышу һәм фикерләрен тыңлау.

3. Дәреслек белән эшләү.

III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Укучылар алдына проблема, максат, бурычлар куела.
  2. Сүзлек өстендә эш.
  3. Ял минуты.
  4. Сәнгатьле итеп, кычкырып уку.
  5. Карточкалар белән эш. Укучылар группалап һәм такта алдында да карточкалар белән эшлиләр.
  6.  Әкиятне анализлау.

IV. Ныгыту.

V. Йомгаклау.

VI. Рефлексия.

VII. Өй эше.

VIII. Билгеләр кую.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

Укытучы:

-Исәнмесез, кадерле укучылар! Хәерле көн!

Укучылар:

Исәнләшү. (Слайд №2)

Чыңлады көмеш кыңгырау,

Безне дәрескә чакырып.

Кызыклы дәресне башлыйк

Парталар артына утырып.

-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

- Бүген кем дежур?

- Бүген дәрестә кемнәр юк?

- Бүген ничәнче число?

2. Мотивлаштыру

Телләр белгән, илләр белгән.

Язык разум открывает. (Слайд № 3)

  • Укучылар, бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз?

Укучылар фикерләре

  • Әйе, телләрне белсәк, без төрле халыкларның иҗатлары, культуралары белән таныша алабыз.

II Уку мәсьәләсен кую.

  1. Актуальләштерү.
  • Без сезнең белән халык авыз иҗат әсәрләре белән таныш. Искә төшереп үтик әле. Халык авыз иҗат әсәрләренә нәрсәләр керә? (Слайд №4 )
  • Мәкальләр.
  • Дөрес, бүгенге дәресебезне дә мәкальләр белән башлап җибәрдек.
  • Бишек җырлары.
  • Такмаклар.
  • Санамышлар.
  • Тизәйткечләр.
  • Әкиятләр.
  • Һәм башкалар. Рәхмәт, укучылар! Ни өчен без бишек җырларын, такмакларны, санамышларны, тизәйткечләрне, әкиятләрне халык авыз иҗат әсәрләре дип атыйбыз.
  • Чөнки алар телдән телгә күчкән.
  • Халык күңелендә сакланган.
  • Авторы билгеле булмаган.
  • Дөрес, укучылар! Үзегезнең карточкаларыгызга баллар куеп чыгыгыз. Бер сорауга җавап бирүне бер балл белән билгелибез. (Слайд № 5)
  • Ә хәзер татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильм карыйбыз. (Слайд № 6) Сезнең төп бурычыгыз – бу мультфильмның төп идеясын аңларга тырышу. Безне бу мультфильм нәрсәгә өйрәтә? 

Мультфильм караганнан соң, укучыларның фикерләрен тыңлау.

  1. Өй эшен тикшерү.
  • Укучылар, сезгә мәкальләр язып килергә кушылган иде. (Слайд № 7)

Укытучының мәкальләре

Комсыз абынып егылса да, бер әйбер учлап алмыйча тормас.

Комсызлык бер ишектән килеп керсә, бәхет икенче ишектән чыгып китә.

Комсыз тау кимереп, диңгез суын эчсә дә туймас.

Диңгезне күмеп була, әдәмнең комсызлыгын күмеп булмый.

Азга канәгать итмәгән күбен күрмәс.

Азның кадерен белмәгән күпнең кадерен белмәс

  • Сезнең мәкальләрегез бу мультфильмга туры киләме?

Укучыларның мәкальләре белән танышу һәм фикерләрен тыңлау.

  • Мәкальләр нәрсә турында?
  • Саранлык (жадность) турында.
  • Әйе, укучылар. Саранлык сүзен, икенче төрле комсызлык дип тә атыйлар. Мәсәлән, кешеләргә саран кеше, комсыз кеше дип әйтәләр.
  1. Дәреслек белән эшләү.
  • Укучылар, без бүген дәрестә сезнең белән «Комсызлык бәласе» дип аталган венгр халык әкиятен анализларбыз. (Слайд № 8) Әкиятнең эчтәлеге буенча телдән диафильм төзербез.

III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. (Слайд № 9)

  1. Безнең проблема туа: дәрес вакытында әкиятнең эчтәлеге буенча телдән диафильм төзеп буламы.

Безнең максат: телдән диафильм төзү.

Бу максатка ирешер өчен, түбәндәге бурычларны үтәргә кирәк.

  1. Татарча – русча сүзлек өстендә эшләү;
  2. Сүзләрне аңлап, дөрес әйтергә өйрәнү;
  3. Әкиятне сәнгатьле итеп, кычкырып уку;
  4. Ике яки өч сүздән генә торган җөмләләр төзү;
  5. Эшнең нәтиҗәсен күрсәтү.
  1.  Бу бурычларны үтәгәннән соң, әкиятне анализларга да җиңел булачак. Әйдәгез, укучылар, татарча – русча сүзлеккә карыйбыз. Сүзләрне аңлап, дөрес әйтергә өйрәнәбез. (Слайд № 10)

таба – находит

тигез - ровно

бүлә алмыйлар – не могут разделить

бүлә - делит

кычкыра – кричит

тагын – ещё

тигез бүлми – не делит ровно

риза түгел – не согласны

шаулашалар – шумят

аптырап калмый – не растеряется

авызларын ачып калалар – остаются ни с чем

комсызлык – жадность, ненасытность

бәла китерә – приносит беду (несчастье)

3. Ял минуты. (Слайд № 11)

- Ял минуты да килеп җитте. Әйдәгез әле, ял итеп алыйк.

Күп утырдым, аркам арыды (басалар),

Аягым, кулым талды(урында атлыйлар).

Гәүдәм оеп, катып калды (уңга, сулга иеләләр),

Билем бөгелмәс булды (алга, артка иеләләр).

  • Утырыгыз, укучылар!
  1. Сәнгатьле итеп, кычкырып уку. Укытучы үзе сәнгатьле итеп укый.
  2. Карточкалар белән эш. Укучылар группалап һәм такта алдында да карточкалар белән эшлиләр. Мәсәлән:

Аю балалары сыр табалар.

Алар сыр бүлә алмыйлар.

Төлке килә.

Төлке сыр бүлә.

Аю балалары кычкыралар.

Төлке тагын бүлә.

Төлке ашый.

Аю балалары риза түгел.

Алар шаулашалар.

Сыр тигез түгел.

Төлке аптырап калмый.

Сыр кечкенә кала.

Төлке көлә.

Аю балалары авызларын ачып калалар.

Комсызлык бәла китерә.


Укучылар үзләренең җөмләләрен кычкырып укыйлар. Диафильм төзелә. (Слайд № 12, 13)

6. Әкиятне анализлау.

  • Әкиятнең исеме ничек дип атала? (Әкиятнең исеме “Комсызлык бәласе” дип атала.)
  • Бу әкияттә сүз нәрсә турында? (Ике аю һәм төлке турында. Ике аю баласы саранлык, комсызлык, бер- берсенә юл куймау аркасында, булган сырларын да югалталар.)
  • Ә хәзер тактадагы символик рәсемнәргә карап, әкиятнең эчтәлеген искә төшерик.

C:\Users\1\Desktop\ике.jpgC:\Users\1\Desktop\сыр.jpg C:\Users\1\Desktop\два медведя.jpg C:\Users\1\Desktop\лиса.jpg C:\Users\1\Desktop\пла.jpg

- Әкият ничек башлана? (Аю балалары сыр табалар. Алар сыр бүлә алмыйлар...) Укучылар символик рәсемнәргә карап, әкиятнең эчтәлеген сөйләп чыгалар.

- Әкияттәге геройларны карыйк әле. (ике аю баласы, төлке) Геройларга характеристика бирү.

- Ике аю баласы нинди? Ни өчен сыр бүлә алмыйлар? (Саран, комсыз, бер-берсенә юл бирмәүче, үзсүзле)

- Сырны тигез бүлер өчен, ике аю баласы нәрсә эшли? (Төлкене чакыралар.)

- Төлке нинди? (Гаделсез, игелексез, мәрхәмәтсез, рәхимсез) Төлке нинди ярамаган эш эшли? (Аю балаларының сырын ашап бетерә.)

- Әкиятнең авторы бармы? (Әкиятнең авторы юк.) Ни өчен? (Венгр халкы иҗат иткән.)

- Әкиятнең исеме ни өчен “Комсызлык бәласе” дип атала? (Чөнки ике аю баласы саранлык, комсызлык, бер- береңә юл куймау, азның кадерен белмәү аркасында, булган сырларын да югалталар.)

-Әкияттә нинди проблема күтәрелә? (Саранлык проблемасы.)

- Бүгенге көндә бу проблема бармы? Мисаллар китерегез.

IV. Ныгыту.

Укытучы нәтиҗә ясый.

- Димәк, аюларга нинди киңәш? (Саран, комсыз булмаска. Бер-беренә юл бирергә. Азның кадерен белергә.)

- Төлкегә нинди киңәш? (Гадел, игелекле, мәрхәмәтле, рәхимле булырга.)

V. Йомгаклау

Укытучы укучылар белән дәрескә нәтиҗә ясый. (Слайд № 14)

  • Димәк, әкият нәрсәгә өйрәтә? Укучылар җаваплары.
  • Саран булмаска өйрәтә.
  • Комсыз булмаска өйрәтә.
  • Азның кадерен белергә.
  • Бу дәрес безгә нинди тәрбия бирде? (Бер-береңә карата игелекле, шәфкатьле, гадел булырга, саран һәм комсыз булмаска тәрбияли.)
  • Дөрес, укучылар. Тормышта кешеләргә карата игелекле, шәфкатьле, гадел, дөрес һәм бер-беренә юл куя белергә кирәк, комсыз, саран булырга ярамый. Укучылар балларыгызны төзеп чыгыгыз.

VI. Рефлексия

  • Ә хәзер укучылар бүген эшләгән эшегезне бәяләгез.

Укучыларның карточкалары аша бәяләү һәм шуннан чыгып өй эшен бирү.

ФИО, сыйныф

Дата

Дәрес темасы

Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”

Баллар

Нәтиҗә

Өй эшен тикшерү

Сорауларга җавап бирү

Такта алдында эшләү

Телдән диафильм төзү

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү

Әкиятне анализлау

Билге

Кисә торган урыны

Кисә торган урыны

Өй эше

Юмартлык турында мәкальләр язып килергә

VII. Өй эше.        Юмартлык турында мәкальләр язып килергә (Слайд № 15)

VIII. Билгеләр кую.

  • Рәхмәт барыгызга да. (Слайд № 16) Үзара ярдәмләшеп эшләдегез. Дәрестә уйлап, фикерләп эшләдегез. Шулай ук уңганлык, тырышлык, өлгерлек, күзәтүчәнлек, игътибарлылыгызны күрсәттегез. Киләчәктә дә шулай булып калыгыз. Дәрес тәмам.

Укытучы укучыларның билгеләр карточкаларына нигезләнеп билгеләр төзеп чыга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План – конспект урока по русской литературе на тему: «В тени алых парусов» (по повести А.Грина «Алые паруса») (V класс)

Урок знакомит учащихся с жизнью и творчеством А.С. Грина; вызвать читательский интерес к его произведениям романтического направления....

Презентация урока по татарской литературе на тему “Комсызлык бәласе” (Венгр халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

ldquo;КомсДәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр ха...

Конспект урока по чувашской литературе на тему "Одежда", 5 класс. ФГОС.

Конспект урока по чувашской литературе. ФГОС. 5 класс....

Конспект урока по русской литературе на тему: Анализ повести «Бэла»

Тема: Анализ повести «Бэла» Цели: 1) Образовательная: в ходе анализа повести и наблюдения над поведением героя выявить особенности характера Печори...

Конспект урока по русской литературе на тему «Добро и зло» в романе А.С. Пушкина «Дубровский» 6 класс

Тип урока: педагогическая мастерская с применением ИКТ.Методы: проблемный, исследовательский.Цели урока:Обучающие: формирование умения анализировать литературный текст, давать характеристику героям, и...

Конспект урока по русской литературе на тему «Удались от зла и сотвори благо» 6 класс

Открытый урок литературы в 6 «А» классепо теме: «Удались от зла и сотвори благо» (по роману А. С. Пушкина «Дубровский») Тип урока: обобщение и систематизация з...

Конспект урока по русской литературе на тему "Русская литература XIX века. Основные этапы исторического развития России и русской классической литературы" 10 класс

Развёрнутый конспект урока литературы в 10 классеРусская литература XIX века. Основные этапы исторического развития России и русской классической литературы(с использованием технологий проблемного обу...