Конспект урока по татарской литературе на тему "Хәйләгә каршы хәйлә " (Татар халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.
план-конспект урока

Кадирова Айгуль Фагимовна

Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”

Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру

Бурычлар:

1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык әкиятен анализлау.

2. Укучыларның фикерләү, анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү.

3. Әкият аша балаларда бер-береңә карата кунакчыл, гадел. юмарт, ачык йөзле һәм яхшы дус булырга тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, укучыларның балларын күрәтүче карточкалар, сүзләр карточкалары, презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hylg_karshy_hyl.docx254.48 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект урока татарского языка во 2 классе (Татарская группа) по ФГОС

Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”

Максат:

1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык әкиятен анализлау.

2. Укучыларның фикерләү, анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү.

3. Әкият аша балаларда бер-береңә карата кунакчыл, гадел, юмарт, ачык йөзле һәм яхшы дус булырга тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, укучыларның балларын күрсәтүче карточкалар, сүзләр карточкалары,рәсемнәр, презентация.

Дәрес планы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1. Дәресне оештыру моменты. Исәнләшү, уңай халәт тудыру.

2. Мотивлаштыру.

II. Өй эшен тикшерү.

III Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

IV.Төп өлеш. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Укучылар алдына проблема, максат, бурычлар куела.
  2. Сүзлек өстендә эш.
  3. Ял минуты.
  4. Карточкалар белән эш.
  5. Әкиятне анализлау.

V. Ныгыту.

VI. Йомгаклау.

VII. Рефлексия.

VIII. Өй эше.

IX. Билгеләр кую.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

-Исәнмесез, кадерле укучылар һәм кунаклар! Хәерле көн!

Укучылар исәнләшәләр. (2 нче слайд)

Чыңлады көмеш кыңгырау,

Безне дәрескә чакырып.

Кызыклы дәресне башлыйк

Парталар артына утырып.

-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

- Бүген кем дежур? (3 нче слайд)

- Бүген дәрестә кемнәр юк?

- Бүген ничәнче число?

2. Мотивлаштыру.

Бәйрәм ашы – кара каршы

Праздничное угощение-взаимное (4 нче слайд)

  • Укучылар, бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? Дәресебез ни өчен “Бәйрәм ашы – кара каршы” мәкале белән башланып китте дип уйлыйсыз? Укучыларның җаваплары.
  • Дөрес, укучылар! Үзегезнең карточкаларыгызга баллар куеп чыгыгыз. Бер сорауга җавап бирүне бер балл белән билгелибез. (5 нче слайд)

II. Өй эшен тикшерү.

  • Укучылар, “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык әкиятен сәнгатьле итеп укып килергә кушылган иде.

III Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

  • Ә хәзер 2 нче лицейда укучы малайның проекты белән танышырбыз. Бу проект “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык әкиятенең эчтәлеген искә төшерергә ярдәм итәчәк. (6 нчы слайд)

- Укучылар, “Бәйрәм ашы – кара каршы” (Праздничное угощение-взаимное.) мәкале безнең әкияткә туры киләме? Укучыларның җаваплары.

-Дөрес, укучылар, син кунакны ничек каршы алсаң, алар да сине шулай каршы алырлар. Әйдәгез бу мәкальне бергә кабатлыйк әле.

  • Без бүген дәрестә сезнең белән әкиятне анализларбыз. Әкиятнең эчтәлеге буенча телдән диафильм төзербез.

IV.Төп өлеш. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. (7 нче слайд)

  1. Безнең проблема туа: дәрес вакытында әкиятнең эчтәлеге буенча телдән диафильм төзеп буламы?

Безнең максат: телдән диафильм төзү.

Бу максатка ирешер өчен, түбәндәге бурычларны үтәргә кирәк.

  1. Татарча – русча сүзлек өстендә эшләү;
  2. Сүзләрне аңлап, дөрес әйтергә өйрәнү;
  3. Ике яки өч сүздән генә торган җөмләләр төзү;
  4. Эшнең нәтиҗәсен күрсәтү.
  1. Бу бурычларны үтәгәннән соң, әкиятне анализларга да җиңел булачак. Әйдәгез, укучылар, татарча – русча сүзлеккә карыйбыз. Сүзләрне аңлап, дөрес әйтергә өйрәнәбез. (8 нче слайд)

Татарча-русча сүзлек

  • төлке – лиса
  • торна – журавль
  • кунакка чакырган – позвал(а) в гости
  • кунакка килгән – пришел (пришла) в гости
  • табага кесәл салган – налила кисель в сковороду
  • aшый алмаган – не мог съесть
  • ашый алган - мог съесть
  • чүлмәккә борчак салган –высыпал горох в кувшин

  • Сүзлек өстендә эшләп алыйк. (Укытучы белән бергә эшләү. Укытучы укый, укучылар кабатлый.)
  1. Ял минуты. (9 нчы слайд)
  • Ял минуты да килеп җитте. Әйдәгез ял итеп алыйк.

Күп утырдым, аркам арыды (басалар),

Аягым, кулым талды(урында атлыйлар).

Гәүдәм оеп, катып калды (уңга, сулга иеләләр),

Билем бөгелмәс булды (алга, артка иеләләр).

- Утырыгыз, укучылар!

4. Карточкалар белән эш. (10 нчы слайд)Укучылар группалап һәм такта алдында да карточкалар белән эшлиләр.

Төлке кунакка чакырган.

Төлке табага кесәл салган.

Торна         кунакка килгән.

Торна aшый алмаган.

Төлке ашый алган.

Торна кунакка чакырган.

Торна чүлмәккә борчак салган.

Төлке кунакка килгән.

Төлке aшый алмаган.

Торна ашый алган.

Укучылар үзләренең җөмләләрен кычкырып укыйлар. Диафильм төзелә.

  1. Әкиятне анализлау. (11 нче слайд)
  • Әкиятнең исеме ничек дип атала? (Әкиятнең исеме “Хәйләгә каршы хәйлә” дип атала.)
  • Бу әкияттә сүз нәрсә турында? (Торна һәм төлке турында. Алар кунак каршылау тәртипләрен белмәгәннәр. )
  • Ә хәзер тактадагы рәсемнәргә карап, әкиятнең эчтәлеген искә төшерик.

C:\Users\1\Desktop\чакыру.jpgC:\Users\1\Desktop\кесәл.jpgC:\Users\1\Desktop\торна чакыра.jpgC:\Users\1\Desktop\кувшин.jpgC:\Users\1\Desktop\кайтып китү

- Әкият ничек башлана? (Беркөнне Төлке Торнаны кунакка чакырган.) Укучылар рәсемнәргә карап, дәреслекне дә файдаланып, әкиятнең эчтәлеген сөйләп чыгалар.

- Әкияттәге геройларны карыйк әле. (төлке, торна) Геройларга характеристика бирү.

-Төлке нинди? (Тәрбиясез, үзен генә яратучы, игелексез.) Төлке нинди ярамаган эш эшли? (Кунакны каршылау тәртибен белми.)

-Торна нинди? (Акыллы. Төлкене акылга утырткан.) Торна нинди ярамаган эш эшли? (Төлкенең хәйләсенә хәйлә белән кайтарып, үзенең дә дөрес эшләмәвен күрсәтә. Кунакны дөрес каршыламый.) Ни өчен ярамаган эш эшли? (Хәйләкәр төлкене акылга утыртыр өчен генә эшли.)

-Димәк, әкиятнең исеме ни өчен “Хәйләгә каршы хәйлә” дип атала? (Чөнки төлке ничек сыйласа, торна да шулай ук эшләгән. Торна хәйләкәр төлкене акылга утырткан.)

-Әкияттә нинди проблема күтәрелә? (Кунакны каршылый белмәү проблемасы.)

-Бүгенге көндә бу проблема бармы? (12 нче слайд) Мисаллар китерегез. (Табын кагыйдәләрен белмәү. Табында кирәкмәс сүзләр сөйләү, чәчеп, чапылдатып ашау. Табында тыйнак, җыйнак булмау.)

IV. Ныгыту. (13 нче слайд)

Укытучы нәтиҗә ясый.

- Димәк, төлкегә нинди киңәш? (Кунак каршылау тәртипләрен белергә. Гадел, игелекле, үзен генә яратмаска, кешелекле булырга кирәк.)

- Торнага нинди киңәш? (Гадел, игелекле, акыллы,юмарт дус табу.)

V. Йомгаклау. (14 нче слайд)

  • Димәк, әкият нәрсәгә өйрәтә? Укучылар җаваплары.
  • Бер- береңне яратырга, хөрмәт итәргә.
  • Үзең хөрмәт итсәң, үзеңә дә хөрмәт булачак.
  • “Ни чәчсәң, шуны урырсың” (Что посеешь, то пожнешь.) дигән мәкаль дә туры килә. Бу дәрес безгә нинди тәрбия бирде? (Бер-береңә карата игелекле, шәфкатьле, гадел булырга, хөрмәт итәргә, кунакчыл, ачык йөзле булырга тәрбияли. Шулай ук кунак каршылау тәртипләрен, табын кагыйдәләрен өйрәндек.)
  • Дөрес, укучылар. Тормышта кешеләргә карата игелекле, шәфкатьле, гадел, дөрес, кунакчыл булырга кирәк, үзеңне генә яратырга ярамый. Укучылар балларыгызны төзеп чыгыгыз.

VI. Рефлексия.

  • Ә хәзер укучылар бүген эшләгән эшегезне бәяләгез.

Укучыларның карточкалары аша бәяләү һәм шуннан чыгып өй эшен бирү. (15 нче слайд)

ФИО, сыйныф

Дата

Дәрес темасы

Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”

Баллар

Нәтиҗә

Өй эшен тикшерү

Сорауларга җавап бирү

Карточкалар белән эшләү

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү

Әкиятне анализлау

Билге

Өй эше

  1. Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә хәзерләнү.
  2. Иң аз балл җыючыларга диафильм формасында рәсемнәр аша әкиятнең эчтәлеген тасвирлау.

VII. Өй эше. Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә хәзерләнү. 

VIII. Билгеләр кую.

  • Рәхмәт барыгызга да. (16 нчы слайд) Үзара ярдәмләшеп эшләдегез. Дәрестә уйлап, фикерләп эшләдегез. Шулай ук уңганлык, тырышлык, өлгерлек, күзәтүчәнлек, игътибарлылыгызны күрсәттегез. Киләчәктә дә шулай булып калыгыз. Дәрес тәмам!

Укытучы укучыларның билгеләр карточкаларына нигезләнеп билгеләр төзеп чыга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация урока по татарской литературе на тему "Хәйләгә каршы хәйлә" (Татар халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык ә...

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

5 класс, рус төркеме, әдәбият "Татар халык әкияте "Ак бүре"

Татар халык әкияте “Ак бүре”Максат: “Ак бүре” татар халык әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру өчен шартлар тудыру; үзеңнең фикерләреңне һәм хисләреңне формалаштырып җиткерә белү...