Открытый урок по татарскому языку в 9 ом классе на тему: "Сочинение язуга әзерлек"
план-конспект урока (9 класс) на тему

Адиятуллина Мадина Хафизовна

9 нчы сыйныфта татар төркемендә сочинение язарга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл откытый урок83.11 КБ

Предварительный просмотр:

“Нигә мине татарча өйрәтмәдегез?”

(IX сыйныфның татар төркемендә сочинение язуга әзерлек дәресе)

Мәдинә Әдиятуллина,

Яшел Үзән шәһәре 3нче гимназиянең

югары квалификацион категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси нәтиҗәләр:имтихан тапшыруга җаваплы караш булдыру

Предмет нәтиҗәләре: бирелгән текстка нигезләнеп, сочинение язу күнекмәләрен камилләштерү; фикерләү, нәтиҗә ясый белу, тексттагы мәгълүматне анализлау, дәлилләү сәләтен үстерү;

Метапредмет нәтиҗәләре: рус теле дәресендә алган белемнәрне гомуми күзаллап, темага туры килгәннәрен дәрестә урынлы куллану;

Жиһазлау: сочинение язуга әзерлек папкасы, документ-камера, компьютер, интерактив такта, презентация.

Материал: жыйнакландырылган изложениене һәм сочинение-фикерләмәне ничек язарга?/Э.Н Денмөхәммәтова һ.б. - Казан: Гыйлем, 2014. - 56 б.

Дәрес барышы:

I. Белем алуга омтылыш булдыру (укудагы уңай якка үзгәрешне искәртеп узу, аерым уңышларга басым ясау.)

• Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

(Документ -камера аша «Сочинение язуга ярдәмлек» күрсәтелә. Укучылар аның эчтәлеген күз йөртеп чыгалар.)

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз. бүген дәрестә нишләрбез? (Фикерләр тыңлана)
  • Әйе, бүген Бердәм республика тестын (БРТ) тапшырырга әзерләнү кысаларында, сочинение язарга өйрәнербез, алган күнекмәләрне камилләштерербез.

Без язучы , шагыйрь , драматург, әдәбият белгече  Галимҗан Гыйльманов әсәреннән алынган “Нигә мине татарча өйрәтмәдегез?” дигән текст белән эшләрбез.

(текст үрнәге-презентациядә.)

II.Белемнәрне  актуальләштерү

-Укучылар,  искә төшерик әле: гадәттә сочинение ничә өлештән тора?

(Җаваплар тыңлана.  Слайдка карап  тикшерелә.)

2 нче слайд

III.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1.Сочинениенең кереш өлешен язуга кагылышлы белемнәрне гомумиләштереп  кабатлау.

3 нче слайд

-Укучылар,  сочинениенең кереш өлешенә таләпләрне искә төшерик.  Соңыннан җавапларның дөреслеген

“Сочинение язуга ярдәмлек”тән карап тикшерербез.

Көтелгән җаваплар:

-Сочинение  кереш-тезистан башлана .

-Ул-  исбатланырга тиешле фикерне  белдерүдән  гыйбарәт. Тексттан  кимендә дәлилләнергә тиешле ике фикер китерелә.

-Тестның (өзекнең) төп мәгънәсе 1-2 җөмлә белән формалаштырыла.

Укытучы.Укучылар,  кереш өлешен  язганда,  нинди калька-сүзләр кулланырга мөмкин? (Фикерләр тыңлана. Җавапларның дөреслеге ярдәмлектән  карап тикшерелә.)

2.Белемнәрне  гамәлдә куллану.

-Хәзер текстны  игътибар белән укыгыз  һәм кереш өлешне язып карагыз .(Берничә укучының эше документ-камера  аша күрсәтелә, тикшерелә, хаталары бергәлеп төзәтелә.)

3.Төп өлешне язу белән бәйле белемнәрне искә төшереп ныгыту.

4 нче слайд

“Сорау-җавап”уены.

-Тема-...(“Әсәр нәрсә турында?” соравына җавап: әсәрдә сүрәтләнгән вакыйгалар җыелмасы.)

-Идея-...(“Автор нәрсә әйтергә теләгән?” соравына җавап, авторның сүрәтләнгән вакыйгаларга мөнәсәбәте, бәяләве.)

Проблема-...(Әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәлә)

Укытучы. Хәзер төркемнәрдә  бер- берегезгә төп өлешне язу белән бәйле киңәшләрегезне бирегез. Соңыннан бер җаваплы кеше нәтиҗә ясап әйтер.

Нәтиҗә.Төп өлеш күләме ягыннан кереш һәм йомгактан зуррак була. Башта тема һәм идея билгеләнә. Тексттан бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларны үз сүзләрең белән аңлатып язу сорала. Бу өлештә эчтәлек сөйләүдән  сак булырга кирәк, логик фикерләп, текстны тиешле югарылыкта анализлау зарур .

-Укучылар,  әдәби әсәрдә нинди проблемалар күтәрелергә мөмкин? (Җаваплар тыңлана.  Җавапларның дөреслеге эталон-ярдәмлектән карап тикшерелә.)

5 нче слайд

-Укучылар,  без тикшергән текстта автор  кайсы проблеманы күтәргән? (Туган тел  проблемасын.)

-Кайсы җөмләләргә нигезләнеп фикер йөртәбез?(9 нчы җөмләгә игтъибар итәбез.  Ленарның телне начар белүен 14 нче җөмләдән дә күрәбез.)

-Моннан чыгып, нинди нәтиҗә ясый алабыз? (Фикерләр тыңлана. Гомуми нәтиҗә ясала.)

Нәтиҗә. Димәк,  туган телне белү – ул бик кирәкле  һәм мөһим нәрсә. Һәр милләт кешесе үз телен белергә, үз ана телендә матур итеп сөйләшергә тиеш. Кызганыч, Ленарга әбисе татар телен өйрәтә башласа да, әти-әнисе бу кирәкле эшне дәвам иттермәгән. Егеттә без ике төрле  хис көрәшүен күрәбез.

-Беренчесе  нинди хис? (Ярдәм сорау.)

-Икенчес? (Үкенү хисе. Моны 19 нчы җөмләдәге мисаллар белән расларга мөмкин. Ленар өчен иң беренче, мөһим эш-тизрәк авылга кайтып, туган телен искә төшерү. Аның фикеренчә, илен бөтен дөньяга җаныткан  кешегә үз ана телен белмәү-хурлык.)

4.Белемнәрне гамәлдә куллану.(Укучылар төп өлешне  язалар һәм укыйлар.Төзәтмәләр кертелә.)

5.Йомгаклау өлешен язу турындагы белемнәрне камилләштерү.

-Укучылар,йомгаклау өлешендә нинди сүз яки гыйбарәләр кулланылырга мөмкин?(Җаваплар тыңлана. Ярдәмлектән карап тикшерелә .)6 нчы слайд

-Йомгаклау өлешенә үрнәк белән танышыгыз (Эчтән укыйлар.)

7 нче слайд 

-Үзегез нәрсәләр өстәр идегез?(укучылар үз фикерләрен белдерәләр.)

IV. Йомгаклау

-Дәрестә искә төшергәннәрдән  чыгып , нәтиҗә ясау рәвешендә төркемнәрдә монологик сөйләм оештырыгыз. Иптәшегезнең фикерен дәвам итеп,  һәрберегез бер җөмлә әйтегез.

Кереш өлештә...(дәлилләнергә тиешле тезислар китерелә).

Төп өлештә...(тезислар дәлилләнә, мисаллар китерелә).

Йомгаклау өлешендә ...(гомуми нәтиҗә чыгарыла).

Сочинениенең күләме...(100 сүздән ким булмаска тиеш.)

Сочинение кимендә...(3 абзацтан торырга тиеш.)

V.Рефлексия

VI.Өйгә эш

М.Рәфыйковның “Ятим” әсәреннән алынган текст буенча, дәрестә алган белем –күнекмәләргә нигезләнеп,  фикерләү төрендәге сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого урока по русскому языку в 5 классе по теме «Сочинение - описание «Зимний день в лесу»

Урок    развития  речи   - подготовка  к  сочинению-описанию  "Зимний  день  в  лесу"...

Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)

Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)...

Открытый урок по русскому языку в 8 классе по теме «Сочинение-интервью «Профессии всякие важны» ( по картине В. Репки «Водитель Валя»)»

Конспект учебного занятия представлен в логике социо-игрового подхода с использованием приема социо-игрового приобщения к делу, приема творческого самоутверждения, приема деления на группы, приема для...

Открытый урок по русскому языку в 7 классе (ОВЗ) по теме "Сочинение-описание по картине И. Левитана "Весна. Большая вода".

Материал для формирования у учащихся с интеллектуальными нарушениями навыков связной письменной речи....

Разработка открытого урока родного татарского языка в 7 классе."Буш вакыт"("Свободное время"

Разработка плана урока с использованием сингапурских элементов.Конспект расчитан для 7 класса русскоязычных детей школ с русским языком обучения....