Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.
план-конспект на тему

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem.docx80.77 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

Максат: 1.Исем турында белемнәрне ныгыту,камилләштерү.

                2.Килешләрне аеру,кушымчаларны дөрес куллану күнекмәләрен

                үстерү.Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

               3.Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: Гомумиләштерү дәресе.

Җиhазлау:Дәреслекләр,алмагач рәсеме,сюжетлы рәсемнәр,индивидуаль эш

өчен карточкалар,тестлар,видеотасма.

                                           Дәрес барышы.

   I.Уңай психологик халәт тудыру.

   1.Алган белемнәрне актуальләштерү.

   Ребус чишү.Ребус  Исем.
 
`````````

2.Рәсемнәр күрсәтү.Рәсемнәргә сораулар кую.

Бу нәрсә? Бу кем?

Укучыларның  җаваплары.

Бу рәсемнәрне карагач ,исемнең сораулары турында нәрсә әйтә алабыз?

Укучыларның җаваплары.

Татар телендә кешеләргә кем? соравы,башка предметларга нәрсә?соравы куела.

3.Исемнәр билгеле бер сүзләр төркемен хасил итә.

Әйдәгез әле исемнәрне төрләргә бүлик.

Кешеләр: әни,укытучы, ...

Йорт  хайваннары: ат, сыер, ...

Кыргый җәнлекләр: бүре,куян , ...

Кошлар: сандугач, карлыгач, …

Үсемлекләр: чәчәк,үлән, ...

Әйберләр: китап, өстәл, ...

Табигать күренешләре: җил,...

4.Рәсемнәр күрсәтү.

Берлек сандагы рәсемнәр.

Күплек сандагы рәсемнәр.

Ат-атлар

Китап-китаплар

Каен-каеннар  h.б.

Каенның нинди файдасы бар?

Укучыларның  җаваплары.

Рәсемнәр бирелә.Тиз генә рәсемнәрне берлек сандагы исемнәргә ,күплек сандагы исемнәргә аерып куярга.

5.Дәфтәрдә эш.

н

           

                   

н

к

к

Тиен+нәр.    Барлыкка килгән исемнәрне күплек санга куярга.

Куян+нар.

Каз+лар.

Карга+лар.

Кайсы очракта –нар,-нәр кушымчалары ялгана?

Укучыларның җаваплары.

Ял итеп алу.

6.Китап белән эш.

198 нче күнегү.Күплектә килгән исемнәрне табарга.(Телдән)

Сүзлек белән эш.

Тамчылар-

Үләннәр-

Тургайлар-

Сыерчык-

Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганган?

Укучыларның  җаваплары.

7.Сораулар бирү.

Синең исемең ничек?

Синең фамилияң ничек?

Укучыларның җаваплары.

Ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә?(чылбыр буйлап ялгызлык исемнәрне әйтәләр)

Ялгызлык исемнәр нинди хәреф белән языла?

Укучыларның җаваплары.

8.Татар телендә ничә килеш бар?(чылбыр буйлап килешләрне hәм сорауларын әйтү.)

Уен.Чылбыр буйлап сүзләр төрләндерү.(туп белән)

Парлап эшләү.Рәсемнәр тарату.Рәсемнәргә карап җөмләләр төзү.

Исемнәрне нинди килештә кулланганнарын әйтү.

9.Алма җыю уены.Ботакларга килеш исемнәре язып эленә.Алмаларның артына төрле килештәге исемнәр язылган.Алмаларны ботакларга элергә.

Ике укучы тактага чыга.Калган укучылар дәфтәрдә эшли.

10.Мәкаль укып чыгу.

Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.

Сораулар бирү.

Нәрсә   соң ул туган җир?

Анда кемнәр яши?

Туган җирне нишләргә кирәк?(укучыларның җаваплары)

Видеотасма карап китү(Туган ил күренешләре).

11.Грамматик бирем.

Укучыларга грамматик бирем таратыла.

12.Тест үткәрелә.

а) Предметны белдергән сүзләрне табарга : китап,йөри,сары,мәктәп,ипи.

ә)Ялгызлык исемнәрне табарга: Фәрит,алма,Әлмәт,туп,Сарбай.

б)Күплек сандагы исемнәрне табарга:туннар,чәчәк,урамнар,мәктәпләр

в)Чыгыш килешендәге исемнәрне табарга:күлмәк,мәктәптән,башлыкны,

кибеттән,китапның.

Нәтиҗә ясау.Билгеләр кую.

13.Йомгаклау.Өй эше.Мин әнигә булышам.Хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресе. Исем темасын гомумиләштереп йомгаклау

"Исем темасын гомумиләштереп кабатлау" дәресе үткәрелде...Бу дәрес презинтация белән алып барылды. Исем темасын тулысынча кабатлау дәресе.Дәрес-сәяхәт формасында үтте....үзебезнең Нурлат буенча ...

Исем темасын кабатлау.

5 сыйныфның рус төркемендә укучы балалар белән үткәрелгән дәрес....

Татар теленнән исем темасына грамматик күнегүләр

Татар теленнән исем темасына грамматиккүнегүләр.(Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфлары өчен)Лилия Сабитова, Әгерҗе шәһәре 2 нче урта мәктәбе укытучысы. 6 нчы сыйныфта укучыларның сүз төркемнәре т...

"Исем” темасын ныгытуга өстәмә грамматик материал.

Күнегүләр Зәйдә яшәп иҗат итүче рәссамнар турында "Зәй энциклопедиясеннән", "Зәй офыклары", вакытлы матбугатта басылган төрле мәгълүматләр, хәбәрләргә таянып төзелде. Рус мәктәбендәгге 6 нчы сыйныфның...

“Исем” темасын йомгаклау өчен тест

“Исем” темасын йомгаклау өчен тест...

"Исем" темасына дәрес

Әлеге дәрес эшкәртмәсен 4нче сыйныфта "Исем" темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин....

"Исем" темасына терәк схема

Рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасы...