"Исем" темасына дәрес
план-конспект урока на тему

Хасанова Мафруза Ракибовна

Әлеге дәрес эшкәртмәсен 4нче сыйныфта "Исем" темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem.docx21.54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Максат: Исем төшенчәсенә аңлатма бирү; ялгызлык һәм уртаклык исемнәре турында белемнәр формалаштыру. Җөмләдә исем сүз төркемен табарга өйрәтү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен аера белү, дөрес язу. Фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, дөрес һәм матур язу күнекмәсен үстерү. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксыну арттыру.                

Материал: Р. Х. Ягъфәрова “Татар теле” 4 класс, беренче кисәк;                       С. Г. Вагыйзов  “Кызыклы грамматика”.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проектор, экран, презентация

Дидактик чаралар: методик карточкалар

Дәрес тибы: катнаш

Класс: 4

Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен әңгәмә үткәрелә.

Укучыларның максаты: дәрескә игътибарлы булу.

I Оештыру моменты

1. Классның дәрескә әзерлеген тикшерү. Эшчәнлекне мотивлаштыру.

1 слайд

- Хәерле көн укучылар!

- Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер – беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучылар бер- берсенә теләкләр тели.

 

Өй эшен тикшерү моментының төп максаты – укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү, хаталарны төзәтү. Яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып бару. Моның өчен әңгәмә кулланыла. Яңа темага мотивация тудырыла.

Укучыларның максаты: Өй эшенең дөреслеген тикшерү

II Өй эшен тикшерү

1. - Укучылар, өй эшен тикшереп алыйк әле. Сезгә 106 нчы күнегүдә, искергән һәм яңа сүзләрне баганалап язырга кушылган иде. (1 – 2 бала дөрес җавапларны укый, калганнар дәфтәрләрендә тикшерә)

2 слайд (ике баганада искергән һәм яңа сүзләр бер – бер артлы чыгарыла)

2. Актуальләштерү

Матур язу күнегүе  (сүзләрне уку, сүзлек эше)

3 слайд

“Көмеш кыңгырау”, маэмай, тарихи вакыйга, “Су анасы”, гәҗит, “Акбай”, Җиңү көне, Муса Җәлил, герой, әкият.

- Число язабыз, тактадагы сүзләрне күчереп язабыз. Орфограммаларны билгелибез.

- Укучылар, бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

- Бу сүзләрнең нинди аермалары бар? Аларны ничек аерыр идегез?

Сүзләрне ике төркемгә бүлү.

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты – исем төшенчәсенә аңлатма бирү, җөмләдә исемнәрне таба белү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең аермасын укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру. Моның өчен сюжетлы рәсем белән эшләү, дәреслек белән эшләү кебек эш алымнары кулланыла. Әлеге эш төрләре аша исем, ялгызлык һәм уртаклык исемнәре белән таныштыру.

Укучыларның максаты: исем төшенчәсен аңлау. Аларны җөмләдә таба белү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен дөрес яза белү.

III Яңа теманы аңлату

1. – Укучылар, без сезнең белән бүген нинди сүзләр өйрәнәбез? (Кем? нәрсә? соравына җавап биргән сүзләр).

- Тагын нинди сүзләр? (Баш хәрефтән һәм юл хәрефеннән язылган сүзләр).

2. (сюжетлы рәсем)

Рәсемдәге предметларның исемен язарга кирәк. Иң күп исем табып язган бала отучы була. Бу уен картинаны күрә, андагы предметларны таный белергә өйрәтә һәм исемнәр белән таныштыра.

- Укучылар, рәсемне карагыз әле. Әлеге рәсемдә кем? һәм нәрсә? Соравына җавап биргән сүзләрне әйтегез.

- Димәк, бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?

- Алар нәрсәне атый?

- Бу сүзләрне дүрт төркемгә бүлеп чыгыгыз.

3. – Кагыйдәне искә төшерик әле.

Кагыйдә чыгару.

5. 

Муса Җәлил герой

Җиңү көне тарихи вакыйга

Акбай маэмай

“Көмеш кыңгырау” гәҗит

“Су анасы”  китап

- Димәк, без сезнең белән бүген язган беренче баганадагы сүзләр нинди исемнәр?

- Балалар, кем әйтә ала, нәрсә микән ул ялгызлык исем?

- Димәк, бер үк төрдән булган предметларны кешене бер– берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар?

- Ул исемнәр ничек дип атала?

- Бер үк төрдән булган предметларның барысына уртак исем ничек атала дип уйлыйсыз?

6. Укучылар, матур язу күнегүендәге сүзләргә игътибар итегез әле, анда кайбер сүзләр куштырнаклар эченә алынган. Ни өчен?

- Нинди исемнәр куштырнаклар эченә языла икән?

7. Төркемнәрдә һәм индивидуаль эш.

- Укучылар, әйдәгез ике төркемгә бүленик әле. Мин һәр төркемгә бертөрле исемнәр язылган карточкалар бирәм. Ике төркем дә бирелгән сүзләр арасыннан исемнәрне табасыз. Беренче төркем ялгызлык исемнәрне, икенче төркем уртаклык исемнәрне табырга тиеш буласыз.

Җаваплар тыңланыла, хаталар төзәтелә.

Ял минуты (музыка астында төрле күнегүләр эшләү)

Ныгыту өлешенең максаты – алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү; матур язу, дөрес уку, фикер йөртү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү. Моның өчен индивидуаль, мөстәкыйль һәм дәреслек белән эшләү алымнары кулланыла.

IV Ныгыту

1. Индивидуаль эш

- Балалар, ә хәзер тактадагы текстка игътибар итегез әле. Сез, рәсемнәр урынына дөрес сүзләр уйларга тиеш.

Җаваплар тикшерелә, хаталар төзәтелә.

2. Дәреслек белән эшләү (мөстәкыйль эш)

1) 109 нчы күнегү

Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.

3) Парларда эш 114 нче күнегү

- 114 нче күнегүдә ялгызлык исемнәрен төркемләргә кушылган. Әйдәгез, шул эшне башкарыйк.

Күнегү чагыштырып тикшерелә (телдән)

4) Индивидуаль эш 116 нчы күнегү

Нинди уртаклык исемнәр баш хәрефтән язылганлыгын ачыклау.

3. Бәяләү  

Өй эше бирү моментының төп максаты – сүз төркеме буларак исем турында белемнәрне камилләштерү, ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең дөрес язылышын ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.

V Өй эше бирү

1. Укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирелә.

1) 110 нчы күнегү, 63 бит

2) 112 нче күнегү, 64 бит

2. Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген нинди сүз төркеме өйрәндек

- Ул нинди сорауларга җавап бирә? Нәрсәне белдерә?

 - Бүгенге дәрестә нәрсәләрне белдегез?

 - Укучылар, үзегезгә анализ ясап карагыз әле. Дәресне ни дәрәҗәдә үзләштердегез икән.

Бүген дәрестә

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин аңладым...

Мин дәрестә булмаган дустыма сөйләр идем...