"Исем” темасын ныгытуга өстәмә грамматик материал.
материал (6 класс) по теме

Күнегүләр Зәйдә яшәп иҗат итүче рәссамнар турында "Зәй энциклопедиясеннән", "Зәй офыклары", вакытлы матбугатта басылган төрле мәгълүматләр, хәбәрләргә таянып төзелде. Рус мәктәбендәгге 6 нчы сыйныфның татар төркемнәре укучыларының яшь үзенчәлекләре исәпкә алынды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл set.docx16.96 КБ

Предварительный просмотр:

 "Исем” темасын ныгытуга өстәмә грамматик материал

Күнегүләр Зәйдә яшәп иҗат итүче рәссамнар турында "Зәй энциклопедиясеннән", "Зәй офыклары", вакытлы матбугатта басылган төрле мәгълүматләр, хәбәрләргә таянып төзелде. Рус мәктәбендәгге 6 нчы сыйныфның татар төркемнәре укучыларының яшь үзенчәлекләре исәпкә алынды.

Максаты:

  1. Зәй төбәгендә иҗат итүче рәссамнар белән тирәнрәк танышу;
  2. "Исем" темасына караган белем һәм күнекмәләрне практик яктан ныгыту;
  3. туган төбәгебезгә мәхәббәт хисе, туган як табигатенә күзәтүчәнлек, соклану хисләре тәрбияләү.

Күнегү № 1 

Текстны укыгыз, ялгызлык исемнәрне табыгыз, эчтәлеген сөйләгез. 

11 нче октябрьдә Зәй шәһәренең мәдәни тормышында зур бер вакыйга булып алды. Чаллы шәһәренең "Эврика" мәдәни үзәгендә (ГЭС) 'Зәй рәссамнары" дип исемләнгән зур күргәзмә ачылды. Анда В. В. Хрулев, А. В. Черный, С. А. Цыганов, В. С. Наймушин, Г. Л. Уразайкиннарның полотнолары куелды. Барлыгы 64 картина Чаллы сәнгать сөючеләре хөкеменә чыгарылды. Шул ук көнне кич үзәкнең кунак залында безнең рәссамнар белән танышу кичәсе булды. Анда Чаллы рәссамнары Россия һәм Татарстан рәссамнары берлеге әгъзалары А. А. Петров, А. В. Кротов, 3. Фәттахов, Зәйдән журналистлар, музей хезмәткәрләре катнашты.

                                    "Зәй офыклары" газетасы, 12 октябрь, 1997 ел.

 Күнегү № 2 

Текстны күчереп языгыз. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табыгыз, асларына сызыгыз. 

Күптән түгел биредә Алабуга рәссамнарының зур күргәзмәсе булып үткән. Инде менә Чаллылар хөкеменә Зәй рәссамнары картиналары чыгарыла. «Сезнең эчкерсез, самими, туган якка, туган җиргә мәдхия җырлаучы, тирән лиризм белән сугарылган картиналар безнең тамашачы күңелен яуламый калмас», - диде Гөлзадә Рәкыйпова һәм безнең рәссамнарның һәрберсенә Чаллы рәссамнары иҗаты каталогын бүләк итте.

 Күнегү № 3 

Текстларны укыгыз, эчтәлеген сөйләгез. 

Сергей Александрович Цыганов 1959 елда Зәйдә туган. 1984 елда Мәскәү Халык Сәнгать Университетының рәсем сәнгате һәм графикасы бүлеген тәмамлый. Төп жанры - пейзаж, әмма аны тарихи - архитектура темасы да җәлеп итә. Аның пейзажлары эчкерсезлек, дөреслек, миһербанлылык һәм сафлыкка, Ватанга – барлык тереклек дөньясына мәхәббәт тәрбияли. Рәссам йөрәге аша күрә. Шуңа күрә бу аңа кешеләр алдында гаять зур җаваплылык өсти.

 «Зәй энциклопедиясеннән"

Күнегү № 4. 

Геннадий Лазаревич Уразайкин 1962 елда Зәйдә туган. 1982 елда Лениногорск педучилищесын тәмамлаган. Даими рәвештә шәһәр һәм район күргәзмәләрендә катнаша. Аның полотнолары чит илләр шәхси коллекцияләрендә саклана. Әсәрләренә аерым, кабатланмас колорит хас. Пейзаж, портрет, натюрморт жанрында яза. Рәссамнар арасында Геннадий Лазаревич - арада иң яше, аның фамилиясе үзе кебек үк үзенчәлекле, патриотизм, туган якка мәхәббәт булып яңгырый. Ул: "Ура – Зай!" дип, туган туфрагын сәламли кебек. Тирәбездә безнең нинди кешеләр яши! Гаҗәеп яхшы, киң күңелле, талант ияләре. Аларны күрергә, бәяли белергә генә кирәк!  

 "Зәй офыклары" газетасыннан, 11 октябрь, 2001 ел

Күнегү № 5. 

Виктор Васильевич Хрулев 1952 елда туган. Лениногорск педагогия училищесын тәмамлаган. 1974 елдан Лениногорск сәнгать фонды остаханәсендә рәссам булып эшли. Пейзаж, портрет, натюрморт жанрында яза. Аның коллекциясенең зур өлешен Зәй төбәгенең кабатланмас гүзәллеген чагылдырган пейзаж полотнолары тәшкил итә. Василий Викторович Хрулев яраткан шөгыленә җаны-тәне белән бирелгән кеше. Аның картиналарында туган якка, аның кешеләренә, табигатькә мәхәббәте чагыла, рәссамнарга гына хас табигыйлек хөкем сөрә. Фамилиясе дә һичшиксез сәнгатькә, гүзәллеккә бәйле булырга тиешлеген күрсәтә.

Күнегү №6 

Текстны языгыз, ялгызлык исемнәрне табыгыз, исемнәрнең нинди санда килүләрен билгеләгез. 

Владимир Сергеевич Наймушин 1951 елда Әзербайҗанда туган. 1980 елда Чуваш педагогия институтының графика бүлеген тәмамлый. Бай хыялы аңа күпсанлы лирик-пейзажлар, портретлар, натюрмортлар иҗат итәргә булыша. Казан, Сарапул, Ижау, Яр Чаллы, Зәйдә шәһәр һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Аның картиналарын карау — матурлык дөньясында гиздерә, күңелләрне сафландыра, рухыбызны күтәрә.

"Зәй офыклары" газетасыннан, 12 октябрь, 1997 ел 

Күнегү № 7. 

Текстны укыгыз, исемнәрне сайлап алып языгыз, килешләрен билгеләгез. 

 Зәй рәссамнарының картиналары күргәзмәсендә булганнан соң, күңелне зәйлеләр, Зәй шәһәре белән горурлык хисе чорнап ала. Рәссамнар белән аралашу, аларның картиналарын карау, гомумән, матурлык дөньясында гизү, күрәсең, күңелләрне сафландыра, рухыбызны күтәрерлек итеп тәэсир итә. Көндәлек мәшәкать, ыгы-зыгы белән без күп нәрсә югалтабыз икән: чәчәкнең беренче ачылуын, каен һәм өрәңге яфракларының алтынсу төскә керүен күрми, аларның нәкъ менә шул мизгелдә генә бирә торган хуш исләрен тоймый калабыз.

"Зәй офыклары" газетасыннан, 12 октябрь, 1998 ел

Күнегү № 8. 

Текстны языгыз, исемнәрнең килешләрен билгеләгез, гүзәл сүзенә синоним рәт уйлагыз. 

 Александр Васильевич Черный 1950 елда Ярославль өлкәсендә туган. Лениногорск педучилищесын тәмамлаган. 1995 елдан барлык республика күргәзмәләрендә катнашып килә. Рәссам натурадан эшли. Хатын-кызга мәхәббәт — рәссамның яраткан темасы. Ул үзенең әсәрләрендә гүзәл затларыбызның эчке һәм тышкы матурлыгын чагылдыра. Александр Васильевич Черный үзенең әсәрләрендә күбесенчә кызыл, яшел, сары төсләрне куллана. Шуңа да аның әсәрләреннән җылылык, яктылык бөркелә. 

"Зәй офыклары" газетасыннан


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

татар теле дәресе. Исем темасын гомумиләштереп йомгаклау

"Исем темасын гомумиләштереп кабатлау" дәресе үткәрелде...Бу дәрес презинтация белән алып барылды. Исем темасын тулысынча кабатлау дәресе.Дәрес-сәяхәт формасында үтте....үзебезнең Нурлат буенча ...

Исем темасын кабатлау.

5 сыйныфның рус төркемендә укучы балалар белән үткәрелгән дәрес....

Татар теленнән исем темасына грамматик күнегүләр

Татар теленнән исем темасына грамматиккүнегүләр.(Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфлары өчен)Лилия Сабитова, Әгерҗе шәһәре 2 нче урта мәктәбе укытучысы. 6 нчы сыйныфта укучыларның сүз төркемнәре т...

“Исем” темасын йомгаклау өчен тест

“Исем” темасын йомгаклау өчен тест...

Татар теленнән исем темасына грамматик күнегүләр.

6 нчы сыйныфта укучыларның сүз төркемнәре турында алдагы сыйныфларда алган белемнәре системалаштырыла, тирәнәйлә. Һәр сүз төркеменең даими билгеләре, төрләнү үзенчәлекләре ачыклана. Укучының грамматик...

"Җиңәсем килде ..." темасына лексик-грамматик материал

Презентация по родному языку по теме  " Җиңәсем килде" (  Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча 8 сыйныф)...