Тема: Фигыль темасын кабатлау
план-конспект урока (7 класс) по теме

Петрова  Гүзәлия Рүзәл кызы

7 сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл figyl_7_klass.docx78.29 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче гомуми белем мәктәбе

Тема:  Фигыль темасын  гомумиләштереп  кабатлау.

(7нче сыйныф татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Беренче категорияле татар теле

 һәм әдәбияты укытучысы

Петрова Гүзәлия Рүзәл кызы

Казан 2016 ел

Максатлар:

                                                 

-укучыларның  фигыль  сүз  төркеме турындагы  белем  күнекмәләрен  ныгыту  һәм  билгеле  бер  системага  салу;

  • фигыльләрне анализлау  һәм  дөрес  итеп куллану  күнекмәләрен  ныгыту;

Технологияләр:  проблемалы  укыту, коммуникатив - үстерелешле укыту,  компьютер технологияләре.

Алымнар:әңгәмә,  тикшерү, хикәяләү,  тасвирлау.

Җиһазлау:Компьютер, проектор, таратма материаллар, карточкалар, аудиоязма. 

                                       Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

а) Укытучының дәресне башлап җибәрүе, оештыру моменты

Сугыш темасына җыр тыңлау. (“Кайтып керегезче”, Гүзәл Галимуллина сүзләре, Алинә Мөхәммәтдинова көе)

-Укучылар , җырны тыңлыйбыз.(җыр 1 минут дәвам итә).

-Җырда сүз нәрсә турында бара?

    -Җиңү турында.

-Без җиңү бәйрәмен кайчан билгеләп үтәбез?

-Яз көне, 9 майда.

-Быел Бөек Җиңүгә ничә ел була?

- 71 ел.

-Димәк,  быел Бөек  Җиңүнең 71 еллыгы. Хәзер әлеге теманы дәвам итәрбез. Өстәлдә яткан өчпочмаклы  кәгазьләргә игътибар  итегез әле. Фронттан килгән хатлар шундый булган.

 Илебезне дошманнан саклап яуга киткән бабаларыбыздан өйләренә шундый өчпочмаклы хатлар килгән. Әйдәгез әле ачып карыйк. Билгеле безнең кулыбызда ул хатлар түгел, ләкин кулга тоткач, алардан ниндидер җылылык бөркелә сыман.Ачып укып карыйк әле. Мин укыйм, сез игътибар белән тыңлыйсыз.Сорауга җавап әзерлисез?  Җыр белән текст арасында нинди уртаклык бар?

        Җир өстен нурга күмеп, көтелгән Җиңү таңы атты. Күпме күз яшьләре, вакытсыз өзелгән гомерләр, җир белән тигезләнгән шәһәр һәм авыллар бәрабәренә ирешелде ул! Туган илебезне дошманнан сакларга киткән ирләрнең күбесе яу кырында мәңгелеккә ятып калды.

 Җиңү алып кайткан ветераннарның чәчләре бүген инде чал. Еллар үтсә дә, алар сезнең чәчләрегезгә энҗе сипсә дә, картаймагыз әле, ветераннар, картаймагыз, тынгысыз җаннар! Тормышның матурлыгын тоярга, кадерен белеп яшәргә өйрәтегез безне!.

-Җиңү, сугыш темасына язылган алар.

-Сугыштан исән кайткан ветераннарыбызның да сафлары сирәгәя, укучылар. Без аларга игътибарыбызны арттырырга тиеш.  Илебезнең күге һәрчак аяз булсын, сугышлар булмасын, дип телик. Игътибар итегез әле, текстта нинди сүз төркеменә караган сүзләр күп очрый.

 2. Актуальләштерү.

-Фигыльләр.

-Ә нәрсә соң ул фигыль? Әйдәгез искә төшереп китик әле. Моның өчен төркемнәрдә  эшлибез. Башта һәр кеше уйлый, искә төшерә. Чиратлап фигыль турында нәрсә беләбез, шуны иптәшләребезгә сөйлибез.Беренче номер башлый, һәр кешегә 30 секунд вакыт бирелә. Бер- беребезне кабатламыйбыз.(1-2 укучыдан җавапны тыңлыйм).

-Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр ?

-.Фигыльне кабатлау.

Әйе, бүген без сезнең белән фигыльләрне гомумиләштереп кабатларбыз.Төрле биремнәр, күнегүләр эшләрбез. Алган белемнәребезгә нәтиҗә ясарбыз.

3- Ныгыту.

а)  Текстка әйләнеп кайтыйк. Парлы эш эшлибез. Һәр өстәлдә әзер шаблоннар бар. Тексттагы фигыль сүз төркеменә караган сүзләрне сез шунда дөрес итеп тутырырга тиеш. Башладык, сезгә 2 минут вакыт.Слайдка карап дөреслеген тикшерәбез. Хаталар булса, төзәтәбез. Кемнәр бер хатасыз эшләде- басыгыз әле. Молодцы! Димәк, фигыль сүз төркеменең нинди төркемчәләре була?

-Боерык , шарт, хикәя,сыйфат, хәл, исем, инфинитив.

-Төркемчәләре  буенча нинди 2 төркемгә бүлеп карыйбыз.

Затланышлы, затланышсыз.

-Кайсылары нинди төркемгә керә?

-Шарт, боерык, хикәя-затланышлы, исем, хәл, сыйфат, инфинитив-затланышсыз.

 

- Хәзер уен уйнап, ял итеп алабыз.Мин сезгә төрле раслаулар әйтәм.Ә сез килешәсез икән, торып басасыз, килешмәсәгез- утырып торасыз.

-укысы-укымаса-шарт фигыль.(басалар)

-Заман категориясе барлык фигыльләргә дә хас .(утыралар)

-Төп юнәлештә үтәүче эшне үзе башкара. (басалар)

-хәл фигыльнең 4 төр кушымчасы бар.(басалар)

  • -Рус телендә исем фигыль юк.(басалар)
  • Рус телендә юнәлеш категориясе юк(басалар)
  • Фигыльгә  тагын  нинди  категорияләр  хас?
  • Барлык, юклык формасы,  заман категориясе  хас.
  • Заман категориясе   барлык  фигыльләргә дә  хасмы?
  • Юк,  барлык  фигыльләр  дә  заман  белән  төрләнми.
  • Кайсы  фигыльләр  заман  белән  төрләнә?

Хикәя  һәм  сыйфат   фигыльләр  заман  белән  төрләнә,  калган фигыльләр  заман  белән  төрләнми.

                                            Тест

1.Затланышлы  фигыльләрнең  кайсысы  өч  заманда  да  була?

А)  шарт  фигыль ,  

Б) боерык  фигыль

В)  хикәя  фигыль

2.Бирелгән  фигыль  нинди  формада?

Алдыйм  дигән  үзе  алданыр.

А) билгесез  киләчәк  заман  хикәя  фигыль   III з.б.с.

Б)  шарт  фигыль II з. б .с.

В) хәзерге  заман  хикәя  фигыль  IIIз.б.с.

3.Бу  нинди  фигыль?

Әдәп  базарда  сатылмый.

А) боерык  фигыль  з.б.с.

Б) хәзерге  заман  хикәя  фигыль III з.б.с.,  юклыкта

В) хәзерге  заман  хикәя  фигыль III з.б.с.

4. Бу  нинди  фигыль?

Олыларны  хөрмәт  ит,

Кечкенәләргә  шәфкать  ит.

 А) боерык  фигыль  II з.б.с.

  Б)   билгеле  киләчәк заман  хикәя  фигыль III з.б.с

  В)   ярдәмче   фигыль  

5.Бирелгән  фигыль  нинди  формада?

Бер  ялганласаң ,  икенче  чын  сүзеңә  дә  ышанмаслар.

А) хәзерге  заман  хикәя  фигыль  III з.б.с.

Б) билгесез  үткән заман  хикәя  фигыль I з.б.с

В)  шарт  фигыль II  з.б.с.(Слайдка карап дөреслеген тикшерәбез.)

  • Ә хәзер барлык белгәннәребезне кулланып фигыльнең моделен төзеп карыйк.Сезнең өстәлләрегездә А-3 кәгазьләре бар. Эшлибез.Аннары әлеге модель ярдәмендә фигыль турындагы белемнәребезне системага салып сөйләргә әзерләнәбез.(Бер төркемнән сөйләтәм).

5.Рефлексия.

  • Фигыльләрсез яшәп буламы? Алар ни өчен кирәк?
  • Фигыльләрдән башка җөмлә дә төзелмәскә мөмкин. Фикерләребезне белдерер өчен кирәк.
  • Мин сезгә ручкалар бүләк итәргә телим. Җыр тыңлаганнан соң, ветераннарга мөрәҗәгатьне укыганнан соң сезнең дә аларга әйтер сүзләрегез бардыр. Бәлки арагызда  шигырь язучылар да бардыр.Бүгенге көнегезне үткән тема белән бәйләп, күбрәк фигыльләр кулланып ветераннарга хат язып карагыз.Аннары укытучыгызга күрсәтерсез.
  • Укучылар сезнең өстәлләрегездә сары кәгазьләр бар. Шуларны алыгыз әле. Бу сезгә чыгу өчен билет. Андагы сорауларга җавап языгыз.

6.Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.Максат:1.   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау...

"Фигыль" темасын кабатлау.

фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау;белемнәрне  гомумиләштерү  һәм  камилләштерү;белем   алуга  омтылыш,  дәресләрдә  активлык,  игътиб...

Фигыль темасын кабатлау.

Бу дәрес эшкәртмәсе “Фигыль темасын     кабатлау.» дип атала. Дәрес рус мәктәбенең 7 сыйныфларның татар төркеме өчен төзелгән. Планда фигыль темасына 50 сәгать бирелә. Шул дәресләр...

Фигыль темасын кабатлау.

Бу дәрес эшкәртмәсе “Фигыль темасын     кабатлау.» дип атала. Дәрес рус мәктәбенең 7 сыйныфларның татар төркеме өчен төзелгән. Планда фигыль темасына 50 сәгать бирелә. Шул дәресләр...

Фигыль темасын кабатлау. Презентация.

Фигыль темасын кабатлау буенча презентация...

Фигыль темасын кабатлау, йомгаклау өчен биремнәр

Әлеге биремнәр 7 нче сыйныфта фигыль сүз төркемен кабатлау, йомгаклау өчен тәкъдим ителә...