Ашханәдә. Фигыль темасын кабатлау
план-конспект урока на тему

Вильданова Гузелия Фаязовна

рус төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл рус төркеме20.39 КБ

Предварительный просмотр:

             

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү организациясе

“Татарстан Республикасы   Буа шәһәре 2 нче номерлы лицей”

Ачык дәрес

“Ашханәдә. Фигыль темасын кабатлау”

(татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарында күрсәтелгән

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вилданова Гүзәлия  Фәяз кызы

                                                           октябрь, 2013 нче ел

                 

                                    Тема: Ашханәдә. Фигыль темасын кабатлау.

(3 нче сыйныф, рус төркеме)

  Максатлар:

 Укучыларның хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыль буенча белемнәрен ныгыту, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, алган белемнәрен практикада куллана белүне тикшерү; ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү;

икмәккә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, нетбуклар, табышмаклар, Интерактив SMART тактасы, проектор, тестлар, пешекче яулыгы, Мәкаль “Укусыз белем юк, белемсез көнең юк”.

Дәрес төре: дәрес-әңгәмә

Дәреснең тибы: кабатлау.

                                                Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

      1. Исәнләшү.

       - Исәнмесез, укучылар!

       - Исәнмесез, саумы сез!

       - Хәерле иртә!

       - Хәерле иртә!

       - Хәлләрегез ничек соң?

       - Кояшлы иртә кебек

         Тукай теле, татар теле

         Өйрәнергә дип килдек.

               2. Ситуатив күнегүләр. Сорауларга җавап бирү.

 - Рамина, бүген көн нинди?

 - Бүген көн кояшлы(сыз), җилле(сез), болытлы(сыз), салкынча, җылы, яңгыр яуды, яумады, һ.б. Аделина, көзге көн сиңа ошыймы?

 -  Әйе, миңа ошый. Павлик, син бүген ничәдә тордың?

 - Мин бүген сәгать җидедә тордым. Илшат син мәктәптән сәгать ничәдә кайтасың?

 - Мин мәктәптән сәгать икедә кайтам. Саша, син үзеңне яхшы хис итәсеңме?

 - Рәхмәт, яхшы. Миңа бик рәхәт. Ильяс синең кәефең ничек?

 - Рәхмәт, минем кәефем бик яхшы.

            3. Нетбукларда эш.

 - Ә хәзер мин сезнең кәфләрегезне тикшереп алым әле. (экранга смайлик җибәрү)

 - Мин күрәм, кәефләрегез бик шәп икән һәм бүгенге дәрес тә күтәренке кәеф белән үтүен телим.  

  1. Төп өлеш.
  1. Кроссворд чишү.
  1. Милли баш киеме?  (калфак)
  2. Ипине икенче төрле ничек әйтәләр? (икмәк)
  3. Ак ярма, тәмле боткага әверелә. (дөге)
  4. Якмышны икенче төрле ничек әйтәләр. (кыстыбый)
  5. Теле юк, белем бирә, аңлата. (дәреслек)
  6. Келт-келт итә,

Алга китә. (сәгать)

  • Нинди төп сүз килеп чыкты? (Фигыль)
  • Әйе, фигыль.Бу сүз сезгә таныш. Узган дәресләрдә сезнең белән фигыль темасын өйрәнгән идек. Ә бүген инде бу теманы йомгаклап кабатлыйбыз.

                                          (Фигыль сүзен кабатлап әйтү.)

  • Фигыль ул сүз төркеме (част речи). Тагын нинди сүз төркемнәрен беләсез?
  • Фигыль турында нәрсә беләсез? Нинди сорауларга җавап бирә? Ничә заманда килә? Нәрсә белән төрләнә?
  1. Рәтләр белән эш.
  • Ә хәзер телдән 1 нче рәт – ашый, 2 нче рәт – эчә, 3 нче рәт – пешерә сүзләрен зат-санда төрләндереп карыйбыз.

                                        (Рәтләрдә төрләндерү)

  1. Диалогик сөйләм оештыру.
  • Укучылар, без кайда ашыйбыз, эчәбез, пешерәбез.
  • Әйе,  ашханәдә.

                  Пешекче белән укучы такта янына чыгалар.

  • Саша, сезнең мәктәптә ашханә бармы?
  • Әйе, безнең мәктәптә ашханә бар.
  • Сез көндезге ашны сәгать ничәдә ашыйсыз?
  • Без көндезге ашны сәгать уникедә ашыйбыз.
  • Меню нинди?
  • Меню төрле-төрле. Без кәбестә ашы да, токмачлы аш та, котлет белән боткалар да, салатлар ашыйбыз, чәй, компот, кесәл эчәбез.
  • Син нинди ризыклар яратасың: татлы ризыклармы, әллә итле ризыклармы?
  • Мин татлы ризыкларны да, итле ризыкларны да яратам. Кош теле, бәлеш, өчпочмак, гөбәдия, коймак, пилмән, алма пирогы, чәкчәк, токмачлы аш. Ә әнием кыстыбый  һәм бармакны  тәмле пешерә.
  1. Сүзлек эше:
  • Бу диалогта нинди фигыльләр кулланылды?
  • Ашыйсыз, ашыйбыз, эчәбез, яратам, пешерә.
  • Әйе, бик дөрес. Хәзер бу сүзләрнең тәрҗемәсен табабыз.

                        (Тактада сызып эшләү)

  1. Адашкан сүзләр. Һәр рәсемнең үз фигылләрен табарга.

             (СМАРТ тактада бармаклар ярдәмендә тартып китерү.)

  1. Нетбукларда тест эшләү.
  1. Поставь нужную букву

Тәмл... , пеш...кче, кәб...стә, чәкч...к .

             а) ә;  б) е;   в) ө;  г) ү.

  2) Выбери слово с мягкими гласными:

        а) аш;      б) кесәл;    в) коймак

  3) Выбери правильное окончание:

    Ашханә....  (кайда) бик тәмле пешерәләр.

       а)  -дә;  б)  - тә;   в) – дән;   г) –да.

  4) Найди вопросительное предложение:

      а) Ашханәдә тәмле пешерәләр

      б) Аш тәмле булганмы

      в) Виталикның тәлинкәсе бар

      г) Мин дөге боткасы яратам.

  5) Вставь нужное окончание:

        Бу Гүзәл...   өчпочмагы.

       А) –гә;  б) –ның;  в) –нең;  г) –дә.

                                         (Экранда тикшерү)

  1. Йомгаклау.
  • Без бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек?
  • Фигыль темасын ныгыттык. Милли ризык исемнәрен  искә төшердек.
  • Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.
  1. Ашханәгә кергәндә куллларны юабыз
  2. Дәшмибез, эндәшмибез
  3. Түкмибез, чәчмибез
  4. Пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез
  5. Урындыкларны урынына куябыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.Максат:1.   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау...

"Фигыль" темасын кабатлау.

фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау;белемнәрне  гомумиләштерү  һәм  камилләштерү;белем   алуга  омтылыш,  дәресләрдә  активлык,  игътиб...

Фигыль темасын кабатлау.

Бу дәрес эшкәртмәсе “Фигыль темасын     кабатлау.» дип атала. Дәрес рус мәктәбенең 7 сыйныфларның татар төркеме өчен төзелгән. Планда фигыль темасына 50 сәгать бирелә. Шул дәресләр...

Фигыль темасын кабатлау.

Бу дәрес эшкәртмәсе “Фигыль темасын     кабатлау.» дип атала. Дәрес рус мәктәбенең 7 сыйныфларның татар төркеме өчен төзелгән. Планда фигыль темасына 50 сәгать бирелә. Шул дәресләр...

Фигыль темасын кабатлау. Презентация.

Фигыль темасын кабатлау буенча презентация...

Тема: Фигыль темасын кабатлау

7 сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе...

Фигыль темасын кабатлау, йомгаклау өчен биремнәр

Әлеге биремнәр 7 нче сыйныфта фигыль сүз төркемен кабатлау, йомгаклау өчен тәкъдим ителә...