Сыйфатларнын ясалышы.
план-конспект урока (6 класс) по теме

План-конспект урока по татарскому языку(6 класс).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_achyk_dres.pptx205.16 КБ
Microsoft Office document icon syyfatlarnyn_yasalyshy_konspekt.doc119.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Нинди алмалар?

Слайд 2

Сыйфат Предметның билгесен Төсен Формасын Күләмен Тәмен Формасын Урынын Физик сыйфатын Өлгерү вакытын Исемне ачыклый Нинди? Кайсы? Кайдагы?

Слайд 3

Матур яшел Ям ьле Аваздаш Кышкы Хәйләкәр Эшчән Ачык Тәмсез Сизгер Кунакчыл Итләч Көләч Халыкара Искиткеч алмачуар Аклы-каралы Бала-чагалы Эшсез-нисез Аз сүзле Гадәттән тыш Куе кызыл

Слайд 4

Сыйфатларның ясалышы Тамыр Матур яшел Кушыча ялгау юлы белән Ям ьле Аваздаш Кышкы Хәйләкәр Эшчән Ачык Тәмсез Сизгер Кунакчыл Итләч Көләч Кушма Халыкара Искиткеч алмачуар Парлы Аклы-каралы Бала-чагалы Эшсез-нисез Тезмә Аз сүзле Гадәттән тыш Куе кызыл

Слайд 5

Уникенче ноябр ь Сыйфатларны ң ясалышы

Слайд 6

Физ культминут Яздым җөмлә, иҗек, сүз, Бик арыды минем күз . Йомам күзем: ял итсен , Ачам күзем: күп күрсен! Тагын йомам һәм ачам , Бер йомам да бер ачам . Күзләр хәрәкәте белән Бик зур әйләнә сызам Аннан төбим күзләрем Имән бармак очына . Кисәк карыйм тышта үскән Биек нарат башына

Слайд 7

Исемнәр: Сөт... Кыш... Авыл... Төн... Эш... Фигыл ьләр: Оял... Ват... Кызган... Бәйлән... Сайлан... Сыйфатлар ясагыз

Слайд 8

1. Тышы сары , эче ак , ерактан торып елата . 2. Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра . 3. Сыйлы, җыр-биюле, шатлыклы, кунакчыл көн. 4. Аяксыз , кулсыз , үзе агачтан сикереп төшә. 5. Көмеш тәнле, ите тәмле. 6. Ак җир, кара тап, нәрсә булыр уйлап тап.

Слайд 9

с у г а н я н г ы н б ә й р ә м я ф р а к б а л ы к к и т а п

Слайд 10

Тест « Сыйфат 1. . Нинди сүзләр сыйфат була ? 1. Предметның исемен белдергән. 2. Предметның билгесен белдергән. 3. Предметның санын белдергән. 4. Предметның эшен яки хәрәкәтен белдергән . 2. Сыйфат нинди сорауларга җавап була ? 1. Ничә? Ничәнче? Ничәләп? 2. Кем? Нәрсә? Ни? 3. Нишли ? Нишләгән? Нишләячәк? 4. Нинди ? Кайсы ? Кайдагы ? 3. Сыйфатларны табыгыз . 1. борынгы , үткен. 2. Язучы , киләчәк. 3. Үткер, язган . 4. Укучы , тырышкан . 4. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар ? Аксыл сары ; кара коңгырт . 1.Кушма сыйфат . 3.Тезмә сыйфат . 2. Ясалма сыйфат . 4.Парлы сыйфат . 5.Бу мисалда калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатлар җөмләнең нинди кисәкләре. - И Куян , куркак Куян ; йомшак Куян … 1.Аергычлар. 3.Ия, аергыч . 2.Аергыч һәм хәбәр . 4 Тәмамлык . 6.Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар бирелгән ? Жилбәзәк, җилкуар 1.Тезмә сыйфатлар . 3.Ясалма сыйфатлар . 2.Тамыр сыйфатлар 4.Кушма сыйфатлар . 7.Монда нинди сыйфатлар ? Ялгыз-күмәк, батыр - куркак , җылы - салкын 1.Синоним сыйфатлар . 3. Антоним сыйфатлар . 2.Омоним сыйфатлар . 8.Шушы сыйфатка синоним парларын табыгыз : матур . 1. Н ә зек, нәфис. 3. Якты, нурлы , 2. Гүзәл, сылу 4. Чиста, шапшак . 9. Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала ? 1. Сыйфатланмыш . 3.Саналмыш. 2. Аерылмыш . 4. Аныкланмыш .

Слайд 11

Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп күчереп языгыз . Саесканның-койрыгы, ә такылдыкның теле... Яхшы кеше - ... кояш, яман кеше ... елан. Кыска телле кешенең гомере ... була. Теле озынның акылы .... . Сыйфатлар: озын, якты, агулы, озын, кыска.

Слайд 12

Өй эше: 1) Мәҗбүри: 90 нчы күнегү (дәреслектәге бирем) 2) Ярым иҗади: ясалышлары ягыннан төрле сыйфатлар белән җөмләләр төзеп язарга, сыйфатларның ясалыш ягыннан төрен күрсәтергә. 3) Иҗади: “Беренче кар”дигән темага, ясалышлары ягыннан төрле сыйфатлар кулланып, иҗади эш язарга (шигырь, хикәя)



Предварительный просмотр:

Тема.  Сыйфатларның ясалышы  

Максат:

  1. Сыйфатның ясалышы һәм язылышы турында гомуми төшенчә бирү; модельләштерергә ярдәм итү;
  2. Сыйфатларның ясалыш ягыннан төрләрен тану күнекмәләрен формалаштыру, иҗади фикерләүләрен үстерү;

 3)табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; укучыларның, үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

Җиһазлау:  компьютерда ясалган презентация, тест сораулары, “Кем тизрәк” уены, табышмаклар, дифференциаль биремле карточкалар,

Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, җыр тыңлау, тестка җавап бирү.

Дәрес төре: яңа теманы аңлату.

Дәрес тибы. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

  1. Исәнләшү.
  2.  Психологик уңай халәт тудыру

   Исәнмесез, укучылар, бүген безнең дәрескә кунаклар килде. Кунаклар белән исәнләшегез әле.  Безнең татар халкында кунакларны сыйлыйлар . Кунакларны нәрсә белән сыйлыйбыз? (алма белән)

                  3.Үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү

Алма нинди сүз төркеменә керә? (исем)

Бу алма нинди? (кызыл, зур, матур, баллы, каты, түгәрәк, тәлинкәдәге алма, көзге алма)

Бу сүзләр нинди сүз  төркеменә керәләр?(сыйфат)

Бу сыйфатлар алманың нинди билгеләрен белдерәләр (төсен, күләмен,тәмен, формасын, урынын,  физик сыйфатын, өлгерү вакытын)

Нинди сорауларга җавап бирәләр?(Нинди?  Кайсы? Кайдагы?)

Мисалларга таянып кагыйдәне искә төшерәбез.

Димәк сыйфатлар.... (Предметның билгесен белдерәләр, исемне ачыклап киләләр, нинди , кайсы, кайдагы сорауларына җавап бирәләр.)

Бу сыйфатларны ачыклап килгән исем  нәрсә була? (сыйфатланмыш)

-Сыйфат сүз төркеме турында турында ниләр белдек?

    4.Өй эшләрен тикшерү: 

Сыйфатлар кулланып, “Безнең мәктәп” дигән хикәя язып килү.( Иң күп сыйфат кулланган хикәя билгеләп үтелә)

Сыйфатлар безнең телебездә ни өчен кирәк?(Безнең сөйләмебезне баеталар , матурлыйлар, тулыландыралар.)

Предметның нинди билгеләрен белдерәләр?

Яңа темага керү

Бирелгән сыйфатларның аермаларын һәм охшаш якларын ачыклау.

Матур, яшел

Ямьле, аваздаш

Гамьсез,кышкы,

эшчән,ачык,сизгер,

кунакчыл,итләч көләч һ.б.,

Халыкара, искиткеч

Аклы-каралы, бала-чагалы,

зур-зур, эшсез- нисез.

Гадәттән тыш, аз сүзле

(сыйфатлар, сораулары бер төрле , ясалышы,  язылышлары төрле )

Сыйфатларның ясалышы

Кушымча ялгау юлы белән ясалган

Ямьле, аваздаш

Гамьсез,кышкы,

хәйләкәр, эшчән,

ачык, сизгер,  кунакчыл,итләч,

 көләч һ.б.,

гам

Тезмә

Гадәттән тыш, аз сүзле

Кушма

Халыкараискиткеч

Парлы

Аклы-каралы, бала-чагалы,

зур-зур, эшсез- нисез.

Тамыр

Матур,

яшел

Көтелгән җавап: без бүген сыйфатларның ясалыш ягыннан төрен өйрәнәбез.

      Бу безнең бүгенге тема: Сыйфатларның ясалышы

(Тактага һәм дәфтәрләргә теманы язу.)

1)86 нче күнегү. Бирелгән сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләп язарга.

2)Бирелгән сыйфатларга сыйфатланмышлар өстәп язарга, ясалышлары ягыннан төрен билгеләргә: ак, эшчән, бакчадагы, язгы, аллы-гөлле, искиткеч, гадәттән тыш (тактада эш)

3)Дәреслектән кагыйдәне уку

3 нче бирем. Перфокарталар белән эш.

№1 Сыйфатның ясалышы.

 

1

 

2

 

3

 

4

 

5

 

6

 

7

 

8

 

9

 

10

 

Тамыр

 

 

 

х

 

 

 

х

 

 

 

 

 

Ясалма

 

х

 

 

 

 

 

 

 

 

х

 

 

Кушма

 

 

 

 

 

х

 

 

 

 

 

х

 

Парлы

 

 

х

 

 

 

 

 

 

х

 

 

 

Тезмә

 

 

 

 

х

 

 

 

х

 

 

 

 

 

Укытучы сүзтезмәләр укый, укучылар тиешле шакмакны билгелиләр:

Көзге көн; карлы-буранлы кыш; җиңел бирем; куе кызыл буяу; күпкырлы эшчәнлек; гүзәл як; матур йөзле кыз; иске-москы кием; урмандагы җәнлекләр; алмачуар төс.

Физкультминут.

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,                         Тагын йомам һәм ачам,

Бик арыды минем күз.                                 Бер йомам да бер ачам.

Йомам күзем: ял итсен,                         Күзләр хәрәкәте белән

Ачам күзем: күп күрсен!                         Бик зур әйләнә сызам.

                                        Аннан төбим күзләрем

                                        Имән бармак очына.

                                        Кисәк карыйм тышта үскән

                                        Биек агач башына.

4нче бирем. Сыйфатлар ясагыз Исемнәрдән

                                              Фигыл ләрдән

Кроссворд чишү. Укытучы табышмаклар әйтә, уенга катнашучы бүлекләр билгесеннән чыгып, табышмакның дөрес җавабын әйтергә тиеш.

1.        Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата (суган).

2.         Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра (янгын).

3.         Зур үлчәүле, авыр сөякле (буйчан).

4.         Аяксыз, кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә (яфрак).

5.         Көмеш тәнле, ите тәмле (балык).

6.         Ак җир, кара тап, нәрсә булыр уйлап тап (китап).

4)Мөстәкыйль эш, 87 нче бирем сыйфатларның һәркайсына 3-4 мисал уйлап язарга

Компьютерда тест.

1.         Нинди сүзләр сыйфат була?

         1.         Предметның исемен белдергән.

         2.         Предметның билгесен белдергән.

         3.         Предметның санын белдергән.

         4.         Предметның эшен яки хәрәкәтен белдергән.

2.         Сыйфат нинди сорауларга җавап була?

         1.         Ничә? Ничәнче? Ничәләп?

         2.         Кем? Нәрсә? Ни?

         3.         Нишли? Нишләгән? Нишләячәк?

         4.         Нинди? Кайсы? Кайдагы?

3.         Сыйфатларны табыгыз.

        1.        Иренчәк, үткен.

        2.        Язучы, киләчәк.

        3.        Үткер, язган.

        4.        Укучы, тырышкан.

4. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар?

Аксыл сары; кара коңгырт.

1.        Кушма сыйфат.                         3.        Тезмә сыйфат.

2. Ясалма сыйфат.                         4.        Парлы сыйфат.

5.        Бу мисалда калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатлар җөмләнең нинди кисәкләре.

-        И Куян, куркак Куян; йомшак Куян…

1.        Аергычлар.                                         3.        Ия, аергыч.

2.        Аергыч һәм хәбәр.                 4.        Тәмамлык.

6.        Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар бирелгэн?

Жилбәзәк, җилкуар

1.Тезмә сыйфатлар.                         3.        Ясалма сыйфатлар.

2.Тамыр сыйфатлар.                4.        Кушма сыйфатлар.

7.        Монда нинди сыйфатлар?

Ялгыз-күмәк, батыр - куркак, җылы- салкын

1.Синоним сыйфатлар.                 3.         Антоним сыйфатлар.

2.Омоним сыйфатлар.

8.        Шушы сыйфатка синоним парларын табыгыз: матур.

1.        Ыспай, нәфис.                                 3.        Көяз,купшы.

2.         Гүзәл, сылу                                        4.        Чиста, шапшак.

9.         Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?

1.        Сыйфатланмыш.                         3.        Саналмыш.

2.        Аерылмыш.                                 4.         Аныкланмыш.

Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп күчереп языгыз.

Саесканның- койрыгы, ә такылдыкның теле ..... .

Яхшы кеше - ... кояш, яман кеше... елан.

Кыска телле кешенең гомере ...  була.

Теле озынның акылы ....  .

Сыйфатлар: озын, якты, агулы, озын, кыска2.        татар теленең үз сүзләре.

3.        Рус теле аша кергән алынма сүз.

“Кем тизрәк?” уены. (сыйфатлар язарга).Карточкалар таратам  3-4 укучыга

I т.                                                   II т.

малай                                        үлән

урман                                        чиләк

агач                                                укучы

җил                                                сукмак

А.Галимовның Чәчкәле ялан” җырын  тыңлау, сыйфатларны сыйфатланмышлары белән язып алу.

  1. Йомгаклау
  2. Дәрестә нинди яңа тема өйрәндек? Ниләр башкардык?
  3. Дәрескә гомуми бәя.
  4. Өй эше

1) Мәҗбүри:  90 нчы күнегү (дәреслектәге бирем)

2) Ярым иҗади: ясалышлары ягыннан төрле сыйфатлар белән җөмләләр төзеп язарга, сыйфатларның ясалыш ягыннан төрен күрсәтергә.

3) Иҗади: “Беренче кар”дигән темага, ясалышлары ягыннан төрле сыйфатлар кулланып, иҗади эш язарга (шигырь, хикәя)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

на тему "Сүз ясалышы"

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  татар  балалары  өчен  тест. (5нче  сыйныф)...

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

"Саннарның ясалышы һәм язылышы" 6 нчы сыйныф

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Саннарның ясалышы һәм язылышы" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Сүз ясалышы.

Сүз ясалышы....

Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация.  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...

Ясалышы ягыннан сан төрләре.

Саннарның ясалышы ягыннан төрләре турында мәгълүмат....

"Сүз ясалыш ысуллары"- презентация

Татар телендә сүз ясалыш ысулларын өйрәнү өчен дәрескә материал....