Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.
методическая разработка (6 класс) по теме

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Аннотация.

  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б.М.Мифтахов ) 6нчы сыйныф укучылары белән  морфология бүлегенең “Хәзерге заман хикәя фигыль” темасын үткәргәндә кулланылды. Мәктәп программаларында  аны өйрәнүгә 1 сәгать вакыт бирелә.

 Дәрес үрнәге үз эченә яңа материалны аңлату, өйрәнгәннәрне ныгыту, үзләштерү, практикада куллана белү  характерындагы эш төрләрен генә түгел, ә тәрбияви максатларны  да тормышка ашырырга ярдәм итә. 

  Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү,белемнәрен тирәнәйтү, белем алуга теләк уяту, мөстәкыйльлекләрен үстерүгә һәм  яңача эшләргә мөмкинлек бирү йөзеннән дәрестә интерактив такта кулланылды. Биремнәр һәм дәрес өчен кирәк булган картиналар дәрескә кадәр  SMART NOTEBOOK программасы ярдәмендә слайдларга урнаштырыла.Дәреслеккә тупланган биремнәрдән тыш төрле язучыларның иҗатларыннан алынган шигырь юллары һәм халкыбызның авыз иҗаты үрнәкләре кулланылды. Әлеге биремнәрне, картиналарны  һәр укытучы сыйныфтагы укучыларның эшчәнлегенә, мөмкинлегенә карап үзгәртә ала. Укучылар интерактив тактада махсус карандаш ярдәмендә яза, тиешле кушымчаларны сайлап куя, яисә кирәкле сүзләрне тартып китерә ала. Дәрес вакытында эшне төркемнәрдә оештыру укучыларның сөйләм телен, фикерләү дәрәҗәсен, үзара мөнәсәбәтләрен тагын да  үстерүгә юнәлдерелгән. Дәресне мавыктыргыч, эффектлырак уздыру йөзеннән ныгыту өчен күнегүләр “Домино” уены рәвешендә бирелде.

Дәрестә укучыларның сөйләм телен үстерү, матурлыкны күрә, тоя һәм сакларга өйрәтү йөзеннән төрле картиналар куллану да бик отышлы.

   Информацион технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләр укытучының авыр хезмәтен җиңеләйтергә, заман белән бергә атлап барырга ярдәм итә, укучыларның яңа дәресне үзләштерү сыйфаты яхшырта.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hzerge_zaman_hikya_figyle.docx23.81 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Хәзерге заман  хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

(6 нчы сыйныфта интерактив такта кулланып үткәрелгән татар теле дәресе.)

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат.Укучыларга хәзерге заман хикәя фигыленең ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлеген аңлату, мөстәкыйль фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү, туган җирләренә, телләренә,  табигатькә мәхәббәт тәрбияләү,рәсем сәнгате аша матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү.

Җиһаз. Дәреслек,такта, акбур, интерактив такта, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.

Дәрес тибы. Эшчәнлекле алым кулланып яңа теманы өйрәнү.

Дәрестә кулланыла торган методлар: әңгәмә,интерактив такта кулланып төрле биремнәр үтәү, уен элементлары, сүзлек белән эшләү.

Дәрес барышы.

1.Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

Укытучы.Хәерле көн, укучылар.Бүгенге дәресебезне мин халкыбыз арасында яратып җырлана торган, күренекле  балалар язучысы  Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Яратыгыз” шигыреннән алынган өзек белән башлап җибәрергә телим.

 “Яратыгыз, туган илебезне

Яратыгыз, туган телебезне.

Бернигә дә карамый, -

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!”, - дип язган автор. Укучылар, әлеге шигырь юлларында шагыйрь безгә нәрсә дип әйтергә тели?

(Көтелгән җавап. Лирик герой туган илебезне, үзебезнең торган җиребезне, туган телебезне яратырга куша, хәтта боера дисәк тә ярый).

Укытучы. Ә нәрсә соң ул ярату?

(Көтелгән җавап.Ярату ул берәр нәрсәне яки кешене бик якын итү,аңа тартылу, хөрмәт итү.)

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән файдаланып фикерләрнең дөреслеген дәлилләргә.

Укытучы. Туган телебезне яратыгыз дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

-Телебезне ярату, ул шул телдә сөйләшү,аны үсеп шәһәрләргә чыгып  киткәч тә онытмау дигән сүз.

-Телен яраткан кеше аны төрле сүзләр белән чуарламаска, рус сүзләрен кулланып сөйләшмәскә тиеш.

-Телеңне ярату, ул,минемчә, аны балаларыңа да өйрәтеп калу, киләчәк буыннарга да тапшыру.

Укытучы.Туган илебезне яратуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

-Туган илен яраткан кеше читкә китмичә шул җирдә яши, тырышып эшли.

-Үсеп җиткәч армиядә хезмәт итә, туган җиреннең тынычлыгын саклый.

Укытучы.(Укучыларның игътибарын 1нче  картинага юнәлтә.).Ә бу картинадагы балалар туган җирләрен яраталар дип әйтә алабызмы?

-Бу укучылар да туган җирләрен, табигатьне  яраталар,чөнки алар туган илләрен матурайту, саклау өстендә эшлиләр, агачлар утырталар.

      Укытучы. Димәк, ярату ул саклап кадерләп тору, якын итү, хөрмәт итү генә түгел, ә барлыкка китерү, бар итү,булдыру да икән бит әле,укучылар. 

2.Актуальләштерү.

Укытучы.Рәсемдә балаларның төрле шөгыльләре тасвирланган. Аларны язуда нинди сүзләр ярдәмендә күрсәтеп булыр икән?

(Фигыльләр ярдәмендә.)

Укытучы.Фигыльләр нәрсәне белдерәләр? (Укучыларның җаваплары тыңланыла). Үткән дәрестә фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәнә башладык? (Җаваплар тыңланыла.) Эшебезне гадәттәгечә төркемнәрдә оештырабыз.

Төркемнәрдә эш.(Укучыларга ике төрле картина тәкъдим ителә.)

  1нче төркемгә сорау.1 нче рәсем буенча эш – хәрәкәтне белдергән      хикәя фигыльләр кертеп җөмләләр  уйларга.

2 нче төркемгә сорау. 2 нче  рәсем буенча хәл – торышны һәм хис – кичерешне белдергән хикәя  фигыльләр кертеп җөмләләр  уйларга.

Бирем. Фигыльләрегезнең хикәя фигыль булуын дәлилләгез.

  1. Эш яки хәлнең хәзерге,үткән һәм киләчәк заманда үтәлү – үтәлмәвен хикәяләп белдерә.
  2. Җөмләдә хәбәр булып килә.
  3. Зат –сан белән төрләнә.

Укытучы.Хикәя фигыльнең ничә заманы бар? Хәзерге заман дигәннән нәрсә аңлыйсыз? (Көтелгән җавап. Хәзер – бүген дигән сүз, димәк, эш – хәрәкәтләр, хәлләр бүген,сөйләп торган вакытта башкарыла).

3.Уку мәсьәләсен кую. Димәк, бүген хикәя фигыльнең кайсы заманы турында сөйләшәбез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.) 

Укытучы.Рәсемдә күрсәтелгән укучыларның эш – хәлләрен, хис – кичерешләрен  хәзерге заманга куеп әйтегез.

(Алсу агачларга су сибә. Алар тырышып эшлиләр. Мансур агач утырта.Укучылар табигатьнең матурлыгына сокланалар.Балалар бик шатланалар.)

5.Интерактив тактада уку мәсьәләсен адымлап чишү, бирелгән биремнәрне үтәү.

 Төркемнәрдә эш.

1нче төркемгә.  Нигезе тартыкка һәм  - у – авазына тәмамланган фигыльләргә  хәзерге заман хикәя фигыль  кушымчаларын   ялгап языгыз.

2 нче төркемгә. Нигезе сузык авазга тәмамланган  фигыльләрне хәзерге заманга куеп языгыз. Нәтиҗә чыгарыгыз.

1 төркем.                                              2 төркем.

Утырт  - а,         ку-а                           сакла –ый         ташы -й

ярат – а,            шу-а                           сөйлә –и          балкы –й    

Үс- ә,                 ис - ә                          башла - ый            

Укучылар үзләре кагыйдәләрне чыгарып, нәтиҗә ясарга тиешләр.  

Көтелгән нәтиҗә: нигезе тартыкка һәм -у авазына тәмамланган фигыльләргә хәзерге заманда  –а, -ә кушымчасы ялгана.

Сузыкка беткән нигезләргә –ый, -и кушымчалары ялгана, соңгы сузык төшеп кала.

Соңгы авазы ы булса, аңа –й ялгана.

Укытучы.Ә хәзер һәрбер төркемнән берәр теләүчене бирегә чакырам. Сезгә төркемнәрдә җавап табар өчен төрле катлаулыктагы биремнәр тәкъдим ителә, үзегезнең көчегезгә, мөмкинлегегезгә карап  сайлап алыгыз.(Интерактив тактада биремнәр күрсәтелә)

1 нче бирем 5 балл белән бәяләнә.

Туй -        җый -      -ки   фигыльләренә хәзерге заман кушымчасының ялганыш үзенчәлеген аңлатыгыз.

Нәтиҗә. Йа авазлары язуда –я хәрефе белән күрсәтелә.

2 нче бирем 4 балл белән бәяләнә.

-ныгу –фигыленнән хәзерге заман нигезен ясап, зат – сан белән төрләндерегез, нәтиҗә чыгарыгыз.

Нәтиҗә.Хәзерге заман хикәя фигыле затланышлы фигыль, чөнки зат – сан белән төрләнә.I затта – м- кушымчасы ялгана, III зат берлектә кушымча булмый, Ш зат күплектә – лар, - ләр кушымчалары ялгана.

Китапларда эш.136 нчы күнегүне мөстәкыйль башкарырга.

Укытучы. Укучыларның игътибарын тактада язылган шигырь юлларына, җөмләләргә  юнәлтәбез.

Яфраклар коела, яфраклар...

Нәкъ шулай ел саен бу нәрсә...

Күбәләк шикелле талпынып

Очалар, аз гына җил бәрсә. (М.Әгъләмов)

Хәзерге заман хикәя фигыльләрен табып, мәгънәсен билгеләргә.Бу эш - хәлләр ел саен кабатланып торамы? Димәк, хәзерге заман хикәя фигыле нинди хәлләр турында хәбәр итә?

(Көтелгән җавап.Хәзерге заман хикәя фигыль һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш – хәлләрне белдерә.)

Укытучы. Әлеге җөмләдә эш яки хәл кайсы вакытта бара?

Ишетәсеңме, нинди шәп уйный.(Г,Бәширов)

(Көтелгән җавап. Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә.)

Укытучы. Хәзерге заман хикәя фигыле бу җөмләләрдә нинди максаттан кулланылган, югыйсә вакыйгалар күптән – үткәндә булган бит.

922нче елның маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килә.Болгар рәсми төстә ислам дине кабул итә һәм заманында иң зур, көчле дәүләтләрнең берсе белән дипломатик мөнәсәбәтен урнаштыра.(Н.Фәттах)

(Көтелгән җавап. Хәзерге заман хикәя фигыль үткәндә булган эш – хәлләрне җанландыру өчен кулланылган.)

Укытучы.Бирелгән җөмләдә хикәя фигыль нинди максаттан кулланылган?

-Менә нәрсә, Лотфулла абзый. Иртәгә биредә савучылар, терлекчеләр белән җыелыш үткәрәбез. (М.Хәбибуллин)

(Көтелгән җавап. Эш – хәлләр әле үтәлмәгән, ә хикәя фигыль аларның киләчәктә һичшиксез үтәләчәген  белдерә).

(Астына сызылган сүзләрне - нәтиҗәләрне кагыйдәләр дәфтәренә яздырып куябыз).                  

Укытучы.Димәк,хәзерге заманның мәгънәсе бары тик сөйләмдә генә ачыклана.

Китаплардан эш. 137 нче күнегү телдән эшләнелә..

Бирем.139нчы күнегүдәге биремне дәфтәрләргә эшләргә.

Үтелгәннәрне ныгыту. Укучылар, без сезнең белән хәзер “Домино”  уенын уйнап алабыз.(Интерактив тактада бер укучы доминоны әйләндереп җибәрә һәм ничә саны чыкса,шул санда бирелгән биремне үти.Калганнар биремнәрне дәфтәрдә башкаралар.)

1 нче бирем. Бирелгән җөмләләрдә хәзерге заман хикәя фигылен табарга һәм

мәгънәле кисәкләргә таркатырга.

Табигать ул үзен яклый алмый,        

Үч тә алмый бит ул кешедән.                                

     (Ф.Яруллин)        

2 нче бирем. Табышмакларның җавапларын табыгыз, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

Нинди агач җилсез шаулый?               Урманда кара казаным кайный.

3нче бирем. Бирелгән җөмләләрдә хәзерге заман хикәя фигылен табып, юнәлешен билгеләгез.

1. Кайчысыз киселә, җепсез тегелә. (Табышмак)

2. Яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәк. (Г. Бәширов)

4 нче бирем.Бирелгән фигыльләргә морфологик анализ ясагыз.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә.

Дәвала  аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы.

                                                  Р.Вәлиева.

5 нче бирем.Шигырьне укыгыз һәм фигыльләрне хәзерге заман хикәя фигыль формасына куеп, рифманы тулыландырып дәфтәрегезгә языгыз .

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.         ( М.Аитова)

Иң изге хисләремне мин,

Туган телдә аңлаттым.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтләдем, яраттым.

                                        (Э.Мөэминова)      

6 нчы бирем.Бирелгән фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып языгыз.

Елмая –                       йөгерә  -

Бөгелә –                      мактана -

Саный -                        ватыла -

Йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, дәрес башында шагыйрь Р.Миңнуллин  үзенең шигырендә мәхәббәтсез яшәү ярамый, дигән иде.

Ни өчен кеше илен, телен,туган җирен яратмыйча яши алмый икән?

(Көтелгән җавап.Кешенең иле, теле бер генә була . Аны алыштырырдай башка бер нәрсә дә юк.)

Укытучы.Тактада бирелгән мәкальләрнең шагыйрь Р.Миңнуллинның шигыре белән аваздаш яклары бармы?

  1. Алтын – көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык.
  2. Ватан белән ата – ананы чит җирдән таба алмассың.
  3. Туган илең – туган анаң, чит ил –үги ана.

Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

 Дәфтәрләрдә эш.Укучылар мәкальләрне дәфтәрләренә язып куялар.

Өйгә эш. Бирелгән берәр мәкальнең  мәгънәсен  хәзерге заман хикәя фигыльләрен кулланып аңлатырга.

Укытучы. Укучылар, бөек мәгърифәтчебез, галим , педагог Р.Фәхреддин үзенең гыйльми хезмәтләрендә түбәндәге сүзләрне язып калдырган: ”Без бетә торган кавем түгел,бәлки дөньяда мәңге торыр һәм башка милләтләр белән берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтбез,” – дигән. Үзенең шундый тырыш, телен, туган илен яраткан балалары булган милләт һичшиксез яшәр һәм яшәячәк дигән өмет белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

(Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела һәм төркемнәрдәге эшчәнлеккә бәя бирелә.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола настоящего времени...

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыль...

"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе

quot;Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе...

"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына презентация

quot;Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына презентация...

Без өйдә булышчы. Хәзерге заман хикәя фигыль формалары.

6 нчы сыйныф өчен туган (татар) теленнән технологик карта....