"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Нәҗмиева Энҗе Миннехан кызы

"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hzerge_zaman_hikya_figyl.docx32.66 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Хәзерге заман  хикәя фигыль

Дәрес максаты:

  1. 1.Белем бирү максаты: Хәзерге заман хикәя фигыль турында мәгълүмат бирү, аның төп грамматик билгеләрен ачыклау, билгеләмәне формалаштыру

2.Фикер сәләтен үстерү максаты : Телдән һәм язма сөйләмдә  хәзерге заман хикәя фигыльне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру.

3.Тәрбияви максат: аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү күнекмәләре  формалаштыру. Туган илгә, туган телгә, табигатькә мәхәббәт   тәрбияләү.  

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча:

-  хәзерге заман хикәя фигыльне белү;

-  хәзерге заман хикәя фигыльгә сорау куя белү;

-тоташ сөйләмнән  хәзерге заман хикәя фигыльне таба белү;

-башка төр фигыльләрдән аера белү;

-зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә  белү;

Метапредмет:

Регулятив:

-уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

-куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып –белү:

-куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

-үз фикереңне формалаштыра белү;

-өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

-гомумиләштерү.

Коммуникатив:

-хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- уртак нәтиҗәгә килү.

Дәрес тибы. Эшчәнлекле алым кулланып яңа теманы өйрәнү.

Дәрес барышы.

1.Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

Укытучы.  Хәерле көн, укучылар. Бугенге татар теле дәресен бергә үткәрербез. Мин Энҗе Миннехановна. Дәрестә актив булуыгызны сорыйм. Әйдәгез, бер-беребезгә елмайыйк эле. Сез бүген иртән торгач елмаюыгызны кемгә бүләк иттегез? Димәк сез аларны яратасыз һәм хөрмәт итәсез.Слайд 1

    Дәресебезне халкыбыз арасында яратып җырлана торган, күренекле  балалар язучысы  Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Яратыгыз” шигыреннән алынган өзек белән башлап җибәрергә телим.

 “Яратыгыз, туган илебезне

Яратыгыз, туган телебезне.

Бернигә дә карамый, -

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!”, - дип язган автор.

-Укучылар, әлеге шигырь юлларында шагыйрь безгә нәрсә дип әйтергә тели?

(Көтелгән җавап. Лирик герой туган илебезне, үзебезнең торган җиребезне, туган телебезне яратырга куша, хәтта боера дисәк тә ярый).

Укытучы. Ә нәрсә соң ул ярату?

(Көтелгән җавап.Ярату ул берәр нәрсәне яки кешене бик якын итү,аңа тартылу, хөрмәт итү.)

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән файдаланып фикерләрнең дөреслеген дәлилләргә.

Укытучы. Туган телебезне яратыгыз дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

-Телебезне ярату, ул шул телдә сөйләшү,аны үсеп шәһәрләргә чыгып  киткәч тә онытмау дигән сүз.

-Телен яраткан кеше аны төрле сүзләр белән чуарламаска, рус сүзләрен кулланып сөйләшмәскә тиеш.

-Телеңне ярату, ул,минемчә, аны балаларыңа да өйрәтеп калу, киләчәк буыннарга да тапшыру.

Укытучы. Туган илебезне яратуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

-Туган илен яраткан кеше читкә китмичә шул җирдә яши, тырышып эшли.

-Үсеп җиткәч армиядә хезмәт итә, туган җиреннең тынычлыгын саклый.

Укытучы. (Укучыларның игътибарын 1 нче  картинага юнәлтә.).Ә бу картинадагы балалар туган җирләрен яраталар дип әйтә алабызмы? Слайд 2

-Бу укучылар да туган җирләрен, табигатьне  яраталар, чөнки алар туган илләрен матурайту, саклау өстендә эшлиләр, агачлар утырталар.

      Укытучы. Димәк, ярату ул саклап кадерләп тору, якын итү, хөрмәт итү генә түгел, ә барлыкка китерү, бар итү,булдыру да икән бит әле,укучылар. 

2.Актуальләштерү.

Укытучы. Рәсемдә балаларның төрле шөгыльләре тасвирланган. Аларны язуда нинди сүзләр ярдәмендә күрсәтеп булыр икән? Слайд 3

(Фигыльләр ярдәмендә.)

Укытучы.Фигыльләр нәрсәне белдерәләр? Сораулары нинди? (Укучыларның җаваплары тыңланыла). Үткән дәрестә фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәнә башладык? (Җаваплар тыңланыла. Хикәя фиг.) Эшебезне гадәттәгечә төркемнәрдә оештырабыз.

Төркемнәрдә эш.(Укучыларга 3 төрле картина тәкъдим ителә.)

  1нче төркемгә бирем.1 нче рәсем буенча эшне белдергән  хикәя фигыльләр кертеп җөмләләр  уйларга.

2 нче төркемгә бирем. 2 нче  рәсем буенча хәрәкәтне белдергән хикәя  фигыльләр кертеп җөмләләр  уйларга.

3 нче төркемгә бирем. 3 нче рәсем буенча хис – кичерешне белдергән      хикәя фигыльләр кертеп җөмләләр  уйларга.

Бирем. Фигыльләрегезнең хикәя фигыль булуын дәлилләгез.

  • Эш яки хәлнең хәзерге,үткән һәм киләчәк заманда үтәлү – үтәлмәвен хикәяләп белдерә.
  • Җөмләдә хәбәр булып килә.
  • Зат –сан белән төрләнә.

Укучылар, бүгенге өйрәнәсе темабызны белер өчен, экранга карагыз әле!

“Артык сүзне тап!” биремен эшләү. Слайд 4

           а) укы, укый,  эшлә,  йөгер (укыйм)

           ә)  сөйли, кызыклы, шатлыклы,  көчле (сөйли)

      б)  авыл, болын, күренми, елга (күренми)

      в)  шатлана, барма, күрмә, эшләмә  (шатлана)

г)  бара, бар, барсын,барсыннар (баралар)

 - Әйдәгез, хәзер аерып алган фигыльләр белән җөмләләр төзегез. Слайд 5

     Укучылар телдән җөмлә төзиләр.

Бирелгән фигыльләр нинди заманда килгәннәр соң, балалар? Вакыйга кайсы вакытта бара?

Укытучы. Хәзерге заман дигәннән нәрсә аңлыйсыз? (Көтелгән җавап. Хәзер – бүген дигән сүз, димәк, эш – хәрәкәтләр, хәлләр бүген,сөйләп торган вакытта башкарыла).

   Димәк, бүгенге тема - “Хәзерге   заман хикәя фигыль.”(Дәфтәрләренә число һәм теманы язып куялар). Слайд 6

Ә бүгенге дәрескә нинди максат куябыз, балалар?

(Укучылар җавабы)

  • Максат: тоташ сөйләмнән  хәзерге заман хикәя фигыльне таба белү;
  •  башка төр фигыльләрдән аера белү;
  •  аның төп грамматик билгеләрен ачыклау. Слайд 7

3. Уку мәсьәләсен кую. 

     Төркемнәрдә эш.  Ә хәзер  хәзерге заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып карыйк инде. Слайд 8

-Укучылар, экрандагы эталонга карап, хәзерге заман хикәя фигыльнең төшенчәсен әйтергә кирәк була. Кагыйдәне кайсы төркем төгәлрәк чыгарыр икән?

 Нәрсәне белдерә?

Нинди сорауга җавап бирә?

Нәрсәләр  белән төрләнә?

Җөмләдә нәрсә булып килә?

 

Җаваплар тыңлана.

-Балалар, экрандагы кагыйдә белән үзегезнекен тикшерегез. Слайд 9

Сез кагыйдәгездә нәрсә билгели алмадыгыз?

 

 Шулай итеп, -Хәзерге заман хикәя фигыль  сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерә. Нишли соравына җавап бирә. Барлыкта һәм юклыкта була, зат-сан белән төрләнә, җөмләдә хәбәр булып килә.  

-Укучылар, әйдәгез, үзегез чыгарган кагыйдәләргә таянып, карточкалар белән эшләп  алыйк. Карточкалар таратыла.

4.  Уку мәсьәләсен адымлап чишү, бирелгән биремнәрне үтәү.

 Төркемнәрдә эш. Слайд 10

1нче төркемгә.  Нигезе тартыкка һәм  - у – авазына тәмамланган фигыльләргә  хәзерге заман хикәя фигыль  кушымчаларын   ялгап языгыз. Нәтиҗә чыгарыгыз.

2 нче төркемгә. Нигезе сузык авазга тәмамланган  фигыльләрне хәзерге заманга куеп языгыз. Нәтиҗә чыгарыгыз. Слайд 11

3 нче төркемгә. Нигезе  -й һәм –и авазларына беткән фигыльләргә хәзерге заман хикәя фигыль  кушымчаларын   ялгап языгыз. Нәтиҗә чыгарыгыз. Слайд 12

1 төркем.                                           2 төркем.                                     3 төркем.        

Утырт  - а,         ку-а                          сакла –ый         ташы –й             туй - а        ти(й) - ә

ярат – а,            шу-а                           сөйлә –и          балкы –й              ки(й) - ә

Үс- ә,                 ис - ә                                 башла - ый                         җый – а куй-

Укучылар үзләре кагыйдәләрне чыгарып, нәтиҗә ясарга тиешләр.  

Көтелгән нәтиҗә: 1. нигезе тартыкка һәм -у авазына тәмамланган фигыльләргә хәзерге заманда  –а, -ә кушымчасы ялгана. Слайд 13

2. Сузыкка беткән нигезләргә –ый, -и кушымчалары ялгана, соңгы сузык төшеп кала.

Соңгы авазы ы булса, аңа –й ялгана. Слайд 14

3. Нигезе  -й һәм –и авазларына беткән фигыльләргә дә –а, -ә кушымчасы ялгана. Йа авазлары язуда –я хәрефе белән күрсәтелә. Слайд 15

Укытучы. (Инд.эш) Ә хәзер “Кем күбрәк әйтер?” уенын уйныйбыз. Нокталар урынына хәзерге заман хикәя фигыльләр өстәп языгыз. Слайд 16

 Үрнәк:

 Кош ......

Бала...........

Үсемлек........

Малайлар.........

Кызлар........

Агачлар.......

Кош оча, сайрый, үстерә, чүпли, оя ясый, файда китерә.

Физкультминутка Слайд 17

Тәрәзәгә карагыз әле. Урамда салкын кыш. Ә без җәйге урамга барыйк әле.

  • Урман буйлап барабыз, барабыз, уңга карыйбыз, сулга карыйбыз: ничек матур итеп кошлар сайрый.
  • Өскә карагыз әле, никадәр матур күбәләкләр оча. Әйдәгез, аларны тотабыз.
  • Карагыз эле, нихәтле чәчәкләр үсеп утыра. Аларны җыеп чәчәк бәйләме ясыйк әле.
  • Туктап, бу чәчкәләрнең хуш исләрен исник әле.
  • Ә менә монда агач төбе, әйдәгез утырыйк.

Үтелгәннәрне ныгыту. Тактада эш. Укучылар, без сезнең белән хәзер карточкалардагы биремнәрне эшлибез. Теләгән укучы чыгып ала һәм биремне тактада  үти. Калганнар биремнәрне дәфтәрдә башкаралар.) Слайд 18

 1 нче бирем. Бирелгән җөмләләрдә хәзерге заман хикәя фигылен табып, юнәлешен билгеләгез.

1. Кайчысыз киселә, җепсез тегелә. (Табышмак)

2. Яңа заман яңа байлыклар тудыра. (Г. Бәширов)

Киселә, тегелә-төшем юн.

Тудыра-йөкләтү юн.

2 нче бирем. Шигырьне укыгыз һәм фигыльләрне хәзерге заман хикәя фигыль формасына куеп языгыз . Слайд 19

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.         ( М.Аитова)

3 нче бирем. Шигырьне укыгыз һәм фигыльләрне хәзерге заман хикәя фигыль формасына куеп языгыз. Слайд 20

Иң изге хисләремне мин,

Туган телдә аңлаттым.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтләдем, яраттым.

                                        (Э.Мөэминова)      

4  нче бирем. Бирелгән фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып языгыз.

Слайд 21

  йөгерә  -

  мактана –

  ватыла -

5  нче бирем. Бирелгән фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып языгыз. Слайд 22

елмая –                      

бөгелә –                      

саный -        

Дәреслектә эш.      219 нчы күнегү Слайд 23

Затлар

Берлек сан

Күплек сан

I зат

Көтәм, күзәтәм, тырышам.

II зат

Төшәсең-төшәсең дә, китәсең, буласың.

III зат

Кала, керә, килә, йомыла.

       

V. Рефлексия.

    Бүгенге дәрескә куелган максатка ирештекме? Дәрес башында куелган уку мәсьәләсе үтәлдеме – йомгак ясыйбыз. Слайд 24

Тема аңлашылдымы? Авырлыклар булдымы?

Димәк, бу теманы үзләштереп, белем алдыгыз.  Хәзерге заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

     Укучылар, дәрес башында шагыйрь Р.Миңнуллин  үзенең шигырендә мәхәббәтсез яшәү ярамый, дигән иде.

Ни өчен кеше илен, телен,туган җирен яратмыйча яши алмый икән?

(Көтелгән җавап.Кешенең иле, теле бер генә була . Аны алыштырырдай башка бер нәрсә дә юк.)

Укытучы.Тактада бирелгән мәкальләрнең шагыйрь Р.Миңнуллинның шигыре белән аваздаш яклары бармы? Слайд 25

  • Алтын – көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык.
  • Ватан белән ата – ананы чит җирдән таба алмассың.
  • Туган илең – туган анаң, чит ил –үги ана.

(Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

 Дәфтәрләрдә эш.Укучылар мәкальләрне дәфтәрләренә язып куялар.

Өйгә эш. Слайд 26

  1.  Дәреслектәге 221 нче күнегү
  2. Әдәбият дәреслегеннән хәзерге заман хикәя фигыльләре кергән 8 җөмлә язып алырга.
  3.  Бирелгән берәр мәкальнең  мәгънәсен  хәзерге заман хикәя фигыльләрен кулланып аңлатырга.

Укытучы. Укучылар, бөек мәгърифәтчебез, галим , педагог Р.Фәхреддин үзенең гыйльми хезмәтләрендә түбәндәге сүзләрне язып калдырган: ”Без бетә торган кавем түгел,бәлки дөньяда мәңге торыр һәм башка милләтләр белән берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтбез,” – дигән. Үзенең шундый тырыш, телен, туган илен яраткан балалары булган милләт һичшиксез яшәр һәм яшәячәк дигән өмет белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

Билге кую.

ҮЗБӘЯ карточкаларын җыеп алына

(Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела һәм төркемнәрдәге эшчәнлеккә бәя бирелә.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация.  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола настоящего времени...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы

2нче сыйныфның рус төркеме өчен Литвинов методикасына нигезләнгән дәрес планы....

Хәзерге заман шартларында китап сөюче сәләтле балалар тәрбияләү.

Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү...