Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы
план-конспект урока по теме

Зарипова Алинә Әнис кызы

2нче сыйныфның рус төркеме өчен Литвинов методикасына нигезләнгән дәрес планы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_plany2_kl.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес  эшкәртмәсе.

Үткәрү вакыты: 23.10 2009.

Укытучы: Зарипова Алинә Әнис кызы

Тема:         Хәзерге заман хикәя фигыльнең  барлык һәм юклык формасы.

Максат:     1. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлык һәм юклык формасын ныгыту.          Р.Миңнуллин белән танышу һәм аның “Тәмлетамаклар” шигырен уку.

                   2. Укучыларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.

                   3. Хайваннарга карата миһербанлылык, ризыкка карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, кроссворд, рәсемнәр, интерактив такта, фигыльләрнең барлык һәм юклык кушымчалары, эш дәфтәрләре, карточкалар.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

                                    Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Психологик уңай халәт булдыру.

Дәреснең максатын хәбәр итү.

  1. Актуальләштерү.

1.Кроссворд чишү.(2нче слайд)

-Ребята,давайте сначала мы с вами решим этот кроссворд. Ведь слова ,которые здесь спрятались, помогут нам в течении нашего урока.

(балалар дөрес җавапны тапкач, экранда да анимация рәвешендә җаваплар чыга бара)

2. Фонетик зарядка.

-Молодцы. А теперь ,давайте, правильно прочитаем все слова.(хор белән уку)

  1. Шигырь уку.
  1. Р. Миңнуллин белән таныштыру. Экрада шагыйрьнең портреты(3нче слайд).
  •     Р. Миңнуллин- народный поэт Татарстана, опытный журналист, видный общественный и государственный деятель.

          Периодически появляются его книги и для взрослых, и для детей, звучат песни, написанные на его слова. Многие из этих песен занимают первые места на конкурсах и фестивалях. Но всё же для детей он пишет охотнее и с любовью.

  1. “Тәмлетамаклар” шигыре белән танышу.(4нче слайд)
  • А сейчас мы свами прочитаем одно очень интересное стихотворение Р. Миңнуллина. А называется стихотворение-“Тәмлетамаклар”. Как переводится слово на русский язык?
  • “Сладкоежки”(шигырьнең исеме һәм тәрҗемәсе экранда чыга)
  1. Сүзлек өстендә эш.(5нче слайд)

Юлбарыс-тигр

Ат- лошадь

Маэмай- эт

Беренче- первый

Бугай- кажется   (Экранда рәсемнәр һәм сүзләр бирелә)

  1. Тикшерү(6нчы слайд)

      Экранда рәсемнәр генә чыга. Укучылар укытучының:

-Бу нәрсә?-дигән соравына җавап бирәләр.

  1. Шигырьне уку.
  • уку үрнәге. Укытучы укый.
  • Үзлектән уку.
  • Чылбыр буенча 2шәр юл уку һәм тәрҗемә итү.

  • Укучыларның аңлавын тикшерү.(7нче слайд)

“Кем нәрсә ярата?” уены.

Интерактив тактаның як-ягында алда искә алынган хайван рәсемнәре, ә уртада -алар ярата торган ашамлыклар. Укучылар укытучының соравына җавап бирәләр һәм такта янына чыгып һәр хайванга үз ризыгын бирәләр.

(Әлеге слайд смарт режимында)

       

  1. Күнегүләр эшләү.
  1. Сорауларга җавап бирү.(8нче слайд)

Тактада :

-Син нәрсә ашарга яратасың?

-Син нәрсә ашарга яратмыйсың?- дигән сораулар чыга  Аларның тирә-ягында ашамлык рәсемнәре. Укучылар барысы да әлеге ике сорауга җавап бирәләр.

         2.   Диалоглар төзү.

          а) укытучы-укучы арасында:

            -Юля,әйт әле, син нәрсә ашарга яратасың?

            -Мин алма ашарга яратам.

            -Ә син нинди алма яратасың?

            -Мин яшел алма яратам.

            -Син тагын нәрсә яратасың?

            -Мин тагын чәк-чәк ашарга яратам.

           - Юля, син нәрсә ашарга яратмыйсың? Һ.б.

           б) укучы-укучы арасында да шундый ук диалоглар төзетеп карау.

          3.  Физминутка:

            Исә җилләр , оча кошлар,

            Килә коштай очасы.

            Күккә менеп, җиргә төшеп,

            Шул җилләрне кочасы.

  1. Язу дәфтәрләрендә эш.(9нчы слайд)

ТӘМЛЕТАМАКЛАР сүзендәге һәр хәрефкә берәр сүз уйлап язарга.

Т-...                Е-...

Ә-...                А-...

М-...               К-...

Л-...                 Р-...

  1. Йомгаклау.

1.Нишләми? соравына җавап бирү.(10нчы слайд)

    Нишли?       Нишләми?

    Ярата              ...

    Ашый              ...

    Үсә                  ...

(дөрес җаваплар бер-бер артлы чыга бара)

  1. -мый; -ми кушымчаларын искә төшерү.
  2. “Дөрес җөмлә төзе” уены.(11нче слайд)
  • Ребята, а теперь попробуйте составить  правильные предложения.

Бакчада гөмбә                    яратмый.

Мин аш                               үсми.

Алсу җиләк                         ашамыйм.

       Укучылар интерактив такта янына чыгып, уклар ярдәмендә дөрес җөмләләр төзеп күрсәтәләр.

  1. Өй эше.(12нче слайд)

 Карточкадагы сорауларга җавап язып килергә.

 Сораулар:

-Син нәрсә ашарга яратасың?(яратмыйсың)

-Әтиең нәрсә ашарга ярата?(яратмый)

- Әниең нәрсә ашарга ярата?(яратмый)

5.  Билгеләр кую.

Такта янына чыккан, сорауларга дөрес җавап биргән, диалог төзегән укучыларга билгеләр куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре. 6 сыйныфта татар теле дәресе

6 сыйныфта "Хәзерге заман хикәя фигыльнең  мәгънәләре" темасы буенча Сингапур алымы белән үткәрелгән татар теле дәресе үрнәге...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. МАКСАТЛАР:1.        Белем бирү максаты – Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык  формасын, кушымчаларын, сорав...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,5нче сыйныф(рус төркеме)

quot;Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,Р.З.Хәйдәрова дәреслеген кулланып, , 5нче сыйныфның рус төркемендә узды...

Фигыльнең барлык һәм юклык формасы

Фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән танышу. Лексик-грамматик күнекмәләрне ныгыту, сөйләмдә активлаштыру. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту....