Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре. 6 сыйныфта татар теле дәресе
план-конспект урока (6 класс) по теме

 6 сыйныфта "Хәзерге заман хикәя фигыльнең  мәгънәләре" темасы буенча Сингапур алымы белән үткәрелгән татар теле дәресе үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khzerge_zaman_khikya_figylnen_mgnlre._6_kl._tat.t.rar1008.08 КБ

Предварительный просмотр:

6 класс татар теле дәресеннән информацион технологияләрне кулланып төзелгән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре.

Максат: 1. Хәзерге заман хикәя фигыльнең төрле мәгънәләрдә килүен аңлату, күнегүләрдә мәгънәләрен ачыклау, сөйләм активлыгына кертү.

2. Хикәя фигыльнең заман формаларын, ягъни эш яки хәлнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманнарда үтәлү-үтәлмәвен искә төшерү, барлык-юклык формасында килүенә, зат-санда төрләнүенә күнегүләр эшләү, өлешчә морфологик анализ ясау. Җөмләдә фигыльләрне таба, сөйләмдә дөрес итеп куллана, нәтиҗәләр ясый белүне камилләштерү.

3. Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, иптәшләрең белән дустанә мөнәсәбәт булдыру. Көндәшлеккә сәләтле XXI гасыр укучысы тәрбияләү, дәрестә игътибарлы булу.

Җиһазлау: дәреслек, ноутбук, проектор, презентация, мэнэджмэт, А 4 форматы кәгазьләре, тест, татар халык бию көе.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Эш алымнары: индивидуаль, парлап, төркемнәрдә, коллектив.

Метод һәм алымнар:  укытучы сүзе, сорау-җавап, аңлатмалы-күрсәтмәле, өлешчә эзләнү, сингапурча укыту методикасы, дәреслектән күнегүләр эшләү, карточкалар буенча эш.

Дәрес барлык этапта эшләнелә торган биремнәрне үзендә берләштергән  презентация нигезендә үткәрелә.

 

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Барчабызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз.
  1. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

– Укучылар, бүген без дәрестә “Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре” дигән теманы өйрәнербез. Шуның өчен  фигыль турында белемнәребезне искә төшереп алырга кирәк булыр.

  1. Эй Ар Гайд структурасы буенча эш.

Укучыларга раслаулар язылган карточка бирелә. Экранда 2 нче слайд.

Хикәя фигыль турында раслаулар

Дәрес башына кадәр

Раслаулар

Дәрес азагында

1

Хикәя фигыль  эш яки хәлнең сөйләм вакытында (хәзерге), сөйләм вакытына кадәр (үткән) һәм сөйләм вакытыннан соң (киләчәк заманда) үтәлүен  яки  үтәлмәвен белдерә.

2

Хикәя фигыльнең  3 заман формасы бар.

3

Хәзерге заман хикәя фигыль – эш яки хәлнең сөйләм вакытында үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган фигыль.

4

Хәзерге заман хикәя фигыль 2 төрле ясала:

  1. –а, -ә
  2. –ый, -и кушымчалары ярдәмендә

5

Хәзерге заман хикәя фигыль төрле  юнәлешләрдә килә, барлыкта-юклыкта килә, зат-сан белән төрләнә.

6

Җөмләдә хәбәр булып килә.

7

  Хәзерге заман хикәя фигыль 4 төрле мәгънәдә кулланыла:

  • сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә;
  • һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;
  • үткәндә булган эш- хәлләрне җанландыру өчен;
  • киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне белдерү өчен

  1. “Дәрес башына кадәр”  һәм  “Дәрес азагында” дигән баганаларны чагыштырыгыз. Сезнең фикерләр үзгәрдеме? Ни өчен? _______________________________________________

Кайсы раслаулар сезнең өчен иң мөһиме? Ни өчен? _____________________________

Бурыч: укучылар бу раслауларны укып танышалар һәм “Дәрес башында” дигән баганага үзләренең фикерләрен күрсәтәләр. Риза булсалар, “+” тамгасы, риза булмасалар, “-” тамгасы куялар.

“Дәрес азагында” дигәнгә берни дә куймый торалар.

  1. Яңа теманы аңлату.  “Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре”. Презентация ярдәмендә аңлату. 4-7 нче  слайдлар.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең  4 мәгънәсе бар:

  1.  Хәзерге заман хикәя фигыль  сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә:

Мәсәлән,      - Нигә болай бик әкрен кайтасыз, Талип абзый?

            Мидхәт аны куып җитеп, янәшә атлап китте.

            - Ишетәсеңме, нинди шәп уйный.

2) Хәзерге заман хикәя фигыль һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә:

           1) Яфраклар коела, яфраклар...

                Нәкъ шулай ел саен бу нәрсә...

                Күбәләк шикелле талпынып

                Очалар, аз гына җил бәрсә...

  1. Крестьян баласы, ир бала булса, җиде яшьтән атка, тырмага,      

            сабанга йөри башлый. Сигездә-тугызда утауга, уракка  кушалар.

  1. Хәзерге заман хикәя фигыль үткәндә булган эш хәлләрне җанландыру өчен дә кулланыла.

      Мәсәлән, 922 нче елның маенда Болгарга ерак Багдаттан илче килә.       Болгар рәсми төстә ислам дине кабул итә һәм заманында иң зур, көчле дәүләтләрнең берсе белән дипломатик мөнәсәбәтен  урнаштыра.

  1. Хәзерге заман хикәя фигыль киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне дә белдерә ала:

Мәсәлән, - Менә нәрсә, Лотфулла абзый. Иртәгә биредә савучылар, терлекчеләр белән җыелыш үткәрәбез.

Иртәгә Көзге бал була.

  • Мисаллардан күренгәнчә, хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәсе сөйләмдә, җөмлә эчендә ачыклана.

  1. Китаптан табып, хәзерге заман хикәя фигыльнең 4 мәгънәсен истә калдыру.

  1. Яңа теманы ныгыту күнегүләре эшләү.

  1. Дәреслек буенча эш. 67 бит. 126 нчы күнегү.

Бирем. Тексттан хәзерге заман хикәя фигыльнең 4 мәгънәләрен табып аңлату.

Нәкый Исәнбәт, шигырьләре белән бер үк вакытта диярлек, беренче сәхнә әсәрләрен дә яза.

Үрнәк: Яза – хәзерге заман хикәя фигыль, үткәндә булган эш хәлләрне белдерә, III зат  берлектә.

Йөзә - хәзерге заман хикәя фигыль, һәрвакыт булып торган эшне белдерә, III зат  берлектә.

  • Хәзер №1, №2, №3, №4 катнашучыга бүленәбез. Сезнең алдыгызда мэнэджмэтлар ята. Шуның 1 дигәне №1 катнашучы була. Һ.б.

Иңбаш күрше белән эшләү, башта киңәшләшәләр, аннан чиратлап җавап бирәләр.

№1. Март аеның нечкә билле җиле

Сузылып ятып җиргә кар ашый. 

Кар ашый - хәзерге заман хикәя фигыль, һәрвакыт булып торган эшне белдерә, III зат  берлектә.

№2. – Боларның барысын да сиңа Гариф Әюпович өйрәтәме?

Өйрәтәме - хәзерге заман хикәя фигыль, үткәндә булган эш хәлләрне белдерә, III зат  берлектә.

№3. Син бит белмисең минем нинди планнар белән йөргәнне; болай итәм:

Болай итәм - хәзерге заман хикәя фигыль, киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эшне белдерә, III зат  берлектә.

№4. күлдән су ерып кертәм, үзебезнең Степанга барам да күп итеп кара карлыган, кызыл карлыган, кура җиләге куагы алып кайтам, читән буена утыртам.

Кертәм, алып кайтам, утыртам -  хәзерге заман хикәя фигыль, киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эшне белдерә, III зат  берлектә.

  1. Релли Робин структурасы.
  • Хәзер тагын парлашып эшләп алабыз. Каршы күрше белән эшлибез.
  • А4 кәгазен 2 гә бөклибез, ертабыз, 2 як күршегә бирәбез. Алар шулай ук 2 гә бөклиләр, ерталар һәм 1 сен үзенә, 1 сен каршы як күршесенә бирәләр.  
  • Сезгә кәгазьләрдә 4 фигыль язарга кирәк. Шуның 3 се  - хәзерге заман хикәя фигыль, ә 1 се  -  фигыльнең башка төркемчәсе булсын. Башка сүз булса да ярый. Ул артык сүз була.
  • Бу артык сүзне дәфтәргә язып куйдык. Партнерлар белән кәгазьләрне алмаштык, андагы артык сүзне дә дәфтәргә язып куйдык.
  • Сезнең 2 артык сүз килеп чыкты.

Бурыч: Укучыларны сөйләм активлыгына кертеп, аларның игътибарын туплау, хәзерге заман хикәя фигыльнең грамматик билгеләрен истә калдыру.

  • Иңбаш күршеләрегез белән киңәшләшеп алыгыз, сездә нинди артык сүзләр килеп чыкты?

( Укытучы бу сүзләрне тактага яза бара)

  1. Физкульминутка. Микс Пэа Шэа структурасы.
  • Хәзер басабыз, урындыкларны этеп куябыз.

Музыка яңгырый (татар халык бию көе). Музыка астында балалар буталышып йөриләр, кабинет буенча хәрәкәт итәләр.

  • Музыка туктагач, сез якындарак басып торган берәр укучы белән пар ясыйсыз, “5 не бирәбез” (һавада кулларны берләштереп алу). Мин сорау бирәм.
  1. Нәтиҗә ясау.

1 нче сорау. Мәсәлән, ни өчен бирсен һәм калырга сүзләре артык булды?

Таймд-Пэа-Шэа структурасы. Укучылар үзләренең партнерлары белән 30 сек. фикер алышалар.

  • Кемнең чәче озын, шул башлый.
  •  Бирсен –боерык фигыль, калырга – инфинитив.
  • Партнерларыгызга рәхмәт әйтегез.

Музыка дәвам итә. Туктый. Укучылар яңа парларын табалар.

2 нче сорау. Ни өчен, мәсәлән, карау белән сөйләүче сүзләре артык булды?  

  • 3 сек. уйлыйбыз.

Укучылар үзләренең партнерлары белән 30 сек. фикер алышалар.

  • Кемнең буе кыска, шул башлый.
  • Карау – исем фигыль, сөйләүче – сыйфат фигыль.

3 нче сорау. Ни өчен бар! һәм алса сүзләре артык булды? Кемнең костюмы кара, шул башлый.

  • Бар! – боерык фигыль, алса – шарт фигыль.
  • Рәхмәт әйтәбез. Хәзер урыннарга утырабыз.
  1. 127 нче күнегү. Индивидуаль эш.

Бурыч: Хәзерге заманның киләчәк эш мәгънәсендә килүенә җөмләләр төзү.

  • Хәзер №1 нче катнашучы А4 форматының яртысын 2 гә бөкләп ерта, берсен каршы күршегә бирә, алар 2 гә бөкләп ерталар. Һәр катнашучыга 1 кәгазь туры килә. Карточкалар белән эшләп алабыз. Экранда карточкаларның номерлары бирелгән. Шундагы сүзләр белән җөмлә төзеп алабыз. Җөмләләрне хәзерге заман хикәя фигыль белән тәмамлыйбыз.

№1                                   №2                                     №3

№4                                    №5                                   №6

Түбәндәге җөмләләр килеп чыгарга тиеш:

Мәсәлән, Иртәгә спортзалга түгәрәккә барам. Һ.б.

  1. Тест эшләү.  Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре. Слайд. 

 

  1. Бу җөмләдә хәзерге заман хикәя фигыльнең кайсы мәгънәсе белдерелә:

Бүгеннән без чын-чыннан үз эшебезгә тотынабыз. (М.Ә.)

  1. сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә;
  2. һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;
  3. үткәндә булган эш хәлләрне җанландыруны белдерә;
  4. киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне белдерә.
  1. Бу җөмләдә хәзерге заман хикәя фигыльнең кайсы мәгънәсе белдерелә:
  • Нишләп йөрисең?
  • Мин Ленаны эзлим, таба алмыйм. (Ә.Б.)
  1. сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә;
  2. һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;
  3. үткәндә булган эш хәлләрне җанландыруны белдерә;
  4. киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне белдерә.
  1. Хатны укыгач, Гатаулла абзый юлга чыга җөмләсендә хәзерге заман хикәя фигыльнең кайсы мәгънәсе белдерелә:
  1. сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә;
  2. һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;
  3. үткәндә булган эш хәлләрне җанландыруны белдерә;
  4. киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне белдерә.
  1. Бу җөмләдә хәзерге заман хикәя фигыльнең кайсы мәгънәсе белдерелә:

Шапырай карт җәйләрен ферма көтүен көтә, ә кышларын каравылда тора. (М.Х.)

1)        сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә;

2)        һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;

3)        үткәндә булган эш хәлләрне җанландыруны белдерә;

4)        киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне белдерә.

Слайд.  Җавапларын экраннан тикшерү.

  1. 4;              2. 1                    3. 3.               4.2.

  1. Дәресне йомгаклау.

Эй Ар Гайд структурасының азагы.

  • Кулларга Хикәя фигыль турында раслаулар”  карточкасын алыйк әле.  Хәзер раслауларны тагын бер кат карап чыгабыз һәм “Дәрес азагында” графасын тутырабыз. “Дәрес башында” һәм “Дәрес азагында” дигән графаларны чагыштырабыз. Сезнең фикерләр үзгәрдеме? Ни өчен?

  1. Өй эше.
  • Дәрес азагына якынлашты. Өй эше алабыз. Параграф 24, теманы тагын бер кат укып өйрәнергә. 128 нче күнегүнең яртысын эшләргә.
  • Билгеләр кую.
  • Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

Татарстан Республикасы Сарман  муниципаль районы

МББУ  “Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Хәзерге заман

 хикәя фигыльнең мәгънәләре

Татар телчеләренең район методик берләшмәсендә

күрсәткән ачык дәрес эшкәртмәсе      

Үткәрде:

Салихова Рәмзия Равиловна

2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....