"Саннарның ясалышы һәм язылышы" 6 нчы сыйныф
методическая разработка (6 класс) по теме

Ахметгалиева Алсу Асхадулловна

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Саннарның ясалышы һәм язылышы" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_dresesannarnyn_yasalyshy_hm_yazylyshy.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресе (6 нчы сыйныф, татар төркеме).

                Тема: Саннарның ясалышы һәм язылышы.

                Максат: 1.Укучыларны тамыр, кушма, тезмә, парлы саннар белән таныштыру;

                              2.Әлеге саннарны сөйләмдә һәм язуда кулланырга өйрәтү, өлеш санының рус теленнән аермалы укылышын билгеләү;

                              3.Башкалабыз Казанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

                Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

                Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив,  өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.

Материал: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. Татар теле. 6 нчы сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен дәреслек),  «Халык авыз иҗаты» китабы.

                Җиһазлау: тестлар, мәкальләр язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Казан темасына кагылышлы рәсемнәр.

                                                                 Дәрес барышы

  1. Укучыларны дәрескә оештыру.
  1. Игътибарны туплауга уен «Яшерелгән санны тап».

Алтын, тун, кунак, йөзек, бертуган, көч, бишек, фикер, көчек.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  1. Тест сорауларына җавап алу.

- Укучылар, без сезнең белән сан сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам итәбез. Яңа тема өйрәнергә керешкәнче, белемнәребезне тест ярдәмендә тикшереп алыйк әле.  

1. Сан нәрсәне белдерә?

   а) предметны;

   б) предметнын билгесен;

   в) предметнын санын, исәбен.

2. Сан нинди сорауларга жавап бирә?

   а) күпме? ничә? никадәр? ничәү? ничәшәр? һ.б. 

   б) кем? нәрсә?

   в) нинди? кайсы?

3. Сан белән ачыкланган сүз ничек атала?  

   а) сыйфатланмыш;

   б) аныкланмыш;

   в) саналмыш.

4. Саннар мәгънәсенә карап ничә төркемчәгә бүленә?

   а) 5;

   б) 6;

   в) 4.

III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

  1. Ясалышы  ягыннан саннарны  барлау (плакатка язылган).

          а) бер, ике, илле, йөз, тугыз, мең, миллион, җитмеш;

          б) унбер, унике, унөч, ундүрт, унбиш, уналты, унҗиде, унсигез, унтугыз;

          в) ике-өч, унар-унбишәр, биш-алты, алтмышлап-җитмешләп;

          г) егерме бер, алтмыш биш, бер мең тугыз йөз илле, биш йөз егерме сигез,

            дүрттән өч(3/4), уннан җиде(7\10).  

- Укучылар, ясалышы ягыннан сүзләр ничә төркемгә бүленә иде? Ясалышы ягыннан нинди сүзләр була? (тамыр, кушма, ясалма, парлы, тезмә, кыскартылма).

Тактага карагыз әле, сүзләрне эчтән генә укып алыгыз. Монда нинди сүз төркеменә мисаллар язылган? (сан). Ясалышы ягыннан болар нинди саннар икән? Беренче юлны укыйк әле. Бу саннар ничә кисәктән, тамырдан тора? (бер).

- Әйе, бер сүздән, ягъни тамырдан гына. Димәк, ничек атала бу саннар? (тамыр саннар).

- Икенче юлда язылган саннарга игътибар итегез. Алар ничә тамырдан тора һәм ничек язылалар? (ике тамырдан торалар һәм кушылып язылалар, кушма саннар)

(Башка сан төрләре  дә шул тәртиптә тикшерелә).

- Өлеш саннарына игътибар итик әле. Рус телендә сез аларны «дробные числительные» дип өйрәнәсез. Өлеш саны рус телендә аерым төркемчә итеп карала, ә татар телендә ул микъдар сан төркемчәсенә керә. Укылышы да рус теленнән аермалы. Рус телендә 3/5 (три пятых), ә татар телендә ваклаучысыннан башлап 3/5 (биштән өч) дип укыла. Килеш белән төрләнгәндә, өлеш санының санаучысы гына төрләнә, ә ваклаучысы чыгыш килешендә кала (мисаллар китерү).

  1. Кагыйдә уку (нәтиҗә ясау).

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Тактадагы саннарны уку, вакыйгаларның мәгънәләрен ачыклау.

1941-1945 нче еллар;

1886-1913 нче еллар;

2005 нче елда 1000 яшь.

        а) Бу саннар нинди вакыйгаларны күздә тотып бирелгән икән? (1941-1945 нче еллар – Бөек Ватан сугышы еллары; 1886-1913 нче еллар – Габдулла Тукай яшәгән еллар; 2005 нче елда Казаныбызга 1000 яшь).

        Нәтиҗә: тезмә саннар тамыр саннардан төзелеп, аерым язылалар.

  1. Дәреслек белән эшләү.

- 254 нче күнегү. Сүз белән бирелгән саннарны цифрлар белән язу.

а) биремне уку, текстны укып эчтәлеген ачыклау.

- Текстта сүз нәрсә турында бара? Яшеллекне, табигатьне саклау максатыннан, сез нәрсәләр эшлисез?

        б) җөмләләрдән саннарны табу, цифрлар белән язу (725, 540, 30-35, 50-70).

        3. Иҗади биремле эш (карточкалар белән).

а) мәкальләрнең икенче өлешен язып бетерергә, мәгънәсен ачыкларга; саннарны табып, ясалыш төрен билгеләргә.

Җиде кат үлчә, … (бер кат кис).

Мең сум акчаң булганчы, …(мең дустың булсын).

Ике куян артыннан кусаң , …(берсен дә тота алмассың).

4.Физкультминут.

5.Сайланма диктант. Саннарны сүзләр белән язып алу, ясалышын, язылышын аңлату, мәгънә ягыннан төркемчәсен билгеләү.

а) Башы бер, күзләре унике (сәгать);

б) Аккошның берүзенә

Өч йөз алтмыш биш канат.

Мин торам аны санап,

Көндә кими бер канат (календарь);

в) Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе (Габдулла Тукай «Безнең гаилә»);

г) Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка

Тырышып-тырышып пешерәләр алар ботка (Габдулла Тукай «Кәҗә белән Сарык»).

Бер – тамыр сан, микъдар саны.

Унике – кушма сан, микъдар саны.

Өч йөз алтмыш биш – тезмә сан, микъдар саны.

Җидәү – тамыр сан, җыю саны.

Җиденче – тамыр сан, тәртип саны.

Өч-дүрт – парлы сан, чама саны.

(Саннарның табышмакларда, мәкальләрдә, әйтемнәрдә, әкиятләрдә, гомумән,  халык авыз иҗатында бик еш кулланылуына игътибар иттерү).

6. Иҗади эш (телдән). Терәк сүзләр, сюжетлы рәсемнәр ярдәмендә парлы, тамыр, тезмә, кушма саннар кулланып,  «Казаным» темасына хикәя төзү.

V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

- Бүген дәрестә нишләдек? Нәрсә турында өйрәндек?

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше: «Халык авыз иҗаты» китабыннан файдаланып, парлы, тезмә, кушма һәм тамыр саннар кергән өч мәкаль, өч табышмак язып килергә.

                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"

Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...

Тема: “Саннарны гомумиләштереп кабатлау” 4 сыйныф

Тема:                       “Саннарны гомумиләштереп кабатлау&rdquo...

Саннарның ясалышы

6 сыйныф( татар төркеме) очен дәрес конспекты...

"Рәвешләрнең ясалышы", татар теле, 6 сыйныф

ldquo;Совершенствование Качества Преподавания в РТ”  проекты кысаларында Сингапур технологиясе кулланып, рәвешләрнең ясалышын аңлату дәресенең технологик картасы...

Саннарның ясалышы

Саннарның ясалышы...

Саннарның ясалышы

Дәрес планы 6 класс...