Саннарның ясалышы
план-конспект урока (6 класс) на тему

Ахметгалиева Алсу Асхадулловна

6 сыйныф( татар төркеме) очен дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sannarnyn_yasalyshymegarif.docx23.2 КБ

Предварительный просмотр:

Саннарның ясалышы ( VI сыйныфта татар теле дәресе)

Алсу ӘХМӘТГАЛИЕВА,

Казан шәһәре  171 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең темасы: Саннарның ясалышы.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: татар теленең сүз байлыгын, матурлыгын  күрсәтү; сөйләмне камилләштерүгә омтылу.

метапредмет: төп төшенчәләрне аерып чыгара, кирәкле мәгълүматны таба белү; үз фикереңне дәлилли алу, проблеманы чишү юлларын эзли белү.

предмет буенча: тамыр, парлы, кушма, тезмә саннарның ясалыш ысулларын белү, саннарны язма һәм телдән сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле

Укытучы һәм укучы өчен ресурслар:1.Татар теле.6 нчы сыйныф.Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина.-Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2017.

2. Шәмсетдинова Р. Р. “Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар”. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел.

3.Исәнбәт Н. Балалар дөньясы: Такмак-такмазалар, җыр, мәкаль, табышмаклар, алдавыч әкиятләр һәм башкалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1970.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру(мотивлаштыру) этабы.

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру, укучыларны аралашуга этәрү.

Укытучы.Хәерле иртә, балалар!Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

143 нче күнегүне тикшерү (нокталар урынына тиешле кушымчаларның куелышын, тексттан саннарны һәм исемләшкән санны дөрес аерып әйтә белү, исем сүз төркеменә морфологик анализ ясый белүләрен  тикшерә), өй эше эшләгәндә авыр булган сорауларны ачыклау.

2. Укытучы сүзлек диктанты өстендә эш оештыра: сигез, уналты, егерме бер, биш-

алты,   тугыз йөз кырык биш, мең, унбер. 

(Укучылар сүзлек диктанты язалар, үрнәк буенча тикшерәләр, бәялиләр.)

III.Танып-белүгә мотивлаштыру. Проблемалы ситуация тудыру.

Укытучы дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим итә.

Сигез, уналты, егерме бер, биш-алты,   тугыз йөз кырык биш, мең, унбер.

-Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

-Алар ничек ясалганнар?

-Сүзлек диктанты язганда, нинди авырлык туды?

-Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

(Укучылар сорауларга җавап бирәләр; сүзләрнең аерым, кушылып язу очракларына караган кыенлыкларны әйтәләр, дәреснең темасын, максатын билгелиләр.)

 IV.Танып белү эшчәнлеген  оештыру. Яңа теманы өйрәнү.

1.Ясалышы ягыннан саннарны барлау(экранда күрсәтелгән таблица өстендә эш.)

Укытучы саннарның ясалашын һәм мәгънәләрен аңлатырга куша, рус телендәге саннарның ясалышы белән чагыштыра, саннар белән җөмләләр төзетә, нәтиҗә ясата(эш барышында укучыларның җавапларын  таблицада күрсәтелгән күп нокталар урынына куеп бара.)

....

...

...

....

биш

унбер

егерме дүрт

ике-өч

йөз

унсигез

сиксән ике

ун-унике

сигез

унтугыз

җиде йөз кырык тугыз

биш-алты

....

....

....

....

-Таблицада нинди сүз төркеменә мисаллар язылган? (Сан сүз төркеменә).

-Ясалышы ягыннан болар нинди саннар икән? Беренче баганадагы саннарны укыйк әле. Бу саннар ничә кисәктән, тамырдан тора? (Бер кисәктән, тамырдан торалар).

- Әйе, бер кисәктән, ягъни тамырдан гына. Димәк, бу саннар ничек атала?( Тамыр саннар).

- Икенче баганада язылган саннарга игътибар итегез. Алар ничә тамырдан тора һәм ничек язылалар? (Ике тамырдан торалар, ике сан кушылып языла,  кушма саннар).

(Башка саннарның ясалышы да шул тәртиптә тикшерелә).

Татар телендә саннар ясалышы ягыннан тамыр, кушма, парлы, тезмә  була(тамыр сан бер кисәктән генэ тора, кушма сан ике тамырдан тора һәм ике сан кушылып языла, парлы сан ике санны теркәү юлы белән ясала һәм сызыкча аша языла, тезмә саннар тезелеп килү юлы белән ясала, аерым язылалар), алар  ике сан кушылып, аерым, сызыкча аша языла дигән нәтиҗә ясыйлар.

Ял минуты.

V. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту.

1. Дәреслектәге таблица( кагыйдә, 70б.) белән танышу.

2. 147 нче күнегү өстендә эш.(саннарны таптырып, ясалыш ысулларын аңлаттыру).

3.Төркемнәрдә эш оештыру(149 нчы күнегү, 70б.).Цифрлар белән бирелгән саннарны тиешле төркемнәргә бүлеп, саннар белән язу һәм җөмләләр төзү(1нче төркем-тамыр саннар, 2 нче төркем-кушма саннар, 3 нче төркем-тезмә саннар, 4 нче төркем-парлы саннар.)

1) өч, кырык, биш, мең, туксан;

2)ундүрт, унбиш,унтугыз, унҗиде, унбер;

3)егерме сигез, җиде йөз кырык тугыз, алтмыш бер, сигез йөз илле ике, бер мең биш йөз алтмыш өч ;

4)биш-алты, ун-унбиш, егерме-егерме өч

(Укучылар билгеле вакыт эчендә саннарны сүзләр белән язалар, ясалыш ысулын

һәм дөрес язылыш кагыйдәләрен телдән аңлаталар, үзләре теләгән  саннар белән ике

 җөмлә төзиләр.)

VI.Икенчел ныгыту(мөстәкыйль эш оештыру.)

1.Саннарны сүзләр белән язып алу, ясалышын, язылышын аңлату, мәкальләрнең мәгънәсен ачыклау.

Укытучы.Мин сезгә  халык авыз иҗаты әсәрләреннән җөмләләр укыйм, шунда кулланылган саннарны сүзләр белән дүрт  баганага аерып язарга кирәк (беренче багана – тамыр, икенче багана-кушма, өченчесе- тезмә, дүртенче багана- парлы сүзләр.)

а)Аккошның берүзенә

Өч йөз алтмыш биш канат.

Мин торам аны санап,

Көндә кими бер канат (календарь).

ә)Дүрт малайга бер түбәтәй(өстәл).

б)Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

в)Бер калган эш кырык елга калыр.

г)Унике йолдызга бер ай(12 ай һәм бер ел)

д) Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка

Тырышып-тырышып пешерәләр алар ботка. (Габдулла Тукай, «Кәҗә белән Сарык»).

(Укучылар мөстәкыйль эшне дәфтәрләрдә язмача башкаралар; үрнәк белән  чагыштырып,  парларда дәфтәрләрен алмашынып тикшерәләр, хаталарны төзәтәләр, саннарның халык авыз иҗатында  киң кулланылышына тагын бер тапкыр басым ясыйлар.)

VII.Рефлекция(дәреснең нәтиҗәләре)

1.Уку эшчәнлегенә нәтиҗә ясау.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  

-Дәрес  сезгә нәрсә бирде?

(Бер укучы такта янына чыгып, саннарнын ясалышы ысуллары моделен  схема рәвешендә  төзи, аңлата.)

2. Укытучы дәрескә нәтиҗә ясый һәм укучыларның эшчәнлеген бәяли, өй эше (сайлау буенча) биремнәрен аңлата:

1) мәҗбүри: 150 нче күнегү (дәреслектәге бирем)

2) ярым иҗади: : «Халык авыз иҗаты» китабыннан файдаланып, ясалышы ягыннан төрле саннар кулланылган өч мәкаль, өч табышмак язып килергә,

 3) иҗади: “Физкультура дәресендә” дигән темага, ясалышлары ягыннан төрле саннар кулланып, иҗади эш язарга (шигырь, хикәя).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"

Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"...

Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре"

Аннотация к урокуДанный урок является уроком повторении. Материал урока направлен на развитие творческого мышления учащихся. Задачи подобраны одно-двухшаговые по своему решению. Структура урока: поста...

"Саннарның ясалышы һәм язылышы" 6 нчы сыйныф

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Саннарның ясалышы һәм язылышы" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...

Саннарның ясалышы

Саннарның ясалышы...

Саннарның ясалышы

Дәрес планы 6 класс...


 

Комментарии

Ахметгалиева Алсу Асхадулловна

татар теленнән дәрес конспекты