Презентация и разработка кл. часа. "Вакыт кадере"
классный час по теме

 презентация  https://cloud.mail.ru/public/JoBj/v8dBeRNE4

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kl.chas_.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбия чарасының формасы: сыйныф сәгате

Темасы:  “Вакытның кадере”

Максаты:

 –укучыларны үз вакытларын дөрес бүлә белергә һәм файдаланырга өйрәтү;

 -вакытның кадере турында булган белемнәрен камилләштерү, яңа белемнәр булдыру,

аның кадерен белергә өндәү;

- мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерү;

-тирә-юньдәгеләргә игътибарлылык, ихтирамлылык сыйфатлары тәрбияләү;

Сыйныф сәгатенең тибы:  яңа материалны аңлату.

Төре:  уен, тест, әңгәмә, теоретик һәм гамәли эшләр.

Укыту методы:   диалогик, күрсәтмә.

Өйрәнү  алымы:   өлешчә эзләнүле, башкарулы, практик.

Барышы:

-Без бүген сезнең белән лабораториядә. Әйе, әйе, бер дә гаҗәпләнмәгез, без - вакыт лабораториясендә.

(Слайд №1). Мин аның җитәкчесе Илсөя Илһамовна булам. Элек-электән үк кешеләр вакытны төрлечә билгеләгәннәр: чәчәкләргә,  йолдызларга, кояшка карап билгеләнгән, ком сәгатьләре булган. Вакытлар үтү белән, менә шундый сәгатьләр барлыкка килә башлаган. Бүгенге көндә инде аларның ниндиләре генә юк. Менә безнең лаборатория, исеменнән үк күренгәнчә, кешенең үз вакытын дөрес бүлә белүен, ничек үткәрүен тикшерә.

(Слайд №2) Сезнең укытучыларыгыз безгә мөрәҗәгать иттеләр, без алардан заказ кабул иттек. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, эшкә керешәбез, вакытның кадерен белүегезне тикшерәбез.

Безнең лабораториядә 2 бүлек эшли. Һәр бүлекнең үз җаваплы кешесе бар. Алар минем ярдәмчеләрем булыр. Кемнәр ярдәм итәргә тели? Сез – социологлар. Сез үз бүлегегездәге кешеләрнең уңай җавапларын исәпләп, гомуми сумманы экранда күрсәтергә тиеш буласыз. (социологлар билгеләнә). Сезнең алда сорау карточкалары ята. Җавапларыгызны сорау янәшәсенә + - тамгалары белән билгеләгез. Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Бетерүгә кулларыгызны күтәрегез. Башладык. (Слайд №3)

А – дәрескә вакытында киләм

 Б – көндәлек режимны үтим

В – дәрес әзерләүгә 2 сәгать вакыт бирәм

С – минем шәхси эшләремә вакытым җитә

Нәтиҗә ясала: Менә, укучылар, кайберәүләребез үз вакытын дөрес бүлә белми икән. Димәк, аларның вакытлары кирәксез эшләргә күбрәк китә дигән сүз. Ә вакыт дигәнең чаба да чаба: аны туктатып та булмый, ул беркемне дә көтеп тә тормый. (5 минут)

(Слайд №4)                                          Үткән гомер әрәм түгел,

Әрәм үткән гомер әрәм,

- диләр. Нинди мәгънәле сүзләр. Үз вакытыңның кадерен белү һәм аннан аңлы рәвештә файдалану бик мөһим. Әйдәгез, тагын бер эксперимент үткәреп карыйк. Менә монда бер банка. Ул ташлар белән тулы. Тулганмы? (Әйе). Ярдәмчеләр, миңа булышыгыз әле. Хәзер аңа тагын борчак өстәп карыйбыз. Урын табылдымы? (Әйе) Димәк, әле банка тулмаган булган, шулаймы? Хәзер болар өстенә ком салабыз. Ул да күпмедер дәрәҗәдә керде. Иң соңгысы – су. Салабыз.

(Слайд №5)  

                                       

 Банка – ул сезнең гомер.

Ташлар – сезнең тормыштагы иң әһәмиятле әйберләр: сәламәтлек, сезнең гаиләгез, дусларыгыз, гомумән, сезнең тормышыгызда иң кирәклеләре(зарур).

 Борчак – болары тормышта шәхси сезнең өчен мөһим урын алып торган әйберләр:  яхшы эш, машина, фатир һ.б. 

Ком һәм су – болар тормыштагы калган барлык вак әйберләр.

Әгәр башта ук банканы ком белән тутырган булсак, башка предметларга урын калмаган булыр иде. Сезнең тормышыгызда да шулай: әгәр вак яки кирәксез, бер файдасыз эшләргә күбрәк вакыт бирсәгез, мөһим, әһәмиятлеләренә вакытыгыз аз калыр. Сезгә бәхет-шатлык алып килә торган гамәлләр белән күбрәк шөгыльләнегез: гаиләгез белән ешрак булыгыз, дусларыгыз белән очрашыгыз, аралашыгыз. Иң беренче чиратта, “ташлар белән”, ягъни иң мөһим эшләр белән шөгыльләнегез, бу мөһим эшләрне үз тормышыгызда үзегез билгеләгез. Ә калганнары барысы да – “ком”. (8 минут)

(Слайд №6)

-Дөньяда бер банк бар. Һәркөн синең исәпкә (счетка) акча күчә. Син аны көн дәвамында кулланып бетерергә тиешсең.

(Слайд №7)

-Бу банкта һәркемнең счеты ачылган. Ләкин бер шарты бар: әгәр син көн дәвамында яртысын гына куллангансың икән, калган яртысы, автомат рәвештә юкка чыга. Син бу акчаларны, әлбәттә, алачаксың.

(Слайд №8)

-Ләкин син аларны нинди максат белән файдаланырсың?

(Слайд №9) Уйлап карагыз әле, мин нинди банк турында сөйләдем.

(Слайд №10) (Вакыт банкы турында)

(Слайд №11) Һәркөн иртән сиңа бу банктан 86,400 секунд

(1 тәүлек) вакыт бирелә.

(Слайд №12) Көн ахырына кадәр бу вакытны ничек үткәрү бары синнән тора.

(Слайд №13) Димәк, әгәр син бу вакытны кулланмасаң, бары син югалтасың. Чөнки үткән вакытны кире кайтарып булмый.

(Слайд №14) -бер елның кадерен белер өчен, соңгы имтиханын бирергә килгән студенттан сора;

(Слайд №15) -бер сәгатьнең кадерен белер өчен, аны зарыгып көтүче гашыйклардан сора;

(Слайд №16) -бер минутның кадерен белер өчен, поездга, автобуска яки самолетка соңга калган кешедән  сора;

(Слайд №17) - бер милисекундның кадерен белер өчен, Олимпия уеннарында көмеш медаль алган спортсменнан сора. (5 минут)

(Слайд №18) Һәр мизгелнең кадерен белеп яшә, чөнки вакыт сине көтмәячәк! Аның иртәгесе – сер, ә кичәгесе – тарих.

(Слайд №19)  Шулай итеп, без бүгенге эксперимент-тәҗрибәләр аркылы, ниләр белдек, нәрсә турында сөйләштек?

  • Вакыт беркемне дә көтеп тормый. Аның һәр моментын сакла, чөнки ул бик кадерле.
  • Әгәр аны иң якын кешеләрең белән бүлешсәң, ул тагын да кадерлерәк була.

Без сезнең мәктәптә бу банкның филиалын ачып калдырабыз. Монда күрсәтмәләр, киңәшләр, кешеләргә “кредит”, ягъни вакыт бирү тәртипләре, шартлары язылган. Сез үз таләпләрегезне, идеяларыгызны кертә аласыз. Безнең лаборотория белән хезмәттәшлек итәрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация и разработка урока по ОБЖ в 5 классе на тему "Бытовая химия"

Урок изучения нового материала по ОБЖ в 5 классе на тему "Бытовая химия"...

Презентация к разработке урока «Путешествие в Царство швейной машины»

Презентация урока по предмету технология 5 класс. Урок проходит в виде игры - путешествия. Тема урока: «Путешествие в Царство швейной машины».  Презентацию можно использовать для проведения...

Зоя Космодемьянская. Правда о подвиге. /презентация и разработка/

Разработка внеклассного мероприятия сопровождена презентацией. В разработке собраны документальные материалы, которые рассказывают о подвиге комсомолки. Раскрыта правда её происхождения, правда о дате...

Презентация к разработке урока "Источники информации для выполнения проекта"

Презентация к уроку для 10 класса на тему: "Источники информации для выполнения проекта"...

"Цветоведение". Презентация. Методические разработки к урокам ИЗО.

Презентация на тему цветоведения (  3 основных цвета, цветовой круг, тон, теплые и холодные цвета)....

"Виды и жанры изобразительного искусства". Презентация. Методические разработки к урокам ИЗО и МХК.

Виды и жанры изобразительного искусства в художественных произведениях....