Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
план-конспект урока на тему

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boek_zhinunen_70_ellygyn_karshylap.docx37.11 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылап

Гомернең таҗы – батырлык.

Илсөя Фәттахова, Түбән Камадагы 13 нче лицей-интернатның 1 нче категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Күптән түгел илебез халкы Бөек Җиңүнең 65 еллыгын зурлап бәйрәм итте. Бәйрәм  көннәрендә һәрберебез Ватаныбыз азатлыгы, бәйсезлеге өчен гомерләрен аямыйча көрәшкән якташларыбызны олы хөрмәт белән искә төшерә, аларның тиңдәшсез батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш ия. Шушы уңайдан авыл-шәһәрләрдә, уку йортларында төрледән-төрле чаралар оештырыла, балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынны аларның тормышы һәм батырлыгы үрнәгендә тәрбияләү, аларда ватандарлык хисләре, сугыш чоры балаларына, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өйрәтү  максатында дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Түбәндә рус мәктәпләрендәге татар балалары белән VI сыйныфта Г.Әпсәләмовның «Миңа унтугыз яшь иде» әсәре буенча үткәрелгән батырлык дәресе эшкәртмәсе тәкъдим ителә.

Дәрес Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе, сугыш һәм тыл ветераннары турында альбомнар, стенгазеталар, сугыш күренешләре сурәтләнгән видеоязма, Г.Әпсәләмов портреты, әсәрләре, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызга багышлап төзелгән стенд, Н.Кайманов, Р.Гайнуллин турында мәгълүматлар тупланган мультимедиа материаллары, С.Урайскийның «Син кайтмадың» көе язылган тасма белән җиһазландырыла.

Дәрес барышы.

I.   Оештыру.

II.  Актуальләштерү.

-  Безнең илебез ел саен Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм 1945 нче елда нинди шатлыклы, тантаналы булса, хәзер дә – 65 ел вакыт узгач та халкыбыз бу Җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын онытмый. ( Видеоязмада сугыш күренешләре күрсәтелә). 

- Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 65 ел вакыт аерып тора. 65 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килә. Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен, Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул. Җиңү таңын якынайтуда гомерләрен дә аямаган батырларны күз яшьләрсез генә искә алу мөмкин түгел. Республикабызның йөзләрчә мең кешесе сугыш кырында Ватанны саклады, тылда фидакарьләрчә эшләде. (Сугыш һәм тыл ветераннары хакында альбомнар карау, стенгазетадагы фотосурәтләр белән танышу). Ни кызганыч, аларның күбесе инде безнең арабызда юк...

Сез кайларда ятасыз икән,

Нинди туфрак, нинди җирләрдә?

Кайтабыз, дип киткән идегез дә,

Кайтмадыгыз туган илләргә.

( С.Урайскийның «Син кайтмадың» сүзләренә язылган көе яңгырый.)

        - Әйе, сугышның ачы фаҗигасе кешеләр йөрәгендә, күңелләрдә әле дә яши. Шушы моңсу көйләр аны кабат искә төшерә...

        

        III. Төп өлеш.

Укытучы :

        - Укучылар, без бүгенге дәрестә «Проза әсәрләрендә Бөек Ватан сугышының чагылышы» темасын дәвам итәбез. ( Балаларның игътибары экрандагы дәрес

 планына юнәлтелә, кайбер кирәкле мәгълүматлар дәфтәргә язып барырга кушыла).

План:

  1. Якташларыбыз – Бөек Ватан сугышында.
  2. Г.Әпсәләмов – сугышның әче фаҗигасен үз йөрәге аша үткәргән язучы.
  3. «Миңа унтугыз яшь иде» әсәре сугышчан солдат тормышын чагылдырган романнардан санала.
  4. Әсәр геройларының хыяллары һәм сугыш нәтиҗәсендә аларның чәлпәрәмә килүе.

        

        - Бу сугышта 1163 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар. (Герой якташларыбызга багышланган

стендтагы фотосурәтләрне карау). Алар санап бетергесез. Шуларның берничәсенә тукталып китик:

        1 нче укучы:  Никита Кайманов исемен бүген искә алмый мөмкин түгел. Ул – безнең якташыбыз, һәм без укый торган лицей-интернат аның исемен йөртүче урамда урнашкан. Күптән түгел без аның 100 еллык юбилеен билгеләп үттек. Н.Кайманов җитәкчелегендәге застава 14 көн буена камалышта калып, немецларга зур зыян салып, берничә тәүлектән соң гына үз частьләренә килеп кушыла. Шунда күрсәткән батырлыклары өчен, 1941 нче елның август аенда ук өлкән лейтенант Н.Каймановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә... (Экранда геройның сугыш фотолары, язган хатлары күрсәтелә).

        2 нче укучы:  Безнең тагын бер батыр якташыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин. Ул – Дан ордены кавалеры, берничә мәртәбә Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан шәхес. Олы яшьтә булуына карамастан, шәһәребездәге «Татарстан геройлары» исеме астында эшләүче иҗтимагый оешманың актив әгъзасы, яшь буынның алыштыргысыз ярдәмчесе һәм киңәшчесе. Үзенең һәм көрәштәшләренең язмышын чагылдырган «Разведчик язмалары» дигән китап чыгаруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән олы йөрәкле, тынгысыз ветераныбыз ул безнең Рифкать абыебыз... (Экранда аның турында язмалар, фотолар, «Разведчик язмалары» китабы күрсәтелә).

        Укытучы:  Әйе, туган җиребез өчен газиз башларын салган каһарман якташларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк.  Халкыбызның батыр уллары һәм кызлары турында татар әдипләре күпсанлы әсәрләр иҗат итте. (Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе белән танышу, авторларын атау). Бүгенге дәрестә шуларның берсе белән якыннанрак танышырбыз. Ул – сугышның кырыс чынбарлыгын оста сурәтләгән язучы Габдрахман Әпсәләмов.(Язучының портреты күрсәтелә, 1 укучы кыскача гына аның тормышы һәм иҗаты турында сөйли).

        - Бүген без сезнең белән сугыш китергән фаҗигане, тетрәндергеч күренешләрне күзалларга тырышырбыз, сугышның кырыс шартларына буйсынмаучы геройлар белән “очрашырбыз”

        

        1. Әсәрнең эчтәлеген аңларга әзерләнү:

- сүзлек өстендә эш;

- терәк сораулар бирү (яки экранда күрсәтү):

а) әсәрнең төп геройлары кемнәр?

б) алар арасында мөнәсәбәт нинди?

в) әсәрнең төзелешенә игътибар итегез: анда нинди алым кулланылган һәм мондый алым әдәбиятта тагын нинди жанрда кулланыла?

        

        2. Әсәрнең эчтәлеге белән танышу: I –II бүлекләрне укучылардан кычкырып укыту;

        3. Алдан бирелгән сорауларга җаваплар бирү;

        4. Маликнең спортка, хезмәткә мөнәсәбәте турында фикер алышу, аларның егет тормышында кирәкле роль уйнавын ассызыклау;

        5. Туган илдән килгән хатларның кадере, әһәмияте турында әңгәмә.

IV. Йомгаклау.

        -Бүген дәрестә нинди әсәрдән өзекләр укыдык? Аның авторы кем?

        -Маликкә нинди сыйфатлар хас һәм аларның кайсылары сезгә ошады?

        Батырлык нәрсә ул? Бу төшенчәне сез ничек аңлыйсыз? Ул үз эченә нинди сыйфатларны ала?

        -Сезнең туганнар, дуслар арасында батыр исемен йөртердәй кешеләр бармы?

        

        Укытучы:  Әйе, батыр исемен йөртер өчен, кеше кыю йөрәкле, көчле, куркусыз, гадел, җаваплылык сыйфатларына ия булырга тиеш. Бүген без туган илебез, халкыбыз хакына сәламәтлекләрен югалткан, күбесе газиз башларын салган ир-егетләребез турында сөйләштек. Без алар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Аларның якты истәлекләре буыннан-буынга күчеп, күңелләрдә мәңге сакланыр.

V. Белемнәрне бәяләү,өйгә эш бирү.

III бүлекне укырга, исем куярга. Кемгә дә булса атап, хат язып килергә.

 

        

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылап

 Батырлык кайдан башлана?

          (рус мәктәпләрендәге татар балалары белән VII сыйныфта  Р.Төхфәтуллинның «Балам көлүе» нәсере нигезендә үткәрелгән батырлык дәресе)

Илсөя Фәттахова, Түбән Камадагы 13 нче лицей-интернатның 1 нче категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Күптән түгел илебез халкы Бөек Җиңүнең 65 еллыгын зурлап бәйрәм итте. Бәйрәм  көннәрендә һәрберебез Ватаныбыз азатлыгы, бәйсезлеге өчен гомерләрен аямыйча көрәшкән якташларыбызны олы хөрмәт белән искә төшерә, аларның тиңдәшсез батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш ия. Шушы уңайдан авыл-шәһәрләрдә, уку йортларында төрледән-төрле чаралар оештырылды, балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынны аларның тормышы һәм батырлыгы үрнәгендә тәрбияләү, аларда ватандарлык хисләре, сугыш чоры балаларына, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өйрәтү  максатында дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Түбәндә рус мәктәпләрендәге татар балалары белән VII сыйныфта Р.Төхфәтуллинның «Балам көлүе» нәсере нигезендә үткәрелгән батырлык дәресе эшкәртмәсе тәкъдим ителә.

Дәрес Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе, сугыш һәм тыл ветераннары турында альбомнар, стенгазеталар, сугыш күренешләре сурәтләнгән видеоязма, Р.Төхфәтуллинның портреты, әсәрләре, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызга багышлап төзелгән стенд, Н.Кайманов, Р.Гайнуллин турында мәгълүматлар тупланган мультимедиа материаллары, С.Урайскийның «Син кайтмадың» көе язылган тасма белән җиһазландырыла.

Дәрес барышы.

I.   Оештыру.

II.  Актуальләштерү.

                -Укучылар, бүгенге дәрестә “Проза әсәрләрендә Бөек Ватан сугышының чагылышы” темасын дәвам итәбез. Үткән дәрестә без кайсы язучының тормышы һәм иҗаты белән танышкан идек әле? (Р.Төхфәтуллин турында сөйләштек. Язучының портреты күрсәтелә)

                - Аның турында нәрсәләр белдек? (1 укучы кыскача гына тормышы, иҗаты турында сөйли)

        - Без танышкан “Балам көлүе” әсәре нинди жанрда язылган? (Нәсер жанрында)

        - Нәрсә ул нәсер?

        - Без бу жанр белән танышмы?

        - Кайсы авторның иҗаты аша танышкан идек? (Г.Кутуйның “Сагыну” нәсерен өйрәндек)

        - Әйе, Р.Төхфәтуллин Г.Кутуйдан килгән нәсер жанрын уңышлы дәвам иттерүче. Ә хәзер, әйдәгез, нәсер эчтәлегенә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Узган дәрестә, эчтәлек белән танышканнан соң, без бергәләп аны мәгънәле өлешләргә бүлгән идек. (Игътибар экранда язылган планга юнәлтелә)

        

        1. Күзләреннән шатлык нурлары сибеп көлүче малай.

        2. Матур итеп елаучы кечкенә кызчык.

        3. Сугыш кырында ятып калган абыйсының кичерешләре.

        4. Сугышлар бүтән булмасын, балалар һәрвакыт шатланып көлсеннәр.

        - Әйдәгез, һәр өлешкә аерым тукталыйк әле. ( Аудиоязмада бала көлүе ишетелә, экранда шатланып көлүче балалар күрсәтелә, 1 укучы  беренче бүлекнең эчтәлеген сөйли)

        -Ә икенче бүлектә автор лирик геройның үз баласын сагынуын ничек сурәтли? (Аудиоязмада бала елавы ишетелә, экранда елап торучы балалар күрсәтелә, 1 укучы икенче бүлекне анализлый)

        -Әсәр ничек дәвам итә? ( Өченче һәм дүртенче бүлекләр өстендә дә шундый ук эш үткәрелә. Укучылар авторның сугыш елларына, анда һәлак булган абыйсының кичерешләренә тукталуы турында сөйлиләр. Әсәр ахырында дөньялар тыныч булсын, балалар гел шатланып, елмаеп яшәсеннәр дигән фикер әйтелә)

        

        -Әйе, аллага шөкер, күгебез аяз, дөньяларыбыз тыныч, балаларыбыз шат. Ә мондый матур тормыш безгә җиңел генә бирелдеме соң? (Юк, җиңел бирелмәде, халкыбызга күп кан коярга, күз яше түгәргә туры килде...).

        -Укучылар, быел илебез халкы нинди зур вакыйганы билгеләп үтте? (Бөек Җиңүнең 65 еллыгын)

- Әйе,  безнең илебез ел саен Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм 1945 нче елда нинди шатлыклы, тантаналы булса, хәзер дә – 65 ел вакыт узгач та, халкыбыз бу Җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын онытмый.

( Видеоязмада сугыш күренешләре күрсәтелә). 

        - Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 65 ел вакыт аерып тора. 65 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килде. Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен, Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул. Җиңү таңын якынайтуда гомерләрен дә аямаган батырларны күз яшьләрсез генә искә алу мөмкин түгел. Республикабызның йөзләрчә мең кешесе сугыш кырында Ватанны саклады, тылда фидакарьләрчә эшләде. (Сугыш һәм тыл ветераннары хакында альбомнар карау, стенгазетадагы фотосурәтләр белән танышу). Ни кызганыч, аларның күбесе инде безнең арабызда юк...

 ( С.Урайскийның «Син кайтмадың» сүзләренә язылган көе яңгырый.)

Сез кайларда ятасыз икән,

Нинди туфрак, нинди җирләрдә?

Кайтабыз, дип киткән идегез дә,

Кайтмадыгыз туган илләргә...

        - Әйе, сугышның ачы фаҗигасе кешеләр йөрәгендә, күңелләрдә әле дә яши. Шушы моңсу көйләр аны кабат искә төшерә...

        

        - Бу сугышта 1163 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар. (Герой якташларыбызга багышланган стендтагы фотосурәтләрне карау). Алар санап бетергесез. Шуларның берничәсенә тукталып китик:

        

        1 нче укучы:  Никита Кайманов исемен бүген искә алмый мөмкин түгел. Ул – безнең якташыбыз, һәм без укый торган лицей-интернат аның исемен йөртүче урамда урнашкан. Күптән түгел без аның 100 еллык юбилеен билгеләп үттек. Н.Кайманов җитәкчелегендәге застава 14 көн буена камалышта калып, немецларга зур зыян салып, берничә тәүлектән соң гына үз частьләренә килеп кушыла. Шунда күрсәткән батырлыклары өчен, 1941 нче елның август аенда ук өлкән лейтенант Н.Каймановка, Татарстанда беренчеләрдән булып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә... (Экранда геройның сугыш фотолары, язган хатлары, фотосурәтләре күрсәтелә).

        2 нче укучы:  Безнең тагын бер батыр якташыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин. Ул – Дан орденының тулы кавалеры, берничә мәртәбә Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан шәхес. Олы яшьтә булуына карамастан, шәһәребездәге «Татарстан Геройлары» исеме астында эшләүче иҗтимагый оешманың актив әгъзасы, яшь буынның алыштыргысыз ярдәмчесе һәм киңәшчесе булды. Үзенең һәм көрәштәшләренең язмышын чагылдырган «Разведчик язмалары» дигән китап чыгаруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән олы йөрәкле, тынгысыз ветераныбыз иде безнең Рифкать абыебыз. Ни кызганыч, узган ел без хөрмәтле ветераныбызны соңгы юлга озаттык. Шәһәребез халкы зур югалту кичерде... (Экранда аның турында язмалар, фотолар, «Разведчик язмалары» китабы күрсәтелә).

        

        Укытучы:  Әйе, туган җиребез өчен көрәшкән, кан койган, газиз башларын салган каһарман якташларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк.  

        Дәһшәтле сугыш афәте беркемне дә битараф калдырмый. Халкыбызның батыр уллары һәм кызлары турында күпсанлы фильмнар төшерелә, картиналар языла, әсәрләр иҗат ителә. Без сезнең белән кайбер авторларның әсәрләре, анда чагылдырылган сугыш фаҗигасе, аның кырыс шартларына буйсынмаучы геройлары белән таныштык инде. Әйдәгез, шуларны искә төшереп үтик әле. (Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе белән танышу, авторларын атау: Г.Әпсәләмов “Миңа 19 яшь иде”, И.Гази ”Йолдызлы малай”, Ә.Еники “Кем җырлады?”, Р.Төхфәтуллин “Балам көлүе” һ.б.) Әйе, бу әсәрләр, чынлап та, сугышның тетрәндергеч күренешләрен күзалларга ярдәм итә, кешеләрдә кыюлык, тәвәккәллек, батырлык сыйфатлары тәрбияли.

IV. Йомгаклау.

        -Батырлык дәресебезгә нәтиҗә ясар вакыт җитте.

Укучылар, язучы Р.Төхфәтуллин бу нәсере аркылы нәрсә әйтергә тели?

        -Батырлык нәрсә ул? Бу төшенчәне сез ничек аңлыйсыз? Ул үз эченә нинди сыйфатларны ала?

        -Сезнең туганнар, дуслар арасында батыр исемен йөртердәй кешеләр бармы?

        

        Укытучы:  Әйе, батыр исемен йөртер өчен, кеше кыю йөрәкле, көчле, куркусыз, гадел, җаваплылык сыйфатларына ия булырга тиеш. Бүген без туган илебез, халкыбыз хакына сәламәтлекләрен югалткан, күбесе газиз башларын салган ир-егетләребез турында сөйләштек. Без алар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Аларның якты истәлекләре буыннан-буынга күчеп, күңелләрдә мәңге сакланыр.

V. Белемнәрне бәяләү, өйгә эш бирү.

        -Сезнең туганнар, дуслар яки танышлар арасында батыр исемен  йөртүче кешеләр турында мәгълүмат тупларга, презентация төзергә.

        

Война, любая война всегда трагедия для народа. К тому же это еще и экстремальные условия существования для многих учреждений, в том числе и  библиотек, музеев.

        Музеи – драгоценные кладовые памятников человеческой культуры, доступные каждому. Задача музеев – воздействовать на ума и сердца людей, активно вторгаться в их жизнь. Все краеведческие музеи чем-то похожи друг на друга. В каждом из них есть одни те же отделы, но вряд ли в двух музеях найдется десяток одинаковых экспонатов. Это неповторимость и делает каждый музей по-своему интересным и своеобразным.

        Государственный музей ТАССР в этом смысле не искючение. На сегодняшний день в его собраниях – сотни тысяч предметов. Музей имеет свои филиалы в Казани, (квартиру-музей классика татарской литературы Шарифа Камала и планетарий), в городах Набережные Челны, Зеленодольск, Нижнекамск, литературный музей Габдуллы Тукая на родине поэта в селе Новый Кырлай Арского района. А начинался он с собраний научно-промышленной выставки, проходившей в Казани  в 1890 году, и богатых коллекций предметов искусства и старины казанского ученого-краеведа  А.Ф.Лихачева. Музей открыт в 1895 году в здании бывшего Гостиного двора. Для Казани, уже имевшей университет, проявление такого музея было заметным событием в культурной жизни города.

        В годы Великой Отечественной войны экспозиции музея были свернуты, но его жизнь не прекращалась ни на один день. Шел плодотворный поиск и сбор подлинных памятников эпохи – ярких свидетельств героической борьбы советского народа с фашистскими захватчиками, его самоотверженной работы в тылу, читались лекции, проводились тематические вечера, краеведческие среды, выставки. Самая значительная из них – «Великая Отечественная война», созданная в 1942 году, получила высокую оценку общественности. За самоотверженную работу в те нелегкие годы ряд сотрудников музея был награжден медалями и почетными грамотами Президиума Верховного Совета ТАССР. Музеи во время войны становились и очагами науки. Здесь проводились научные конференции. В декабре 1944 года – в честь 50-летия Центрального музея ТАССР – было сделано более 40 научных докладов по экономике Татарии (о нефти, флоридиновых глинах, использовании гидроэнергии, лесовосстановительных работах, о реконструкции ценных представителей фауны, о торфяниках и т. д.), по истории (образование  ТАССР, борьба за Власть Советов, военно-инженерное дело на Руси, борьба народов Поволжья против золотоордынского ига, древняя история края), по литературе и искусству. В то же время музею было присвоено звание «Государственный».

        Музей – живой, постоянно развивающийся организм. Главное условие его плодотворной деятельности – тесная связь с жизнью, с задачами, которые решает наш народ. Музей пользуется огромной популярностью среди населения. В его залах всегда многолюдно. Что влечет их сюда? Наверное, прежде всего, извечное стремление познать неизвестное, пережить радость пусть маленького, но «своего» открытия.

        Войдем и мы с вами в музейные залы со сводчатыми потолками. Здесь мы познакомимся с древнейшей историей народов нашего края. Многочисленные экспонаты расскажут нам о пламенных днях прошлого и героических делах наших современников. Экспозиция о Великой Отечественной войне – волнующий рассказ о беспримерном подвиге советских людей на фронте и в тылу. Тысячи экспонатов по крупицам собраны здесь. И все они – от боевых самолетов до осколков, извлеченных хирургами, и кисета бойцу, вышитого детскими руками, - свидетельствуют о мужестве советских людей, о единстве нашего народа.

        Для победы в Великой Отечественной войне огромное значение имело сельскохозяйственное производство. Колхозники Татарии внесли достойный вклад в общее дело разгрома врага. Большое место в экспозиции уделено материалам об активном участии колхозного крестьянства, рабочих совхозов и МТС Татарии. Среди экспонатов – материалы о работе комсомольско-молодежных «фронтовых» бригад, образцы хлебных, продовольственных и промышленных карточек, рассказывающие о трудностях военного времени, фотографии «Школьники на сельскохозяйственных работах», рукописные пионерские приказы и рапорты и т. д.

        Большой вклад в общее дело борьбы с фашизмом внесла советская интеллигенция. В годы Великой Отечественной войны Казань стала одним из крупнейших научных центров страны. В Казань были эвакуированы многие институты страны, здесь работали крупнейшие ученые, были сделаны многие научные открытия, важные для обороны страны. В экспозиции представлены портреты известных академиков, рукописи и др.  В Казани и в других городах Татарии жили и работали большие группы советских писателей. Пером и штыком сражались писатели и поэты. Из 53 членов Союза писателей Татарии уже в первый год войны на фронт ушло 25 человек. В музее бережно хранится фронтовая фотография и произведения известного татарского писателя А.Кутуя.

        Один из стендов посвящен работникам медицины. Татария в годы войны разместила огромную сеть госпиталей. В экспозиции представлены хирургические инструменты известных профессоров, материалы о работе станции переливания и консервирования крови, о почетных донорах, сдававших кровь для раненых, особенно интересна коллекция пуль и осколков от снарядов, извлеченных у раненых хирургом полевого военного госпиталя Г.И.Иваненко.

        Тема борьбы с немецко-фашистскими захватчиками завершается показом материалов о капитуляции фашистской Германии и о прадновании Дня Победы в Казани 9 мая 1945 года.

        Дорогой ценой досталось нашему народу долгожданная победа над фашизмом. Вот в этом году весь мир отмечает 65-летнюю годовщину Великой Победы над фашизмом.  Жизнь сложна, в ней немало тяжелого, грустного, печального. И вместе с тем жизнь прекрасна, жизнь – это благо, это дар, который дается человеку лишь один раз.Она несет в себе улыбку и радость. Все это порой так тесно переплетается, что не отделить. И каждому из нас надо уметь встречать трудности, переносить страдание, горе и в то же время надо уметь радоваться жизни, бороться за то, чтобы в ней побеждало светлое и прекрасное.    

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтү митингы

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын  билгеләп үтү митингы өчен кереш сүз...

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.

Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү....

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Татар театрының 105 еллыгына багышланган әдәбият дәресе эшкәртмәсе.

8 сыйныфта рус группаларында үткәрелгән дәрес-театр. Темасы: Г.Камал.Беренче театр....

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан чара

2015 ел - Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилееын билгеләп үтү елы. Шул уңайдан мәктәптә бик күп чаралар үткәрелә. Мин Сезнең игътибарга тәрбия дәресе өчен материал тәкъдим итәм....

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата сыйныфтан тыш чара

Максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту.Җиһаз: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына чыгар...

Шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап үткәрү чаралары программасы.

Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина....