Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан чара
классный час (8 класс) по теме

Иксанова Альфия Миннеабзальтыновна

2015 ел - Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилееын билгеләп үтү елы. Шул уңайдан мәктәптә бик күп чаралар үткәрелә. Мин Сезнең игътибарга тәрбия дәресе өчен материал тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_byrmen_chara.docx17.2 КБ

Предварительный просмотр:

               Чараның темасы:  Аларны онытырга хакыбыз юк.

                             (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана)

                Чараның максаты: 1)  сугыш чоры вакыйгаларын балаларга анлаешлы итеп                    

                                                         җиткерү.

                                                     2) укучыларнын сэлэтен  ачу.

                                                     3) өлкән буын кешелэренэ игътирамлылык тәрбияләү.

                      Бизәлеш:   Сәхнәдә чәчәкләр һәм тасмалар .

                               “Сезнең тормыш – үзе батырлык”, “Бөек Җиңүгә -70 ел”

                                         – дип язылган плакатлар, презентация.

   

                  Талгын гына музыка астында 2 алып баручы сәхнәгә чыга.

1. Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

Туган ягым күмелде чәчәккә.

41 нең җәен халык каршылый

Зур өметләр баглап киләчәккә.

Ак болытлар өерен тирбәтеп

Җылы җилләр тагын истеләр.

Кояш нуры белән бизәлешкән

Күбәләкләр очып киттеләр.

2. Күкрәк киереп, гөлләр таҗын җилпи

Күрегез, күр безне, дигәндәй.

Тоелалар алар сәлам юллап,

Бер-берсенә башын игәндәй.

Шул иртәдә печән чабу өчен

Авыл халкы чыкты болынга

Күмәкләшеп, өмә ясап эшли-

Шундый гадәт борын-борыннан.

1. Сызганулы кулда чалгы,

Эх, ул яшел печән исләре...

Эшкә дәрт һәм кулга дәрт бирә

Туган якны ярату хисләре.

“Печән өсте” көенә печәнче егетләр биеп чыга, аларга кызлар кушыла  Бию ахырында Левитан тавышы яңгырый , радио аша сугыш игълан ителә. Бу хәбәрне “Священная война” җыры күтәреп ала.

Солдатларны сугышка озату күренеше.

 Ана:  

Сау бул, улым, читкә оч син,

Бәхет яусын юлыңа.

Авылың өчен тыныч бул син,

Анаң кала урыныңа.

Лачын коштай очып,

Дошманны ку иленә.

Яшен ташы булып оч син,

Оч син фашист өстенә.

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча

Бурычын үти диярмен.

(Сәхнәгә балалар чыга)

Ансамбль “Җиңеп кайт!”

( Ут сүнә, ут сүнгән арада уйнаучылар чыгып утыра .“Землянка” музыкасы яңгырый. Сугышчылар ял итә. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнә. Ут хат язучы солдатка төшә.  Баянда  “Хуш авылым” Х.Фәтхуллин сүзләре С.Сәйдәшев музыкасы  көенә кызлар җырлый. Кемдер  хат укый,  винтовка  чистарта, гимнастерка чистарта, казандагы ашны карый, кулына перевязка ясый һ.б.    

Сәхнә алдына ике алып баручы чыга.

1. Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгә, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә өйләнгән. Коточкыч сугышка безнең авыл җирлегеннән 286 якташыбыз киткән һәм аларның бары тик 56сына  гына туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булган.

2. Әйе... Барлык ир-егетләр сугышка китәләр, авылда картлар, хатын-кызлар, балалар калалар. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугыш кырына икмәген, коралын да озатырга, бик зур салымын да түләргә кирәк була.

(Пәрдә ачыла. Авыл өе. Хатын-кызлар оекбаш бәйләп утыра. Фатыйма бер тәрәзәдән- бер тәрәзәгә карап йөренә.)

Катнашалар:

Мәргүбә:  Ана

Фатыйма: Мәргүбәнең килене

Хәдичә: Күрше хатыны

Хат ташучы кыз:

Х-ә: Мәргүбә малаеңнан бер дә хәбәр алганыгыз юкмыни соң?

М-ә: Юлдан гына бер хат язган иде, шуннан соң бер хәбәр дә булмады. Әнә киленебез дә җанын кая куярга белми, бик кайгыра.

Х-ә: Сугыш бит инде ул Мәргүбәкәем, шулайда бер хәбәр булмый калмас әле.

М-ә:  Белмим инде... Әнә, гел күңелсез хәбәрләр генә ишетелә. Яраланган килеш дошман кулында калган солдатлар да бик күп дип сөйлиләр.

Ф-а:  Ул кадәр үк өметсезләнмик әле әнкәй.

М-ә:  Үлгәндер инде үлгәндер. Якыннарының күңеленә авыр булмасын дип юри әйтми торганнардыр әле. Менә бу оекбашны да барлык җан җылымны салып улыма дип бәйләдем.

Х-ә: Әйе, без һәрберебез, авылдагы барлык ялгыз калган аналар,улларыбызга һәм фронттагы ирләребезгә оекбаш-бияләйләр бәйләдек. Шушы җан-җылыбызны биреп бәйләгән әйберләр аларга көч-куәт биреп торсын иде.

М-ә: Амин шулай булсын.

Х-ә:  Ирләр сугышта булгач авыл тып-тын калды, кичләрен гармун тавышлары да ишетелми .

М-ә:  Гармун дигәннән безнең киленебез дә гармун тарта белә бит. Әйдәле, Фатыйма кызым бер күңелләрне юат әле.

Фатыйма кулына гармун алып  “Шәмдәлләр”- дигән җырны җырлап җибәрә .

(Хәдичә белән Мәргүбә елап күз яшьләрен сөртәләр)

Х-ә: Киленең эшкә генә түгел, гармун уйнарга, җырларга да оста икән. Рәхмәт кызым.

(Шул вакытта ишек шакыйлар. )

Ф-а: Әнкәй, әнкәй хат ташучы кереп килә безгә, бәлки шатлыклы хәбәрләр алып киләдер.

(Тыштан ишетелә- Фатыйма апа сезгә Илһам абыйдан хат бар, иң беренче сезгә килдем )

Ф-а:  Әй рәхмәт яугыры. Әнкәй Илһамнан хат бар.

М-ә: Укы кызым,  тизрәк укы, ниләр язды микән?

(Фатыйма хат укый)

“Исәнмесез, минем өчен якын , кадерле , газиз туган якларда яшәп ятучы әнием, сөекле Фатыймам. Сезгә  сагнычлы кайнар сәламнәр җибәреп фронттан  Илһам хат яза. Сәлам барча туганнарга, күршеләргә һәм мине сораганнарга.

Сөекле әнием сәламәтлекләрең ничек? Фатыйманың эшләре ничек бара? Авылда нинди яңалыклар  бар? Менә тагы ямьле язлар җитә. Сезнең белән күрешү көннәрен түземсезлек  белән көтәм. Тиздән, бик тиздән дошманны җиңеп, туган якларга әйләнеп кайтырбыз.”

Магнитофон язмасында Илһамның тавышы:

Хуш, акыллым, соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы,

Барсын сиңа кайнар сәлам булып

Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.

Бик күңелем булыр җиңеп кайтып,

Бил кысышып җылы күрешү;

Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,

Ләкин... сугыш уен түгел шул!

Хуш, акыллым, әгәр кайта алмасам,

Яраланып юлда егылсам,

Йөрәгемдә саклап ялкынымны,

Акрын-акрын тәнем суынса,

Хуш, акыллым!

Соңгы минутта да

Мин уйлармын синең турында.

.

”Сагыну”     нәсере укыла.

2. 70 ел инде...

Кайтмый калганнарны көтәбез.

Шәһәр уртасындагы зур һәйкәлгә

Чал башыбызны иеп үтәбез.

(Шушы вакытта барлык катнашучылар хорга чыгып басалар.)

1.      Бөек Җиңүгә 70 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

Исәннәрнең кадерен белик

Үлгәннәрнең каберен белик!

2.              Бөек Җиңүгә 70 ел дип

Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

Гомерегез озын булсын,

Безнең, сезгә шундый теләкләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтү митингы

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын  билгеләп үтү митингы өчен кереш сүз...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата сыйныфтан тыш чара

Максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту.Җиһаз: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына чыгар...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

Гали Хуҗиның 105еллыгы уңаеннан дәрестән тыш чара эшкәртмәсе

Г.Хуҗиның тормышын, иҗатын яктырткан дәрестән тыш чара...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара

    Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы  турында беле...