Гали Хуҗиның 105еллыгы уңаеннан дәрестән тыш чара эшкәртмәсе
план-конспект занятия (10 класс) на тему

Г.Хуҗиның тормышын, иҗатын яктырткан дәрестән тыш чара

Скачать:

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АПАС  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе

Гали Хуҗиның  тууына 105 ел тулу уңаеннан

дәрестән тыш чара эшкәртмәсе:

Эшчәнлеге мактауларга лаек,

Эчкерсезлек тулы иҗаты мул.

Автор: туган тел һәм туган тел әдәбияты укытучысы Мәрдәнова Ә.Р.

2017

Тема. Г.Хуҗиның  тууына 105 ел .

Максат. 1. Якташ шагыйрь Гали Хуҗиның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәр формалаштыру

                2. Ватанпәрвәрлек хисе, туган як шәхесләре белән горурлану хисе булдыру

Җиһаз. Г. Хуҗи портреты, китапларыннан күргәзмә.      Якташыбыз шагыйрь Гали Хуҗинең тууына 105ел  дип язылган зур плакат.

Хор белән“Гөлләр иле..”җырын җырлау. Г.Зәйнашева сүзләре Сәлимә Шәмсина музыкасы

1нче укучы. Бу әдәби кичәбез якташыбыз шагыйр Гали Хуҗига багышлана.Гали Хуҗи (Гали Хуҗи улы Хуҗиев) 1912 елның 17 октябрендә Татарстан АССРның Апас районы Карамасар авылында тимерче гаиләсендә туа. . Авылда җидееллык мәктәпне, аннары Казанда авыл хуҗалыгы институтының хәзерлек курсларын тәмамлагач, институтның төп курсына кабул ителә, ләкин авырып китә.

2нче укучы.

Гали Хуҗи – туган җиребездә

Үскән егетләрнең берсе ул.

Эшчәнлеге мактауларга лаек,

 Эчкерсезлек тулы иҗаты мул.

3нче укучы

Әле яшь чагында үзен бер дә

Шагыйрь итеп егет тоймаган.

Туган авылын  өзелеп сөйгән егет

Авыл хуҗалыгын сайлаган

 Хор белән“ Сәяхәтче җыры.” җырын башкару   Г.Зәйнашева сүзләре, З.Гыйбадуллин музыкасы

1нче укучы.

Тик, без дигәнчә генә бармый дөнья-

Авырып та кайчак алабыз.

Шул чакта да тормыш борылышларын

Сиземләми   алга барабыз.

Уку хыял булып кала шулай,

 Гали Хуҗи тиздән терелә.

Матбугатта аның бер-бер артлы

Матур язмалары күренә.

4нче укучы

Шигырь уты аны камап ала,

Шигырь уты аны терелтә.

Журналист та була безнең Гали,

Чыга аннан бөек шагыйрь дә.

Яза егет ул чор яшьләренең

Нинди хисләр белән януын.

Илгә бирелгәнлек, каһарманлык

Халык өчен алда торуын.

Хор белән  “Җирдә кеше булу өчен..” Зөлфәт сүзләре, Л.Хәйретдинова музыкасы

5нче укучы .

 Шигърияте чагылдыра аның

Ихтирамын изге хисләргә.

Ул мәдхия җырлый дусларына,

Туган җиребезгә, Иделгә.

“Кырыс хикәят”е Мусаларның

Батырлыгын сөйли халыкка.

Тәүге иҗат тәҗрибәсе аның

Туплап бирелгән бит “Шатлык”та.

6нчы  укучы .

Г.Хуҗиның шигырьләре көндәлек матбугатта 1930 нчы елларның беренче яртысында күренә башлый. «Шатлык» дигән беренче шигырьләр җыентыгы 1936 елда басылып чыга.

4нче укучы .

Аның иҗатында бик кыю кыз-

Зояга да урын бирелгән.

Ничек читтә калсын кыз баланың

Батырлыгы шагыйрь күзеннән.

Беренче китабында ук шагыйрьнең соңыннан бөтен иҗаты буенча сузылган кешенең патриотик хисләренә, тыныч тормыш һәм сугыштагы каһарманлыгына дан җырлау темасына  нигез салына.

5нче укучы

Гражданин, шагыйрь, солдат  дип

Син атыйсың Фатих Кәримне.

Ә бит син үзең дә солдат булган,

Шагыйрь булып узган ул эзне.

Дусларыңны данлап, син үлемсез  иттең-

Син үлемсез иттең үзеңне!

6нчы укучы

Гали Хуҗи 1937-1941 елларда, төп хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1942 елда  фронтка китә.

Институт  тәмамлагач егет,

Үзе теләп китә фронтка.

Илебезгә ябырылганнарны

Һич кызганмый тота ул утка.

Куркакларча гел ышыкта гына,

Тылда гына язып ятмаган.

Солдат булып сугыш кичкән Гали,

Солдат булып җиңү яулаган.

7нче укучы

Хәрби гәҗитләр дә ул вакытта

Җан өргәндәй була йөрәкләргә.

Курку хисен җиңү, нәфрәтләнү

Җиңел бирелми бит кешеләргә.

Г.Хуҗи беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның җаваплы секретаре булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
2нче укучы

Төрле яктан фашистларны кыйнап,

Гали Хуҗи исән-имин кайта.

Сугыш батырларын сурәтләгән

Әсәрләре белән даны арта.

3нче укучы:

 Сугыштан кайткач, Гали Хуҗи  хәзерге  ,,Ватаным Татарстан”, аннары хәзерге “Татартан яшьләре” гәҗитләрендә эшли.1954-1962 елларда яшь язучыларга киңәшләре белән булыша, аларның әсәрләрен тикшереп кимчелекләрен төзәттерә. 1963 елдан профессионал язучылык белән генә шөгыльләнә.Утыз биш еллык иҗат дәверендә Г.Хуҗи дүрт дистәдән артык зур һәм кече күләмле поэма, баллада һәм шигъри цикллар иҗат итә, кырыкка якын китап бастырып чыгара.

Хор белән:

 Рәхмәт сиңа, Шагыйрь Гали Хуҗи,

Рәхмәт сиңа безнең буыннан.

Шигырьләрең укып, сокланабыз,

Көч алабыз синең иҗаттан.

 Хор белән Мостафа Ногман сүзләренә,Сара Садыйкова музыкасына язылган“Туган авылыма” җырын башкару.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

“Әлифба бәйрәме” Дәрестән тыш чара

Хөрмәтле укучылар, кунаклар!                  Бүген безнең зур бәйрәм-...

“ Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” Дәрестән тыш чара

Максат: Укучыларда туган телне ярату, белю һәм туган телдә                  сөйләшү теләге тәрбияләү. Сәнгать...

Дәрестән тыш чара."Ярат туган телеңне!"

"Яз газиз угълым,кара тактаны сыз акбур белән!Һәм кара күңелне ялт иттер,ак нур белән!"...

Дәрестән тыш чара эшкәртмәсе

Могҗизалар кыры Р. Фэхретдинов тормышы буенча. Дәрестән тыш чара....

"Рәхмәтләрнең иң олысы-сиңа булсын,укытучым!" -дәрестән тыш чара

quot;Рәхмәтләрнең иң олысы-сиңа булсын,укытучым!" - 5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрестән тыш чараның презентациясе...