"Рәхмәтләрнең иң олысы-сиңа булсын,укытучым!" -дәрестән тыш чара
презентация к уроку (5 класс) на тему

"Рәхмәтләрнең иң олысы-сиңа булсын,укытучым!" - 5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрестән тыш чараның презентациясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchylar_kone.pptx1.76 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

"Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын укытучым!"

Слайд 2

Укытучым – изге кешем

Слайд 3

Булган чакта сезнең кебекләр Һәрбер кеше табар үз юлын Һәрбер кеше табар үз җырын. Күмелеп калмас алтын бөртекләр , Булган чакта сезнең кебекләр. Барган саен гыйлем юллары Күтәрелер һаман югары . Яулый барыр яңа киңлекләр Булган чакта сезнең кебекләр.

Слайд 4

Мәктәп тапшыруы

Слайд 5

Һава торышы

Слайд 6

Музыкаль биеклек

Слайд 7

Мәктәбебез директоры Динә Хәйдәр кызы ! Мәктәбебез җитәкчесе Бик төгәл кеше хәзер. Укучылар дәресләргә Һәрвакытта да әзер. Мәшәкате дә күп аның Бер көн ял юк аңарга Автобус юк,математик Барысын да табарга. Шулай булгач барыбыз да Тәртип саклыйк Җәмәгать Дәресләргә соңга калмыйк Үрнәк булыйк һәрьяклап.

Слайд 8

Күзләреңдә очкын, ялкын, Йөрәкләргә учак яктың, Беренче мөгаллимем. Күңел тәрәзәләрен кактың, Саф чишмәләр булып актың, Беренче мөгаллимем. Син – галимдә, син – җырчы да, Син – рәссам да, тылсымчы да, Беренче мөгаллимем . Якты көннең кояшы син , Гомерләрнең юл башы син , Беренче мөгаллимем . Сабыйлыкның нәбие син , Мәктәптәге әнием син – Беренче мөгаллимем ! Хәтерлисез микән? Мин хәтерлим , Әлифбаның һәрбер сурәтен . Сурәтләргә карап хәрефләрне Син танырга мине өйрәттең . Тормыш серләренә төшенүләр Башлана бит хәреф танудан , Сиңа ачык булган бар нәрсәләр Миңа иде ул чак - карурман . Карурманда сукмак күрсәтүче , Тел ачкычы миңа бирүче , Син , беренче укытучым минем, Иң беренче булдың , беренче .

Слайд 9

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы , Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы, Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора Алар сине әниседәй якын күрә . Еласалар , син аларны юатасың, Боексалар , син аларны уйнатасың, Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына , Орышасың кайчагында җайлап кына . Укытучы ! Кирәк чакта җитез дә син , тапкыр да син , Кирәк чакта батыр да син , сабыр да син , Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә, Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Слайд 10

Без беләбез сезгә җиңел түгел, Күпме язмыш сезнең кулларда. Ләкин, ышан һәрчак без булырбыз Сез күрсәткән тугры юлларда. Еллар үтәр, очар кошлар сыман , Без очарбыз туган төбәктән . Кайда гына ләкин булсак та без Без сакларбыз сезне йөрәктә . Башлыйсыз сез тәүге уку елын , Теләкләргә, гөлгә күмелеп, Китәр сукмакларда юлдаш булып , Саулык килсен сезгә иң элек . Аннан килеп камил акыл белән Туры зиһен сездән калмасын . Күңелегезгә тулган игелекле Изгелекне һич кем алмасын . Хәерле юл сезгә, хәерле юл , Зур уңышлар – шушы юлларда ! Онытмагыз : Илнең генә түгел, хәтта Җирнең Киләчәге сезнең кулларда !

Слайд 11

Бәйрәмегез котлы булсын !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"

Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

Сценария “Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

“Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!&rdquo...