Миннубаева Альбина Фаргатовна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

“Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, аңа ни язсаң, шул уелып кала". Ризаэддин Фәхреддин

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Җирле төбәк язучыларыбызның иҗатын өйрәнү.Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга, яңа педагогик технологияләрне үзләштерергә тырышам.

Увлечения: Халык авыз иҗатын туплау. Ә иң яраткан мавыгуым исә-китап уку. Юкка гына "Китап-белем чишмәсе,"-димәгән халкыбыз.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: дер. Бурнашево, Апастовский район

Место работы: МБОУ "Бурнашевская СОШ" Апастовского муниципального района

Звание, ученая степень: первая квалификационная категория

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/albina-minnubaeva
"... Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. Түземлеләр генә бәхеткә лаек."
Фәнис Яруллин

Безнең илдә кеше - бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы мөгаллимнәр кулында! Сабый балага тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен,туры юл күрсәтеп, дөньяны танып - белергә ярдәм итүче кеше ул – укытучыУкытучы хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Укытучының бурычы - сабыйларда  үзенчәлекле, индивидуаль сыйфатларны күрә белү, аларга иҗади якын килеп,  ә иң мөһиме -һәр яктан камил булган  КЕШЕ тәрбияләү.

 

Алтын яфрак ява урамнарга,

Сукмакларга ява, юлларга…

Урам буйлап атлый укытучы

Чумган килеш тирән уйларга…

 

Уйларыгыз изге…Сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен

Ял-йокыңны онытып янарга.

 

Һәм сакларга кирәк сүндермичә

Аларга дип яккан учакны.

Үз балаңа күпме җылы кирәк

Аларга да кирәк шул чаклы.

 

Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк

Җил-давыллар җирдә азмы соң?

Чандыр иңегезгә күтәргәнсез

Күпме балаларның язмышын!

О себе

Укытучы булу – минем балачак хыялым иде. Мин Борнаш урта  мәктәбен тәмамлагач, укытучы һөнәрен үзләштерү теләге белән Казан  педагогика көллиятенә килдем.   Минем укытучылык һөнәренә, әлбәттә, үземнең остазларым  зур йогынты ясады. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып,  алар кебек кулга акбур тотып язарга хыялланудан миндә балаларга карата ярату хисләре туды.  Тормышымны мин инде балалар укытудан башка күз алдыма да китерә алмадым. Укытучыларым... Сез миңа туры юл күрсәттегез, белем бирдегез, тормышка ныклы адым ясарга булыштыгыз. Менә инде мин хәзер үзем дә 18 ел мәктәп диварлары, яраткан укучыларым арасында. Белемем-югары. Вазифам-татар теле һәм әдәбияты фәнен укыту. Төп максатым -укучыларымны белемле, югары әхлакка ия шәхес итеп тәрбияләү.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.Мәһдиев "Кеше китә җыры кала", Ә.Еники "Матурлык", Т.Миңнуллин "Әниләр һәм бәбиләр", Ф.Хөсни "Йөзек кашы", Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала",Г.Бәширов "Намус" романы. Бу тиңсез хәзинәләрне мин  кыйммәтле асылташ белән чагыштырыр идем.  Нәкъ менә шушы әсәрләр аша кеше күңеленең иң нечкә хисләрен аңларга, күңел матурлыгының бөтен нечкәлекләрен тоярга өйрәнәсең. Алар кешене югары әхлакка, тырыш һәм эшчән,намуслы булырга өйрәтә. Авыр чакларда югалып калмаска, җилкәнеңне киереп алга отылып, максатка ирешергә өнди. Сабырлыгыңны җуймыйча, үз мәхәббәтеңне көтеп, имин гаилә кору серләренә төшендерә. Бала һәм ана арасындагы ярату хисләренең дә иң көчле хис икәнлеген аңларга ярдәм итәләр.

Мои достижения

1)       Почетная грамота отдела образования Апастовского муниципального района за успехи в организации и совершенствовании  учебно-воспитательного процесса, 2009;

 

                2)    Благодарственное письмо  департамента образования г. Заречного Пензенской области, Молодежной общественной научной организации за содействие в проведении III Всероссийской интернет викторины “Никто не забыт, ничто не забыто!”, 2011

               3)    Сертификат Приволжского межрегионального центра повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования за участие в первом Всероссийском конкурсе «Иң яхшы татар теле дәресе” за работу в номинации “Татарский язык”, 2012.

               4)    Благодарственное письмо за участие в Республиканском творческом конкурсе «Вместе за безопасность на дорогах», 2011.

               5)    Сертификат подготовившая участников Интернет- тура 4 Международной олимпиады по татарскому языку и литературе,2016

               6)   II Всероссийский творческий конкурс «Мой любимый город", Благодарственное письмо,2015

                7) Iтөбәкара татар балалар театраль коллективларының “Ният” театр фестивале, Мактау грамотасы, Ният-2016.

                8) Благодарственное письмо Исполкома Апастовского района РТ за трудовой задор, личный подход к каждому ученику, хорошую подготовку и проведение гос. итоговой аттестации выпускников 2016 года.

                 

Моё портфолио

 

"Җимешне вакытында аша,эшне вакытында эшлә". Татар халык мәкале.

Укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки остазның нәтиҗәсе шәкертендә.Җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы