Сценария “Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”
план-конспект

Мубаракшина Фануса Габдулбаровна

  “Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rhmtlrnen_in_olysy_sina_bulsyn_ukytuchym.docx29.99 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе

                 

  “Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

(Укытучылар көненә багышланган бәйрәм эшкәртмәсе)

                                         Төзеде:педагог-оештыручы

                                                  Мөбәрәкшина Фәнүсә Габделбәр кызы

Максат:

– укытучыларны бәйрәм белән тәбрик итү;

– укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү;

– укучыларның оештыру, аудитория каршында чыгыш ясау, иҗади фикер йөртү, төрле компьютер программалары белән эшләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлар:  музыкаль центр, ноутбук, шарлар, плакатлар, кечкенә өстәл, ике урындык.

Башкарылган эш: укытучыларны котлап презентация әзерләнә; плакатлар ясала һәм концерт номерлары әзерләнә.

 (Зал матур итеп шарлар һәм плакатлар белән бизәлгән. Экранда «Укытучылар көне» дип язылган слайд.)

Бәйрәм барышы:

     --Хәерле көн  кадерле тамашачылар!

Бүген ,ягъни 5 октябрь көнгә мәктәбебезнең чираттагы телевизион тапшыруларын  тәкъдим итәбез.

-----Алдагы минутларда сез “Музыкаль каймак” хит-парадын, “Яңалыклар”, “Кара-каршы” тапшыруларын карарсыз.Безнең белән калыгыз!

---Ни өчен дигән сорауга  кем һәрчак җавап таба белә? Кем тавыш яралгыларының барлык диапозоннарын  кулланып дәрестә аңлатырга, өлгермәгәнне тәнәфестә аңлатырга тырыша? Кем бер эш көне эчендә бер үк вакытта психолог та, художник та, тәрбияче дә, җәмәгать эшлеклесе  ролен дә башкара.

----Кем безне телевизордагы кызыклы кинолардан, компьютордагы контакттан аерып 5-6 сәгатьлек өй эшләре уйлап таба? Әлбәттә инде укытучы!

  ---  Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый. Алар безне белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга , хезмәтне яратырга өйрәтә.

---Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне  һөнәри бәйрәмегез белән котлау өчен сүзне укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Заббарова Гөлнара Назиповнага бирәбез.

    Концерт  номеры

   ----Хәерле көн хөрмәтле тамашачылар! Сезне ”Музыкаль каймак” тапшыруының алып баручылары , Гарипова Динә һәм Загидуллина Нурфия сәламли. Безнең бүгенге чыгарылышыбыз тулысы белән яраткан укытучыларыбызга багышлана.

 ---Уку елы дәвамында барган хит-парадыбызда, беренче баскычны үзләренең күпъеллык тәҗрибәләре һәм киңкырлы педагогик осталыклары булган укытучыларыбыз Зайнуллина Раушания Хакимовна,Хузин Йосыф Рәшитович,Хасаншина Рәсимә Фаесхановналар яулады. Алар бүген безнең арада. Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, балалар,оныклар  бәхете телибез!

Концерт  номеры

---- Хит-парадыбызның икенче баскычына күчәбез.Икенче баскычны  4 укытучыбыз бүлеште. Мин аларның исемнәрен әлегә әйтмим. Аларга бирелгән тасвирлама буенча сез аларны үзегез танып алырга тиеш буласыз.

 ---- Бик таләпчән, һәрвакыт җитди, бик тә тынычлык сөюче, аларның дәресендә чебеннәр дә тавышсыз гына очарга тиеш, һәр дәрескә “наполеонский” планнар корып керүче, укытучыларыбыз?

Болар кемнәр? Әлбәттә,Фәния Миннехазиповна һәм Айгөл Әминовна.

--------Алар бөтен гомерләрен  башлангыч сыйныф укучыларына багышлаган укытучыларыбыз. Җаныгыз-тәнегез белән үзегезнең эшегезгә бирелгәнлегегез безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора.  Бик зур рәхмәт сезгә!

----------- Авырлыклар бер дә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен

------- Мәктәбебездә һәрчак ниндидер белдерү җиткерүче, төрле бәйрәмнәр оештыручы, инстаграмм битләрендә балалар оешмасы эшчәнлеген  даими яктыртучы  укытучыбыз? Ул әлбәттә Фәнүсә Габделбәровна.

---- Рәхмәт сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә саласыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирәсез матурлык.

   --------Аның турында яхшы хәтерле,минутына секундына кадәр төгәл хәтерләүче,ярдәмчел ,кайгыртучан дибез.Ул кем? Әлбәттә –Флера Рахимзяновна.

-----------Иртә таңнан чыккан назлы кояш

Көндә сезгә бәхет китерсен.

Матур булсын сезнең тормышыгыз,

Кайгы җиле бердә тимәсен.

Концерт  номеры

-----Өченче баскычны әлеге укытучыларыбыз эшлекле сыйфатлары һәм оста оештыручы булулары аркасында яуладылар. Тасвирлама буенча танып алырга кирәклекне инде барыгыз да отып алгандыр. Ягез, киттек. Шулай дәвам итәбез!

-------Даими  смирно, вольно сүзен еш әйтүче, үзе мөлаем, үзе кырыс укытучыбыз кем?Әлбәттә инде, бу безнең һәрчак шат күңелле, укытучыбыз- Алмаз абый!

---------Уйларыгыз изге, укучыларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

--------- Үзенчәлекле татлы тәрбия ысуллары белән аерылып торучы, тәмле телле, чисталыкны, яктылыкны яратучы, тәрәз төпләрен  гөлләр белән  бизәп торучы укытучыбыз Әлфия Зөфәровна

-----Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать

Куаныч бирсен сезгә

----- Кеше гомерендэ гузэл мизгеллэр белэн бэйле бер шэхес-анын беренче укытучысы була.Хэрберебезнен:олыбызнын,кечебезнен мэнге хэтерендэ ул.Балаларга белем хэм тэрбия бирудэ,жырдагыча,бишкэ бишне кушарга,ижектэн суз ясарга ,балаларнын кулларыннан тотып,беренче хэрефне язарга ойрэтуче дэ,кешелэргэ,табигатькэ карата сабый кунелендэ мэхэббэт уятучы хэм аларны зур белем юлына житэклэп алып керуче дэ сез ул Әлфирә Нургалиевна.

Концерт  номеры

----------Хәзер Яңа гасыр каналында  яңалыклар чыгарылышы. Аннан дәвам итәрбез,  безнең каналда калыгыз!

-----Хәерле көн! Эфирда яңалыклар тапшыруы. Агымдагы елда

   “ Ел укытучысы 2020” конкурсының муниципаль этабының финал өлеше үтте. Әлеге конкурста Баландыш төп мәктәбеннән Мингазова Л.М. “ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” , ә  Саруханян А . С. “Педагогик дебют”  номинацияләрендә җиңүче булып табылдылар.

 ----Район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре командалары катнашында кышкы спартакиада  узды.Әлеге спартакиадада  Баландыш төп мәктәбе укытучылары да читтә калмады. Бадминтон буенча Заббаров А.Ф. 1 урын,Заббарова Г.Н. 2 урын,кул көрәше буенча Тимербаева Ф.Р. 3 урын алдылар.

Концерт  номеры

--------Дүртенче баскычны энергияле, гадел,максатчан тырыш,эшчән,уңган- булган ягымлы укытучыларыбыз били. Кемнәр икән алар, ягез фикерләрне эшкә җигик, ! Алар турында табышмаклар тыңларга әзерме?Алайса киттек!

-------Ул бик таләпчән, кайсы дәресне кайсы вакытта укуыбыз бары тик аның белән бәйле, бар нәрсәне тәртипкә салучы да, берөзлексез отчётлар тутыручы укытучыбыз? Ул Кем?

-------Хөрмәтле  инглиз теле укытучысы Гөлнара Назиповна!

Чит илгә чыгып китсәк тә

Без югалып калмыйбыз.

Инглиз телен өйрәнәбез,

Бик тырышып укыйбыз,

----- Тагын әлеге баскычта , иң гүзәл затларыбызның берсе.  Безнең белән уртак телне бик тиз таба белүче, үзенә хөрмәт таләп итүче, укытучыбыз? Ул кем?

----- Әлбәттә- Люция Маратовна!.                  

Без телибез Сезгэ бәхет

Алгы тормыш таңында.

 Балалар сез биргән дәресләрне

Яратсыннар тагын да.

-------- Мәктәптәге һәр нәрсәнең ник булган, кайчан булган, нигә алай булганын ачыклап төбенә төшәргә яратучы, башында оригиналь идеяләр йөртүче, таләпчән укытучыбыз.Уйларыңнын кай тирәдә икәнен чамалап бик тиз йокыңнан уятучы, бик сакчыл.Ул кем?

----- Әлбәттә  Элеонора Раисовна!

Кайгыртып безнең язмышларны

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә! Сез чып-чын кеше сез.

Концерт  номеры

   

------Бишенче баскычны иң бәхетле укытучыбыз били  дисәк тә ялгыш булмас. Бишле саны- бәхетле сан. Бу баскычны бер укытучыбыз бүлеште.

-----------Бик тә тыныч холыклы, ярдәм сорап килгәндә беркайчан да кире бормаучы, бик сабыр, һәрчак елмаеп кына торучы ,район сәхнәләрендә чыгыш ясаучы -ул кайсы укытучыбыз?

------ Әлбәттә, Алина Сейрановна!

 Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшләрегездә зур уңышлар телибез.

Концерт  номеры

----Эфирда - “Кара-каршы”   тапшыруы.

Быелгы укытучылар көнендә без үзебезнең мөгаллимнәребезне эчкерсез сөйләшүгә чакырабыз.

Сораулар:

Әйтегез әле,

1.Ни өчен нәкъ менә шушы фәнне укытуны сайладыгыз?

2. “Тукып-тукып та кермәгән” баланы нишләтер идегез?

3 . Класстан куып чыгарган укучыларыгыз булдымы?

4. Төшегездә мәктәп ,дәресне күргәнегез бармы?

5. Үз фәнегезне яратасызмы? Эх, менә теге фәнне укытырга иде, дигән вакытларыгыз булдымы?

6. Мәктәптән китәргә туры килсә, нинди профессия башкарыр идегез?

7. Сезне мәктәп директоры итеп куйсалар, нишләр идегез?

8.Мәктәптә укучылар белән булган берәр кызык  хәлне искә төшерегез әле.

9.Яңадан укучы ролен башкара алыр идегезме? Нинди фәннәрне аеруча тырышып укыр идегез?

10.Мәктәпне тәмамлап киткән укучылар  арасында уңай яктан гына искә алырлык укучыгыз бар идеме?

11. Беренче укытучыгыз турында сөйләгез әле?

12.Беренче дәрес бирүегезне хәтерлисезме?

-----Шулай итеп тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Һәр дүшәмбе безнең тапшыруны карарга онытмагыз.

----Хөрмәтле укытучыларыбыз! Бүгенге көндә сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы,  хисләребезне бернинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч ,сәламәтлегегез нык булсын .Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт сезгә , мең рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий для старшей татарской группы "Котлы булсын Яңа ел! "

Сценарий Нового года для татарской группы...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

"Рәхмәтләрнең иң олысы-сиңа булсын,укытучым!" -дәрестән тыш чара

quot;Рәхмәтләрнең иң олысы-сиңа булсын,укытучым!" - 5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрестән тыш чараның презентациясе...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...