"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"
материал (10 класс) на тему

Латыйпова Гульсина Габделфартовна

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, укытучым!

А.Б: Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген безнең илебез зур бәйрәм- укытучылар бәйрәмен билгеләп үтә. Укытучылар бәйрәме - ул халыкара бәйрәм, чөнки барлык кешеләр дә укучылар булганнар һәм аларның һәрберсенең укытучысы бар.

Бергә: Бәйрәмегез котлы булсын

А.Б. Әй , аңлыйсы килә бу дөняны,

Әй ачасы килә серләрен.

Җир – күуләрне, таң һәм киңлекләрнең

Кемнәр белә икән серләрен?

Кемнәр белә икән телләрен?

Кемнәр ачар күңел күгебезне,

Гүзәллеккә кем булыр юлчы?-

Сорау бирдем.

Шулчак күз алдыма

Килеп басты минем – укытучы.

Ул ниндидер горур һәм илаһи,

Йөзләрендә серле яктылык.

Иярәсең аның артыннан син

Серле яктылыкка тартылып.

Югарыда анда дөня башка-

Иңнәреңә нурлар ишелә.

Яктылыкка күңел сусаганда

Күкләр юлы кирәк кешегә,

Укытучы кирәк кешегә.

Илнур. Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелә.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

(Хор. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)

Булат. Укытучым!

Өмет тулы күзләр сиңа төбәлгәннәр,

Сабырлыгың җитсен аңларга.

Һәр күңелне тоеп, бала зиһененә

Гыйлем шытымнары саларга.

Укытучым!

Һәрвакытта сине уйлый-уйлый,

Тормыш сукмагыннан атлармын.

Син күңелемә салган зур хисләрне

Каралтмыйча, һәрчак саклармын.

Очар кошлар күкне сагынгандай

 Ашыгасыз көн дә мәктәпкә

 Аңлатасыз тормыш, яшәү серен

  Өйрәтәсез фәкать әдәпкә

А.Б. Укытучым!

Шушы бәйрәмегезгә ямь өстәрлек

Бирик икән Сезгә ни генә

Иң яхшысы – җыр бүләк булсын

Безнең йөрәк типсен җырларда.

Җил дә алмас һәм кырау да тимәс аларга.

(Җыр. Гилманова Г.)

.

3)Киңәшчем дә син, ярдәмчем дә

Авыр чакта аңлый белүчем

Сине мәңге оныта алмам, ахры,

Иң кадерле кешем – укытучым!

Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,

Сабый күңеленең түренә үтүче,

Авырлыклар килсә, уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче – укытучым

А.Б. Хөрмәтле укытучылар!

Сезнең хакта күпме еллар      

Яхшы сүзләр генә сөйләнгән.  

Җырчылар да зур сәхнәдән          

Күпме җырлар көйләгән

(Җыр. Дәүләтшина, Гилманова)

А.Б. Бөтен гомерен балаларга биреп,

        Таңнан төнгә янып  көюче,

        Күктә янган якты кояш сыман

        Тирә-юньне нурга күмүче – укытучылар,

      бу концерт номеры сезгә бәйрәм бүләге.

(Бию. Дәүләтшина)

А.Б. Туган анаң кебек үк,

Синең өчен сөенеп,

Җирдә тагын берәү бар

Ул берәүләр меңнәр

Ул меңнәрнең исеме-

(УКЫТУЧЫ)

Җыр: "Укытучыма".

Алсинә.Мәктәп елы, белем юлы.

Һәркемгә дә килә ул.

Дәрес алу, дөнья тану

Безгә бик нык кирәк ул.

Укытучы дәресләрне

Безгә кат-кат аңлата

Аның һәрбер җөмләсендә

Бик күп мәрҗәннәр ята.

Укытучы якын кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта

Авыр чакта ярдәм кулы суза&

Сабыр сүзе белән юата.

Илнур.Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен

Ял-йокыңны онытып янарга.

Эш коралыгыз гади-акбур гына.

Бик катлаулы ,ләкин кирәкле

Ничә бала, димәк ничә пар күз

Җавап көтә сезгә төбәлеп.

Килер көнең нурлы булсын өчен,

Күпме төннәреңне яндырдың

Аң-зиһенем уяу булсын өчен,

Азмы йокыларың калдырдың.

А.Б.Укытучым минем, гомер юлдашым

Кыңгыраулы көзләр кергән саен

Урап ала сине бала-чага

һәр көз саен дөньяң яңара!

А.Б..Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез,

Егетләрнең тырышканын

Хәзер менә күрерсез!

Бию.

Булат.Табигатьтән сезгә илһам иңгән,

Сез сабырлык, гыйлем үрнәге.

Белем дигән илне якын итеп,

Яулагансыз текә үрләрне.

Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,

Исемегез һәркем телендә.

Беркайчан да болыт капламасын,

Кояш булсын тормыш күгендә.

Ипле генә, тыныч кына итеп,

Күңелләргә үтеп керәсез.

Балаларга терәк, таяныч сез,

Аналардай сөя беләсез.

Рәфис.Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Алсинә.Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтеңдә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтендә.

А.Б.Укытучылар, рәхмәтлемен сезгә!

Укыттыгыз,белем бирдегез.

Авыр чакта ташлап китми,

Сез бит безне балагыздай күрдегез.

Сезгә генә, бары сезгә генә,

Багышлыйм мин бу җырымны.

Булыштыгыз, якладыгыз безне,

Күрсәттегез барыр юлымны.

Ниләр әйтим сезгә бүген мин?

Ниләр белән рәхмәтемне түлим?

Соңыннан искә алырга,

Мин җырымны бүген калдырыйм...

 Җыр. Гавришева

Рәфис..Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде

Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.

Укытучым, син бит белем биреп

Ачтың безнең сукыр күзләрне.

Син лаеклы, газиз укытучым

Рәхмәтләрнең иң җылысына.

Син лаеклы, газиз укытучым

Хөрмәтләрнең иң олысына.

Синсез булмас иде пешекче дә

Табип, галим, герой-космонавт та.

һич оялмас килеп синең алда

Баш ияргә, хаттә Президент та.

А.Б. Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

Безне балагыздай күргән өчен,

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

А.Б.Монысы да соңгы булмас:

Сезгә бәхет теләп кала

Инә белән кое казучы

Һәр укучы, һәр бер  бала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

"Рәхмәтләрнең иң олысы-сиңа булсын,укытучым!" -дәрестән тыш чара

quot;Рәхмәтләрнең иң олысы-сиңа булсын,укытучым!" - 5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрестән тыш чараның презентациясе...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...

Сценария “Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

“Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!&rdquo...