Рәхмәт сиңа, укытучым!
материал по теме

Хафизова Дамира Мунировна

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rehmet_sina_ukytuchym.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Рәхмәт сиңа, Укытучым!

Мәктәпнең кичәләр үткәрү залы. Ул матур чәчәкләр, шарлар белән бизәлгән. Стеналарга:

«Бала күңеленә иң якын кеше ул - Укытучы»

(Әнвәр Хуҗиәхмәтов)

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

                                (Лена Шагыйрьҗан)

Укытучым, сөеп, назлап

Гөлбакчамда гөлләр үстердем.

Гөлләремне бүләк итеп,

Укытучым, сиңа китердем.

           (Энҗе Мөэминова)

Балаларның теле- кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез –

Сез иң галим кеше икәнсез.

(Фәнис Яруллин)

дигән шигъри юллар язып куелган.

Акрын гына серле музыка яңгырый.

Бөек кешеләр- укытучы турында

… Тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш.

(К.Маркс)

Укытучылык эше – иң кыен эшләрнең берсе. Минем фикеремчә, укытучы булып туарга кирәк.

Педагог – кешеләр рухының инженеры ул.

(М.И.Калинин)

Укытучы, әгәр ул намуслы икән, һәрвакыт игътибарлы укучы булырга тиеш.

(М.Горький)

Башкаларны өйрәтеп,  без үзебез дә өйрәнәбез.

(Сенека)

Аз белгән кеше бик аз нәрсәгә өйрәтә ала.

(Я.Коменская)

Укыту – икеләтә уку дигән сүз.

(Ж.Жубер)

Фәндә көчле булган, аны яхшы белгән һәм яраткан укытучы гына укучылар массасына нәтиҗәле йогынты ясый ала.

(Д.И.Менделеев)

Яхшы укытучыларның укучылары да яхшы.

(М.В. Остроградский)

Яхшы укытучы булу өчен, үзең укыта торган фәнне дә, укучыларны да яратырга кирәк.

(В.О.Ключевский)

Педагогик эштә, беренчедән, тәрбияче үзенең тәрбияләнүчесен һәрьяклап белергә, икенчедән, тәрбияче белән тәрбияләнүче арасында тулы ышаныч булырга тиеш.

(Д.И.Писарев)

Тәрбия эшендә уңышка ирешергә теләсәң, укучыңны ихтирам ит.

(Р.Эмерсон)

Балаларны ихтирам итү – алар ихтыярына буйсыну, алар кубызына бию дигән сүз түгел. Балалар үзенең тәрбияви таләпләрен ныклык белән тормышка ашыручы педагогны хөрмәт итәләр.

(Н.К.Крупская)

Үз укучыларын хезмәттән тәм табарга өйрәтә алган укытучы иң зур мактауга лаек.

(Э.Хаббард)

1укучы. Уйный - уйный күбәләкләр

Килгән кебек чәчәккә,

Киеп бәйрәм киемнәрен,

Килдек бүген мәктәпкә.

2укучы. Шау-гөр килеп тора мәктәп,

Мәктәптә бәйрәм бүген.

Әйдәгез җырлыйк бергә

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

3укучы. Мәктәп бәйрәмчә бизәлгән,

Безгә бик тә күңелле.

Безнең белән бөтен дөнья,

Бәрәм итә түгелме.

Җыр “Бәйрәм бүген”

4укучы.Мәктәп - син бит төп йортыбыз,

Күңел сиңа тартыла

Бүген бөтен ил баласы

мәктәпләргә агыла.

5укучы.Син бит өр-яңа булгансың,

Тышларың да бизәлгән.

Эченә керсәң - исең китәр,

Бар нәрсә дә үзгәргән.

6укучы.Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез: һаман да шул

Укытучы апа икән.

7укучы.Укытучы… Бүген галим дә, ташчы да, иген итүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакар - хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык кешеләргә чиксез мәхәббәт… синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы канатлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең.

8укучы.Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

9укучы. Укытучы! Бәйрәмең белән сине! Уңышларыңа сөенеп, бәхет хисе кичереп яшә. Һәр таңны сау-сәламәт каршыла. замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сине читләтебршк үтәргә тырышсын.

10укучы. Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

11укучы.Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларыңның чаткысы.

12укучы.Кулларыңны суздың, кыңгырау-сорау

Тынгы бирмәгәнгә күңелгә.

Укытучым, җырым кыңгыраудай

Юлдаш булсын гомер - гомергә.

Җыр “Укытучыма” (И.Хисамов муз., ә Мөэминова сүз.)

13укучы. Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнге янып-көюче

Күктә янган якты кояш сыман,

Тирә-юньне нурга күмүче-укытучым.

14укучы. Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,

Сабый күңелемнең түренә үтүче,

Авырлыклар килсә, уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче- укытучым.

15укучы. Кирәк чакта бераз кырыс булып,

Тыныч кына җавап бирүче,

Белем дөньясының баскычларын

Синең белән бергә үтүче-укытучым.

16 укучы. Беренче укытучыма.

Елмаеп каршы чыктыгыз

Башлап мәктәпкә килгәч.

Оялып башларны идек

Апабыз, сезне күргәч.

Кулга-кул тотынышып

Белем иленә киттек.

Ял ңитсә апа, сезне

Шундый сагынып көттек.

Бар көчегезне салдыгыз

Безгә белем бирүдә,

Йөрәкләрне яуладыгыз

Яраттык бер күрүдә.

Сезнең сөйкемле йөзегез

Сакланыр күңелләрдә.

Ә белемнәр ярдәм итәр

Гел югары үрләргә.

Без телибез бүген сезгә

Шатлыкларның иң олысын,

Кайда гына барсагыз да

Юлларыгыз гел уңсын.

17укучы. Сез бер гади укытучы булып,

Хезмәт итәсез бүген тормышта.

Һәр укучыгыз - язылмаган роман,

Һәр дәресегез - маяк тормышка.

Эш коралың гади- акбур гына,

Бик катлаулы, ләкин, тирәлек.

Утыз бала - димәк, утыз пар күз

Җавап көтә сезгә төбәлеп.

18укучы.Айларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

19укучы. Ил карты да сиңа башын иеп,

Мөгаллим, дип зурлап эндәшә.

Яшьләр синнән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сезгә тиңләшә.

20укучы. Игелекле татар мөгаллиме,

Синнән күчә безгә мәрхәмәт.

Йөрәк утың балкып янса гына,

Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”

1ученик. В день осенний, когда у порога

Задышали уже холодаё

Школа празднует день педагога!

Праздник мудрости, знаний труда.

2ученик.День учителя! Вслушайтесь сердцем

В эти звуки, что дороги нам.

Всем, что связано с юностью, детством

Мы обязаны учителям!

3ученик. Горечь первой досадной ошибки,

Сладость первых нелегких побед-

Пусть же все отразится в улыбке,

Излучающей мудрость и свет.

4ученик. Вы душою- всегда молодые,

Труд и радости с нами деля,

Наши строгие, наши родные,

Терпеливые учителя!

5ученик. Мы на уроках, может быть нечасто

Вас радуем поднятием руки,

Но в этот день немного слов прекрасных

Вам высказать хотят ученики.

6ученик. Пусть года проходят чередою,

С учителями жизнь всегда нова,

И служат путеводною звездою

Нам в жизни ваши мудрые слова.

7ученик. Ваш опыт, знанье, щедрость и участье

Оставят в душах наших добрый след.

Слагается учительское счастье

Из наших ученических побед.

Песня «Учитель» сл. Н Гончаровой, муз. А Имаевой.

1укучы. Укытучы язгы кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза

Сабыр сүзе белән юата.

2укучы. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм аңа иң-иң гүзәлен.

3укучы.Чәчәкләрем, бәлки аңлатырлар

Хисләремнең иң-иң изгесен

Әниемдәй якын укытучым-

Тормышымның якты көзгесе.

4укучы.Ак кәгаздәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз,

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

5укучы.Кайгыртып гел кеше кайгыларын

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен,

Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез!

6укучы. Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа, Укытучы!

7укучы.Чәчләреңа бәсләр кунган,

Гуя ап-ак кышкы урман.

Гомер буе без бурычлы,

Рәхмәт сиңа, Укытучы!

8укучы.Өермәдәй уй булгандыр,

Күзләреңә яшь тулгандыр,

Озатканда унынчыңны,

Рәхмәт сиңа, Укытучы!

9укучы.Дөнья безне алга дәшә,

Ә син безгә гел янәшә,

Тәүге хәреф танытучы,

Рәхмәт сиңа, Укытучым!

10укучы.Укытучым. Мәктәп. Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

-Мәктәбем!-дип әйткән чакта күңел,

-Укытучым!-дип йөрәк эндәшә.

11укучы.Рәхмәт, сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

Безне балагыздай күргән өчен,

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Җыр “Рәхмәт сезгә”. Ф.Яруллин шиг. В.Әхмәтшин муз.

«Учитель»

сл. Н. Гончаровой., муз. А.Имаевой.

1Мелькают как версты наши года

Идут своею чередой.

Рядом все люди родные друзья,

Но есть человек иной.

Припев: Учитель! Слово то какое,

Оно звучит мелодией любви

Знает это каждый такое

И светит нам и греет нас в пути.

2.Он тебе и мать, и подруга-сестра,

Наставник и просто друг.

Сеет повсюду добро и всегда

Не жалея своих сил и рук.

Припев.

3.Хочешь, не хочешь, оставил свой след

Учитель твой в сердце твоем

это тебе из детства привет,

С юностью встреча вдвоем.

Припев.

4.Есть в этой связи какой-то заряд,

И столько в ней силы есть

Учитель живет молодым и не зря

Детишек его не счесть.

Припев.

“Рәхмәт сезгә.”

Ф.Яруллин шиг., В.Әхмәтшин муз.

Ф.Яруллин шигере

1.Кайсыгызга карарга да

белмибез гел, белмибез гел.

Сез үзегез болындагы

Иң гүзәл гөл, иң гүзәл гөл.

Кушымта: Рәхмәт сезгә,

                  Рәхмәт матур булган өчен.

                  Йөзегезгә

                  Таң нурлары җыйган өчен.

2.Гөлләр шиңми, гөлләр сулмый

Һичбер вакыт, һичбер вакыт.

Бер-береңә караганда

Гел яратып, гел яратып.

Кушымта.

Укытучыма.

И.Хисамов көе

Э.Мөэминова сүзләре

1.Хәтерлим миң, әле бүгенгедәй,

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Көтә-көтә арып беткәнем.

2.Иң беренче булып килим, диеп,

Өскә матур яңа күлмәк киеп,

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

3.Ләкин миннән бик күп алдан килеп,

Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Укытучы апам көткәнен.

4.Шушы көннән башлап безнең өчен

Кызганмады үзнең бөтен көчен.

Безне сөйде, безгә белем бирде,

Рәхмәт аңа изге эше өчен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...