Минем беренче укытучым
материал по теме

Хайбуллина Фания Фаридовна

Беренче укытучы турында инша

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Беренче укытучым29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Минем беренче укытучым!

       Иң авыры, минемчә, яраткан укытучың турында язу. Җанны тутырган ярату һәм соклану хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлылыгы да, көче дә югала сыман. 

         Йөрәк түрләреннән урын алып

          Гомер буе сине озата бара.

          Уңыш, ялгышларны күзләп тора

          Укытучы – бар дөньяга “Ана”.

     Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз килеп баса. Ничек кенә булмасын, һәр кешенең “Менә ул чын укытучы”, – диярлек остазы бар. Ул аны еллар узган саен сагынып искә ала, гомере буена рәхмәт укый.

     Минем онытылмас укытучым – Биктимерова Мөнирә апа Сөләймановна. Мин аның турыда язмыйча булдыра алмадым, чөнки  тормыш иптәшемне дә, мине дә кулыбызга каләм тотып язарга, беренче белем серләрен үзләштерергә- ул өйрәтте.

     Мөнирә Сөләймановна 1942нче елның 1нче гыйнварында Апас районы Кызыл Тау авылында туа. 1960нчы елда Апас районы Урта Балтай урта мәктәбенең 11нче сыйныфын тәмамлый. Шушы ук елның 27нче ноябреннән Көлкәш авылында. клуб мөдире булып хезмәт юлын башлый. 1962 елда Казан дәүләт педагогика институтының биология һәм география факультитына читтән торып укырга керә. Мөнирә апа 1963-1979нчы елларда Апас районының төрле мәктәпләрендә төрле фәннәрдән белем бирә.  1979нчы елдан алып 2004нче елга кадәр Апас районы Урта Балтай урта мәктәбендә эшли. 44ел эшләү дәверендә I квалификацион котегорияле методист укытучы, Хезмәт ветераны дәрәҗәләренә ирешә. Ул үз эшен яратып һәм бик теләп башкара. Укучыларга бөтен җанын биреп укырга, язарга өйрәтә.   Бездә, 1989нчы елның  алтын көзендә беренче сыйныфка укырга кергән 16 бөртек балада мәктәпкә мәхәббәт уятты. Олыны – олы, кечене – кече итәргә, ярыша – ярыша бер – беребездән уздырып, тырышып укырга өйрәтте Мөнирә апа.

      Укытучы апабызның ачуланганын, тавыш күтәреп кычкырганын бер дә хәтерләмим. Безне өйдә үз дигәнен генә эшләп өйргән 10 кыз, 6 тиктормас егетне ничек тыңлаткандыр, белмим. Гел елмаеп кына торучы укытучыбызны үзебез дә бик ярата идек шул. Безнең мәктәпне тәмамлаганга ун ел вакыт узып китсә дә, укытучыбызны урамда очратсак күңел шатлана.

      Минем, хәзерге көндә  Апас районы Дәүләки авлында биология һәм химия укытучысы булып эшләүемдә бернче укытучым, Мөнирә Сөләйман кызының өлеше бик зур. Мәгариф өлкәсендә бер баскыч алга күтәрелгән саен бренче укытучым рәхмәтләр укыйм. Чөнки хәзерге көндә дә, без тыгыз  бәйләнештә торабыз. Ул миңа укытучы хезмәтендә булышып, ярдәм итеп, киңәшләрен биреп тора.

    Тормышында ачы хәсрәтләр, авырлыклар күп күрсә дә Мөнирә апа сынмады, сыгылмады, тормышның көчле җилләре өтеп-өтеп җибәрсәләрдә егелмады, башын югры күтәреп, үзенең укучыларына маяк булып, чын мәгънәсендә остаз булып һәрвакыт алга атлады.

    Мөнирә апа сезгә алдагы көннәрегездә исәнлек-саулык, шатлыклы, тыныч, аяз көннәр, алга табада авырлыкларга бирешмичә озын-озак гомер кичерүегезне, балаларыгызның игелеген, оныкларыгызның куанычын тоеп яшәвегезне телим.      Һәрвакыт шулай сабыр, олы йөрәкле, ярдәмчел булып калыгыз.Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең каршыгызда баш  иябез.

 

Хәйбуллина Фәния

 Апас районы

Урта Балтай авылы.

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче укытучы

Беренче укытучыга рәхмәт әйтү...

Беренче укытучы

беренче укытучыга рәхмәт әйтү...

Сочинение "Минем яраткан укытучым"

Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без ...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Җир йөзендә иң – иң матур теләкләрнеСорасалар, багышларга кемгә, диеп, Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән ...

Беренче укытучы… Бу сүзләр Мәңгегә калырлар йөрәктә…

Башлангыч сыйныф укучылары өчен саубуллашу кичәсе - иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Ул ,һичшиксез, якты, җылы бәйрәм булып, балалар һәм ата-аналар, мөгаллимнәр күңелендә калырга тиеш....

Эссе "Минем беренче китабым"

Әлифба китабына багышланган эссе "Мием беренче китабым"...