Эссе "Минем беренче китабым"
творческая работа учащихся (7 класс)

Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

Әлифба китабына багышланган эссе "Мием беренче китабым"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_berenche_kitabym.docx14.65 КБ

Предварительный просмотр:

Биектау районы Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Эссенең исеме: Минем беренче китабым

Эссене язды:   Бөреле урта гомуми белем бирү                             мәктәбененең 7а сыйныфа укучысы Бариева Э.Р.

Беренче адым, беренче хәреф,беренче иҗек,беренче сүз,беренче җөмлә,беренче китап... Бала дөньяда беренче тапкыр аваз сала,беренче адымнарын атлый,беренче тапкыр мәктәпкә бара,беренче хәрефне таный,беренче җөмләне төзи,беренче китабын укый.

          Мин милләтем буенча татар.Рус мәктәбендә белем алам.Туган телемдә-Тукай телендә дөрес,матур сөйләшәсем бик килә.Бөреле бистәсендә татар,рус һәм башка милләт халыклары яши.Катнаш гаиләләр бик күп.Шунлыктан  төп аралашу теле-рус теле.Кызганычка каршы,күп кенә татар гаиләләрендә дә бер-берсе белән рус телендә сөйләшәләр.Балалар туган телләрен оныта баралар.Татарча сөйләшкәндә рус сүзләрен кыстырып сөйләшәләр.

          Без гаиләбездә өч бала.Безнең әтиебез татарча бик яхшы ук сөйләшми.Шунлыктан без дә күбрәк русча сөйләшәбез.Минем фикеремчә,кеше үзенең туган телен белсә генә ,башкаларның телен ихтирам итә ала.

          Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

          Мин беренче сыйныфтан татар төркемендә белем алам.Әти-әниләрем туган телен яхшырак белсен,безнең кебек русчалы- татарчалы сөйләшмәсен дигәннәрдер инде.Бик теләп татар хәрефләрен,хәрефләрдән иҗекләр,иҗекләрдән сүзләр,сүзләрдән җөмләләр төзергә,укырга өйрәндем.Әлифба-мине укырга өйрәтүче,туган телемдә кызыклы әкиятләр белән таныштыручы,”Туган тел”шигырен өйрәтүче,аннан соң җырларга өйрәтүче дә.Шүрәле,Былтыр белән кара урманнарда йөрдек.Су анасының алтын тарагын урлаган малай кебек булмаска,кеше әйберенә тимәскә сүз бирдек.

          Әлифба китабы! Үзе бик калын да түгел,үзе бик зур да түгел,ә бөтен белемне үз эченә туплаган бик кызыклы дәреслек ул.Ниләр генә юк аның эчендә!Кызык-кызык әкиятләр дисеңме,шигырьләр дисеңме.Укырга да өйрәтте,язарга да өйрәтте,җырларга да өйрәтте әлифба.

                     Рәхмәт сиңа, әлифбам,

Мин хәзер укый беләм.

Нәни чагымдагы кебек,

Инде әйтмимен әнигә,

Инде берне генә дип,

Ялынмыймын әбигә.

Әйе,рәхмәт сиңа,әлифба.Туган телемдә укыра өйрәттең.Бөек язучыларыбызның туган телемдә язылган әсәрләрен укый алам.Әлифбадан тырышып өйрәнгән хәрефләребезне,туган телебезне,Тукайларыбызны,Мусаларыбызны,Алиш ларыбызны онытмыйк.Әлифба өйрәткәнчә ,туган телебездә дөрес сөйләшик,туган телдә аралашыйк,туган телебезне яратыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Табигать китабы" - разработка урока

Урок обобщающего повторения по теме " Природа родного края" в русскоязычной группе 5го класса...

Укытучының өстәл китабы

Татар теле укытучысына ярдәмлек....

Укучының өстәл китабы

Укучы өчен ярдәмлек....

5 сыйныфта "Минем яраткан китабым" темасына БСҮ дәресе

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 нче сыйныфында (рус төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Дәрестә бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Барлык эш төрләре дә укуч...

К. Насыйри "Тәрбия китабы"

Әлеге китапны барлык әти-әниләргә, укытучыларга өстәл китабы буларак тәкъдим итәм. Мәшһүр тел галиме, мәгърифәтчебез, энциклопедист Каюм Насыйриның әлеге китабы бүгенге көндә дә актуаль булып кала бир...

Буяу китабы "Татар халык әкиятләре геройлары"

Әлеге китап татар халык әкиятләрен укып, геройларын  буяуга корылган...