Эссе "Минем тормышымда укытучы"
статья по теме

Валиева Эндже Маулитовна

Җир йөзендә иң – иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

 Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән                      

 Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

                                                 Лена Шагыйрьҗан.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx22.46 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Вахитов районының

98 - нче татар-рус урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Энҗе Мәүлит кызы

Минем тормышымда укытучы.

         

Җир йөзендә иң – иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

 Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

Лена Шагыйрьҗан.

Укытучы... Бер карасаң, гади генә, 7 хәрефтән торган бер сүз... Ә тирәнрәк уйласаң.... юк, гади сүз түгел бу...  Күпме тирән мәгънә, күпме аң, тырышлык, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре тупланган бу сүздә... Укытучы - кеше гомеренең бизәкчесе, маякчы, җитәкләүче, акыл һәм зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта аларны саклаучы, кирәк вакытта яклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан ул. Бүген галим дә, табиб та, ташчы да, иген игүче дә Укытучы кебек олы исем алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. 

Дөньядагы Һәрбер кеше бу һөнәргә ия  була ала микән? Мөгаен, юктыр. Бөек педагог А.С. Макаренко юкка гына  “Тәрбияли белү – сәнгать ул. Скрипкада, яисә рояльдә уйный белү, матур картина тудыру сәнгате кебек сәнгать” дип әйтмәгәндер. Чөнки әлеге бөек һөнәргә бары тик   белемле,  бала җанлы, киң күңелле, сабыр, зур илаһи көчкә ия булган, һәр яктан үрнәк  кешеләр генә лаектыр.

Дәрескә керүгә, сиңа ничәмә – ничә күз карап тора. Һәр карашта  – аерым бер эчке дөнья. Ә укытучы укучыларның эчке дөньяларын сак кына ачып, һәр нарасыйның күңеленә игелек орлыклары чәчәргә тырыша. Күренекле галимебез, педагогия фәннәре докторы, профессор, остазым Әнвәр Хуҗиәхмәтов “Бала күңеленә иң якын кеше ул – Укытучы” дип юкка гына әйтмәгәндер. Ә балаларның күңелен нәфис һәм иркә гөл белән тиңләргә буладыр. Әлеге гөл вакыт узу белән шиңмәсен, аны “чүп үләннәре” басып харап итмәсен өчен, укытучы һәр укучыга шәхес итеп карарга, иҗади мөмкинлекләрен табарга, үз мөмкинлекләренә ышаныч арттырырга тырыша.

1982 нче елның беренче сентябре... Нәкъ шул көнне, моннан 25 ел элек, мин аркама букчамны асып, кулга чәчәк бәйләмнәрен тотып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердем. Мине, елмаеп, беренче мөгаллимебез Гәйнетдинова Фәния Хафиз кызы каршы алды. Беренче көннән укытучым мине тирән белеме, зәвыклы киенүе, нечкә күңелле булуы белән үзенә җәлеп итте. Һәм укытучы һөнәренә карата олы хөрмәт, зур кызыксыну уятты. Дәресләрендә белем бирү белән генә чикләнмичә, ул мине “үзгәрүчән тормышта яши белергә өйрәтте”. Аның һәрвакыт әйтеп килгән сүзләре колакта әле дә чыңлый : “ Тормышта кем булуыңа карамастан, син үз фикереңне төгәл әйтә белергә, һәрдаим үз өстеңдә эшләргә тиеш. Бүген дәрестә “5” билгесе алсаң да, синдә канәгатьлек хисе булырга тиеш түгел, син тагын да камиллеккә омтылырга тиеш.”

Урта сыйныфларга күчкәч, мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Линура Габделхак кызының дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык  шигырьләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек,  тәннең  һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң...

        Татар теле һәм әдәбияты дәресләре – ул  билгеле бер кагыйдәләр, орфограммалар гына түгел. Ул - диңгез, тирән һәм төпсез диңгез. Һәм бу диңгездә үзең өчен һәрвакыт ниндидер яңалык ачу мөмкинлеге бар. Укытучының бурычы -  укучыларны да шушы диңгезгә үзе белән сәяхәткә алып чыгу, төрле милләт балаларында кызыксындыру уяту, татар теленең матурлыгын, байлыгын күрә белергә өйрәтү. Линура апа безне һәр дәресендә шундый сәяхәткә алып чыгып, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уята алды. 

 Укытучыга таләпләр зур. Алар замана белән бергә атларга, Һәр көн үзләренең белемемнәрен камилләштереп торырга, төрле яктан эрудицияле булырга тиеш. Борынгылар: «Кем алга бармый, шул артка тарта», – дигәннәр. Минем тормышымда очраган укытучылар, мөгаен, шушы гыйбарәне истә тотып эшләгәннәрдер. Алар, алган белемнәрен безнең белән бүлешеп, мөстәкыйль фикер йөртә белүче, аны ачык итеп дәлилли алучы шәхесләр үстерү өчен бар көчләрен куйдылар.

         Минемчә, нәкъ менә шул укытучылар үрнәгендә миндә укытучы булу теләге уянгандыр.  Мин : “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булсам, нинди бәхетле булыр идем  !” - дип хыялланганымны хәтерлим.

        Тели белеп теләсәң, теләкләр кабул була, диләр. Инде менә мин үзем дә укытучы. 17 ел Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче татар – рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Беренче адымнарны ясаганда, минем күңелемдә “ Остазларымның эшен дәвам итә алырмынмы? Йөзләренә кызыллык китермәменме?” дигән сораулар туды. Хәзер ышанып әйтә алам: мин укытучыларымның ышанычын акладым, укытучы һөнәренә тап төшерми  хезмәт итәм.

Бәхет төшенчәсе – киң мәгънәгә ия. Кеше гаиләсе,  дуслары, яраткан эше булу белән бәхетле. Мин үземне бәхетле кешегә саныйм, чөнки янәшәмдә терәк булырлык гаиләм, ышанычлы дусларым, яраткан эшем бар. Һәм, әлбәттә, тормышымда һәрвакытта матур үрнәк булырдай Укытучларым булуы белән бәхетле мин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Тормышымда укытучы роле"

Һәрбер кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була.Минем уйлавым буенча, шундый матур истәлекләр арасында шакты...

ЭССЕ "Минем тормышымда укытучы"

ЭССЕ "Минем тормышымда укытучы"...

Минем тормышымда укытучы. Эссе.

                                                 ЭссеМинем тормышымд...

Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы"....

Эссе "Минем тормышымда укытучы..."

2017 нче елның "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсына эссе...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Эссе "Минем тормышымда укытучы"...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Укытучы булып китүем турында...