Эссе "Тормышымда укытучы роле"
материал на тему

Гафурова Рузиля Ринатовна

 

Һәрбер кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була.Минем уйлавым буенча, шундый матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә  инде, укытучы ала . Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый бит.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_gafurova.docx20.81 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе  «Тормышымда укытучы роле»

Балачагым минем һаман истә,

                                                                  Әйтерсең дә барсы булган кичә.

                                                                  Укытучым мине каршы ала:

                                                                  “Әйдә, укырга дип –сабый бала!”

       Һәрбер кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була.Минем уйлавым буенча, шундый матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә  инде, укытучы ала . Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый бит.

     Беренче сыйныфка мәктәпкә баруларым бүгенге көн кебек хәтеремдә. Әнием озын чәчләремә ап-ак бантиклар тагып, ак алъяпкыч, мәктәп формасы кидереп, чәчәк бәйләмнәре тоттырып, кулымнан җитәкләп мәктәпкә алып китте. Мин шатлана-шатлана баруларым әле дә күз алдымда. Аннан соң без үзебезнең сыйныфка кердек. Сыйныфта  кеше бик күп иде, барысы да минем кебек матур итеп киенгәннәр, әйтерсең чәчәк аланына эләктем. Кемнедер көтеп утыралар. Шулвакыт сыйныфка бер апа килеп керде. Ул үзе матур, озын буйлы, сөйкемле, мөлаем иде. Ул безнең укытучыбыз  булып чыкты. Беренче укытучымны бер күрүгә үк яраттым. Укытучы һөнәрен сайлавымның беренче баскычы, бәлки,  шул булгандыр дип тә уйлыйм. Минем дә аңа ошыйсым, аның кебек матур, мөлаем буласым килде. Шуннан соң дәресләрдә утырганда, укытучының нәрсә эшләгәнен, ниләр язганын дәресләр буе күзәтеп утыра идем. Барысыннан да күбрәк миңа укытучының нәрсә язганы кызыксындыра иде. Соңрак «планнар», «журнал» дигән әйберләр язганын аңлый башладым. Аннары башыма, аны ничек язалар дигән сорау килә иде. Тәнәфес вакытларында укытучыма: «Сез нәрсә язасыз?» - дип, сораулар яудыра идем. Шуннан соң өйгә кайткач, «укытучы-укытучы» уйный башладым. Һәркөн мәктәптән кайткач, уенчыкларымны тезеп куям да дәрес укытам. Аннары утырып журнал тутырам, билгеләр куям, планнар язам. Укытучы һөнәрен,  инде үзем дә аңламыйча, 7-8 яшемдә үк яратып сайлаганмын икән. Бу хыялым мәктәпне тәмамлагач та бетмәде. Шуннан соң, мин Казан Дәүләт университетына укырга кердем. Анда укыганда да остазларымны хөрмәт итә, соклана идем.

     Менә инде бервакыт кулыбызга  дипломнар  алдык. Укытучы дипломы алу - ул әле чын укытучы булу дигән сүз түгел икәнлеген мин соңрак аңладым. Үз эшеңнең остазына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, уз югарылыгыңа күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп-камилләшеп торырга да кирәк.

Беренче дәресемне бүгенгенгедәй ачык хәтерлим. Балаларның күз карашы, миңа ошарга тырышып җавап бирүләре, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Беренче укучыларым мине кабул итте, укытучы итеп таныды, ышаныч белдерде.

     Минем мәктәп тормышым башланды.

                                                                                                                                                                     

      Менә инде хәзер 10 елдан бирле мин - укытучы. Ләкин укытучы һөнәренең нинди катлаулы, җаваплы икәнлеген  мин елдан-ел  аңлый гына  барам. Минем уйлавымча, бүгенге көндә ул галим дә, актер да, спортчы да, психолог та, остаз да. Укытучылык - ул минем һөнәрем. Мин балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытам. Тел ул - байлык. Аны кулланырга өйрәтү - минем максатым. Татар теле безнең дәүләт теле, аның матурлыгын сизәргә, туган тел белән горурланырга өйрәтергә тырышам. Минем уйлавымча, Татарстанда яшәгән һәр кеше татар телен белергә тиеш.

         Мин - укытучы! Минем бурычым - гыйлемле, туган телен, жирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү.                                                                                                

       Укытучы тарафыннан заман сулышын тою нәрсә соң ул? Хәзерге заман укытучысы яңа технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Монда инде иң беренче чиратта информацион технологиләр тора, чөнки бүгенге көн укытучысы ул журнал һәм ручка белән генә түгел, ә ноутбук белән дәрескә керә. Бу укытучының шулай ук заман белән бергә баруы дип уйлыйм. Ноутбук балаларга дәресне, дөньяны алар яратканча, аңлаганча бирергә ярдәм итәр. Чөнки хәзерге заман балалары бөтенләй башка кешеләр,  алар - компьютер балалары. Шуңа күрә, укытучы монда да «укытучы» булып калырга тиеш.

      Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр, укытучы һөнәренә игьтибарның артуы күңелдә киләчәккә ышаныч уята.

   Мин - укытучы! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу - мин сайлаган язмыш та дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

Доклад: “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” Укытучы:Юнысов Х. М.

Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ат...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...

Укытучы һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә халык педагогикасының роле

Безнең карашыбызча, җәмгыятьтәге үзгәрешләр һәрвакытта да «кешенең аң-фикерен үзгәртүдән, реформалаудан», аның рухи – интеллектуаль, әхлакый сыйфатларын уңай якка үзгәртүдән башланыр...