ЭССЕ "Минем тормышымда укытучы"
материал на тему

Галиева Зөлфия Шамил кызы

ЭССЕ "Минем тормышымда укытучы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_tormyymda_ukytuchy.docx16.86 КБ

Предварительный просмотр:

 МИНЕМ ТОРМЫШЫМДА УКЫТУЧЫ

ЭССЕ

“Галәмдә йолдызлар кабына,

Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.

 Укытучы – Хезмәтләр хезмәте хуҗасы-

Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.”

 (Э.Мөэминова)

        "Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…"

Бөек шагыйрьнең бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

        Укытучы! Минем өчен  бу төшенчә бик киң мәгънәгә ия. Бу мәктәптә яисә университетта берәр фәннән белем бирүче галим генә түгел, ә үзенең белеме, төпле акылы, хикмәтле фикере, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашучы гап-гади бер кеше дә.

        Кеше тормышында беренче укытучысы, минемчә,  - бу аның әти-әнисе. Алар безгә бу якты матур тормышны бүләк итүчеләр генә түгел,  тормыш өчен кирәкле белемне бирүчеләр, кешелек җәмгыятендә кабул ителгән әхлак төшенчәләрне һәм кыйммәтләрне тәрбияләүчеләр дә. Әти-әнием мине тәрбияләп үстерделәр, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәтемне, дөньяга карашымны формалаштырдылыр. Мөмкинлекләремне үстерүгә нигез  салдылар, ә соңыннан 10 ел дәвамында мәктәп укытучылары табигать тарафыннан миңа бирелгән сәләтләремне ачарга, үстерергә ярдәм иттеләр.  

         Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.

Еллар узган саен, ямьле балачакка, мәктәп елларына кайтып, үткән сәхифәләрне барлап чыгу үзе бер кызык икән ләбаса. Күпме гомер йомгагы сүтелгән дә күпме сулар аккан, сизмичә дә калынган. Безне укыткан мөгаллимнәребезнең инде байтагы, бу дөнья белән алыш-бирешен өзеп, бакыйлыкка күчкән.   Күпме рәхмәт сүзләре әйтелмичә калган.  

Безне укыткан элекке укытучыларны нигәдер әүлияләргә тиңлисем килә. Алар көне буе мәктәптә булу өстенә, кичләрен клубта концерт-спектакльләр куярга да, фермаларда агитация эшләрен башкарырга да, авылларга барып, ата-аналар белән очрашырга да өлгерәләр иде. Әле җитмәсә, үз хуҗалыклары, күбесенең гаиләләре дә бар. Белмим, ничек бөтенесенә дә өлгергәннәрдер. Менә шуларның барысын да күреп үскәнгәдерме, миндә укытучыларыма карата олы хөрмәт, аларга ничек булса да ярдәм итәргә омтылу теләге көчле иде. Бүген мин үзем дә укытучы. Кайчан, ничек уянды миндә бу теләк, төгәл генә әйтү дә кыен. Хәер, бераз чамалыйм да, бугай. Әйдәгез, барын да тәртип белән генә сөйләп бирим әле.

        Башлангыч мәктәпне тәмамлап, урта звенога күчкәч, татар телен һәм әдәбиятын Якупова Нурания апа Нурулла кызы укыта башлады.  Мин укытучыбызның беркайчан да безгә кычкырганын ишетмәдем. Берәрсе дәресен хәзерләми килә икән, Нурания апа шунда ук икеле куярга ашыкмый. Дәрестән соң алып калып, сәбәбен белә. Авыл җире бит, эш күп, ана кешенең бүтән ярдәмчесе юк. Бәлки, бу бала көн буе әнисенә йорт эшендә ярдәм иткәндер.

        Үскән саен мин балалар белән эшләү, аларга белем бирү дигән хыял белән яши башладым. Укытучым миңа белем орлыкларын тирән салып куйган иде инде. Ул безгә авырлыклар килсә, сабыр булырга, кеше белән яхшы мөгамәләдә калырга өйрәтте. Әти-әниләрне, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә шәфкатьле булырга, милләтебезгә тугрылыклы булып, телебезне сакларга кирәклеген сеңдерде.

Татар теле кимсетелгән, рәнҗетелгән елларда да, Туган телнең бөеклеген, аның иң нечкә аһәң -  серләрен, үзенчәлекләрен аңлату өчен, зур көч куйды Нурания апа. Аның күп кенә укучылары – үзләре татар теле укытучылары, шул исәптән мин дә.

               Бүгенге көндә Нурания апа Лаеш районы Атабай авылында гомер итә. Нурания апа – сөекле хатын, кадерле ана, хөрмәтле дәү әни генә түгел, ул – Атабай авылының абыстае, авылга иман нурын сеңдерүче. Бер генә  аш мәҗлесе дә аннан башка үтми. Кечкенәдән үк динле гаиләдә үсеп, динне тыйган, дин тотучыларны рәнҗеткән каһәрле елларда да, ул ураза тоткан, намазын укыган. Нурания апа - авылыбыз  халык авыз иҗатын җыючы һәм татар бәет, бигрәк тә мөнәҗәтләрен армый-талмый халык арасында пропагандалаучы да. Чөнки һәр Коръән мәҗлесендә, Коръән аятьләрен укыганнан соң, авылыбызның абыстае мөнәҗәтләр әйтмичә калмый, ана-апалар, әбиләр һәм сабыйлар күңелен пакъландыру өчен армый-талмый эшли ул. Ничек мондый әби, дәү әни, укытучы-остаз, абыстай-мөнәҗәтче булган Укытучы белән горурланмыйсың?!

          А.Фадеевның «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга   укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».

        Укытучыларым, мин дә Сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш иям!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Тормышымда укытучы роле"

Һәрбер кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була.Минем уйлавым буенча, шундый матур истәлекләр арасында шакты...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Җир йөзендә иң – иң матур теләкләрнеСорасалар, багышларга кемгә, диеп, Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән ...

Минем тормышымда укытучы. Эссе.

                                                 ЭссеМинем тормышымд...

Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы"....

Эссе "Минем тормышымда укытучы..."

2017 нче елның "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсына эссе...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Эссе "Минем тормышымда укытучы"...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Укытучы булып китүем турында...