Эссе "Минем тормышымда укытучы..."
материал на тему

2017 нче елның "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсына эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx25.83 КБ

Предварительный просмотр:

Минем тормышымда укытучы…

“...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар… Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”.

Фәнис  Яруллин

...Кичке табигатькә сокланып, кышкы урам буйлап, әкрен генә атлыйм. Кулымда якташ язучым Фәнис ага Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре. Күңелемдә әдипнең әлеге канатлы сүзләре. Киләчәктә кем булырга? дигән сорау башта бертуктаусыз әйләнә. Ә карашым тирә – якка чәчелгән, ут яктысында җем – җем килеп ялтыраган ап – ак  карга төшә. Барам да барам... Кичке суык та, каршы исүче җилләр дә куркытмый мине. Иң сокланганы: аяз күктә  янган йолдызлар. Башымда  мең дә бер сорау. Ул йолдызны кем кабызган? Алар нигә җемелди? Алар арасында минем дә йолдызым  балкырмы? Балкыр! Чөнки мин мин укытучы булырга карар кылдым.

Бу һөнәрне сайлавыма мин һичкайчан үкенмәдем. Һөнәр сайлавымда һәрчак көләч, кыңгырау кебек чыңлап торган тавышлы, җитмәсә матур итеп хикәяләр сөйләүче, тирән мәгънәле шигырьләр иҗат итүче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Сәрвәретдин кызы Садыйкованың өлеше зур булды дип саныйм. Без – балалар белән җиңел аралаша, төрле иҗади эшләргә җәлеп итә, иң мөһиме көчле укучылар белән өстәмә эшли һәм бу очракта үзен партнёрларча тота иде. Ә алар арасында, әлбәттә, мин дә бар! 5 нче сыйныфта җитәкчебез “Үскәч кем булырга телим?” иншасын яздырганда “рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга телим” дип язганым истә. Әйе, мин Пушкин, Есенин, Горький, Тургеневлар белән илһамланып йөрдем, сүзләрнең дөрес язылышы турындагы кагыйдәләрне яттан сөйли идем, чөнки Наилә Сәрвәретдиновна мине рус телен тиз һәм яхшы өйрәнүгә сәләтем барлыгына инандырды, үз көчемә ышандырды. Ә аннан... Татарстаныбыз мөстәкыйльлеген яулады! “Татар” сүзе горур яңгырый башлады. Һәм минем матурлыкка омтылган күңелем үзенә якын булган ана телемдә иҗат иткән Ибраһимов, Такташ, Туфан, Бәширов, Әпсәләмовлар дөньясына таба борылды. Әлеге язучылар шул яшүсмер чорымда китап аша тәрбияләгән остазларым булды. Мин алар аша телебезнең аһәңлеген, сихри көчен тойдым, тарихыбызны  өйрәндем.

Әйе, остазлар укучыларының тормышында хәлиткеч роль уйныйлар шул. “Юллар аша укый белергә кирәк!” Бу сүзләрне институтта әдәбият укыткан Гомәр Филгиз улы Даутов еш кабатлый иде. Кулыма каләм алып шигырьләр, проза әсәрләре, ә аннан газеталарга мәкаләләр яза башлавым белән дә мин нәкъ менә аңа бурычлы. “Укытучы дөньяга чынбарлык күзлегеннән чыгып карарга, киң карашлы булырга тиеш”, - дия иде ул. Һәм, “Атна кич” түгәрәге ачып, безне журналистлык осталыгына өйрәтте. Аның каравы, хәзерге педагогик эшчәнлегемдә моңарчы туплаган тәҗрибәмне уңышлы файдаланам.

Кечкенә чакта мин укытучы булуы бик җиңелдер дип уйлый идем. Еллар үтеп, үзем укытучы булгач, шуны аңладым: һәркемдә дә остаз булу сәләте юк. Түземле, олысы-кечесе белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.

Кем соң син, укытучы? Нинди булырга тиеш син?

  Сораулар, сораулар... Алар мине тагын бер кат уйланырга, нәтиҗә ясарга, җаваплылыкка этәрде. Балаларга белем бирү өчен белемеңне күтәрү генә җитми, җилкәнеңне киереп алга барырга, замана укытучысы була белергә кирәк! Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк ”эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Хәзер үзем укытучы буларак максатым – укучыларымны бай әдәби мирасыбыз белән таныштыру, аның матурлыгына соклану, уй-фикереңне ана телендә әйтергә өйрәтү, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү. Мин әлеге 2нче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән берсүзсез килешәм. Күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхреддин әйткәнчә, без балаларны “үзебез яшәгән заманга” һәм “башка заман” өчен дә яраклы итеп укытырга тиеш.

Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер –  берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү-минем төп педагогик бурычым. “Син бит булдырасың, балам!”,- диюгә балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә. Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын да.

Мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, яңа технологияләр кулланып, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү” дигән методик темамны уңышлы сайладым дип уйлыйм. Чөнки әлеге тема мине заманнан артта калмыйча, яңалыкларны эш тәҗрибәмдә актив кулланып, һәрвакыт яңа эзләнүләргә өндәп тора.

Укытучы һөнәре тормышны тулысы белән үзенә багышлауны сорый. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Кайберәүләрдән: “Мәктәптә нинди кызык булсын? Көн саен бер үк нәрсә”, - дигәнне ишеткәнем бар. Аларга җавабым мондый: “Мәктәптә укучы балалар санын аларның башларында йөзгән уйларга тапкырласаң, шулкадәрле кызык”.

Нинди син замана укытучысы? Минемчә, эрудицияле, кызыклы һәм мавыктыргыч шәхес булырга, ә иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш. Мәктәпне тәмамлап тормыш юлына аякка басканда сәламәт, көндәшлек сәләтенә ия, алган белемнәрен тормышта куллана белән торган һәм илебезне алга алып баручылар итеп әзерләргә тиеш без аларны. Укучың белән янәшә бару, аларның киләчәге турында кайгырту безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе.

Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысында уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп, яңача педагогик фикер йөртү дә таләп ителә. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә интернет –ресурслардан файдаланам. Ни өчен тел-әдәбият дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Беренчедән, укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уята. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында тел-әдәбият дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук: шәхес тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, эстетик тәрбия бирү, укытуның сыйфатын күтәрү, предметара бәйләнеш булдыру, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.

Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар астында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас идем.

   Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам.

   Әйе, укытучы- гаҗәеп серле зат ул! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңарда! Методик табышларга, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Үз казанымда гына кайнап калмыйча, республика, Рәсәй кысаларында узган конкурсларга  катнашырга тырышам. Мәсәлән, “Тукай дөньясына сәяхәт” Бөтенроссия акциясендә актив катнашканым өчен Үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан Рәхмәт хаты алдым. “ТатарТелеИнфо” халыкара олимпиадасыннан, “Сезгә серемне ачам” технологик карталар, дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар бәйгесеннән, “Җиңү җыры” төбәкара әдәби конкурсыннан, Ризаэтдин Фәхреддин укуларыннан сертификатлар да хезмәтемнең бер өлешен тәшкил итә. Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-классы конкурсының муниципаль этабында 3 нче урын яулавым да хезмәтемнең нәтиҗәсен күрсәтә. Һөнәри осталыкка өйрәтүне күздә тотып оештырылган Татарстан Республикасында “Россиянең ел укытучысы-2017” конкурсының муниципаль этабында 2 нче урын алып, әлеге конкурсның Бөгелмәдә булган зональ этабы аша республика бәйгесенә чыгуым  да эшкә рухландыра.

     Миңа балачактан килгән әйдаманлык сәләтем һәм активлыгым ярдәм итә. Үз алдыма куйган максатларга ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын ирешәсе максатларыбыз әле шактый. Константин Ушинский сүзләрен китерәсем килә: “Әгәр кешенең барлык теләкләрен үтәп, аңардан тормышның максатын тартып алсаң, ул бәхетсез һәм мәхлук җан иясенә әверелә...” Кеше һәрвакыт үзалдына максат куя белергә тиеш, шул вакытта гына нәрсәгә дә булса ирешү һәм үзеңне бәхетле итеп тою мөмкин.

    Мин бүгенге көндә чиксез бәхетлемен! Аны чагыштыру дәрәҗәсе дә, үлчәү бизмәне дә юк. Янәшәмдә гаиләм, ярты сүздән аңлап төшенүче яраткан укучыларым, һәрвакыт ярдәмләшеп, фикерләшеп эшләүче хезмәттәшләрем бар. Күктә кабынган һәр йолдыз гүя минем укучыларым. Алар һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Без әнә шул якты йолдызларны кабызучылар булырга тиешбез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Тормышымда укытучы роле"

Һәрбер кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була.Минем уйлавым буенча, шундый матур истәлекләр арасында шакты...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Җир йөзендә иң – иң матур теләкләрнеСорасалар, багышларга кемгә, диеп, Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән ...

ЭССЕ "Минем тормышымда укытучы"

ЭССЕ "Минем тормышымда укытучы"...

Минем тормышымда укытучы. Эссе.

                                                 ЭссеМинем тормышымд...

Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы"....

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Эссе "Минем тормышымда укытучы"...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Укытучы булып китүем турында...