Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен
статья на тему

Губайдулина Зульфия Равиловна

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы".

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районы «9нчы гимназия» ГБМБУ

МИНЕМ ТОРМЫШЫМДА УКЫТУЧЫ

                        ( эссе)

                Башкарды :

                Гобәйдуллина Зөлфия Равил кызы

                татар теле һәм әдәбияты укытучысы

КАЗАН - 2017

                Гобәйдуллина Зөлфия Равил кызы

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясе катнашучысы

Минем тормышымда Укытучы

                        (эссе)

Укытучым мине җырларда җырланган Кукмара якларында, телебезгә, әдәбиятыбызга Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова, Газинур Васикъ улы Моратны бүләк иткән, бөек драматургыбыз Туфан Миңнуллинны “Үзебез сайлаган язмыш” әсәрен язарга  илһамландырган  Зур Сәрдек авылында  каршы алган, зур сабырлык белән, күңелгә сеңдереп кенә, үзенең сабакларын бирә башлаган. Бу сабаклар минем хәтерем дәфтәренә гасыр яшьтәше булган әбиемнең гыйбрәтле хикәятләре булып та, сугыш ятиме әтиемнең көчле ихтыяры, әниемнең эш сөючәнлеге, сабырлыгы булып та  теркәлгән. Укытучым мине  әти – әнием үрнәге аша, әдәбият дигән тылсымлы дөньяга гашыйк иттерә белгән. Бүгенге күзлектән карыйм да, гаҗәпләнеп, сокланып туя алмыйм: әти-әнием  әдәбияттан бик ерак һөнәр ияләре – игенчеләр булуга карамастан, аларның кулыннан “Казан утлары” журналы төшмәде, милләтебезнең бу асыл матбагасы минем өчен “Әлифба” китабы булды. Бәхетле балачагымның бу чорын туганнарым: “Укый белмәсәң дә, өч яшеңдә Шәйхи Маннурның фоторәсемен күреп таный идең”,- дип елмаеп искә алалар. Ә инде хәреф таный башлагач, мин  бу журналдан, әти-әнигә күрсәтми генә, Ринат Мөхәммәдиев, Мәгъсүм Насыйбуллин романнарын укыячакмын, ул әсәрләр миңа, кайдадыр , әле миңа  таныш булмаган ниндидер чит-ят дөнья, минем әти-әнием, авылдашларымныкына охшамаган тормыш рәвеше алып баручы кешеләр барлыгын, дөньяда яхшылык белән яманлык арасында даими көрәш баруын искәртәчәк, яхшылыкның яманлыкны  һәрвакыт җиңеп чыгуын аңлатачак. Әнә шулай,Укытучым, сиздермичә генә, башлангыч сыйныф укучысын яшәү серләренә төшендереп, кырыс шәһәр тормышына әзерләячәк... Киләчәктә бу сабаклар,әлбәттә, бик урынлы булачак ...

 Үземне белә башлап, авылым урамнарына чыккач, мин якты йөзле, хезмәт сөючән авылдашларым белән таныштым, авылдаш абый-апаларның мине елмаеп сәламләвенә сөендем, төзек йорт-җирләрен күреп, аһәңле сөйләмнәрен тыңлап сокландым, сөйләм телемне авылдашларымның хикмәтле гыйбарәләре белән тулыландырдым. Ә аларның республикабыздагы иң зур һәм үзенчәлекле архитектуралы мәдәният йортын, өч катлы унъеллык мәктәп бинасын төзүчеләр, илебезнең данлыклы итекчеләре, күмәк хуҗалыкны миллионер ясаучы һөнәрчеләр икәнлеген мин әле соңрак беләчәкмен, башкалабызга укырга килгәч, телевизор экраны аша, Туфан аганың әтиемнәр буыны турында “...ул авылда җор телле, хезмәт сөюче кешеләр яши” дигән бәяләмәсен ишетеп , авылдашларым өчен зур горурлык хисе кичерәчәкмен, аларны сагынып, күземә яшьләр киләчәк... Моңарчы әле ике дистә ел узачак...

  Мин “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасының төп каһарманы Илгиз Туктаровның прототибы Закирҗан Ибраһим улы Сабитов җитәкчелегендә “Россиянең иң яхшы 100 авыл мәктәбе” исемлегенә кергән мәктәптә белем алуым белән горурланам. Укытучыларыма ихлас рәхмәтлемен: аларның зыялылыгына соклану хисе мине Казанның иң дәрәҗәле уку йортына – Казан Дәүләт университетына алып килде, күңелебезгә сеңдерелгән төпле белемнәре шәкерт булу бәхетен татырга, тел һәм әдәбиятыбызның олпат галимнәре җитәкчелегендә фән дөньясы серләрен ачарга мөмкинлек бирде.  Университеттагы остазларыбыз безне әдәбиятның яңа тирән катламнарын ачарга булышты, телебезнең дөньядагы иң төгәл, иң аһәңле  телләрнең берсе икәнлегенә төшендереп, милләтебез белән горурланырга өйрәтте, аталарча фатиха биреп, хезмәт юлына озатты. Шулай да, форсат чыкканда, мин әти - әнием, авылдашларым, мәктәбем турында  күп сөйләргә, язарга тырышам. Барыбызга да мәгълүм:  шәхес балалык чорында ук  формалаша, аннан соң камилләшә генә бара.  Бу турыда олуг галимебез Ризаэтдин Фәхретдин : “Балачакта бирелгән тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”,- дип язып калдырган. Бүгенге көндә, хезмәтемдә , шәхси тормышымда, азмы - күпме уңышларым бар икән, алар өчен мин әти- әниемә генә түгел, туган ягыма, җор телле авылдашларыма, мәктәбемә  рәхмәтле.

Үткән юлыма әйләнеп карап, вакыйгаларны барласам,  әлбәттә,  барысы да  шома гына бармаган, ирешелгәннәр дә җиңел генә бирелмәгән. Юлымда кешеләрнең дә төрлесе очраган  : тәрбиялесе дә,тәрбиясезе дә, яхшысы да, яманы да, белемлесе дә, белемсезе дә...  Миңа аларның барысы да якын, барысы да кадерле: юлдашларымның  яхшыларыннан  яшәү үрнәге  алсам, начарларыннан гыйбрәт ала белгәнмен.  Бу сабакны да миңа Локман хәкимнең “Мин әдәпне әдәпсезләрдән өйрәндем. Бактым аларның әфгаленә – кайсы хәрәкәт миңа хуш килмәде, аннан ихтираз кылдым” гыйбарәсе аша Укытучым биргән .

Хөрмәтле укучыларым, Укытучымның кем булуына инде төшенгәнсездер дә. Әйе, минем тормыштагы гомерлек Укытучы – Тормыш үзе.Тормыш – һәркемнең хезмәтенә күрә хөрмәтен, белеменә күрә хезмәтен бирә белүче, киләчәккә дөрес юлны күрсәтүче иң зирәк, иң гадел, иң кырыс Укытучы, минемчә.  Биргән сабакларын үзләштерми генә кара! Менә бит: кулына заманы өчен бик кадерле булган “Яшь хәбәрче” таныклыгы тотып, журналист булу теләге белән КДУ га килгән “Яшь ленинчы” газетасының иң актив хәбәрчеләренең берсеннән  укытучы ясап куйды. Бүген инде үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм.

Әнә шулай, тормыш белән  ничек кенә бәхәсләшсәк тә, нинди генә хыяллар белән янсак та, ахыр чиктә, бар да, ул дигәнчә  булачагын аңлап яшим мин бүген. Хөрмәтлемнең йотлыгып тыңлаучы шәкерте булып, аның белән гармониядә яшәргә тырышам һәм аны һәр иртәдә Саҗидә Сөләймановача елмаеп сәламлим :

Арта торсын юллар исәбе дә,

Арта торсын еллар исәбе.

Күп тә түгел, гомер, аз да түгел,

Бер икәнсең – Тормыш, исәнме!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Тормышымда укытучы роле"

Һәрбер кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була.Минем уйлавым буенча, шундый матур истәлекләр арасында шакты...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Җир йөзендә иң – иң матур теләкләрнеСорасалар, багышларга кемгә, диеп, Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән ...

ЭССЕ "Минем тормышымда укытучы"

ЭССЕ "Минем тормышымда укытучы"...

Минем тормышымда укытучы. Эссе.

                                                 ЭссеМинем тормышымд...

Эссе "Минем тормышымда укытучы..."

2017 нче елның "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсына эссе...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Эссе "Минем тормышымда укытучы"...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Укытучы булып китүем турында...