Сценарий для старшей татарской группы "Котлы булсын Яңа ел! "
методическая разработка на тему

Алтунова Лилия Фануровна

Сценарий Нового года для татарской группы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Баулы муниципаль районы

“ 4 нче санлы балалар бакчасы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү гомуми үсеш төре муниципаль учреждениесе”

Котлы булсын Яңа ел!

( мәктәпкәчә әзерлек татар төркеме балалары өчен)

                                                                             

Алтунова Лилия

Фәнүр кызы

Музыка җитәкчесе

                                                 

2011 ел

Катнашучылар: Алып баручы, Кар кызы, Кыш бабай, Батыр,Шүрәле, куяннар.

Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр hәм түгәрәккә басалар.

Алып баручы: Бүлмәдә чыршы агачы,

                            Ул яшелдән киенгән.

                            Чыршы да урманнан безгә

                            Бәйрәм итәргә килгән.

Балалар ( шигырь сөйлиләр)

1 Нинди матур безнең чыршы!

   Җем-җем килеп яна ул.

   Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

   Котлы булсын Яңа ел!

2 Урманнан безгә бәйрәмгә

   Ямь – яшел чыршы килгән,

   Яңа елны каршыларга

   Матур күлмәген кигән.

3 Исәнме, чыршы, исәнме!

   Яңа ел килеп җитте.

   Күңелле чыршы бәйрәмен

   Балалар күптән көтте.

4 Әйдә, бергә биеп алыйк

   Әйдә, бергә уйнашыйк.

   Бизәкле чыршы янында

   Гөрлик, көлик, җырлашыйк.

5 Күрегез бу чыршыны,

   Чыршының да чып – чыны!

   Нинди төз, матур, биек,

   Тора түшәмгә тиеп.

6 Ботак саен утлар яна,

   Йолдыз балкый очында

   Матур чыршы горур басып

   Тора зал уртасында.

Алып баручы Балалар карагыз әле безнең чыршыда утлар яна микән?( балаларга карап сорый)

Балалар Юк!

Алып баручы Әйдәгез кабызыйк чыршының утларын

     “Чыршы, чыршы кабынчы

     Утларыңны яндырчы”

( сүзләрдән соң утлар кабына)

Алып баручы Хәзер чыршы бездән җыр көтәдер. Әйдәгез җыр җырлап алыйк чыршы турында( балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)

Җыр  “ Чыршы янында”

(җырдан соң балалар урындыкларга утыралар. Куян булып киенгән балалар чыршы янына чыгалар шигырь сөйлиләр)

 1Куян  Куяннарга Кыш бабакай

               Ак туннар бүләк итте

               Урман юлын акка бизәп,

               Ак карлар сибеп китте.

Алып баручы

Балалар, карагыз әле бу куянкайларны. Алар безгә ерак урманнан кунакка килгәннәр.Ә ерак серле урманда хәзер хәлләр ничек икән, әйдәгез, бергәләп карыйк әле!

                           “ Куяннар биюе” башкарыла

 

Алып баручы Урманның кунаклары бәйрәмгә дип килгәннәр, кар кызының ак эзләрен күргәннәр.

( Кар кызы ишектән килеп керә)

Кар кызы Исәнмесез нәни дусларым! Исәнмесез, кунаклар! Мин -  Кар кызы, кардан ясыйм йолдызлар, каплыйм җирне кар белән. Дусларым, кар бөртекләрем, чыгыгыз, әйләнеп алыгыз( кызлар түгәрәккә басалар hәм бию башкаралар

                        “Кар бөртекләре биюе” башкарыла.

2 куян Кыш бабайның ак капчыгын

             Явыз Шүрәле алган.

             Үзе, балалардан куркып,

             Карлы урманга качкан.

Кар кызы Кыш бабабыз борчылгандыр, нишлибез инде дуслар?

( балалардан сорый, шул вакыт балтасын күтәреп Батыр залга керә)

Батыр Әй балалар, нәрсә булды?

3 куян Явыз Шүрәле Кыш бабайның

             Ап – ак капчыгын алган.

             Яңа елда нәни дуслар

             Күчтәнәчсез калган.

Батыр Ул шыксыз Шүрәлене

             Мин дә бүген эзләдем

             Әйдәгез бергә эзлик.

( Барысы бергә Шүрәлене эзлиләр. Шүрәле ата – аналар арасында ята)

Батыр Юнсез карак йоклап ята, уятыйк әле аны ( балаларга карлы йомгак бирә, балалар ата башлыйлар, бу уенга ата – аналар да кушылырга мөмкин)

“Карлы йомгак уены” уйнала

Шүрәле ( уянып) Нинди шау – шу, нинди чыр – чу? Ник мине уяттыгыз?( балалар урындыкларга утыралар)

Батыр Кайда безнең бүләк – капчык? (аягы белән идәнгә суга)

Шүрәле Яшереп куйдым( куркып китеп). Ярар, дуслар, ачуланмагыз, юри генә алдаштым, хәзер, хәзер алып киләм.

 ( Шүрәле китә. Кар кызы, Батыр чыршы артына китәләр. Капчыгын күтәреп Шүрәле керә)  

Шүрәле Ха – ха – ха... Ышандылар, ышандылар! (кулларын уып сикереп йөри, чыршы астына утыра да капчыктагы конфетларны ашый, аннары капчыкны чыршы астындагы кар астына яшереп  чыгып китә.)

( Чыршы артыннан Кар кызы hәм Батыр чыгалар)

Кар кызы Балалар, Кыш бабай әле килмәдеме? (Юк). Әйдәгез, аны чакырыйк. Вакыт бит инде.

Балалар Кыш бабай! Кыш бабай! Кыш бабай!

(Кыш бабай керә)

              

Кыш бабай Исәнмесез, балалар

                      Исәнмесез, кунаклар.

                      Яңа ел котлы булсын!

                      Бәхетләр алып килсен.

Кыш бабай (Кар кызына сөйләп) Кызым, онытмадыммы, барсын да чакырдыммы?

Кар кызы (кул селтәп) Булды, бабакай, булды, барысы да килде инде.

Кыш бабай  Шулай дисеңме, кызым

                       Кызым минем, йолдызым.

                       Ягез, бер биеп алыйк

                       Ягез, бер җырлап алыйк. ( балаларга карап)

 (Балалар түгәрәккә басып  җырлыйлар)

“Кыш бабай” җыры

(Кыш бабай биеп тора. Җырдан соң балалар урыннарына утыралар)

Алып баручы Хәзер әйдәгез уйнап алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы ярышып күрсәтсеннәр әле. Кайсы тизрәк чыршы янында урын алыр икән, аннары балалар уйнар.

 “ Кем тизрәк” уены уйнала. (Төрле бию көйләре яңгырый.)

 Кыш бабай Уф – уф арыдым, утырып торыйм әле.

Кар кызы Син утыр , балалар сиңа шигырь cөйләрләр

(Кыш бабай утыра балалар берәм – берәм чыгып шигырь сөйлиләр)

1 Бәйрәм иртәсенә иртүк

  Чыршы кунакка килгән.

  Ә энәле ботакларына

  Ап – ак бәсләр эленгән.

2 Кыш бабай, кыш бабай

  Безгә бик таныш бабай.

  Сакал – мыек, ап – актан,

  Килгән безгә ерактан.

3 Бүген бездә зур бәйрәм!

  Бүген Яңа ел килә

  Безнең күңелләр җырга

  hәм биюгә җилкенә.

4 Бераз гына моңсу да,

  Ник икәнен мин  беләм

  Хушлашабыз чөнки без

  Бүген иске ел белән.

5 Кунак булып яшел чыршы

  Килгән безгә.

  Ул ямь өстәп тора

  Безнең бүлмәбезгә.

Кыш бабай Менә рәхмәт балалар! Матур сөйләдегез.

Алып баручы Әйдәгез җыр да җырлап алыйк.

“Кыш җитте” җыры башкарыла

(Җыр беткәндә Кыш бабай йоклап китә.)

Алып баручы Кыш бабай! Кыш бабай! Безнең балалар җырлап бетерделәр. Ник дәшми икән? ( балаларга карап). Ай – hай – hай, Кыш бабаебыз йоклап киткән бит. Ничек уятабыз инде үзен? Әллә биеп алабызмы?

Балалар Әйе!

“ Бишле биюе”

иеп бетергәндә К.б. уянып китә)

 

Кыш бабай Кем миңа йокларга бирми икән дип торам, сез икән. Ярар, биюегез бик күңелле булды.

Кар кызы Кыш бабай, әллә син дә биеп күрсәтәсеңме?

( Кыш бабай бии аңа Кар кызы да кушыла)

“Кыш бабай биюе”

Алып баручы Бик матур биедегез Кыш бабай

Кыш бабай Ярый, балалар, мин сезне күрдем, сезнең белән биедем, җырларыгызны тыңладым, уеннар уйнадым, кайтыр вакыт та җиткәндер( китәргә җыена)

Алып баручы Кыш бабай, балаларга бүләкләр бирергә оныттың бит.

Кыш бабай  Ай минем тишек башым!

                      Бөтенләй онытканмын,

                      Капчыгымны кайдадыр

                      Югалтып калдырганмын!( эзләнә)

Кар кызы    Бабай, әйдә чакырыйк

                      Булышырга батырны.

(батыр керә)

Батыр Аны Шүрәле алгандыр.

(Музыкага елый – елый, бармагын бүкәнгә кыстырып, Шүрәле керә)

Батыр Ә – ә – ә... менә сиңа шул кирәк.

Шүрәле Зинhар өчен, помогите! Бармагымны тагын кыстырдым бит инде! И җүләр баш та инде мин! (елый)

Батыр Булышырбыз без сиңа, әгәр әйтсәң кайда куйдың Кыш бабайның капчыгын?

Шүрәле Мин бит аны монда калдырып киттем, әнә бит алар шунда ята.

Батыр Әйдә күрсәт. Бармагыңны чыгарсам качмассыңмы?
Шүрәле Юк -юк ( батыр бармагын чыгара, шүрәле бүләкләрне табып бирә). Минем дә сезнең кебек бәйрәм итәсе килә. Кыш бабай алып  барчы мине дә бәйрәмгә.

Кыш бабай Бүтән начарлык эшләмәссеңме?

Шүрәле Юк, Кыш бабай.

Кыш бабай Ярар, соң булса да, уң булсын. Шүрәле үзенең хатасын аңлады. Менә балалар Яңа ел бүләкләре( Алып баручыга бирә) . Зур уңышлар, яңа бәхетләр сезгә. Ә безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз!

Кар кызы Сау булыгыз балалар!

(Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле саубуллашып чыгып китәләр.

Алып баручы Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз.

Бәйрәм тәмамлана.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

День сурка в палате №6 (новогодний сценарий для старших классов

День сурка в палате №6 (новогодний сценарий для старших классов)...

Сценарий для старших,подготовительных к школе групп "Осень в Простоквашино"

Интересный,веселый утренник со знакомым героями, песнями, танцами, играми...

Сценарий в старшей группе "Здравствуй, Осень золотая!"

К детям в гости пришла Осень, дети с ней пели, танцевали играли в игры....

Сценарий праздника на татарском языке "Әниләр көне"

Сценарий праздника на татарском языке "Әниләр көне"...

Новогодний сценарий для старших классов класса

Сценарий ориентирован на обучающихся 8-11 классов, содержит в себе актуальные темы интересные для молодежи. Грамотно подобранный актерский состав сделает ваш праздник ярким и запоминающимся....

Сценарий для старшей группы детского сада посвящённый 8 марта "Конфетки для мам".

Описание: данный материал будет полезен педагогам старшей группы, а так же музыкальным руководителям. Цели и задачи: создать у детей радостное настроение вызвать эмоциональный подъем и сформирова...

Сценарий сказки на татарском "Три девицы"

quot;Өч кыз" 5 нче класс өчен сценарий....