"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий
методическая разработка (8 класс) по теме

Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярату хисләре тәрбияли.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazan_kazan.docx21.03 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                 Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын,

                                    Якты булсын туар таңнарың!

Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Максат:

1. Казан турында шигырьләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре, халык җырлары белән таныштыру.

2. Укчыларның иҗади сәләтен, аң дәрәҗәләрен исәпкә алып, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, нәфис сүз осталыгын  үстерү.

3. Туган җиргә, татар халкының язмышына карата кайгыртучанлык, ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор,  Казан шәһәре күренешләре  сурәтләнгән слайдлар; татар халкының кул сәнгате үрнәкләреннән күргәзмә( чигелгән сөлгеләр, калфак, түбәтәй, киемнәр, аяк киемнәре һ.б.)

                          Татар  халкының  милли биюе башкарыла.

                                           1 нче укучы

Белгәнебезчә, Республикабызның башкаласы Казан шәһәренә инде 1010 ел тирәсе. Бүген безнең үзебез – Казан турында.

                                          2 нче укучы

И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан!

Дәртле Казан,

Таныш урамнарың

Ташларына басып йөргәндә,

Хыялларым еракларга китә,

Еракларга, узган көннәргә.

Гүя менә нәкъ мин баскан җирдә,

Ат уйнатып шушы ярларда,

Минем баба м басып торгандыр күк,

Өмет баглапкилер көннәргә.

                                             3 нче укучы

Казан шәһәре... Казан каласы... Казан ханлыгы... Тарих безне үткәннәргә кайтара...Галимнәр әйтүенчә, Казанга Болгар дәүләте чорында ук нигез салына. Алтын Урда  дәверендә ул илнең данлы каласына әверелә. Ә инде Казан ханлыгы төзелгәч, башкала буларак, аның һәм ил күләмендә, һәм халыкара  күләмдә дәрәҗәсе арта.

                                           4 нче укучы

Шәһәр һәм авылларда мәктәп-мәдрәсәләр һәм мәчетләр эшли. Казанда зур-зур уку йортларының, китапханәләрнең булуы мәгълүм.Мәктәп-мәдрәсәләрдә дин сабагы белән беррәттән математика, медицина, география, логика, тарих кебек дөньяви  белемнәр дә бирелә. Күп санлы галимнәр төрле тармакларда китаплар язалар. Төрле яклап матур һәм бай Казан каласы һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итә.

                                       5 нче укучы

Халык авыз иҗатындагы ядкәрләр теге яки бу дәрәҗәдә Казан ханлыгы чоры белән бәйле. Мәсәлән, Иске һәм Яңа Казанның салынуы, Кабан күле, Җик Мәргән, Сөембикә, Идегәй хакында риваятьләр, әкиятләр һәм дастаннар бар. Хәзерге көндә без дә бу истәлекләрне өйрәнәбез.

                         

                                            6 нчы укучы

Идел ага, яр кагып,

Уңга-сулга чайкалып,

Ут көймәсе китеп бара,

Сөембикәне алып.

 Сөембикә ак яулыгын

Тоткан учлап кулына.

“Хуш, Казаным, каласың”,-дип,

Үкереп елый буена.

                                        7 нче укучы

           “Тоткын Сөембикә ” җыруы башкара.

Ничә еллар бу бинада ялгыз утыра башым,

Бер савыт су, бер телем икмәк – бәнем ашаган ашым.

Күрмәмешдер ике күзем якты дөнья йөзени,

Көне-төне елый-елый бетте инде күз яшеми.

Хәсрәт утының сөреме каплады күзләреми,

Ут кабынган йөрәгемә, тышка да чыга аһым.

Аһ, насыйп булырмы бәңа якты дөньяны күрү?

Әллә бу зиндан эчендә чыгармы газиз җаным?

Катыйфәдәй яшел улуб тора микән җир өйзе,

Яндырып бетерде микән аларны да дошманым?

Бакчаларда сандугачлар сайрый микән әле ә,

Әллә аларны тоткын итте микән дошманым?

                                           8 нче укучы

Дәүрән сөргән синдә патша,

Канлы яшь тулган җирләрең,

Кылыч айкап йөргән күпме яулар...

Беркемгә тик башың имәдең.

                                           Барысы бергә

“Сөембикә манарасы” җырыннан өзек башкарыла ( халык көенә).

Әй манар, ач пәрдәңне,

Кара монда бер балкып,

Дошманнарның кулларыннан

Алдык без сине тартып.

Яшә инде , та кыямәт

Төшмә хурлыкка тагын,

Шатландыр халкыңны һәм дә

Хан Сөембикәнең җанын.

                                             9 нчы укучы

Казан! Казан!Горур манараңнан

Зур дауларга дәшкән башкалам,

Бу туфракка нигез ташын салган

Язмышны син шуннан башлаган.

                                           10 нчы укучы

Казан суы ярларына яткан,

Иделләрдә үскән, тирбәлгән.

Татар синдә яңа ммәкян тапкан,

Елъязмалар ачып җибәргән.

                                          11 нче укучы

Казан! Казан! Сагыш – моңнарыбыз,

Шатлыгыбыз сиңа бәйләнгән.

Җәйрәп ята болын-кырларыбыз...

Бабайлар йорт корган җәйләүдән

Килә җырлар, телдән-телгә күчеп,

Кайтаваздай яңрап күңелгә,

Җырлый халкың, дәверләрне кичеп,

Үә телендә, туган телендә.

                                     Барысы бергә

            Татар халык җыры “ Ал чәчәк ата гөлем...”  башкарыла.

Ал чәчәк ата гөлем,

Гөл чәчәк ата,

Ал чәчәкләргә күмелеп

Яшәсен туган илем.

Кушымта

Алдыр Казан каласы,

Гөлдер Казан каласы.

Туган илем гөл араы,

Үзем татар баласы.

Казан каласы таш кала,

Күп калаа баш кала,

 Шул калада уңган яшьләр

Зур-зур эшләр башкара.

Кушымта

Алдыр Казан каласы,

Гөлдер Казан каласы,

Үсәм дигән күп яшьләргә

Мәйдан Казан каласы.

Кушымта

Казан каласы таш кала,

Татарстанга баш кала,

Эштә шөһрәт казануда

Татарстан дан ала.

Кушымта.

                                       12 нче укучы

Күкрәп чәчәк атсын изге җирең,

Бәрәкәтле булсын бусагаң,

Гел яшәрә торган калам минем,

Син тылсымлы илгә охшаган.

                                      13 нче укучы

Ак та син, пакъ та син, Казан,

Чәчәккә баткач та, Казан,

Син матур төнлә дә, көндез дә,

Сызып таң аткач та, Казан.

                                          14 нче укучы

Син балкырсың илнең таҗы булып,

Кояш якты нурын сипкәндә.

Җыр-биюләр һәрчак дәртле булыр,

Синең гомер дәвам иткәндә.

Кызлар башкаруында “Сөлге” биюе.

                                         15 нче укучы

И сокланыр иде Тукай күрсә

Нурлы Казан, яңа Казанны,

Азат халкым йолдызларга җитеп,

Күтәрелгән безнең заманны.

                                       16 нчы укучы

Туган йортым бусагасы миңа –

Идел буе, Идел ярлары.

Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын,

Якты булсын туар таңнарың.

                                        17 нче укучы

Әй, нурлы Казан,

Син илем төсле.

Синең ташларда

Бабайлар эзе.

Еракта да син –

Йөрәккә якын;

Торган җир – көмеш,

Туган җир – алтын!

                                          Барысы бергә

                    “Казан кичләре” җыры башкарыла.

                    С.Садыйкова музыкасы, Х.Туфан шигыре.

Әдәби – музыкаль сценарий өчен Ә.Ерикәй, Ә.Исхак, М.Хөсәен, М.Садри шигырьләре, халык авыз иҗаты  үрнәкләре файдаланылды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Подготовка стрельцов к походу на Казань"

Сценарий выступления в рамках  КТД "Год истории России". Современная интерпретация событий времён Ивана Грозного....

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

Кәрим Тинчуринның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие

К.Тинчурин - халкыбызның яраткан драматургы. Укучыларны аның эшчәнлеге белән таныштыру, үлемсез әсәрләре турында яшь буынга җиткерү һәр мөгаллимнең бурычы....

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әдәби-музыкаль кичә (сценарии)

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әдәби-музыкаль кичә (сценарии)     ...

Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашу кичәсе.(әдәби музыкаль кичә өчен сценарий)

Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашу кичәсе.(әдәбми музыкаль кичә өчен сценарий)...

Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...