Кәрим Тинчуринның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие
классный час по теме

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

К.Тинчурин - халкыбызның яраткан драматургы. Укучыларны аның эшчәнлеге белән таныштыру, үлемсез әсәрләре турында яшь буынга җиткерү һәр мөгаллимнең бурычы. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                   Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел!

                                         (әдәби-музыкаль кичә)

Сәхнә артыннан шигырь яңгырый (Г.Әгъләмҗан “Татармын”)

Туган якның мин татарча күрәм

Матурлыгын- җирен, гөлләрен.

Үтсен әле шул матурлык белән

Бүгенге һәм туар көннәрем.

Иманым да татарныкы минем,

Туган җирем бирде изгелек.

Шушы җирдә туганнарга бирим

Изгелекне бүлеп иң элек!..

Әй, моңлы син безнең татар җыры,

Әй, моңлы соң халкы татарның.

Мин гөл булсам, сөйгән халкым өчен,

Татарчалап чәчәк атармын.

(татар биюе)

(Экранда К.Тинчурин портреты пәйда була, туган-үлгән юллары чыга. Сәхнә артыннан шигырь ишетелә:

Бәллүр кыңгырау күк чылтырап тора

Шушы исем- Кәрим Тинчурин...

Хәтерләтеп милли сәхнәбезнең

Көмеш көзгеләргә тиң чорын.

Сәхнәгә 2 алып баручы чыга.)

1 а.б.: Татар милли театр режиссурасына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, артист, данлыклы “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”, “Ил”, “Кандыр буе”, “Казан сөлгесе” кебек гүзәл әсәрләр авторы К.Тинчуринның тууына 15нче сентябрьдә 125 ел тулды.

2 а.б.: Татар әдәбиятына Ш.Камал, Г.Коләхмәтов, Һ.Такташ кебек әдипләрне биргән, үзенең Урта Әләзәне белән бүген дә татар дөньясында билгеле булган Пенза ягы татар әдәбиятын тагын бер классикка баета, татар театры үсешенә зур өлеш кертә.1887нче елның 15нче сентябрендә Пенза өлкәсенең Аккүл авылында К.Тинчурин туа.

1 а.б.: 1906нчы елда беренче әсәре- “Моназарә” комедиясен язып драматургиягә килгән К.Тинчурин 1910нчы елда Г.Кариев җитәкләгән “Сәйяр” труппасына кабул ителә һәм ул чорның иң популяр әсәрләре- Г.Камал, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан пьесаларындагы һәм тәрҗемә әсәрләрдәге төп рольләрне башкара.

              (Экранда К.Тинчуринның артист буларак портретлары күрсәтелә, талгын көй яңгырый, сәхнә артыннан Г.Тукайның “Театр” шигыре ишетелә)

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

( театрдан өзек карау)

1а.б.: Актер булуы белән бергә, ул труппа репертуарын баетуга да зур көч куя: үзен драматург-новатор итеп таныта, татар драматургиясенә яңа тема һәм геройлар алып килә. 1910-1917нче елларда “Хәләл кәсеп”, “Шомлы адым”, “Беренче чәчәкләр”, “Назлы кияү”, “Ач гашыйк”, “Соңгы сәлам” һ.б. пьесаларын яза.

2а.б.: 1917нче елгы октябрь борылышыннан соң К.Тинчурин яңа театр оештыру эшендә актив катнаша, М.Горький, Г.Исхакый, Г.Коләхмәтов пьесаларын сәхнәләштерә. Күренекле сәхнә осталары М.Мутин, С.Айдаров, Г.Кариевны Казанга кайтаруга зур көч куя. 1922нче елда Тинчурин чакыруы буенча Оренбургтан армия оркестрының яшь режиссеры, киләчәктә танылачак бөек композитор, татар профессиналь музыкасына нигез салучы С.Сәйдәшев кайта, һәм ике зур талантның иҗади дуслыгы башлана.

               (Экранда С.Сәйдәшев белән төшкән портреты күрсәтелә. “Ил” драмасыннан “Сандугач” җыры яңгырый. “Сез “Ил”драмасыннан “Сандугач” җырын тыңлыйсыз. Башкара Татарстанның атказанган артисты Рәйсә Билалова. Музыканы С.Сәйдәшев язган”)

                      (“Җиләк җыйганда” биюе)

1а.б.: К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшевның бердәм иҗаты сокландыргыч нәтиҗәләр бирә: сәхнәдә бер-бер артлы музыкаль драмалар куела.

2а.б.: Тинчурин һәм Сәйдәш дуслыгының

          Гасырларга бара яктылыгы.

           “Зәңгәр шәл”ләр иңли сәхнәбезне-

          Театрга әйди бар халыкны.

(Экранда “Зәңгәр шәл”дән күренешләр күрсәтелә. К.Хәйретдинова башкаруында “Мәйсәрә” җыры яңгырый.)

                    1а.б. эчтән: “Зәңгәр шәл”нең төсе уңмас төсле,

                                           Тугрылыкка әйдәр яшь буынны.

                                           Яңа “Булат”, яңа “Мәйсәрә”ләр

                                           Искә төшереп тора Тинчуринны.

( “Зәңгәр шәл”дән өзек сәхнәләштерелә)

1а.б.: К.Тинчурин, МФәйзи традицияләрен дәвам итеп, яңа милли театрга халык сәнгатен алып керә. “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе”, “Ил”, “Казан сөлгесе” кебек пьесаларын язып, популяр музыкаль драма жанрына зур өлеш кертә.

2а.б.: “Сүнгән йолдызлар”ны язган әдип

Сүнмәс йолдыз булып калыкты.

Бер елатып, бер көлдереп һаман

Милли йөзен саклый халкымның.

1а.б.: Каз канатларыдай ак хисләрне

Саф сөюне мактап җырлады.

Ямьсездә дә матур таба белде,

Олы җанлылыкны зурлады.

( “Сүнгән йолдызлар”дан өзек: “канат сатам” җырлы-биюле уены.)

2а.б.: К.Тинчурин комедияләренең темалары актуаль, сюжеты мавыктыргыч, персонажлары оригиналь. “Американ” комедиясендә, мәсәлән, ул яңа заман яшьләре аша революцион үзгәрешләргә каршы торган бер төркем интеллигенция вәкилләреннән, спекулянтлардан, мещаннардан ачы көлә, аларның яшерен уй-хыялларын фаш итә. Моның өчен драматург үткен интригалы сюжет уйлап таба. Буруаз интеллегенция дөньясына “Америкадан килгән татар галиме” дигән исем белән ярлы студент Искәндәрне “җибәрә”.

            (“Американ”нан өзек сәхнәләштерелә).

1а.б.: Әсәрләрендәге җыр-шигырьләр К.Тинчуринны драматург кына түгел, ә шагыйрь итеп тә таныталар. Ә үз әсәрләрендәге төп рольләрне үзе башкаруын исәпкә алсак, К.Тинчурин талантлы җырчы булган дип тә әйтәсе килә. “Зәңгәр шәл”дәге Булатны да ул үзе уйный.

2а.б.: Булат роле яшьләр өчен дә бит,

Тик нигәдер үзем уйнасам,

Халык аны ныграк аңлар сыман...

Каным кайный шулай уйласам.

“Зәңгәр шәл”дән Булат җырын тыңлап узыйк. Аны Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров башкара.

     (Экранда Булат ролендә К.Тинчурин портреты күрсәтелә).

1а.б.: Әмма бөекләрне язмыш фаҗигаләр аша уздыра. К.Тинчурин да “шәхес культы” корбаны була. 50 яше тулган көннәрдә аны “халык дошманы”, “милләтче” дип кулга алалар һә 1938нче елның 15нче ноябрендә атып үтерәләр. Әйе, Тинчурин язмышында- гасыр фарсы: 15нче сентябрьнең кичендә театрда зур тантана үтә- Тинчуринны юбилее белән тәбриклиләр, алкышлыйлар, чәчәкләргә күмәләр һәм... шул ук төндә кулларын богаулап төрмәгә алып китәләр.

2а.б.: Һәр заманның яман чире була:

Туберкулезлары, тифлары...

Саф җаннарны кырган шәхес культы,

Йоткан нәфес культы типлары.

Җинаятьне мөмкин яшерергә,

Мөмкин, әйе, ярлык тагарга:

Саф күзләргә карап, мөмкин лә ул

“Халык дошманы” дип атарга!

1а.б.: Үлгән көнен мөмкин яшерергә,

Вакытлыча ләкин ансы да...

Бәгырьләрне телем-телем телеп,

Йөрәк сыкрый, әрни, җан сыза...

Сәхнәгә ул уйнар өчен түгел,

Яшәр өчен менгән- яшәгән!

“Озак тормас, сүнәр”,- дигәннәрнең

Бәбәгенә карап яшәргән!

2а.б.: Совет режимы, атаклы драматургны физик юк итү белән генә чикләнмичә, аның абруйлы исемен дә халык хәтереннән чыгарып ташлауны максат итә. Әдипнең китаплары яндырыла, юк ителә. Хәтта әдипнең 20 елга якын бергә тату-матур тормыш кичергән хатынын- “Сәйяр” труппасында актер булган, соңыннан танылган педагог Заһирә Әхмәрова-Тинчуринаны эшеннән куалар, сугыш елларында бөтенләй шәһәрдән сөрәләр...

  (Экранда тормыш эпизодлары күрсәтелә)

1а.б.: Әмма халык хәтерен үтереп булмый. Сталин культы фаш ителгәч, К.Тинчурин әсәрләре янә сәхнәләргә менә, 60нчы еллардан башлап Татар дәүләт академия театры үзенең һәр яңа сезонын диярлек мәшһүр “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачып җибәрә. 1989нчы елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына К.Тинчурин исеме бирелү- халыкның аңа булган олы мәхәббәте һәм хөрмәте турында сөйли. Драматургка олы ихтирам йөзеннән укытучыларыбыз аның мәшһүр әсәрен сәхнәләштерә.

      (Укытучылар коллективы “Зәңгәр шәл”дән өзек сәхнәләштерә)

         1 укучы Р.Гаташның “Сүнмәс йолдызлар” шигырен сөйли.

Гасырларның караңгысын ерткан

Йолдыз булып туган театр,

Тукай васыятьләрен истә тотып,

Бик күпләрне әле уятыр.

Мәңге аны чорлар

Раушан көзге-

Бөек рух көзгесе санарлар.

Һаман исән-

Халык йөрәгеннән

Юлын алган бөек “Сәйяр” бар.

Гүя чатыр,

Түбәсенә йолдыз

Айлы күкнең үзе ябылган,

Гүя

Берчак сүнгән йолдызларын

Сүнмәс итеп кабат кабызган

Театрда бәйрәм:

Гүя алар-

Волжская, Камал, Карилар,

Тинчуриннар-

Ерак йолдызлардан

Изге йортка сөенеп карыйлар.

...Еллар үткән саен яктың арта,

Раушан көзгең тарта, театр.

Халык рухын киләчәккә илтер,

Бик күпләрне әле уятыр

Йолдызларың синең,

Театр,

Сүнмәс йолдызларың...

Тинчуриның синең, театр!

(Көй уйнала. Скрипка.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әдәби-музыкаль кичә (сценарии)

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әдәби-музыкаль кичә (сценарии)     ...

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып ...