"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)
методическая разработка (9 класс) по теме

Шарифуллина  Разиля  Ильясовна

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Универсиаданы каршылап71 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ  ЧИРМЕШӘН  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

“ЧИРМЕШӘН   ЛИЦЕЕ”  ГОМУМИ  БЕЛЕМ  БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“Сәламәтлек  аланыннан  Олимпиада сәламе...”

                                                                                         

                                                                                Әзерләде:

                                                                             Чирмешән лицееның

                                                                             1 нче  квалификацион категорияле

                                                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                             Шәрифуллина Рәзилә  Ильяс  кызы.

                                                 

2013нче ел

Алып баручы:Кояш кебек йөзегез

Безнең күзләр камаша

Кәнфит суырмый  гына,

Сагыз чәйнәми генә

“Универсиаданы  каршылап,

Сәламәтлек аланында”

Дигән исем астында

Карыйбызмы тамаша?

Әфсен-төфсен! Фаласа!

Я, башладык алайса.

Сәхнәгә җырлый-җырлый Шүрәле керә.

Шүрәле:(Рузилә) 1. Карурманда хуҗа булып  (Ай былбылым көенә)

Яши идем , белегез.

Сәламәтлек ташлап китте,

Зинһар , ярдәм итегез!

.

2.Шәп чакларым бар иде лә

Карурманнар тар иде.

Мине күргән җен-пәринең,

Ике күзе шар иде.

3.Уң якка да янтайдым  ла

Сул якка да янтайдым.

Баралмыйм да, торалмыйм да –

Картайдым, аһ, картайдым

Шүрәле җырлаудан туктый, үзалдына сөйләшә башлый.

Юк,  картлыкка  бирешергә  ярамый.  Миңа  бит  әле 300 яшь тә тулмаган. Мин  үлсәм, кешеләрне  кем юлдан яздырыр? Тик тору начар  икән. Күңелсез. Бу эшсезлек акылдан яздыра инде мине. Бер кеше дә күренми ичмаса. Нинидидер этлек эшлисе килә бит. Әһә, әнә берәү килә бугай. Көтеп торыйм әле.

Агач артына кача.  Былтыр керә, сөйли-сөйли зарядка ясый.

Былтыр( Радик):Иренмим беркайчан да,

Иртән торып басам да.

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

Шүрәле  улаган  тавыш  килә, агач артыннан үзе дә күренә.

Былтыр: Кем син? Сиңа  миннән ни кирәк?

Шүрәле: Бер дә шикләнмә, егет, син,

Мин карак-угры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да

Мин бигүк тугры түгел.

Тик бүген газап эчендә

Кызарып туды таңым.

Сызлыйдыр бармак-тәннәрем.

Кем соң дәвалар тагын?

Зарядка ясый-ясый Төлке керә.

Төлке( Инзилә) Син кем?

Шүрәле: Шүрәле!

Төлке: Мондый  Шүрәле  булла  ди  мени.

Бармакларын  кәкре-бөкре,

Күзләрен  кысылып   беткән.

Тешләрен  дә  исән  түгел

Барысы   череп   беткән.

Менә   миңа  кара   син,

Бармакларга,  койрыкка.

Күзлегем  дә  юк  бит  минем,

Буй-сыным  да  бик  зифа.

Шүрәле:Хәлләр  начар   төлкекәй,

Берәр  серен   әйтче, әй.

Читтә торган Былтыр сүзгә кушыла.

Былтыр: Тукта  әле, Шүрәле.  Нинди  картаю  ди.  Әнә   Универсиада  бер  дә  картаймый.  Ул  да  бит   90  яшен  тутыра,   ә үзе  һаман  яңара  бара. Әнә спорт  программасына  да  27   спорт   төре   кергән.  Ә син картаям дисең. Былтырдан  бирле  сөйлим  бит,  быел  Казанда  Универсиада  узачак   дип.

Шүрәле: Мин нишлим инде?

Былтыр: Физзарядка башлыйсың,

Чүгәлисең, т орасың.

Башны  уңга  борасың,

Аннан  сулга борасың.

Һәм  сикерә  башлыйсың.

Күнегүләр ясыйлар.

Шүрәле: Алга таба  нишлим соң?

Төлке: Физзарядка   ясыйсың.

Ритмик музыка астында бию хәрәкәтләре, гимнастик күнегүләр ясыйлар.

Шүрәле:  Карале,  бигрәк  рәхәт булып  ките  бит  әле, әй! Рәхмәт, сезгә.

Моннан   ары мин  сезгә тимәм,

Башкалардан  да тидермәм,

Ул бит  волонтер  диеп,

Анар  урманда  йөрергә  мин  үзем  куштым  диеп.

Су анасы кереп килә.Чәче-башы тузгыган, күңелсез.

Шүрәле: Бу кем тагын,  бусы  да  волонтермы??

Су анасы: (Илзидә) Су  анасы  мин.  Хәлемнән килсә суымнан чыкмас идем дә.  Сулыклар  кибә.  Җитмәсә   алтын тарагымны басмада калдырганмын.

Чәчне  тарамыйм,

Суга  карамыйм,

Нәфислек  бетте,

Саулыгым  китте.

Сулыклар  кипте. Аһ!

Төлке: Су анасы  кайгырма  әле, буй-сының  да  бик  зифа, чәчләрең  дә озын  без  белмәгән  берәр сере бармы әллә ?

Су анасы:  Су тәнгә шифа  бирә,  дустым,  чыныгу  өчен  дә  бик файдалы.  Менә,  тарагымны  гына  авыл  малае  урлап  качкан.   Авыл юлын күрсәтсәгез иде.

Былтыр: Авылмы? Нәкъ  Казан    эчендә  бардыр  бер  авыл-  Универсиада,  диләр. Сөйләгәндә  сүз  өчен,  сәламәтлек  авылы, диләр.  Әйдә,   Универсиада авылына  үзебез  озатабыз.

Төлке, Шүрәле, былтыр, Су анасы чыгып китәләр, җырлый-җырлый Бүре керә.

Бүре:(Раил) Кызы да, малае да,   ( Килә ява көенә)

Яше дә , бабасы  да.

Көйрәтмәгән кеше юк,

Калганында эшем юк.

Ала тарта, бирә  тарта

Яше  дә, бабасы да

Бик күңелсезләнмә әле

Әйдә, бирәм син дә тарт.

Кесәләрен капшап-капшап карый, буш.

Бүре: Абау, минем сигаретым кайда соң?  Ә-ә-ә, теге җүнсез Кәҗә белән Сарыктан качканда төшеп калгандыр инде.

Булат һәм аның дуслары керә керә.

Әй, абзый, синдә юкмы?

Рәлиф: Юк, юк. Сүзләреңдә бар хата,

Ул агуны Бүре дус,

Көчсезләр генә тарта.

Бүре: Инде ун еллап көйрәтәм,

Теләсәң, сине дә өйрәтәм.

Рәлиф:   Юк, юк. Минем көчсез буласым килми.

Бүре:   Минме көчсез?!

Тормыйк күп сөйләшеп,

Әйдә көч сынашыйк!  ( чыгалар)

Бабай:(Альберт)    Витаминнарга бай, дигәч,

Чәчкән идем, шалканны,

Күтәрә алмаслык зур булган

Нишләтергә соң моны?!

Тегеләй дә, болай итеп,

Йолыккалап карадым   мин

Инде  килеп чыкмагачтын

Карчыгымны чакырдым!

- Әй, карчыгым, кил әле,

Аз гына булыш әле!

Тегеләй дә, болай итеп,

Йолыккалап карыйк   әле   (2 тапкыр)

Әби:(Диана)   Гомер буе әйтә килдем,—

Тартуыңны ташла, - дип,

Тәмәке тартып, сыра эчеп,

Йөрүеңнән тукта, - дип.

Минем сүзне тыңламадың,

Кычкырып көлдең генә;

Алтмышың  да тулмас борын

Бабай булдың син, менә! (2 тапкыр)

шалкан тарталар

Әлдермештәге Әлмәндәр

Йөз яшькә җиткән, - диләр,

Моның кебек шалканнарны

Туп итеп типкән, - диләр.

Сыра белән тәмәкене,

Беркайчан дус итмәгән,

Шуңа күрә әле аны

Әҗәл дә җиңәлмәгән (2 тапкыр)

Бабай:       Сәламәтлегем какшады,

Инде үзем дә беләм,

Сүзеңне тыңламаганга

Чын күңелдән үкенәм.

Тәмәкесен – сырасын

Авызыма да алмам …

Болай  булса Универсиадага

Мин  инде бара  алмам.

Тәмәкесен – сырасын

Авызыма да алмам …

Әйдә әле  оныкны  дәшик

Барыбер  чыгаралмам.

- Әй, оныгым,  кил әле,

Аз гына булыш әле!

Тегеләй дә, болай итеп,

Тарткалап карыйк   әле (  бабай,  аннан әби кушыла))

Онык:(Айсылу)         Нигә дип мине борчыйсыз?  ( Онык җыры)

Теликтан мультик бара.

Шиколад  алып  кайтыгыз,

Булганы  бетеп  бара.

Әби:             Хәрәкәттә-бәрәкәт

Икәнен  онытма  син,

Көн  буена  телик  карап

Каршында  утырма,  син!

.

Бабай:         Шиколад,  көнбагыш  ашап.

Мускулларың  ныгымас,

Юылмаган   идән   тора,

Юсаң  һич  зыян булмас.

ӘБИ:       Саф  һавада  эшләп  керсәң,

Булыр  ипи  дә тәмле,

Китап  алып  укысаң —

Булыр  зиһенең   ямьле!

Онык:           Миннән дә файда булмады—

Корсагым  мишәйт  итә

Әйдә,  Акбайны  дәшик,  без,

Көн  буе  черем итә.

-Акбай,  Акбай ,  кил әле,

Аз гына  булыш  әле!

Тегеләй дә, болай итеп,

Тарткалап  карыйк   әле

Акбай:(Фәрит)   Көчек  килеш  алып   кайтып,  (Тала- тала  көе)

Чылбырга   бәйләдегез,

Буыннарым  катып   бетте,

Шуны   һич    сизмәдегез.

Сөяк-санак,   каткан   ипи,

Ашап   тамак   туймый   ул,

Миңа  да  тәмле  аш  кирәк

Үзегездән  артмый  шул.

Онык:           Песи  нишләп  күренми   соң?

Һаман  йокыда   микән;

Төшендә  генә  булса  да,

Тычканнар  тотмый  микән?

шалкан тарталар

Песи:(Лилия)  Сөт  сорап сырпаланганда,

Күрми  генә  үтәсез,

Эш  эшләгәндә  - мин кирәк,

Бер онытып  калдырмыйсыз!

Ярар, әйдә, бергә тартыйк,

Бәлки  көчебез  җитәр;

Без  шалкан  тарткан  арада,

Тычкан  да  килеп  җитәр!

Аны  инде  айлар  буе,

Һич  кенә  тота  алмыйм,

Шундый  җитез,  өлгер,  уңган

Серенә  төшенә  алмыйм?

Тычкан:(Рузилә)  Аның сере бик тә гади—

Һәркем үти алырлык:

Сәламәт булыйм дигәнгә

Наказ итеп алырлык:

Кичтән  иртә  ятып  йокла,

Ә иртән  иртәрәк  тор!

Гимнастика  ясый  башла,

Ашавың  көтеп  торыр.

Ашауга  килгәндә  исә -

Баллы,  майлы   ашама,

Витаминнарга бай  булган

Ризыкларны   ташлама!

Гигиена таләпләрен

Һәрчак үтәргә кирәк,

Спорт белән шөгыльләнергә,

Эш  эшләргә  дә  кирәк!

Шушы гади кагыйдәне,

Үти  ала  һәркем  дә

Шалканны  тартып  чыгарам,

Карап  торыгыз   менә!!!

Бүре:   Җиңә идем югыйсә,

Шушы ютәл булмаса.

Йөткертә дә, йөткертә.

Су бирегез, ичмаса.

Былтыр: Тәмәкене дус иткәнче,

Спорт  белән  дуслаш  иң  элек.

Булырсың  бик тә  көчле

Нәкъ   Универсиада  батыры  төсле!

Бүре:

Тартмаска  кирәк   бүтән,   тартмаска,

Адәм  көлкесенә   калмаска.

Тәмәке  тартуны   ташлыйм,

Универсиадага   әзерләнә    башлыйм!

Барысы да чыгып тезеләләр.

Адилә : Лицей  балалары  кебек

               Хәрәкәттә булыгыз

               Хәрәкәттә - бәрәкәт, бит

               Киңәшебезне   тотыгыз.

Төлке: Авырыйм дип өйдә ятма,

            Урамга чык, уйна, көл.

            Иң шәп дәва – саф һава,

            Һәм хәрәкәт, шуны бел!

Су анасы: 

                 Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип,

                  Белми әйтмәгән халык.

        Кул-аягың сызламас,      

        Иртән керсәң йөгереп

   Шүрәле: Хәрәкәттә - бәрәкәт,

               Тәнгә керә көч һәм дәрт.

                Тәнгә - сихәт, җанга – рәхәт,

                Хәрәкәткә мең рәхмәт!

 Бабай :  Тиздән  Универсиада  дип,

                   Белмичә  әйтмибез  без.

                  Теләктәшлек  белдерсәк,

                  Җиңүләр  яуларбыз  без.

  Бүре: Күрәсезме, барыбыз да,

           Сәламәт, йөзебез шат.

           Сәламәт буласың килсә,

           Физкультураны ярат.

Рәлиф                : Шаярабыз, уйныйбыз.

                          Лицейда  безгә рәхәт.

                          Шунда  тамашабыз  тәмам.

                          Игътибарыгыз  өчен  рәхмәт.

 Барысы бергә басып җыр җырлыйлар ("Яратыгыз" җыры көенә):

   Бәхетле булырга   килдек җиргә,

   Бәхетле булмыйча   ярамый.

   Сәламәтлек – ярты бәхет бит ул,

   Сәламәтлек – ярты  бәхет бит ул,

   Бәхетле булмыйча ярамый.  

  Сәламәт булыгыз барчагыз да,

   Олыгыз һәм бала-чагагыз да,  

   Бернигә дә карамый,  

   Сәламәт булмыйча  ярамый.   

Күнегүләр яса иртән һәр көн,  

 Шатлан бернигәдә карамый.  

 Кояш, һава һәм су- безнең дуслар ,

 Сәламәтлек чыганагы алар,  

 Моны белми безгә ярамый.

 Сәламәт булыгыз һәммәгез дә,

 Әткәегез дә һәм дә әнкәегез дә.  

 Бернигә дә карамый,  

 Сәламәт булмыйча ярамый.  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру өчен эш программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5нче сыйныфлары өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 6 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. П...

Дәрестән тыш эшчәнлек

Дәресләрдән соң укучыларның дәрестән тыш эшчәнлекләрен оештыру буенча кайбер тәкъдимнәр...

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф өчен эш программасы (татар мәктәпләре өчен )...