Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы
рабочая программа (5 класс) на тему

Губайдулина Зульфия Равиловна

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру өчен эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл drestn_tysh_eshchnlek_programmasy.odt26.96 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                Аңлатма язуы

Гомуминтеллектуаль юнәлештәге «Халык әйтсә, хак әйтә” дәрестән тыш эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп эшләнде:

 1. 273 нче номерлы «РФ белем бирү» турындагы федераль законы (Федеральный закон от  29.12.2012  273 – ФЗ «Об образовании в Российской Федерации»)

2.Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт стандарты ( РФ фән һәм мәгариф министрлыгының 373 нче номерлы приказы (06.10.2009)

3.Рухи-әхлакый үсеш һәм Россия гражданины шәхесен тәрбияләү концепциясе;

4.Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы

126 –ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)

5.РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 август, 2013нче ел №115 («Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования».

6. «Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 №1560 –XII ( ред.от 03.03.2012) «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан)

7. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре  һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында» Татарстан республикасы Законы, 2004 нче ел, 1 нче июль.

8. «2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен  һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча  Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013нче ел,25нче октябрь,794нче карар.

9.Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты ( Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган , РФ Юстиция Министрлыгында 19644нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1нче февралендә теркәлгән).

10.Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

11.2010 -2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

12.Казан шәһәре Мәскәү районы “9  нчы гимназия” ГБМБУ нең белем бирү программасы.

5 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эш программасы  татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен  үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.

Халык авыз иҗаты баланы сәнгать дөньясына җәлеп итү, халыкның традицияләре белән таныштыру  өчен  иң  кулай материал булып кына калмый, образлы фикерләү үстерү, эстетик кыйммәтләргә уңай караш тудыруда да зур ярдәм итә.  Туган халкы авыз иҗаты әсәрләре баланы бишектән алып озатып килсә, күрше халык иҗаты үрнәкләре аңа дөньяны танып белергә ,толерант шәхес булып формалашырга зур ярдәм итә.

         Белем бирү процессын халыкның күпьеллык традицияләренә нигезләнеп кору бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрдән санала,чөнки халык җырлары, әкиятләре, уеннары, мәкаль һәм әйтемнәре баланың рухи-эстетик үсешендә төп рольне уйный , тормышны аңлауда һәм аңа  яраклашуда зур ярдәм итә.

        Программаның максаты: халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәкләрен өйрәнеп  , укучыларның интеллект дәрәҗәсен үстерү, тормышка яраклашкан (социальләшкән) шәхес тәрбияләү.

        Бу максатка бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар куелды:

- татар халык авыз иҗаты тарихы,  жанрлары, халыкның милли киемнәре белән танышу

- халык традицияләренә, костюмына, милли мирасына кызыксыну хисләре, хөрмәт уяту.

- балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

        Программаны тормышка ашыру барышында төркемдә һәм коллективта эшләү формалары кулланыла. Бу формалар аралашу сәләтен үстерү өчен файдалы.

        Көтелгән нәтиҗәләр:

- халык акылы , тормыш  яме, яшәү көче  чыганагы булган халык авыз иҗаты турында мәгълүматлы булу

- әсәрләрнең жанрын аера белү.

- әкият, легендаларның эчтәлеген сөйли белү.

- халык җырларын, биюләре элементларын белү.

- сөйләмдә мәкаль-әйтемнәр кулланырга өйрәнү.

- халык уеннарын өйрәнү.

- татар телендә кечкенә  әсәрләрне сәхнәләштерү.

- төркемдә партнер белән эшли белү.

- баланың  үз эшенә билге куя белүе .

Эш барышында 5нче сыйныф балаларының яшь үзенчәлекләренә туры килә торган төрләргә зуррак урын бирү күздә тотыла. Бу – уеннар , җырлар, милли кием элементлары белән танышу, рәсемнәрен ясау, табышмаклар өйрәнү, иҗат итү.

Эш программасы  атнага 2 сәгать исәбеннән төзелгән, барлыгы 70 сәгатькә исәпләнгән.

Календарь – тематик план

Тема

Сәг.

 саны

Уку эшчәнлеген оештыру формалары һәм төрләре

          Планлаштырылган нәтиҗә

Үткәрү вакыты

            шәхси

      метапредмет

       план

         факт

1

Кереш дәрес

1

Лекция,презентация, әңгәмә

әңгәмәдә катнашу,сорауларга төгәл җавап бирә белү, башкаларны тыңлый белү

халык авыз иҗатының асылын  аңлау, тормышта куллануның файдасына төшенү

2

Такмаклар

2

презентация, аудиоязмалар тыңлау, “Көйне таны!” уены

татарча җырлау күнекмәләрен үстерү

 сөйләм берәмлекләрен аңлап куллана белү

3

Табышмаклар

1

Лекция, табышмак әйтеш (русча, татарча)

 фикерләү сәләтен үстерүгә омтылыш

сөйләм телен баету

4

Табышмаклар

1

Табышмаклар иҗат итү күнегүләре

иҗадилыкка омтылу теләге тудыру

эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау

5

Санамышлар

2

Презентация ,

аудиоязма тыңлау

әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, лидерлыкка омтылу

санамышларның тормыштагы роле турында фикерли белү

6

Тизәйткечләр

2

Әңгәмә, видеоязма

күрше белән хезмәттәшлек итү, үзара ихтирам хисләре тәрбияләү

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру

7

Мәкаль һәм әйтемнәр

2

Лекция, татар халык авыз иҗаты җыентыклары белән танышу

иптәшләреңнең фикерен тыңлый, аңлый, хөрмәт итә белү

әңгәмәдәшкә кыска һәм оста итеп җавап бирергә өйрәнү

8

Татар халык уеннары

2

Уеннар турында әңгәмә, уеннар өйрәнү, уйнау.

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

рус һәм татар халык уеннарының охшашлыгын күрү, аңлау

9

Татар халык җырлары

1

Жанрга билгеләмә

Җырлар тыңлау.

җырлап күңел күтәрергә өйрәнү

җырның сәламәтлеккә файдасын аңлау

10

Татар халык җырлары

2

Җыр тыңлау, кушылып җырлау

җыр текстларына игътибар бирергә кирәклеген аңлау

 җырның ертыгы да булуын аңлау

11

Бишек җыры

2

Җыр тыңлау, кушылып җырлау, сүзләрне өйрәнү

җырлап күңел юатырга өйрәнү

җырның сәламәтлеккә файдасын аңлау

12

Шаян җыр

2

Җыр тыңлау, кушылып җырлау

җырлап күңел күтәрергә өйрәнү

җырның сәламәтлеккә файдасын аңлау

13

Әкият жанры

1

Теоретик материал,

аудиоязмалар тыңлау,

әңгәмә.

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.

14

“Өч кыз” әкияте

2

Мультфильм карау

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

сүзлек байлыгын арттыру

15

“Зөһрә кыз” әкияте

3

Әкиятне тыңлау, әңгәмә

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру

16

Өйрәнгән әкиятләрне сәхнәләштерү

3

Сәхнәләштерү серләрен

аңлату

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Тукайның “театр яктылыкка, нурга илтә...

юлларын аңлау

17

Күмәк әкият язу , китапчык төзү,бизәү

3

 Китап төзелеше турында презентация

Иҗадилыкка омтылыш тудыру

әсәрнең эчтәлеген рәсем сәнгате аша ачарга өйрәү

18

Легенда

2

Лекция

Тарихка хөрмәт белән карарга өйрәнү

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру

19

Татар халык костюмы

2

Презентация

Әңгәмә

Киемеңә карап каршы алуларын аңлау

“элек татар кызларын күргәнче ишеткәннәр” гыйбарәсенең асылын аңлау

20

Татар милли  бизәге үрнәкләре

3

Презентация

Үзеңнең кул көчең кергәндә генә кием кадерле булуын аңлау

милли орнаментларның нинди мәгънә аңлатуын  белү

21

Чигү үрнәкләре,чигү

2

Кул эшләре күргәзмәсе

матурлыкның дөньяны коткарырлык көч икәненә төшенү

 чигү элементларын атый һәм башкара  белү.

22

Татар халык уеннары

2

Лекция

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

уеннар –сәламәтлек чыганагы булуына төшенү

23

Татар милли бию элементлары

2

Презентация

хәрәкәттә – бәрәкәт икәнен аңлау

татар милли бию элементларын атый һәм башкара белү

24

Түгәрәк уен

2

Җыр сүзләре белән танышу, видеоязма

татар моңын аңларга өйрәнү

моң төшенчәсен аңлый һәм аңлата белү

25

Татар милли бәйрәмнәре

1

Презентация

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

татар һәм рус халык бәйрәмнәрен чагыштыра белү

26

Карга боткасы

3

Бәйрәм турында мәгълүмат

Җырлар, такмаклар өйрәнү

күмәк уеннарда үзеңне иркен тотарга өйрәнү

“Күмәк көч тау күчерә” мәкаленең асылын аңлап, бәйрәмнәрнең тормыштагы ролен аңлата белү

27

Нәүрүз

3

Бәйрәм тарихы

Презентация

күмәк уеннарда үз-үзеңне тиешенчә  тотарга өйрәнү

татар һәм рус халык бәйрәмнәрен чагыштыра белү

28

Сабан туе, җыен бәйрәмнәре. Кече Сабан туе.

3

Бәйрәмнәр турында мәгълүмат

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

татар һәм рус халык бәйрәмнәрен чагыштыра белү

29

Татар әкиятләренә нигезләнгән

мультфильмнар карау, анализлау

2

Мультфильм

нар карау

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

укытучының сорауларын аңлап җавап бирә белү

30

Саф һавада хәрәкәтле уеннар

1

Сәламәт яшәүнең төп кагыйдәләре

Хәрәкәтнең сәламәтлек нигезе икәненә төшенү

уен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү

31

Дәрес-проект

Өйрәнгән материаллардан альбом төзү

3

Проектның максатын аңлату

Иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү, эшнең нәтиҗәсен күреп шатлану

эшнең нәтиҗәсе булырга тиешлегенә төшенү

32

Татар милли ризыклары

3

Милли ризыклар белән танышу,

презентация

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау, ризыкның кадерен белергә өйрәнү

милли ризык рецептларын белү

33

Милли ризыклы чәй өстәле әзерләү

1

Табын әзерләүгә таләпләр, презентация

табын янында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә төшенү

милли ризык рецептларын белү.

34

Саф һавада татар халык уеннары

1

Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү

дөрес яшәү күнекмәләрен үстерү

хәрәкәттә- бәрәкәт икәнлеген аңлап, дөрес яшәргә өйрәнү

35

Татар халык әкиятләре буенча мультфильмнар карау

1

Мультфильм

нар презентациясе

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау,

әдәбият һәм сәнгатьнең аерылгысызлыгын аңлау

36

Проектлар яклау

1

Балаларның бер-берсенең чыгышларын тыңлавы, бәяләү

Башкаларның фикерен ишетә һәм аңлый белү

Татар халык авыз иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү

 

Әдәбият исемлеге

1.Әмиров Кафил. Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс. – Казан, Тат.кит.нәшр. 2011.

2.Баязитова Ф.С.”Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”. Казан, Тат кит.нәшр., 2006.

3.Заһид Хәбибуллин.”Күңелле маҗаралар”, Казан,Тат .кит.нәшр.,1990.

4.Низамов И.М.”Уем тел очымда”, Казан , Тат.кит.нәшр., 2000.

5. “Сабантуй”./Под ред.И.М.Ахметзянова – Казань:НПО “Медикосервис”,1999.

5.”Сүз эчендә хикмәт бар”.Татар халык иҗаты.Казан, “Мәгариф” нәшр., 2009.

6.”Татар халык иҗаты”. Балалар фольклоры.Төзүчесе- Р.Ягъфәров.- Казан, 1993.

7.Татар халык иҗаты.Җырлар.- Казан, Тат.кит.нәшр.,1977.

8.Татар халык иҗаты.Әкиятләр.1нче китап.- Казан, Тат.кит.нәшр.1977

8.Хәбибуллина З.Н. Сәхнәләрдән әйтер сүзем бар. – Тат.кит. нәшр. 2010


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5нче сыйныфлары өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 6 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. П...

Дәрестән тыш эшчәнлек

Дәресләрдән соң укучыларның дәрестән тыш эшчәнлекләрен оештыру буенча кайбер тәкъдимнәр...

5-9 нчы сыйныфлар өчен “Әллүки“ дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Программа внеурочной деятельности для 5-9 классов по родному (татарскому) языку "Әллүки"...

Финанс грамотлылыгы буенча дәрестән тыш эшчәнлек программасы

9,11нче сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән дәүләт имтиханы сайлыйлар. Аларга ОГЭ, ЕГЭ га әзерлек өчен "Финанс грамоталылыгы" буенча 34 сәгатьлек дәрестән тыш эшчәнлек программасы булдырдым...