Иксанова Альфия Миннеабзальтыновна

Туган тел сагында

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел.

Профессия: педагог

Профессиональные интересы: экскурсии, походы

Увлечения: чтение книг, фотосъёмки

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: МБОУ "Школа№68"

Звание, ученая степень: нет

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/iksanova-alfiya
Максатка ирешү өчен бер гена нәрсә кирәк:алга бару
Оноре де Бальзак

О себе

Мин, Иксанова Әлфия Миннеабзальтын кызы, Казан шәһәре Идел буе районының 68 нче татар-рус мәктәбендә   2007 нче елның 28 августыннан  татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән, татар дөньясы, татар әдәбияты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү, ягъни укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү гомуми максат итеп билгеләдем. Шуларны күздә тотып, “Рус телле балаларга татар сөйләмен коммуникатив технология нигезендә өйрәтү” дигән методик тема өстендә эшләүне  сайладым. Моңа ирешү өчен, татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерә; сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтә; бирелгән ситуация буенча диалогик яки монологик сөйләм булдыруга ирешә; карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрлардагы текстларны аңлап уку һәм текстта күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтә; татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре һәм әдипләре белән таныштыру юнәлешендә эзлекле һәм нигезле эш алып барам.

Рус телендә сөйләшүче балаларга мәктәптә татар телен өйрәтүнең максаты шул: аны татар телендә ирекле аралашырга өйрәтү, аңа татар дөньясы турында мәгълүмат җиткерү. Шуларны күздә тотып, дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле итеп үткәрү өчен  үз белемемне күтәрү өстендә даими эшлим. ИРО РТ оештырган курсларда  республика һәм рәсәй укытучылары алдында төрле темаларга чыгыш ясап тәҗрибә уртаклашам.  Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы нигезендә “Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү” дигән темага авторлык программасы эшләдем. Программа КФУ ның Идел буе төбәк-ара укытучыларның белемен күтәрү һәм өстәмә белем бирү үзәге тарафыннан рецензия язылды. Программа фәнни һәм гамәли яктан уңышлы, рус төркемнәрендә эшләүче укытучылар өчен файдалы методик ярдәмлек функциясен үти ала дигән нәтиҗә чыгардылар. Гомуми урта белемне татар телендә бирүче мәктәпләрдә, гадәттә,  махсус татар теле кабинеты булдырыла. Мин бу өлкәдәдә активлыгымны югалтмадым. Узган уку елында кабинетлар конкурсында катнашып, муниципаль турда III урынны яуладым.

“Ел укытучысы” конкурсы кысаларында “Иң яхшы укытучы-филолог” номинациясе буенча II урын, «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» конкурсында лауреат булдым. 2012/2013 нче уку елында дәрестә информацион технологияләрне актив кулланганым өчен «Учитель цифрового века» дигән диплом белән бүләкләндем.  ТНВ телерадиокомпаниясе оештырган «Тамчы-шоу» интеллектуаль уен-конкурсында берничә тапкыр катнашып, мин әзерләгән команда җиңүче булды. “Мәктәп” тапшыруын төшерүдә дә, “Тукай оныклары” тапшыруын әзерләүдә дә зур өлеш керттем. Мәктәбебез укытучылары һәм укучылары  «Мәгариф”, “Сөембикә”, “Ялкын” журналларының актив укучылары гына түгел, шул басмаларда чыккан  мәкалә авторлары да. Мин әлеге журналларда үзенең мәкаләләрен даими бастырып барам, алар оештырган конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйм. Мәктәбебез укытучысы Наҗия Гыймадиева авторлыгында язылган “Мәктәбем – якты юлым” китабы корректоры вазыйфасын да  башкардым.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар һәм конкурслар старт алды. ИПО КФУ тарафыннан оештырылган халыкара интеллектуаль конкурста (иншалар конкурсы) «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» номинациясе буенча  әзерләгән укучыларымның эше югары бәяләнде.

Бүгенге көндә укытучы эшенең нәтиҗәлелеген олимпиада  һәм БРТ нәтиҗәләре белән бәялиләр. 2013 елда Республика олимпиадасының муниципаль этабында ике укучы призлы урын (9,10 сыйныф), 2014 елда шулай ике укучы (9 сыйныфлар) призлы урыннар яулап, республика этабында катнаштылар. Бөтенроссия олимпиадасында катнашып 5 Б сыйныф укучылары I урыннарны яуладылар. 9 нчы сыйныфларда БРТ нәтиҗәләре район күрсәткечләреннән югарырак. Өч укучы 100 балл җыйды. Белем сыйфаты буенча да мониторинг уңай нәтиҗә күрсәтә.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ә.Н.Хуҗиәхмәтов "Мәгърифәт-мәңгелек юлдаш" (гыйлем-тәрбия дәресләре) Казан, ТаРИХ, 2002

Р.Х.Шәймәрдәнов , Ә.Н.Хуңиәхмәтов "Татар милли педагогикасы" (Югары һәм урта педагогика уку йортлары өчен уку ярдәмлеге" Казан, "Мәгариф" нәшрияты,2007

Фараз Миңнуллин. "Талантлар юлы"Казан, татарстан китап нәшрияты, 1984

 

 

Мой взгляд на мир

Мин тормышта аптимист кеше. Ничек кенә булмасын, вакыйгаларның унай якларын күрергә тырышам.

Мои достижения

“Ел укытучысы” конкурсы кысаларында “Иң яхшы укытучы-филолог” номинациясе буенча II урын, «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» конкурсында лауреат булдым. 2012/2013 нче уку елында дәрестә информацион технологияләрне актив кулланган өчен «Учитель цифрового века» дигән диплом белән бүләкләндем.  ТНВ телерадиокомпаниясе оештырган «Тамчы-шоу» интеллектуаль уен-конкурсында берничә тапкыр катнашып, мин әзерләгән команда җиңүче булдым. Мәктәбебез укытучылары һәм укучылары  «Мәгариф”, “Сөембикә”, “Ялкын” журналларының актив укучылары гына түгел, шул басмаларда чыккан  мәкалә авторлары да. Мин әлеге журналларда үзенең мәкаләләрен даими бастырып барам, алар оештырган конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйм. Мәктәбебез укытучысы Наҗия Гыймадиева авторлыгында язылган “Мәктәбем – якты юлым” китабы корректоры вазыйфасын да  башкардым.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар һәм конкурслар старт алды. ИПО КФУ тарафыннан оештырылган халыкара интеллектуаль конкурста (иншалар конкурсы) «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» номинациясе буенча  әзерләгән укучыларымның эше югары бәяләнде.

Бүгенге көндә  эшемнең нәтиҗәлелеген олимпиада  һәм БРТ нәтиҗәләре белән бәялиләр.  2013 елда Республика олимпиадасының муниципаль этабында ике укучы призлы урын (9,10 сыйныф), 2014 елда шулай ике укучы (9 сыйныфлар) призлы урыннар яулап, республика этабында катнаштылар. Бөтенроссия олимпиадасында катнашып 5 Б сыйныф укучылары I урыннарны яуладылар. 9 нчы сыйныфларда БРТ нәтиҗәләре район күрсәткечләреннән югарырак. Өч укучы 100 балл җыйды. Белем сыйфаты буенча да мониторинг уңай нәтиҗә күрсәтә. 

Моё портфолио

Эшчәнлегем нәтижәсен видеоролик формасында тәкъдим итәм.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: