Авторлык программасы.РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТҮ
элективный курс (9 класс) на тему

Иксанова Альфия Миннеабзальтыновна

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерелде.

Төп гомуми һәм урта гомуми белем  мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән,  татар дөньясы, татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияте, халык авыз иҗаты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү,  ягъни укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү гомуми максат итеп билгеләнә. 

Рус телле укучыларны татар теленә өйрәткәндә, иң беренче чиратта, чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү эше тора. Бу күнегүләр системасы “аудирование” күнегүләре дип атала. Аудирование күнегүләренең төп максаты татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтергә өйрәтүдән, тексттан лексик берәмлекләрне табу, аларны истә калдыру һәм тиешле урында алыштырып куя белү күнекмәләрен булдырудан; бирелгән ситуация буенча  диалогик һәм монологик сөйләмнән дөрес файдалануга ирешү; төрле жанрлардагы  текстларны аңлап уку һәм анда күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү.

          Укытучы аңлы-коммуникатив методка нигезләнеп эш итәргә, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтергә тиеш. Укучыларның татар телендә аралашу барышында үз фикерләрен төгәл белдерә алуларына ирешү өчен, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештырырга күнектерү мөһим. Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, татар телендә күпмәгънәлелек күренешен, тотрыклы сөйләм гыйбарәләрен, җөмлә калыпларын гамәли үзләштерү һәм аларны аралашуда кулланырга күнектерү зарур. Татар һәм рус җөмләләрендә сүзләрне үзара бәйләү закончалыклары нык аерылганга, шуның нигезендә аларның сөйләмендә интерферент хаталар күзәтелгәнлектән, укытучы ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибын да игътибардан читтә калдырмаска тиеш.

         Укучыларның лексик – грамматик белемнәрен гомумиләштерүгә һәм системалаштыруга; телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә, логик фикерләү сәләтен үстерүгә; аларда иҗади активлык, әхлаклылык тәрбияләүгә ирешкәндә генә, укучылар татар телендә җиңел аралаша һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен дә, Бердәм республика имтиханын да уңышлы тапшыра алачаклар.

Электив курс программасының рус телле укучыларның сөйләм телләрен, ишетеп аңлау, татар телендә җиңел аралашу, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә алу күнекмәләрен үстерүдә әһәмияте зур.

Электив курс, укыту программасына нигезләнеп, рус төркемендәге 9 нчы сыйныфлар өчен төзелде. Бу күнегүләр рус төркемендә эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек булыр дип ышанам.

Программа 17 сәгатькә исәпләнгән.

Электив курсның максатлары:

-         коммуникатив компетенция формалаштыру;

-         татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү;

-         укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү;

-         балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм милләтара аралашу күнекмәләре булдыру.

Электив курсның бурычлары:

     - ишетеп аңлауның нигез күнекмәләре формалаштыру;

     - фикерләреңне әйтеп бирергә һәм башкаларның сөйләмен аңларга өйрәтү;

     - укучыларны  халык  авыз иҗаты әсәрләре аша татар халкының тарихы,               мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру;

      -  бәйләнешле сөйләм үстерү өчен бирелгән текстлардан файдаланып, укучыларда татар теле дәресләрен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, татар теленә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

 

 

                                  

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorlyk_programmasy.doc91.5 КБ
Файл avtorlyk_programmasynyn_titul_bite.docx98.9 КБ

Предварительный просмотр:

                                                              Эчтәлек

Эчтәлек..................................................................................................................1

Аңлатма язуы......................................................................................................2-4

Тематик план.......................................................................................................5-6

Курсның эчтәлеге.................................................................................................7-9

Файдаланылган әдәбият...........................................................................................10

                                               

                                                          Аңлатма язуы

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерелде.

Төп гомуми һәм урта гомуми белем  мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән,  татар дөньясы, татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияте, халык авыз иҗаты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү,  ягъни укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү гомуми максат итеп билгеләнә.  

Рус телле укучыларны татар теленә өйрәткәндә, иң беренче чиратта, чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү эше тора. Бу күнегүләр системасы “аудирование” күнегүләре дип атала. Аудирование күнегүләренең төп максаты татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтергә өйрәтүдән, тексттан лексик берәмлекләрне табу, аларны истә калдыру һәм тиешле урында алыштырып куя белү күнекмәләрен булдырудан; бирелгән ситуация буенча  диалогик һәм монологик сөйләмнән дөрес файдалануга ирешү; төрле жанрлардагы  текстларны аңлап уку һәм анда күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү.

         Укытучы аңлы-коммуникатив методка нигезләнеп эш итәргә, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтергә тиеш. Укучыларның татар телендә аралашу барышында үз фикерләрен төгәл белдерә алуларына ирешү өчен, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештырырга күнектерү мөһим. Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, татар телендә күпмәгънәлелек күренешен, тотрыклы сөйләм гыйбарәләрен, җөмлә калыпларын гамәли үзләштерү һәм аларны аралашуда кулланырга күнектерү зарур. Татар һәм рус җөмләләрендә сүзләрне үзара бәйләү закончалыклары нык аерылганга, шуның нигезендә аларның сөйләмендә интерферент хаталар күзәтелгәнлектән, укытучы ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибын да игътибардан читтә калдырмаска тиеш.

        Укучыларның лексик – грамматик белемнәрен гомумиләштерүгә һәм системалаштыруга; телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә, логик фикерләү сәләтен үстерүгә; аларда иҗади активлык, әхлаклылык тәрбияләүгә ирешкәндә генә, укучылар татар телендә җиңел аралаша һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен дә, Бердәм республика имтиханын да уңышлы тапшыра алачаклар.

Электив курс программасының рус телле укучыларның сөйләм телләрен, ишетеп аңлау, татар телендә җиңел аралашу, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә алу күнекмәләрен үстерүдә әһәмияте зур.

Электив курс, укыту программасына нигезләнеп, рус төркемендәге 9 нчы сыйныфлар өчен төзелде. Бу күнегүләр рус төркемендә эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек булыр дип ышанам.

Программа 17 сәгатькә исәпләнгән.

Электив курсның максатлары:

  • коммуникатив компетенция формалаштыру;
  • татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү;
  • укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү;
  • балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм милләтара аралашу күнекмәләре булдыру.

Электив курсның бурычлары:

     - ишетеп аңлауның нигез күнекмәләре формалаштыру;

     - фикерләреңне әйтеп бирергә һәм башкаларның сөйләмен аңларга өйрәтү;

     - укучыларны  халык  авыз иҗаты әсәрләре аша татар халкының тарихы,               мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру;

      -  бәйләнешле сөйләм үстерү өчен бирелгән текстлардан файдаланып, укучыларда татар теле дәресләрен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, татар теленә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

                                   

                                Махсус курсның тематик планы

Дәрес темасы

Сәгать  саны

Эш  төре

Төшенчәләр

Үтү вакыты

план

факт

1

Кереш дәрес. Тел, сөйләм – милли культураның бер өлеше.

1

әңгәмә

лингвистика, сөләм культурасы

2

Татар һәм  рус  теле сүзләренең чагыштырма үзенчәлекләре

1

эзләнү, нәтиҗә ясау

3

Татар, рус телләренең лексик сурәтләү чаралары һәм сөйләм культурасы.

1

төркемнәрдә эшләү

лексик сурәтләү чаралары

4

Татар теленең үзенчәлекләре һәм сөйләм нормалары.

1

эврестик

сингармонизм, ассимиляция, редукция

5

Җөмләдә сүз тәртибе.

Инверсия.

1

тәрҗемә эшләре.

инверсия, сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе

6

Сүзләрнең үзара мәгънәви бәйләнешләре.

1

эзләнү, нәтиҗә ясау

7

Ике тел сүзләренең стилистик кулланылышындагы үзенчәлекләр.

1

практик дәрес.

8

Төрле темаларга диалоглар төзү. Ситуатив күнегүләр.

1

практик дәрес.

сөйләм оештыру, реплика

9

“Мин һәм минем гаиләм” темасына монологлар төзү.

1

бәйләнешле сөйләм үстерү

диалог һәм монолог, алар арасында әңгәмә

10-11

Әдәби текстлар уку, аларның төп эчтәлеген ачыклау.

2

текст өстендә эш.

12

Тексттан өзекләр уку, микротемаларын билгеләү.

1

төркемнәрдә гамәли эш

микротема, план, тезис

13-14

Дустыңа хат язу.

2

эш кәгазьләрен тутыру

эпистоляр стиль

15

Түгәрәк өстәл.

Сөйләм культурасы. Сөйләмгә куелган таләпләр.

1

фикер алышу

16

Текстларга исем кую, тулы анализ.

1

анализ

17

Йомгаклау.

1

Курсның эчтәлеге

1 нче дәрес

Тану сәләтен үстерү күнегүләре эшләү.Сузык авазларны кабатлау. Татар теленең үзенчәлекле сузык авазларын дөрес әйтү өстендә эш алып бару. Сөйләм культурасы  турында төшенчә.

2 нче дәрес

Рус телендә булмаган [ә], [ү], [ө], [һ],[гъ], [къ], [җ], [ң], [,], [w] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү.  Милли төбәк компонетлары куллану.

3 нче  дәрес

Тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыту. Чагыштырма характеристика бирү күнекмәләрен үстерү. Сөйләм ситуациясенә караган репликалар формалаштыру.

4 нче дәрес

 [ō], [о], [ө] фонемаларының сүз эчендәге урыннарын ачыклау күнегүләре эшләү. Сөйләмгә карата куелган таләпләрне үтәү.

5 нче дәрес

Рус һәм татар телләрендә җөмләдә сүз тәртибе. Охшашлык һәм аермалык. Инверсия турындагы белмнәрне ныгыту. Шигъри сөйләм.  Тойгылы, сорау җөмләләр.

6 нчы дәрес

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнеш. Ия белән хәбәрнең ярашуы, җөмләдәге урыны.

7 нче  дәрес

Стилистика турында төшенчә. Иялек һәм төшем килеше кушымчаларын, күплек, тартым кушымчаларын кулланудагы төрлелекне, рус һәм татар сөйләмендәге аерманы таба белергә өйрәтү һәм дөрес сөйләм оештыру.

8 нче дәрес

Диалоглар төзү, сөйләм ситуациясенә караган репликалар формалаштыру күнекмәләрен  камилләштерү.

9 нчы дәрес

Логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстереп, монологлар төзү күнекмәләре булдыру.

10 -11 нче дәресләр

Әдәби текстларны сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.  Хәбәрнең өч вариантыннан яңа мәгълүматны аерып бирү. Ситуацияне тыңлау һәм сорауга җавап бирү. Хәбәрләр кертеп, мини-текстлар, аларга карата биремнәр төзү.

12 нче  дәрес

Микротемаларны дөрес билгеләргә, текстларга исем куярга өйрәтү. Текстны өлешләргә дөрес итеп бүлү.

13-14  нче дәресләр

        Эш кәгазенең бер төре буларак хат. Аның төрләре. Хат язу тәртибе. Эпистоляр стиль турында төшенчә. Стилистик таләпләргә туры китереп, хат язу күнекмәләрен үстерү.

15 нче  дәрес

        Укучыларның сөйләмгә куелган таләпләрне (сөйләм төгәл, аңлаешлы, саф, җыйнак, аһәңле булсын) үтәп,  сөйләм культурасы турындагы фикерләре белән уртаклаша алуларына  ирешү.

16 нчы дәрес

Текстларга  исем куя,  төп фикерләрен ачыклый, өлешләргә бүлә, сурәтләү чараларын билгели белүләренә, тәрбияви  әһәмиятен ачыклый алуларына ирешү. Күнекмәләрен бәяләү.

17 нче дәрес

Электив курста алган белем һәм күнекмәләрен системага салу, алган белемнәрне гамәлдә тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алуларына ирешү.

Файдаланылган әдәбият

  1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.   Казан , 2005.
  2. Вафин Ф. Татар телен өйрәтүдә коммуникатив уеннар һәм үстерелешле күнегүләр. Казан, 2012
  3. Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре. Казан ,“Татарстан китап нәшрияты”. 1999
  4. Вәлиева Ф.С. Укучыларның язу һәм сөйләү телен үстерү мәсьәләләре. – Казан , 1976.
  5. Габдулхаков Л.Ф. Коммуникативная культура общения и диагностика речи в школе. – Казан, 2001.
  6. Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. Казан, 1988.
  7. Сафиуллина С.Ф., Зәкиев М.З.  Хәзерге татар әдәби теле. Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2002
  8. З.Н.Хабибуллина. “Татар теле һәм әдәбиятыннан электив курслар. –Казан: РИЦ “Школа”, 2008
  9. Юсупов Р. Икетеллелек культурасы. – Казан, 2003.
  10.  2004-2013  нче елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм  Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы. – Казан, 2005.



Предварительный просмотр:

ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ  КОМИТЕТ

ГОРОДА  КАЗАНИ

                              ШКОЛА №68

                  ПРИВОЛЖСКИЙ РАЙОН

КАЗАН  ШӘҺӘРЕ

БАШКАРМА  КОМИТЕТЫ

68 НЧЕ МӘКТӘП

ИДЕЛ БУЕ РАЙОНЫ

Пр. Победы ул., 71а, г. Казань,

Республика Татарстан, 420110

            Җиңү проспекты ур., 71а, Казан ш.,                                                                                               Татарстан Республикасы, 420110

тел/факс: (843) 268-66-21,  268-84-88,    mail: tatschool68@mail.ru

Электив курсның темасы : “РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ  АРАЛАШЫРГА  ӨЙРӘТҮ ”

Рус  телендә  урта  (тулы)  гомуми  белем  бирү

мәктәбендә  татар  телен  һәм  әдәбиятын  укыту

программасы (рус  телендә  сөйләшүче  балалар өчен)

1-11  нче  сыйныфлар

Казан,  “Мәгариф”  нәшрияты,  2010

 

Казан  шәһәре  Идел  буе  районы “Аерым  фәннәрне  тирәнтен

 өйрәтүче 68  нче  номерлы  татар  -  рус  мәктәбе”  нең  беренче  квалификацион категорияле  татар  теле  һәм  әдәбияты укытучысы  Иксанова  Әлфия  Миннеабзальтыновна.

                 тел. 89274203187

                                                        2012 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс по теме : “РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕН ИШЕТЕП АҢЛАРГА ӨЙРӘТҮ”

Рус телле укучыларны татар теленә өйрәткәндә, иң беренче чиратта, чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү эше тора.Чит  сөйләмне тыңларга өйрәнгәннән соң   авазларны укучылар тараф...

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.

     Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы

Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стили...

Авторлык программасы. Электив курс: “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы”

     “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы” дип аталган электив курс программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү уку йортлары өчен тәкъдим ителә. Бу про...

Татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирү темасына авторлык программасы

Татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирү темасына авторлык программасы...