Элективный курс по теме : “РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕН ИШЕТЕП АҢЛАРГА ӨЙРӘТҮ”
методическая разработка (6 класс) по теме

Рус телле укучыларны татар теленә өйрәткәндә, иң беренче чиратта, чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү эше тора.

Чит  сөйләмне тыңларга өйрәнгәннән соң   авазларны укучылар тарафыннан дөрес әйтелешенә ирешергә кирәк.

        Электив курс программасының рус телле укучыларның сөйләм телләрен, ишетеп аңлау сәләтләрен үстергәндә әһәмияте зур.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл elektiv_kurs.docx21.04 КБ

Предварительный просмотр:

УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА

НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУ «ИНФОРМАЦИОННО-МЕТОДИЧЕСКИЙ ЦЕНТР»

УТВЕРЖДАЮ

Председатель городского методического

совета, и.о.директора МУ «ИМЦ»

Нижнекамского муниципального района

____________________Г.Г. Камалеева

«____»___________________2011г.

ПРОГРАММА

элективного курса

“РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕН ИШЕТЕП АҢЛАРГА ӨЙРӘТҮ”

     

учителя татарского языка и литературы

МБОУ “Средняя общеобразовательная

школа №29” Гурьевой Лейсан

Сулеймановны

Рассмотрено на заседании ГМО

_____________Д.Ф.Насибуллина

Протокол №____от__________

2011 год

Эчтәлек

Эчтәлек................................................................................................................3

Аңлатма язуы...................................................................................................4-5

Тематик план....................................................................................................6-7

Курсның эчтәлеге............................................................................................8-10

Кушымта.......................................................................................................11-36

Кулланылган әдәбият.......................................................................................37

Аңлатма язуы

                 1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерелде.

    Рус телле укучыларны татар теленә өйрәткәндә,  иң беренче чиратта, чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү эше тора. Бу күнегүләр системасы “аудирование” күнегүләре дип атала. Аудирование күнегүләренең төп максаты татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтергә өйрәтүдән, тексттан  лексик берәмлекләрне табу, аларны истә калдыру һәм тиешле урында алыштырып куя белү күнекмәләрен булдырудан  тора.

Тыңлау – сөйләмне гади акустик яктан кабул итү. Тыңлап аңлау – аерым авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, грамматик калыпларны ишетеп танып белү дигән сүз. Бу төр күнекмәләрне булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда, бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәмә кора алалар.

Чит телгә укытуның беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга  өйрәтергә кирәк. Чит  сөйләмне тыңларга өйрәнгәннән соң   авазларны укучылар тарафыннан дөрес әйтелешенә ирешергә кирәк.

Барыннан да элек, укытучы сөйләме татар теленең әйтелеш һәм сөйләм теле нормаларына туры килергә тиеш. Укытучының татарча сөйләве – рус укучысы дәрестә зиһененә ала торган беренче өлге ул. Бу өлге тел атмосферасы тудыра, шуннан баланың татарча сөйләмне аңлау күнекмәләре формалаша.

        Дәреслектә ситуатив күнегүләр бик күп, ләкин, аудирование күнегүләренә килгәндә, мондый күнегүләр гел юк дип әйтергә була.

        Электив курс программасының рус телле укучыларның сөйләм телләрен, ишетеп аңлау сәләтләрен үстергәндә әһәмияте зур.

      Электив курслар, укыту программасына нигезләнеп, рус төркемендәге 5-6 сыйныфлар өчен төзелде. Бу күнегүләр рус төркемендә эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек булыр дип ышанам.

     Программа 17 сәгатькә исәпләнгән.

    Электив курсның максаты: аудирование күнегүләре аша чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү.

    Электив курсның бурычлары:

-ишетеп аңлауның нигез күнекмәләре формалаштыру;

- фикерләреңне әйтеп бирергә һәм башкаларның сөйләмен аңларга өйрәтү;

-укучыларны татар халкының мәзәкләре, табышмаклары, әйтемнәрен ишетеп аңларга өйрәтү;

- ишетеп аңлау күнегүләре кулланып, укучыларда татар теле  дәресләрен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, татар теленә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

   

Махсус курсның тематик планы

Тәртип саны

Тема

 Сәгатьләр саны    

Эш төрләре

1

Фонетика. Сузык авазларга характеристика.

1

Лекция,

конспект, аудирование, аудиотасма белән эш

2

Фонетика. Тартык авазларга характеристика.

1

Уен, диалог, монолог, аудирование. презентация

3

[а],[аº],[ә] авазлары

1

Диалог, монолог,аудирование, уен ,сәхнәләштерү

4

[оˉ],[оˇ], [ө]  авазлары

1

Диалог, лекция, уен, аудирование

5

[у], [ү] авазлары

1

Аудирование,  түгәрәк өстәл янында әңгәмә,

6

[ыˉ], [ыˇ],[э ˉ], [эˇ]авазлары

Аудирование, монолог, презентация

7

[йа], [йә] авазлары

1

Диалог, монолог, уен, рәсем буенча мини-хикәя

8

[йу], [йү] авазлары

1

Уен, презентация, проектлар, аудирование, сурәтләү

9

[н], [ң] авазлары

1

Аудирование, уен, монолог, табышмаклар әйтешү

10

[г], [ғ] авазлары

1

Аудирование, монолог, уен, сурәтләү

11

[к], [қ] авазлары

1

Аудирование, монолог, лекция, сүзлек белән эш

12

[х], [һ] авазлары

1

Аудирование, уен, хикәяләү, монолог, табышмаклар әйтешү

13

[в], [w] авазлары

1

Аудирование, уен, диалог, монолог, кроссвордлар чишү(төзү)

14

[ж], [җ] авазлары

1

Аудирование, ситуатив күнегүләр белән эш, монолог, диалог, әңгәмә

15

Сүз, сүзтезмә. җөмлә

1

Аудирование, түгәрәк өстәл янында әңгәмә

16

Синонимнар, антонимнар, амонимнар

1

Аудирование, аудиотасма белән эш, уен

17

Йомгаклау дәресе.

1

Аудирование, монолог, диалог, әңгәмә

Курсның эчтәлеге.

1дәрес.

Тану сәләтен үстерү күнегүләре эшләү.Сузык авазларны кабатлау. Татар теленең үзенчәлекле сузык авазларын дөрес әйтү өстендә эш алып бару. Әйтемнәр, тизәйткечләр белән эш үткәрү. Аудирование турында белешмә бирү.

2 дәрес.

Оператив хәтер эшчәнлегенә бәйле күнегүләре эшләү.Тартык авазларны кабатлау. Татар теленең үзенчәлекле тартык авазларын дөрес әйтү өстендә эш алып бару. Милли төбәк компонетлары куллану.Түбән Камага сәяхәт.

3 дәрес.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыту. Чагыштыру сәләтләрен үстерү. Мәкальләр,әйтемнәр һәм тизәйткечләр өйрәнү. Диалогик сөйләм телләрен үстерү өстендә эш алып бару. Уен элементлары куллану. Диалогны сәхнәләштерү.

4 дәрес.

[ō], [о], [ө] фонемаларының сүз эчендәге  урыннарын ачыклау күнегүләре эшләү. Ихтималлы фаразлау механизмы эшчәнлегенә бәйле күнекмәләрне үстерү күнегүләре(ишеткәнне тулыландыру) эшләү. Табышмакләр әйтешү.

5 дәрес.

[у], [ү] фонемасы – иренләшкән озын сузык авазлар, соңгы иҗекләрдә килгәндә кушымча булып килүләрен искә төшерү.   Тыңлап аңларга өйрәтү . Эквивалент  алмаш механизмы эшчәнлегенә күнекмәләр үстерү өстендә эш. Чит кеше сөйләмен тыңлау.

6 дәрес.

Укучыларның телне гамәли үзләштерүләрен ныгыту. [ыˉ], [ыˇ],[э] авазлары белән эшләү. Фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен, игътибарлыкларын  үстерү. Ишеткәнне тулыландыру күнекмәләрен ныгыту.Монологны аңлап сөйләүгә ирешү. Презентация төзү.

7дәрес.

[йа], [йә] фонемалары белән эш. Ике авазга билге булучы хәреф. Ихтималлы фразалау механизмы эшчәнлегенә бәйле күнекмәләр үстерү өстендә эшләү. Тану сәләтләрен үстерү. Рәсем буенча эш.

8 дәрес.

[йу], [йү] фонемалары.Тыңлау, тыңлаганнны тикшерү. Истә калдыру сәләтен үстерү. Милли төбәк компонентлары куллану. Презентация төзү. Төзелгән презентация аша диалогик сөйләм телләрен үстерү. Проектлар кулланып, тыңлап аңлау сәләтен үстерү.

9 дәрес.

[н], [ң] авазлары белән эш. Төп интонацион конструкцияләрне аера белү. Лексик материалны белүгә нигезләнгәнен аеру. Хәтер тирәнлеген арттыру күнегүләре белән эшләү. Логик фикерләүне үстерү. Уен элементлары куллану.

10 дәрес.

[г], [ғ] авазлары белән тирәнтен эш үткәрү. Хәбәрнең ике вариантыннан яңа мәгълүматны аерып бирү. Ситуацияне тыңлау һәм  сорауга җавап бирү. Әйтемнәр, тизәйткечләр белән эшләү. Хәбәрләр кертеп, мини-текстлар төзү.

11 дәрес.

[к], [қ] авазлары белән эшләү. Монологик сөйләм төрләрен ныгыту. Аваз белән хәреф арасындагы аерманы тикшерү. Сүзлекләр белән эшләү. Әйтемнәр, тизәйткечләр кулану. Милли төбәк компонентлары куллану. Диалоглар төзү.

12 дәрес.

[х], [һ] авазлары белән эш. Алдавыч, логикасыз ситуацияләргә җавап реакциясе. Ситуацияне үзгәртү. Ишеткәнне тулыландыру, фразаны тәмамлау. Текстны төгәлләү. Уен элементлары куллану.

13 дәрес.

[в], [w] авазлары белән эшләү.   [в] фонемасы рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла икәнен исбатлау.  Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Оператив хәтер эшчәнлегенә бәйле күнегүләре эшләү. Милли төбәк компонентлары аша бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. Кроссвордлар чишү.

14 дәрес.

[ж], [җ] авазлары.  Грамматик күнекмәләрне үстерү күнегүләре белән эшләү. Монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әйтемнәр, тизәйткечләр куллану. Ситуацияне тыңлау һәм  сорауга җавап бирү. Ситуатив күнегүләр системасын тулыландыру.

15 дәрес.

Иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмләне аеру. Фразаларны тулыландыру, хәбәр итү,хәбәрләмәнең үзәген табу, төп интонацион конструкцияләрне аера белү күнекмәләре өстендә эшләү. Шигырьләр өстендә эш.

16 дәрес.

Сүзләрнең нинди мәгънә белдерүе, яңа сүзләр ничек тууы, телнең ничек алынмалар кабул итүе, аваздаш, мәгънәдәш һәм капма-каршы сүзләрнең ничек барлыкка килүе турында мәгълүмат бирү.Мәкаль, табышмак һәм җырлардан синонимнар, антонимнар, омонимнар таптыру; лексик уен элементлары кертү.

17 дәрес.

Сузык һәм тартык фонемаларның төрләрен кабатлау.Ишетеп аңлау механизмын формалаштыра торган барлык төр күнегүлүрне кабатлау.  Милли төбәк компонентлары аша бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. Мәкальләр,әйтемнәр һәм тизәйткечләрне кабатлап үтү.

Кушымта.

1 дәрес.

Сузык авазлар:

[å] фонемасы – бер төрле нык иренләшә, беренче, икенче иҗекләрдә ачык күзәтелә. Мондый  хәл увуляр, ирен, борын тартыкларыннан ([қ, ғ, ң, х, м, б, п, н]) соң була. Мәсәлән, [åт], [бåлå], [åлмå], [шåкмåклар]. 

А хәрефе

[а] фонемасының икенче төре рус телендәге [ā] авазына охшашрак әйтелә һәм күп  иҗекле сүзләрнең соңгы иҗекләрендә килә, рус сүзләрендә ишетелә:  [афиша], [аквариум], [артист].         

Ә хәрефе     [ә] фонемасы – сүзнең нигезендә дә, кушымчаларда да актив кулланыла. Мәсәлән, [әти], [әтәч], [кәшәкә], [әни], [күлмәк], [тәрәзә], [дәфтәр].

             [о] фонемасы – ул сүз башында, сүз уртасында килә, әмма беренче иҗектә күбрәк кулланыла. Үзеннән соң килгән кыска  [ы] авазын иренләштерә.  Мәсәлән,  [ботка], [солоº], [болоºт].  

О хәрефе

              [ō] фонемасы рус теленнән кергән сүзләрдә генә очрый. Мәсәлән, [ōткрытка], [кōнверт], [пианина], [паравōз].

Ө хәрефе      [ө] фонемасы – гадәттә беренче иҗектә кулланыла һәм икенче, өченче иҗекләрдә килгән [э] авазын иренләштерә. Мәсәлән, [өрәңгэº], [сөт], [өстәл], [көтү].

калын сүзләрдә [йы]» дип укыла. [йыˇлга], [йыˇлан].

Е хәрефе   

      нечкә сүзләрдә «[йэ]» дип укыла., Мәсәлән [йэˇфәк], [йэˇгэˇт], [йэˇгэˇрмэˇ].

Ү хәрефе              [ү] фонемасы – иренләшкән озын сузык аваз. Мәсәлән, [үрдәк], [үтүк], [үлчәү], [бүре], [үрмәкүч]. Соңгы иҗекләрдә килгәндә кушымча була. Мәсәлән, [әйтү], [көлү], [сизү].

 Я  хәрефе      сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүз ләрдә — «йа», нечкә сүзләрдә «йә» дип укыла. Мәсәлән,[йåбалақ], [қыйар], [қуйа], [йаºр], [пыйåла]; [йәшэˇл], [чийә],  [сөйәк].

Ю хәрефе         сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүз ләрдә —          «йу», нечкә сүзләрдә «йү» дип укыла. Мәсәлән, [йурган], [айу], [йулбарыс]; [йүкә].

             [э] фонемасы. Ул кыска әйтелә, бик еш кыскара, хәтта төшеп кала. Мәсәлән, [эшчэˇ], [эт ], [эˇрэˇмчэˇк], [эˇрэˇ], [эчә].

Э   хәрефе

                [ˉэ] фонемасы – рус сүзләрендә төрле иҗекләрдә кулланыла.

Мәсәлән, [ элеватор], [экскаватор].

  1. Ике баганадагы сүзләр нәрсә белән аерылы:

Алма                                       мәктәп

Кагыйдә                                  күлмәк

Урман                                      күзлек

Борчак                                     көзге

Борын                                      төлке

  1.  Тыңлагыз һәм ике иҗекле сүзләрне әйтегез.

      Укучы, ишек, китапханә, такта, укытучы, каләм.

  1. Тыңлагыз, нечкә әйтелешле сүзләрне кабатлагыз

Әни, әти, бабай, кыз, малай,бәби, бабай, әби.

  1. Тизәйткечләрне кабатла:
  1. Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кайда киткән әнкәсе

  1. Азат, Азат димәгез,

         Азатка ипи бирмәгез.

    Ашамасын, эчмәсен,

        Укуыннан качмасын.

  1. Тыңлагыз,  һәм уку әсбапларын белдергән сүзләрне кабатлагыз.

Дәреслек, кашык, дәфтәр, чәйнек, китап, чәнечке, бетергеч.

2 дәрес.

Тартык авазлар:

Ң хәрефе          [ң] – увуляр, йомык, борын авазы. [ң] авазы татар телендә калын һәм нечкә вариантта йөри. Мәсәлән, [таºң], [йаºңгыр], [туңдырмаº];  [диңгез].

Й  хәрефе        [й]    авазы өрелмәле, сонор аваз. Сүз башында, иҗек башында, сүз ахырында килә ала. Мәсәлән, [йозаºқ], [йомыˇрка], [йолдыˇз], [йөз], [шаºлтырый].

Һ хәрефе           [һ] авазы – йоткылык авазы. [һ] авазы татар сүзләрендә сирәк очрый. Башлыча, гарәп – фарсы сүзләрендә кулланыла. Мәсәлән, [һаºwа], [һәйкәл], [шәһәр], [һәм].

       [в] фонемасы яңгырау. Ул рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла. Мәсәлән, [велосипед],  [ванна], [вагон].

В хәрефе

                    [w] фонемасы. Ирен-ирен, өрелмәле, сонор аваз. Сүз башында, иҗек башында, сүз ахырында килә ала. Мәсәлән, [аºwыˇл], [аºwыˇрыˇй], [аºwаз].

 Җ  хәрефе             [җ] авазы – ул  сүз һәм иҗек башында еш кулланыла. [җир], [кәҗә], [җәй], [җеп], [җил].

                 [қ] авазы  - шаулы, саңгырау, увуляр аваз. Ул татар теленең үз сүзләрендә сүз,  иҗек башында һәм арткы рәт  сузыклар янында актив кулланыла.  Мәсәлән, [қурчақ], [қåшық], [шåлқан], [туқран].

К хәрефе          

          [к] авазы шаулы, саңгырау, йомык аваз. [к] авазы татар теленең үз сүзләрендә алгы рәт тартыклар янында кулланыла. Мәсәлән, [күкэˇ], [кишэˇр], [кәбэˇстә], [күркә].

          [ғ] авазы - увуляр, өрелмәле, яңгырау аваз. Ул [қ] авазына караганда көчсезрәк әйтелә. Татар сүзләре янында  калын вариантта әйтелә, күбрәк иҗек башында кулланыла.  Алынма сүзләрдә килә. Мәсәлән, [суған], [сандуғач], [ағач].

Г хәрефе        

                [г] авазы – шаулы, яңгырау аваз. Нечкә [г]   татар сүзләрендә алгы рәт сузыклар янында килә. Сүз һәм иҗек башында кулланыла. Мәсәлән, [гөмбә], [гөлҗимэш], [мөгэз], [чөгэндэр].

1. Сүзләр ничек аерыла. 

Вышка                              вакыт                      

Помидор                           орчык                          

Гараж                                гөмбә

Сыр                                   ылыс

Жираф                              кәҗә

2. Тыңлагыз,  һәм икенче җөмләдә нинди сүз өстәлгәнен әйтегез.

Укучы яза. -Укучы күнегү  яза.

Мин укыйм.-Мин китап укыйм.

Ул яза.- Ул диктант яза.

Мин музейга бардым.- Мин апа белән музейга бардым.

Әни заводта эшли. – Әни заводта лаборант булып эшли.

3. Диалогтагы мәгълүматны аерып алу.

                                  Почтада.

-Исәнме, Марат!

-Исәнмесез, Галия апа!

-Кемнән хат алдың?

-Абыйдан.

-Ул кайда?

-Армиядә.

Диалогны тыңлагач, балалар Марат белән аның абыйсы турында белгәннәрен сөйләп бирәләр.

4. Алдавыч, логикасыз ситуацияләргә җавап реакциясе.

Мин бүген мәктәпкә бара алмадым. Башым авыртты, температурам югары булды. Дәресләр беткәч сыйныфташларым килде. Алар белән мин урамга чана шуарга чыктым.

5.Тыңланган текстка план төзү.

6. Түбән Камада 35 мәктәп бар. Алар арасында рус, татар, чуваш гимназияләре, лицейлар, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр бар.

     Укучылар рус, татар, инглиз телен һәм математика, физика, информатика фәнен яратып өйрәнәләр.

Син ничәнче мәктәптә укыйсың? Яраткан фәнең нинди?

7.Түбән Камага сәяхәт. (презентация карау)

- Шәһәребез нинди?

- Шәһәребездә нинди халык вәкилләре яши?

- Халык саны күпме?

- Шәһәребез урамнары нинди?

- Нинди истәлекле урыннар бар?

- Нинди уку йортлары бар?

3 дәрес.

[å] фонемасы – бер төрле нык иренләшә, беренче, икенче иҗекләрдә ачык күзәтелә. Мондый  хәл увуляр, ирен, борын тартыкларыннан ([қ, ғ, ң, х, м, б, п, н]) соң була. Мәсәлән, [åт], [бåлå], [åлма], [шåкмақлар]. 

А хәрефе

[а] фонемасының икенче төре рус телендәге [ā] авазына охшашрак әйтелә һәм күп  иҗекле сүзләрнең соңгы иҗекләрендә килә, рус сүзләрендә ишетелә:  [афиша], [аквариум], [артист].         

Ә хәрефе     [ә] фонемасы – сүзнең нигезендә дә, кушымчаларда да актив кулланыла. Мәсәлән, [әти], [әтәч], [кәшәкә], [әни], [күлмәк], [тәрәзә], [дәфтәр].

             [о] фонемасы – ул сүз башында, сүз уртасында килә, әмма беренче иҗектә күбрәк кулланыла. Үзеннән соң килгән кыска  [ы] авазын иренләштерә.  Мәсәлән,  [ботка], [солоº], [болоºт].  

1.Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

1)Акыллы сүзгә кул куй, акылсызга юл куй

2)Алдакчының аягы кыска.

3) Әйберне саклап кисәң, көн дә яңаны киярсең.

4)Әйт дустыңны - әйтермен кем икәнлегеңне.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

…к,

т…бигать,

урм…н,

т…у,

к..ен,

т…шб…к…,

ф…йд…лы,

т…б…

3.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

...нисә  - …дәпле кыз.

…нәс  дәрес  эзерли.

…ти белән әнигә …йтәм.

К…бестә  т…мле.

Д…рес   бетте.

Р…сем кир…к.

…ти  икм…к кис…

4. Тыңлагыз һәм [ә] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Исәнмесез, Шүрәле, кыз, малай, сәлам, кишер, дәрес.

5. Тыңлагыз һәм [å] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Алма, ат, каз, суган, сарык, фабрика, журнал, кайта, балта, аю, баю.

  1. Диалог.
  1. Син кайда яшисең?
  2. Мин авылда яшим.
  3. Авылның исеме ничек?
  4. Авылның исеме – Никольски.
  5. Авыл нинди?
  6. Авыл зур һәм матур.
  7. Авылда кемнәр яши?
  8. Авылда игенчеләр яши.
  9. Алар нишлиләр?
  10. Алар иген үстерәләр.
  11. Авылда нәрсәләр бар?
  12. Авылда мәктәп, клуб, китапханә, кибет бар.
  13. Хастаханә бармы?
  14. Юк, хастаханә юк. Даруханә бар.

  1. “Көн-төн” уены.

4 дәрес.

             [о] фонемасы – ул сүз башында, сүз уртасында килә, әмма беренче иҗектә күбрәк кулланыла. Үзеннән соң килгән кыска  [ы] авазын иренләштерә.  Мәсәлән,  [ботка], [солоº], [болоºт].  

О хәрефе

              [ō] фонемасы рус теленнән кергән сүзләрдә генә очрый. Мәсәлән, [ōткрытка], [кōнверт], [паравōз].

Ө хәрефе      [ө] фонемасы – гадәттә беренче иҗектә кулланыла һәм икенче, өченче иҗекләрдә килгән [э] авазын иренләштерә. Мәсәлән, [өрәңгэº], [сөт], [өстәл], [көтү].

  1. Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Тор, тор, балам, тор  инде,

Йокың туйгандыр инде.

Иптәшләрең мәктәпкә

Китә торгандыр инде.

-Көләм!

-Көл, көл,көлле күмәч ашатырмын.

-Көләм!

-Көлсәң, көл капчыгы  тегәрбез.

  1. Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Олылык гәүдәдә түгел, акылда.

Оялган кешенең азыгы тар.

Өйнең җылысы нигездә.

Өйне салганда нигездән башла,  сүткәндә - түбәдән.

  1. Тыңлагыз һәм [ө] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Көн, бабай, озын, көмеш, Илсөяр, өчпочмак, сөт, орлык, өй.

  1. Тыңлагыз һәм [о] авазы кергән сүзләрне атагыз.

    Корал, сарык, торак, карга, тоз, озак, озын, кәҗә, сорау

  1. Фразаларны төгәллә.

Балалар мәктәпкә ...  .  Алар мәктәптә ...  .    Бүген 5 дәрес ...   .   Беренче дәрес -  ...  . Соңгы дәре с-...  .

  1. Текстны тыңла һәм ахырын уйлап тап.

Менә алтын көз башланды. Көннәр суытты. Салкын җилләр исә башлады. Еш кына яңгырлар да ява. ...

  1. Алдагы укылган текстка исем бирегез.
  2. Табышмаклар әйтешү

5 дәрес.

1. Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә.

Аларның берсе күк күркә,

Күк күркәгә түк көрпә.

Мунчала, сабын кулда.

Тәнне юамын суда.

Юа-юа юылган:

Сабын суда юк булган.

2. Тыңлагыз һәм [ү] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Кием, бүрек, чалбар, итәк, күлмәк, бияләй, үлчәү, үрдәк, яулык, сүзлек.

3. Ситуацияне тыңлагыз. Сорауга җавап бирегез.

Безнең авылыбыз бик матур. Урамнары киң. Урам тулы казлар, үрдәкләр чирәм чүпли. Мин, әни белән, авылга кайтырга уйладык. Автовокзалга билет алырга бардык. Ләкин билет булмады.

Сорау:  Малай белән әнисе авылга кайтканнармы?

4. Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез. 

        Б…ләк,

        к…гәрчен,

        …сә,

        ч…лмәк,

        …лән,

        к…бәләк ,

        к…п.

5.Алдавыч, логикасыз ситуациягә җавап реакциясе.

Урамда шундый рәхәт! Кояш безгә елмая, Кошлар сайрый. Тирә-ягыбызда бик матур чәчәкләр үсә. Балалар фонтанда су коеналар. Ә Марат чана шуарга китте.

Сорау: Ялгыш кайда?

  1. Үткән текстка исем уйлагыз.

6 дәрес.

             [э] фонемасы. Ул кыска әйтелә, бик еш кыскара, хәтта төшеп кала. Мәсәлән, [эшчэ], [эт ], [эрэмчэк], [эрэ], [эчә].

Э   хәрефе

                [ˉэ] фонемасы – рус сүзләрендә төрле иҗекләрдә кулланыла.

Мәсәлән, [ элеватор], [экскаватор].

Ы хәрефе  [ыˉ], [ыˇ] фонемаларын белдереп килә. Алынма сүзләрдә ул кыска әйтелә:  [сыˉр], [выˉшка]. Татар сүзләрендә күп вакыт “ О”лаша:  [боˇроˇн],

 [ тоˇлоˇм], [қоˇлоˇн]

  1. Җөмләне тыңлагыз һәм кабатлагыз (җөмләгә сүзләр өстәлә бара).

Мин барам. Мин мәктәпкә барам. Мин иртән мәктәпкә барам. Мин көн саен иртән мәктәпкә барам. Мин көн саен дустым белән иртән мәктәпкә барам.

  1. Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Эшләки,эшләп ки,

Эшләмәсәң,тилчәң ки!

Эшләп кисәң, баса ки,

Эшләмәсәң, каста ки!

   -Егылам.

-Егылсаң, җир күтәрер.

-Егылам.

-Егылсаң җирдән түбән китмәссең әле.

-Егылам.

3.  Тыңлагыз һәм [о] авазы кергән сүзләрне атагыз.

        Корал, сарык, торак, карга, тоз, озак, озын, кәҗә, сорау.

4.Сүзләр нәрсә белән аерыла?

Орден                  колын

Мода                   олтан

Сода                   солы

Элеватор            келәт

Билет                  кеше

          5. Җөмләләрне тулыландыр.

-Мин укыйм. (Мин мәктәптә укыйм. Мин 29нчы мәктәптә укыйм. Мин 29нчы мәктәптә 5нче елымны укыйм.)

- Көз җитте.

- Кошлар китә.

- Мин яратам.

7 дәрес.

  1. Тизәйткечне укытучы артыннан дөрес итеп кабатлана:

Яр  башында  ялтырап  ят!

     Ялтырамасаң,  калтырап  ят   

  1. Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Яхшы исем малдан артык.

Яхшы ният – ярты дәүләт.

  1. Ике баганадагы сүзләр ничек аерыла?

Ябалак                                   яшьлек

    Баян                                        кияү

    Куян                                        көянтә

    Яз                                            яшь  

    Ялгыш                                    көя

  1. [йә] фонемасы кергән сүзләрне әйтегез:

Ялгызлык, яшеллек, ямьлелек, яз, куян, шаян, яшьләр.

  1. Тыңлагыз һәм өч иҗекле сүзләр кергән сүзтезмәләрне кабатлагыз:

Бенең ябалак, яңа мәктәп, яхшы китап, көя күбәләге, матур көянтә.

  1. Тыңлагыз һәм [йа] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Яңгыр, баш, дөя, ялкын, апа, ияк.

  1. Рәсем буенча эш.

Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

Алгы планда нәрсә күрсәтелгән?

Арткы планда нәрсә?

Елның нинди фасылы?

Көн нинди?

Балалар кая килгәннәр?

Алар ничек киенгәннәр?

Алар нишлиләр?

8 дәрес

  1. Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

 

Мунчала, сабын кулда.

Тәнне юамын суда.

Юа-юа юылган:

Сабын суда юк булган.

  1. Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Юләргә юл такыр.

Юләр сыйпаганны белмәс.

Юаш булма, юкка чыгарсың

Юньсезгә эш куш, үзең очлап чыгарсың

  1. Тыңлагыз һәм [йу] һәм [йү]  авазы кергән сүзләрне атагыз.

Юрган, ай, кыю, мәктәп, юкә, белем, юеш, юл.

  1. Түбән Кама фоторәсемнәре бирелә. Шәһәр темасына караган сүзләр һәм сүзтезмәләр языла. Презентация ясала.

Сүзләр һәм сүзтезмәләр: яшь, матур, истәлекле урыннар, мәйдан, сквер, фонтаннар, ямь өсти.

  1. Төзелгән презентация буенча сораулар бирелә.
  1. Түбән Кама нинди шәһәр?
  2. Түбән Кама шәһәрендә истәлекле урыннар бармы?
  3. Нинди мәйдан бар?
  4. Нинди скверлар бар?
  5. Шәһәр үзәгендә нинди матур урын бар?
  6. Шәһәргә нәрсәләр ямь өсти?

  1. Бирелгән сораулар буенча диалогик сөйләм телен үстерү өстендә эш башкарыла.
  2. Проектлар кулланып, тыңлап аңлау сәләтләрен үстерү өстендә эш.

9 дәрес.

Ң хәрефе          [ң] – увуляр, йомык, борын авазы. [ң] авазы татар телендә калын һәм нечкә вариантта йөри. Мәсәлән, [таºң], [йаºңгыр], [туңдырмаº];  [диңгез].

  1. Тизәйткечне укытучы артыннан дөрес итеп кабатла:

 

 Яңгыр, яңгыр, ни өчен

 Җирнең битен юасың?

 Җирнең битен юа-юа

 Агартмакчы буласың?

 Яңгыр, яу, яу,яу!

 Илдә уңыш мул булсын,

 Үләннәр дә күп булсын,

 Безнең  сыер тук булсын.

  1. Тыңлагыз һәм [ң] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Бәрәңге, кебек, маңгай, аңкау, таң, әтәч, саңгырау, яңгырый.

  1. Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

      Я…гыр        ча...а

        җи…ә                                    ма...ара

        да…гырдау                          сабы...

        та…                                       ...аилә

        бәрә…ге                               бәрә...

4.          Мин укучы малай/ кыз. Минем исемем ... ,ә фамилиям ...  .  Миңа ... яшь. Мин мәктәпкә барам, сыйныфка керәм. Дәрестә мин укыйм, китабым өстәлдә. Каләм белән дәфтәргә язам. Минем дәфтәрем чиста. Тагын тактага карыйм, укытучы апаны тыңлыйм. Буяу, кисточка белән рәсем ясыйм. Рәсемем бик матур.

   Укытучы ападан сорыйм, басып торам, җавап бирәм, матур утырам.

“Дүртле”, “бишле” алам.

Текст нәрсә турында? Төп фикерне билгеләгез.

5.Уен элэментлары куллану.

6. Табышмаклар.

Синдә бар, миндә бар, кешедә юк,

Казанда бар, өйдә юк.

10 дәрес

          [ғ] авазы - увуляр, өрелмәле, яңгырау аваз. Ул [қ] авазына караганда көчсезрәк әйтелә. Татар сүзләре янында  калын вариантта әйтелә, күбрәк иҗек башында кулланыла.  Алынма сүзләрдә килә. Мәсәлән, [суған], [сандуғач], [ағач].

Г хәрефе        

                [г] авазы – шаулы, яңгырау аваз. Нечкә [г]   татар сүзләрендә алгы рәт сузыклар янында килә. Сүз һәм иҗек башында кулланыла. Мәсәлән, [гөмбә], [гөлҗимэш], [мөгөз], [чөгөндэр].

1.Тизәйткечне укытучы артыннан дөрес итеп кабатла:

 

        Гөлдер-гөлдер  гөлдер бу,

          Кызыл тәпи-кемдер бу?

         Гөлем-гөлем гөлешле,

           Гөлем минем йөрешле

           Гөлдер-гөлдер  гөл итәкле,

           Гөлкәй кызыл читекле.

 

  1. Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Гадел  башлык- халык өчен, залим башлык – тамак өчен.

Гөл булса,гөлгә куан,гөле булмаса,бөресенә куан.

Гөмбә яңгырга туймас.

Гәүһәр җирдә ятмас.

  1. Өзекне тыңла һәм үз гаиләң турында сөйләп бир.

      Безнең гаиләдә алты кеше бар:әти, әни, дәү әти, дәү әни, энем һәм мин.  Әни аш пешерә. Әти эшли. Мин аларга булышам: энем белән уйныйм. Аннары ул йоклый. Дәү әни шарф бәйли. Дәү әти китап укый.    Кичен без ял итәбез, залда телевизор карыйбыз. Безнең гаилә бик тату.

  1. Хәбәрнең ике вариантыннан яңа мәгълүматны аерып бир.

-Марат китапханәгә бара.-Марат китапханәгә китап алырга бара.

-Артур тырышып укый- Артур мәктәптә тырышып укый.- Артур текстны тырышып укый.

-Кызлар елга буена киттеләр.-Кызлар елга буена су коенырга киттеләр.

- Без сыйныфыбыз белән урманга бардык.- Без сыйныфыбыз белән урманга экскурсиягә бардык.

5. Тыңлагыз һәм [г] һәм [ғ]   авазы кергән сүзләрне атагыз.

Гариф, күбәләк, гадел, икмәк, тыгыз, алма, агач

6.Тиешле хәрефләрне куеп телдән укып бирегез.

…рләвек

а...а

буса...а

 кар...а

а...ач

и...ен

ти...ез

...алим

7.Хәбәрлекләр кертеп, мини-текстлар төзү.

11 дәрес

                 [қ] авазы  - шаулы, саңгырау, увуляр аваз. Ул татар теленең үз сүзләрендә сүз,  иҗек башында һәм арткы рәт  сузыклар янында актив кулланыла.  Мәсәлән, [қурчақ], [қåшық], [шåлқан], [туқран].

К хәрефе          

          [к] авазы шаулы, саңгырау, йомык аваз. [к] авазы татар теленең үз сүзләрендә алгы рәт тартыклар янында кулланыла. Мәсәлән, [күкэ], [кишэр], [кәбэстә], [күркә].

  1. Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

     

-Кәрәми, Кәрәми,

          Казларын да карамый,

          Кәҗәсен дә карамый,

          Бер эшкә дә ярамый.

-Кара карга чыккан карга,

Каркылдыйдыр: “Кар!” да “Кар!”

  1. Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Кешенеке белән йорт салма.

Караңгы кичтә күләгә булмый.

Кары эресә дә бозы кала.

Камыш судан туймас.

Кабак баштан ярылыр.

  1. Монолог.

“ Иртән”

  Мин иртән торам. Зарядка ясыйм. Юынам: кулны, битне су белән, сабын белән юам, теш чистартам, сөлге белән сөртенәм. Мин тарак белән чәч тарыйм.

  Иртәнге ашны ашыйм. Мәктәпкә барам.

Үз режимың турында сөйлә

  1. Тыңлагыз һәм [к] һәм [қ]   авазы кергән сүзләрне атагыз.

        Көймә, әти, күркә, сөт, кабак, күбек, чәй, кишер.

  1. Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

 ...ур...а

 ...үр...ә        

 ...ойма

 ...өймә      

 ...абак

 ...үбек  

 ...абак

 ...агыйдә

 ...аурый

  1. Тыңлагыз һәм [к], [қ] авазлары кергән сүзләрне әйтегез.

Безнең шәһәребез Кама елгасы буена урнашкан. Шуңа күрә аны Түбән Кама дип атаганнар. Шәһәр бик матур. Урамнарын күпкатлы йортлар бизи. Иң озын урамнар-Химиклар урамы һәм Тынычлык урамы.

  1. Алдагы текст буенча диалоглар төзү.

12 дәрес.

1.Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Хава чыкмый һавага,

Аңа һава  алама,

Белмим, һава гаепле,

Белмим, Хава гаепле.

Һәммә гамманы беләм,

Һәммә гамьсездән көләм.

Гайбәт һәйбәт сүз түгел

          Гайбәт сату эш  түгел.

  1. Тыңлагыз һәм [һ]авазы кергән сүзләрне атагыз.

Һәм, әти, һаман, шәһәр, хуш, һөнәр, һәрчак, апа.

  1.   Тыңлагыз һәм [х]авазы кергән сүзләрне атагыз.

Хат, максат, хата, һаман, һәйкәл, халык, китапханә.

  1. Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

…авалы,

…ау-…ау,

…әвәскәр,

…әрдаим,

…ичкая.

…ава

  1. Алдавыч, логикасыз ситуациягә җавап бир.

      Тукай урамында бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл куелган. Һәйкәлнең авторы – танылган татар скульпторы Бакый Урманче.

            26нчы апрель- Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне һәйкәл      янында шигырь бәйрәме үткәрелә. Мин дә һәйкәл янына дәрес әзерләргә барам.

Сорау:  Кыз нинди хата җибәргән? Төзәтегез. Текстның эчтәлеген сөйләп бирегез.Тулыландырыгыз.

  1. Фразаларны тәмамлагыз.

26нчы апрель- Габдулла Тукайның ... . Ул бөек ...   . Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре ...  .   Аңа көй ...  .

  1. “Төшеп калган хәреф” уены уйнау
  2. Табышмак

Шәһәрдә- бар, авылда- юк.

13 дәрес.

     [в] фонемасы яңгырау. Ул рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла. Мәсәлән, [велосипед],  [ванна], [вагон].

В хәрефе

                    [w] фонемасы. Ирен-ирен, өрелмәле, сонор аваз. Сүз башында, иҗек башында, сүз ахырында килә ала. Мәсәлән, [аºwыл], [аºwырый], [аºwаз].

1. Тизәйткечнеукытучы артыннан дөрес итеп кабатла:

Вәли, Вәли-Вәчкә,

Урман тулы чәчкә.

Вәлиләргә барган идем,

Үлә яздым ачка.

 

2. Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Ватан барыннан да газиз.

Вәгъдә- намус көзгесе.

Ватанга хезмәт-үзеңә хезмәт.

Вакыт җиткәч агач та чери.

  1. Ике баганадгы сүзләр ничек аерыла?

Вышка                        Вәли

Вагон                          Вәкил

Ваза                            авыл

Велосипед                 авыру

Ванна                         тавык

  1. Тыңлагыз, һәм икенче җөмләдә нинди сүз өстәлгәнен әйтегез.
  1. Вазада чәчәкләр тора. – Вазада матур чәчәкләр тора.
  2. Авыл урамнары киң. - Авыл урамнары бик киң.
  3. Вәли белән Вәкил тауга киттеләр. - Вәли белән Вәкил тауга  печәнгә киттеләр.
  4. Көз җитте.-Матур көз җитте.
  5. Кошлар китәләр. – Кошлар җылы якларга китәләр.

  1. Менә безнең ишегалды. Ишегалды бик матур. Ишегалдында балалар мәйданчыгы бар. Мәйданчыкта тимер тау, ком савытлары, агачтан ясалган паровоз, машиналар, төрле карусельләр бар. Мин үземнең ишегалдын бик яратам. Сезне дә чакырам. Мәйданчыкның урнашу урыны- Төзүчеләр проспекты 54нче йорт ишегалды.

Сүз нәрсә турында бара? Ә сезнең ишегалдыгыз нинди?

  1. Кроссвордлар чишү.

14 дәрес

 Җ  хәрефе             [җ] авазы – ул  сүз һәм иҗек башында еш кулланыла. [җир], [кәҗә], [җәй], [җеп], [җил].

1.Тизәйткечне укытучы артыннан дөрес итеп кабатла:

Җитез җирән атым җиктем.

Җитмеш җиде җиргә җиттем.

Җитмеш җиде җирдән яхшы

Җанга якын туган җирем.

2. Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Җиләк җиләккә карап пешә.

Җимешен аша ботагын сындырма.

Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис.

Җаны барның өмете бар.

     Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.

  1. Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

          Матур ...әй ...иткәч,

        Көннәр ...ылыткач,

        Кырга чыгарбыз,

        ...иләк ...ыярбыз.

  1. Диалог.

-Бу нәрсә?

-Бу яшелчә бакчасы.

- Монда нинди яшелчәләр үсә?

- Кыяр, помидор ... үсә.

- Бу нәрсә?

- Бу чөгендер.

- Ул нинди?

- Чөгендер зур, кызыл, тәмле.

- Болар кемнәр?

- Балалар.

- Алар нишлиләр?

- Алар кыяр җыялар.

-Кыярны кая салалар?

- Кыярны кәрҗингә ( чиләккә) салалар.

  1. Диалогка нигезләнеп монолог төзе.

  1. Марина кинога барды. Кино аңа бик ошады. Марат та кинога барды. Тик кассада билет булмады.

Сорау: Марина белән Марат кино караганнармы?

  1. Ситуатив күнегүләр белән эш.

Как скажешь, что:

  1. летом бывает очень жарко;
  2. зимой очень холодно;
  3. весной идет холодный дождь;
  4. осень птицы улетают в теплые края?

15 дәрес.

  1. Тизәйткечләрне укытучы артыннан дөрес итеп кабатла:

  1. Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр.

  1. Бие, бие, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Синең биегәннәреңне

Күргәнем дә юк әле.

  1.  -Аптыратыйммы?

   -Аптырат.

   -Аптыраткан диярләр.

   -Алайса аптыратма.

   -Ник аптыратмыйм?

   -Аптыраткан диярләр дигәнгә аптыратма

      2.  Сүзләрдәге иҗекләр санын әйт.

Абага, балык, ватандаш, гаилә, давыл, елан, жираф, казан, лимонад, тумбочка, өстәл, урындык, агачларда, китабымны, әнинең.

      3.Өч иҗекле сүзләр кергән сүзтезмәләрне әйт.

Минем мәктәбем, әнинең китабы, зур йорт, кызыл алма, безнең мәктәбебез, балалар бакчасы, авырып калды, күрше апа.

  1. Төп интонацион конструкцияләрне аер. (Укучыларга тыныш билгеләре ясалган карточкалар таратыла. Җөмләне тыңлауга тиешле карточканы күтәрәләр)

Мин бик матур шәһәрдә яшим. Ә син нинди шәһәрдә яшисең? Ура, каникуллар башланды! Минем әтием заводта эшли. Әнием укытучы. Синең әниең кайда эшли? Белдем-белдем, сәгать биш бит инде!

  1. Җөмләләрне тулыландыр.

Сабан туе  ... аенда була.  Яңа ел бәйрәме .... була. Хатын кызлар бәйрәме ... аенда була. Ир-егетләр бәйрәме   ... аенда була. Белем бәйрәме   ... була.

  1. Хәбәрнең ике вариантыннан яңа мәгълүматны аерып бирү.

Марат, китап алам дип, кибеткә китте. – Марат, “Татар халык әкиятләре” китабын алам дип, кибеткә китте.

  1. Хәбәрләмәнең үзәген табу.

Син кичә музейга бардыңмы?

Син музейга кичә бардыңмы?

Син кичә музейга бардыңмы?

Музейга кичә син бардыңмы?

  1. Шигырьләр өстендә эш.

16 дәрес.

1.Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

1)Хава чыкмый һавага,

Аңа һава  алама,

Белмим, һава гаепле,

Белмим, Хава гаепле.

Һәммә гамманы беләм,

Һәммә гамьсездән көләм.

Гайбәт һәйбәт сүз түгел

 Гайбәт сату эш  түгел.

2)Алма,-дисәң дә алалар,

Нәрсә соң бу, балалар?

  1. Кош-кошчы, күз-күзлек, урман-урманчы, каен-каенлык, умарта-умартачы, агач-агачлык, авыл-авылдаш, сыйныф-сыйныфташ.

Сүзләр бер-берсеннән аерыламы?

 Нәрсә белән?

 Димәк, -чы/-че, -лык/-лек, даш/-дәш, -таш/-тәш кушымчалары ярдәмендә нинди сүзләр ясала?

  1. Омонимнарны тап.
  1. Сүндермәс өчен утын,

Өстә учакка утын.

  1. Карбыз белән мин бик тату,

Рәхәт аның тәмен тату.

  1. Антонимнарны тап.

1)Аз сүз-алтын, күп сүз-бакыр.

2) Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

3) Җыр-күңеллегә куаныч, күңелсезгә-юаныч.

4) Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.

     5. Мәкальләрне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

        - Әдәп башы-тел.

         - Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.

  6.Кабатла һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзне тап.

Курыккандай көзге усал җилдән,

Дерелдәшеп тора усаклар.

  1. Аудиоязмадан җырлар тыңлау. Җырлардан синонимнар, антонимнар, омонимнар табу.
  2. Лексик уеннар уйнау.

17 дәрес.

  1. Сузык һәм тартык фонемаларны кабатлау.
  2. Күнегүләр системасы:

Тану сәләтен үстерү күнегүләре:

1.        Сүздәге авазларны аера белү.

     Тыңлагыз һәм [ә]авазы кергән сүзләрне әйтегез.

Сыйныф, мәктәп, сүзлек, бетергеч, китап, дәрес, сорау, дәфтәр, җавап.

2.         Сүздәге иҗекләрне аера белү.

Тыңлагыз һәм ике иҗекле сүзләрне әйтегез.

Укучы, ишек, китапханә, такта, укытучы, каләм.

3.        Сүзтезмәләрне аера белү.

Тыңлагыз һәм өч иҗекле сүзләр кергән сүзтезмәләрне кабатлагыз.

Безнең укытучы, яңа мәктәп, тырыш укучы, беренче сыйныф, яхшы китап.

4.        Төп интонацион конструкцияләрне аера белү.

 Балаларга тыныш билгеләре ясалган карточкалар таратыла.  

 Җөмләне тыңлагач, алар тиешле карточканы күрсәтәләр.

Бүген җылы. Бүген җылымы? Бүген җылы!

5.        Грамматик материалны белүгә нигезләнгән аеру.

Тыңлагыз,  кем? соравына җавап биргән сүзләрне кабатлагыз.

Дәфтәр, әни, каләм, сеңел, өстәл, укытучы, абый.

6.        Лексик материалны белүгә нигезләнгән аеру.

Тыңлагыз,  һәм уку әсбапларын белдергән сүзләрне кабатлагыз.

Дәреслек, кашык, дәфтәр, чәйнек, китап, чәнечке, бетергеч.

 Оператив хәтер эшчәнлегенә бәйле сәләтләрне үстерү күнегүләре:

1.        Хәтер тирәнлеген арттыру күнегүләре.

Тыңлагыз,  һәм икенче җөмләдә нинди сүз өстәлгәнен әйтегез.

Укучы яза. -Укучы күнегү  яза.

2.        Хәбәрнең ике вариантыннан яңа мәгълүматны аерып бирү.

Марат, китап алам дип, кибеткә китте.

Марат, “Татар халык әкиятләре” китабын алам дип, кибеткә китте.

3.        Диалогтагы мәгълүматны аерып алу.

                                  Почтада.

-Исәнме, Марат!

-Исәнмесез, Галия апа!

-Кемнән хат алдың?

-Абыйдан.

-Ул кайда?

-Армиядә.

Диалогны тыңлагач, балалар Марат белән аның абыйсы турында белгәннәрен сөйләп бирәләр.

  1. Тексттагы мәгълүматны аерып алу.

Эквивалент алмаш мезанизмы эшчәнлегенә бәйле күнекмәләрне үстерү күнегүләре:

1.Ситуацияны  аңлау.

Ситуацияне тыңлагыз.  Сорауга җавап бирегез.

       Миша кинога барды. Фильм аңа бик ошады. Марат кинога барды. Тик кассада билет булмады.

  Сорау: Миша белән Марат фильм караганнармы?

2. Алдавыч, логикасыз ситуацияләргә җавап реакциясе.

       Миша авырып калды. Дәрестән соң иптәше Коля аның өенә барды. Коля, даруханәгә барып, Мишага дару алып кайтты. Аннары Коля Мишаны кинога чакырды.

Ихтималлы фаразлау механизмы эшчәнлегенә бәйле күнекмәләрне үстерү күнегүләре

1.Фаразны төгәлләү.

Тыңлагыз,  һәм кая? нишләделәр? нәрсә? нәрсәне?  сорауларына җавап бирүче сүзләрне өстәгез.

       Балалар ... киттеләр. Алар  кармак ...  . Менә ...  чиртә башлады. Балалар  ... тоттылар.

2.Хәбәрне төгәлләү.

Хәбәрне җөмлә белән тулыландырырга кирәк.

       Марат китапханәгә барды. Ул.... Зөһрә татар теленнән “икеле” алды. Иптәш кызлары ...

3.Текстны төгәлләү.

а) текстны тыңлап, ахырын уйлап табыгыз.

б) текстны төгәлләгез.

Кулланылган әдәбият

1 Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010

2. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты;

3.Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

4. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле дәресләре. 5нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма.

5. Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова. Татар теле. Татарский язык, 6 нчы сыйныф өчен дәреслек. /Рус телендә сөйләшүче балалар өчен/. – Казан: Мәгариф.2007

6. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003

7. 1) Закон РТ “О языках народов РТ” // Советская Татария. – 1992. – 25.07. – с. 3-4.

 2)  ТР халыклары телләре турындагы РТ законы. ТР халыкларының     телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы. – ТР-сы Дәүләт Советы басмасы. – Казан, 1996. – 15-42 б.

8. Сафиуллина Ф.С. Татарский язык. Самоучитель. – Казань: Таткнигоиздат, 1981. – 445 с.

9. Харисов Ф.Ф. Рус телендә сөйләшүче балаларны татарчага        өйрәтүнең башлангыч чоры. – Казан: Мәгариф, 1996. – 43 б.

10. Ягъфәров Р. Татарский детский фольклор. Казан “Раннур” нәшр. 1999. – 351 б.

11. А.Б.Сабиров “Нижнекамские зарисовки” Волга-Урал, 1996ел;

12. Фотосурәтләр. Түбән Кама

13. Сафиуллина Ф.С. Татар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – ТР “Хәтер” нәшр. 2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс по теме "Трудные вопросы орфографии и пунктуации

Данный элективный курс способствует развитию орфографической грамотности учащихся, обобщает и систематизирует знания по орфографии и пунктуации...

Авторлык программасы.РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТҮ

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хок...

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре....

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытуда ярдәмлекләр(дәрес эшкәртмәләре)

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы, укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.Татар теле танып б...

Элективный курс по теме "Повторяем и систематизируем школьный курс математики"

Данный элективный курс помогает подготовить учащихся к успкшной сдаче ЕГЭ...