“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы
методическая разработка (10 класс) по теме

Электив курсның актуальлеге:

Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стилистика буенча тулы белем бирү каралмаган.  БРИ биремнәрендә стилистикага, Г.Тукай иҗатына кагылышлы сорауларның  урын алуын исәпләсәк, тәкъдим ителгән электив курсның актуальлеге бәхәссез.

           Электив курсның  максаты:

1. Бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләре нигезендә, тел берәмлекләренең мәгънә һәм тәэсир көче нечкәлекләренә игътибар биреп, телнең кулланылыштагы, хәрәкәттәге чагын өйрәнү.

2. Тел һәм сөйләм культурасын үстерү, камилләштерү.

3. Тукай шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү.

Программаның бурычлары:

  1. Сүзнең чынбарлыкны танып –белүдәге роле турында аңлату.
  2. Татар телендә стильләрне өйрәнү тарихы белән таныштыру.
  3. Телнең функциональ стильләре турында аңлату.
  4. Матур әдәбият стиленең күчерелмә мәгънә белән бәйле стилистик алымнары, сыйфатлау чаралары белән таныштыру.
  5. Мөнәсәбәтне белдерү алымнары турында мәгълүматны ныгыту, баету.
  6.  Г.Тукай иҗатының стиль үзенчәлекләрен билгеләү; шигырьләрендә стилистик алымнарны куллану осталыгын күзәтү, анализлау.
  7. Г.Тукай әсәрләре үрнәгендә сөйләмебездә синонимик вариантларның мөмкин кадәр максатлы кулланылышын тәэмин  итүгә ирешү. 

Көтелгән белем нәтиҗәләре:

1. Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.

2.  Сөйләмдә сүзләр һәм сүзтезмәләрнең мәгънә үзгәрү җирлегендә барлыкка килгән функцияләрен, төрле тел-сурәтләү алымнарының  һәм экспрессив чараларның кулланылышын  белергә.

3. Г.Тукай шигырьләрен, гомумән, әдәби текстларны стилистик анализлый белергә.

4.   Төрле стилистик алымнарны киң кулланып, шигырь, хикәя һ.б. язу күнекмәләре булдырырга.

         5. Үзләштерелгән белемне  гамәлдә кулланырга.

    Укучылар өчен әдәбият:                 

  1.  Тукай  Г. Әсәрләр. 5 томда. 1-5 томнар.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.

      2.  Хаков В.Х.  Стилистика һәм сүз сәнгате.  -Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.

      3. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика). -Казан: Татар. кит. нәшр.,1999.

      4.   Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.

     

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл guliya_failovnaga.docx86.22 КБ

Предварительный просмотр:

Чистай районы Татар Талкышы  гомуми  белем мәктәбе

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү”

электив курсының авторлык программасы

                                                                     

                                                               Шәйхетдинова Г.Р.,

                                                             югары категорияле татар  

                                                                    теле   һәм әдәбияты укытучысы  

                       

                                               

                                                     2013

                                      Аңлатма язуы

Тукай дөньясы, Тукай рухы... Инде менә гасырдан артык укыйбыз, сокланабыз. Укыган, өйрәнгән саен шигъри чишмәсенең чылтырау моңын, аһәңен, серен гакылыбызның колачлап бетерә алмавын сизәбез. Нидән бу? Тукай турында, аның иҗаты турында күпме фәнни хезмәт, күпме әдәби әсәр язылды. Ә без, сусауны баса алмый интеккән чүл фәкыйредәй, һаман саен  Аңа киләбез. Тукай дәрьясының саф суыннан авыз итәбез. Үткен-туры да, моңлы-сагышлы да иҗатына мөкиббән китәбез. Сере нидә?

Даһилар йөз елга бер туа, диләр. Никтер яңа Тукайлар күренми. Шигърият күгендә йолдыз булып балкыган Тукай һәр шагыйрь, һәр каләм тибрәткән иҗат кешесе өчен биеклеккә омтылу ноктасы булды. Хикмәт нидә?

Минемчә, Габдулла Тукай шигърияте, аның иҗат теле - әле һаман да ачылып бетмәгән сер. Мавыктыргыч, үзенә тартып-чакырып тора торган сер. Адәм баласы шулай корылган бит: сер бар икән, аның хикмәтенә төшенәсе килә. Тукай теленең тылсымлы көчен ныграк өйрәнгән саен, бу серле шигъри дөньяның асылына якынаябыз. Шуңа күрә, әдип иҗатының индивидуаль стиль үзенчәлекләрен,  стилистик алымнарның бирелешен, андагы  урынлы кулланылган бай, энҗе бөртекләредәй тел-бизәкләү чараларын өйрәнү түбәндәге  электив курс программасының нигезендә ята..

 Телнең иҗатчысы – халык. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай чын халык телен, чын халык рухын тик гасырлар буе үсеп, камилләшеп килгән халык иҗаты әсәрләреннән генә белеп була дип бик дөрес күрсәткән.

Бу электив курсның төп максаты- татар теленең сәнгатьчә тәэсир итү көче, эстетик функциясен бөек шагыйребез Г.Тукай иҗаты аша өйрәнү.

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курс программасы 34 сәгатькә исәпләнеп төзелгән. Гуманитар профиль юнәлешендә эшләүче гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим ителә.

Электив курсның актуальлеге:

Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стилистика буенча тулы белем бирү каралмаган.  БРИ биремнәрендә стилистикага, Г.Тукай иҗатына кагылышлы сорауларның  урын алуын исәпләсәк, тәкъдим ителгән электив курсның актуальлеге бәхәссез.

           Электив курсның  максаты:

1. Бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләре нигезендә, тел берәмлекләренең мәгънә һәм тәэсир көче нечкәлекләренә игътибар биреп, телнең кулланылыштагы, хәрәкәттәге чагын өйрәнү.

2. Тел һәм сөйләм культурасын үстерү, камилләштерү.

3. Тукай шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү.

Программаның бурычлары:

  1. Сүзнең чынбарлыкны танып –белүдәге роле турында аңлату.
  2. Татар телендә стильләрне өйрәнү тарихы белән таныштыру.
  3. Телнең функциональ стильләре турында аңлату.
  4. Матур әдәбият стиленең күчерелмә мәгънә белән бәйле стилистик алымнары, сыйфатлау чаралары белән таныштыру.
  5. Мөнәсәбәтне белдерү алымнары турында мәгълүматны ныгыту, баету.
  6.  Г.Тукай иҗатының стиль үзенчәлекләрен билгеләү; шигырьләрендә стилистик алымнарны куллану осталыгын күзәтү, анализлау.
  7. Г.Тукай әсәрләре үрнәгендә сөйләмебездә синонимик вариантларның мөмкин кадәр максатлы кулланылышын тәэмин  итүгә ирешү.  

Көтелгән белем нәтиҗәләре:

1. Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.

2.  Сөйләмдә сүзләр һәм сүзтезмәләрнең мәгънә үзгәрү җирлегендә барлыкка килгән функцияләрен, төрле тел-сурәтләү алымнарының  һәм экспрессив чараларның кулланылышын  белергә.

3. Г.Тукай шигырьләрен, гомумән, әдәби текстларны стилистик анализлый белергә.

4.   Төрле стилистик алымнарны киң кулланып, шигырь, хикәя һ.б. язу күнекмәләре булдырырга.

         5. Үзләштерелгән белемне  гамәлдә кулланырга.

    Укучылар өчен әдәбият:                  

  1.  Тукай  Г. Әсәрләр. 5 томда. 1-5 томнар.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.

      2.  Хаков В.Х.  Стилистика һәм сүз сәнгате.  -Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.

      3. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика). -Казан: Татар. кит. нәшр.,1999.

      4.   Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.

       

                          Электив курсның укыту-тематик планы

(34 сәгать)

Бүлек

Дәрес саны

Дәрес темасы

Уку төрләре

Кереш

1

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсның максаты һәм бурычлары.

Кереш дәрес

I бүлек

2-4

Стилистика  турында төшенчә.

1. Татар телендә стильләрне өйрәнү тари-хы.

2. Стилистика фәне бүлекләре

(функциональ стилистика, лексик, грамматик һәм фонетик стилистика).

3. Телнең функциональ стильләре.

Дәрес-лекция

Мәгълүмати дәрес -күзәтү

Дискуссия

5-6

Хатлар стиле.

Г.Тукайның “Ана мәктүпләре”ннән Гайшә белән  Фатыйма арасында язышкан хатлар. Әдипнең җизнәсенә һәм Саҗидә апасына, Газизә апасына, Кәбир Бәкергә, Зәйнәп Хәсәнигә, Г.Шәрәфкә язган хатлары.

Дәрес - әңгәмә

Практик дәрес

II бүлек

7-14

Матур әдәбият стиле. Троплар һәм образлы сурәтләү чаралары.

1.  Метафора.

-Г.Тукайның “Кярханәдә”, “Китмибез”, “Шүрәле” әсәрләрендәге метафораларны табу, аларда мәгънә күчерелүе.

- Метафораларны урынлы кулланып, шигырь язу күнекмәләре.  

 

2. Тасвирый билгеләр.

-“Көзге җилләр” шигырендәге символларның мәгънәсен аңлату.

 

3. Сынландыру.

 - ”Сайфия”, “Буран”, ”Мәхәббәт шәрхе” шигырьләрендәге сынландыруларның кулланылышы.

 

4.  Чагыштыру (мөстәкыйль сүзләр-чагыштыру чарасы; ике компонентлы чагыштырулар; чагыштыру компонентлары арасында структур-семантик мөнәсәбәт).

-“Хөрмәтле Хөсәен ядкяре”, ”Кечкенә музыкант”, “Мактанышу”, “Картлар”, “Соңра”, “Теләү бетте” шигырьләрендә әдипнең индивидуаль стиле белән бәйләнешле чагыштырулар.

 

5. Метонимия, синекдоха.

- “Йолдыз һәм Кояш”, “Сорыкортларга”

әсәрләрендә предмет һәм күренешләр арасында булган мөнәсәбәтне белдерә торган сүзләр. Аларның сөйләмдәге функциясе.

 6. Аллегория -  күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау.

7. Тукай әсәрләрендә юмор, ирония, сарказм. Гипербола - Г.Тукай иҗатында киң кулланылучы алым.

8.”Тукай иҗатында милли моңнар”

Дәрес - әңгәмә

Иҗади эш

Диспут

Практик дәрес

Түгәрәк өстәл

Семинар дәрес

Дәрес - әңгәмә

Газета чыгару

Иҗади  эш.

Инша язу

  III бүлек

15-18

Стилистик фигуралар.

1. Сөйләмнең гадәти булмаган тәртибенә нигезләнгән фигуралар:

- Инверсия. Эллипсис.

2. Мәгънә каршылыгына нигезләнгән фигуралар:

-Антитеза. Оксюморон. Риторик өндәү. Риторик эндәш. Риторик сорау.

3. Кабатлауга нигезләнгән фигуралар:

-Кабатлау.  Анафора.  Эпифора.  Ялгау. Градация.  Рәдиф.  Янәшәлек.

Дәрес-лекция

Мәгълүмати дәрес -күзәтү

Дәрес - әңгәмә

     19

“Ит базарында тәррәкый”, Көзге җилләр”, ”Бичара Бибиҗиһан” шигырьләрендә капма - каршы күренешләрне белдергән сүзләр һәм җөмләләрнең кулланылышы.

Практик дәрес

20

“Эш беткәч уйнарга ярый”, “Шүрәле” әсәрләре - кабатлау алымының гүзәл үрнәкләре.

Практик дәрес

21

“Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?”,  “Сорыкортларга” шигырьләре-

җәмгыятьтәге күренешләрне, иҗтимагый-политик хәлләрне сурәтләүдә градация алымының уңышлы кулланылган үрнәкләре.  

Практик дәрес

IV бүлек

22-29

 Лексик стилистика. 

1. Телнең сүзлек хәзинәсеннән стилистик файдалану.

2. Синонимнар. Аларның стилистик функциясе. Эвфемизм.

- “Исемдә калганнар” хикәясеннән алынган мисаллардан бер үк мәгънәдә кулланылган сүзләрне анализлау.

3. Антонимнарның  роле. Даими һәм контекстуаль антонимнарның Тукай иҗатында  чагылышы.

4.Омонимнарның стилистик кулланылышы, төрләре (омографлар, омофоннар, омоформалар).

- Әдип иҗатында сүз уйнату һәм каламбур рәвешенә килгән омонимнарны барлау (“Печән базары...”, “Мөтәшагыйрьгә”, “Яз галәмәтләре”, “Утырышу” әсәрләре мисалында).

5.Архаизмнар,   тарихи сүзләр,  неоло-

гизмнар һәм алардагы стилистик төсмерләр.

6. Стильләрдә аерым шивәләргә хас сүзләр - диалектизмнар (“Шыер”, “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрләре мисалында).

7. Фразеологизмнар.

- “Дустларга бер сүз”, “Алтынга каршы”, “Гыйшыкмы соң бу!.. “ Тормыш”, “Габделхәмит”, “Вөҗдан зары”, “Хөррият хакында”, “ Ник? Нигә?”,  

“Казан вә Кабан арты” шигырьләрендәге фразеологизмнар - образлылык һәм  нечкә чагыштыру үрнәкләре.

8. Алынма һәм һөнәри сүзләр.

Дәрес-лекция

Дәрес-әңгәмә

Эзләнү эше

Диспут

Дискуссия

Эзләнү эше

Диспут

Дәрес-әңгәмә

V бүлек

30-31

 Фонетик стилистика.

  1. Аллитерация
  2. Ассонанс.
  3. Эвфония.
  4. Паронимия.
  5. Охшату.

- “Пар ат” шигырендә фонетик стилистика элементлары.

     6.Кызыклы фонетика мәсьәләләре.

Дәрес-лекция

Эшлекле уен

VI бүлек

32-34

Иҗтимагый-публицистик стиль һәм Тукай.

1. “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” мәкаләсе һәм  “Идарәдән җаваплар” фельетонында шагыйрьнең индивидуаль стиле белән бәйләнешле стилистик алымнарны күзәтү.

2.Хәзерге иҗтимагый-сәяси публицистика һәм революциягә кадәр  чыккан публицистика жанрлары арасындагы тел ягыннан аерма.

3. Электив курс буенча контроль эш.

Телдән журнал

Телдән журнал

Зачёт

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү”

электив курс программасының   эчтәлеге

Кереш. Курсның төп максаты, бурычлары, актуальлеге.

I бүлек. Стилистика  турында төшенчә.

Әдәби телдәге стильләрнең тарихи категория булып саналуы. Телнең функциональ стильләре (матур әдәбият стиле; фәнни, рәсми эш кәгазьләре, публицистик стильләр; хатлар стиле) үзенчәлекләре. Әдәби телне халыкның җанлы сөйләменә нигезләү юнәлешендә үстереп җибәрүдә Г.Тукай иҗатының роле. Хатлар стиленә характеристика бирү. Шәхси хатларның

 ( күренекле шәхесләр арасында язылган хатлар;  тормыш-көнкүреш, сәүдә эшләре белән бәйләнешле хатлар; туганлык-кардәшлек, дуслык, мәхәббәт   хатлары) үзенчәлекләре. Г.Тукайның “Ана мәктүпләре”ннән Гайшә һәм Фатыйма арасында язышкан хатлар -дуслык хатлары. Әдипнең җизнәсенә һәм Саҗидә апасына, Газизә апасына, Кәбир Бәкергә, Зәйнәп Хәсәнигә, Г.Шәрәфкә язган хатларына  күзәтү. Аларда сөйләмнең югары яңгырашлылыгы.  

II бүлек. Матур әдәбият стиле. Троплар һәм образлы сурәтләү чаралары.

Күчерелмә мәгънә белән бәйләнешле стилистик алымнарны өйрәнү.

Метафора.  Күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләп, сүзләрдәге мәгънә күчерелешен Г.Тукай әсәреннән табу.

Тасвирый билгеләргә билгеләмә бирү. 20нче гасыр башында иҗтимагый тормыш вакыйгаларын тасвирый билгеләр аша сурәтләүдә Тукай шигырьләренең зур урын тотуын исбатлау.

 Сурәтләү-тасвирлау чараларының бер төре-сынландыру. Табигать күренешләрен, абстракт төшенчәгә ия булган исемнәрне җанландырып сурәтләүне бөек әдибебезнең яратып куллануы.

Чагыштыруларның әдип шигьриятен егәрле итүдәге роле. Чагыштыру чараларын барлау.

Тукай  шигьриятен җыйнак итүдә метонимия, синекдоханың роле. Метонимиянең дүрт төркемен өйрәнү.

                Күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау буларак аллегория.

 Әйберләрнең һәм күренешләрнең күләмен, санын реаль чынбарлыктагыдан зурайтып күрсәтү буларак гипербола.  Г.Тукай  әсәрләрендә юмор, ирония, сарказм, гипербола.

 III бүлек. Стилистик фигуралар.

 Инверсия (җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру)  һәм эллипсис (җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу) үзенчәлекләре. Иҗтимагый тормыш күренешләрендәге төрле каршылыкларны ачык күзалларга мөмкинлек биргән бу алымнардан шагыйьнең иркен файдалануы.

Антитеза (капма-каршы куелу), оксюморон (хис-тойгы каршылыгы), риторик өндәү (эндәшеп раслау, кисәтү, соклану), риторик эндәш (кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итү),  риторик сорау (кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән сорау белән мөрәҗәгать итү) үзенчәлекләре. Иҗтимагый тормыштагы төрле каршылыкларны ачык күзалларга мөмкинлек бирүче антитезаны  Г.Тукайның байлар һәм ярлылар тормышын күрсәтү өчен  файдалануы.

Кабатлау, анафора, эпифора, ялгау, градация, рәдиф, янәшәлек алымнарының  үзенчәлекләре.  әһәмияте. Аларның шагыйрь иҗатында чагылышы.

                

           IV бүлек.  Лексик стилистика. 

                Телнең сүзлек хәзинәсе. Язма китап  теле  һәм         сөйләү теле арасындагы мөнәсәбәт. Синонимнар һәм         антонимнарның  стилистик  кулланылышы. Тукай иҗатын югары яңгырашлы һәм        аһәңле итүдә лексик һәм лексик – грамматик омонимнарның роле. Архаизмнар,  тарихи сүзләр, алынма һәм һөнәри сүзләр, неологизмнарның  үзенчәлекләре. Лексик-семантик һәм фонетик диалектизмнарның  шагыйрь иҗатына җирле колорит бирүе.

                Г.Тукайның индивидуаль язу үзенчәлегенә  фразеологизмнарның тәэсире. Фразеологик ныгытмалар һәм  фразеологик тезмәләр турында төшенчә.

V бүлек.    Фонетик стилистика.

Тукай теленең сәнгатьчә бай, югары поэтик яңгырашлы булуында аллитерация  (артык аваз хәрефләре кабатлану), ассонанс (сузык аваз хәрефләре кабатлану), эфония  (бер үк төрле сузык һәм  тартык авазларның, аваз тезмәләренең    кабатлануы),  паронимия ( охшаш яңгырашлы сүзләр, кушымчалар белән  “уйнау”  аша  яңа мәгънә тудыру), охшату (ниндидер күренешләрне авазлар ярдәмендә күз алдына бастыру ) алымнарының роле.

  VI бүлек         Иҗтимагый-публицистик стиль һәм Тукай.

Тукайның публицистик эшчәнлегенә кыскача күзәтү. Мәкаләләренең актуальлеге, стилистик алымнарның кулланылышы.                                      

КУШЫМТА

                                                Метафоралар

Күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру, сүзләрдәге мәгънә күчерелеше.

     Мәсәлән:

                        Качасиде моннан,
                       Бу ямьсез
тәмугтан!

                                            (Г. Тукай)

  • Шигырьләрдәге метафораларны табыгыз, аларда мәгънәнең күчерелүен аңлатыгыз. Бу сүзләрнең мәгънәсен башкача биреп булыр идеме?
  • Метафоралар кулланып, ирекле темага шигырь язып карагыз. Тукай шигырьләре белән чагыштырыгыз.

1.  Кярханәдә

Көндез эш, кичен эш,
Бер минут юк тыныч,
Аждаһа-машина! —
Карарга куркыныч.

Җәһәннәмдәй эссе,
Кайнаган җиз, бакыр.
Эшлидер, тик эшли
Эшче мискин, факыр.

Аргайгандыр үзе,
Саргайгандыр йөзе;
Бөкрәйгәндер биле,
Нурсызланган күзе.

Ул төтен, ул төтен! —
Алып та булмый тын!
Көпчәкләр дөберди,
Чыгарырлык котың.

Качасиде моннан,
Бу ямьсез тәмугтан!
Әллә кай җирләргә,
Ямь-яшел кырларга;

Шул җирләргә: кайда
Сайрый кошлар, анда
Арыш, богъдай үсә,
Җир җиләкләр пешә.

2.  Китмибез!

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:

— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.

Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:

Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.

Мондагы теслүктер анда һәм казаклар гаскәре;

Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!

Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;

Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!

Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?

Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?

Без күчәрбез, иң злек күчсен безем әмсарымыз,

Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;

Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл).

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!

Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ!

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

— Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа!

3. Шүрәле

(өзек)

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —
«Кырлай» диләр;

Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-
ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.
Бервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.
Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре.
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе.

II

Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым...
Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле».
Аз гына сабрит әле, әй кариэм! хәзер язам;
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.

III

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр,
һич гаҗәп юк, булса булыр,— бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең,— очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

IV

Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук»!
Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син;
мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,

мин карышмый уйныймын,
Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Тасвирый билгеләр

Иҗтимагый күренешләрне параллель кую җирлегендә барлыкка килә, чынбарлыкны сәнгатьчә сурәтли.

Мәсәлән:

               Күрәсең, бу болыт берлә гомерлеккә кояш бергә;

         Шулай бергә бугай: шатлык та хәсрәт канлы яшь берлә.                                                                                                              

                                                                                          (Г.Тукай)

  • Шигырьдәге символларның мәгънәсен аңлатыгыз.
  • 20нче гасыр башындагы нинди иҗтимагый тормыш вакыйгалары белән бәйләнеш күрәсез?
  • Тасвирый билгеләр – символлар кулланып, бүгенге сәяси  чынбарлыкка бәя бирегез.

Көзге җилләр

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

— Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды, — дип,
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.

Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый!

Бер сынык юктан гына үлгән таза ирләр күреп,
Җан алырга кызганудан анда Газраил җылый.

Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән ни ямь?!
Мәркадендә чөнки Ибраһим вә Исмәгыйль җылый.

Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре,
Һәр ишеткән җан җыларлык — андагы тәкбир җылый.

Көзге төн, ямьсез, караңгы... Өй түрендә җил җылый,
Җил — хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый!

Сынландырулар

Сурәтләү-тасвирлау чараларының бер төре. Җансыз предмет,  күренешләрне  җанландырып сурәтләү.

Мәсәлән:

              ”Исле май сөрткән икән бу дөнья!”-дидем:бәйрәм бүген!

                                                                                                   (Г.Тукай)

  • Шигырьләрдәге сынландыруларны табыгыз, кулланылышын аңлатыгыз.

  • Нинди күренешләр күбрәк җанландырып бирелә?
  • Сынландырулар кулланып, “Аяк киемем”, “Көзге  яфрак”, “Чык тамчысы” темаларының берсенә  кечкенә инша языгыз.

Буран

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;
Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.

Кар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап;
Һәр кара нәрсә — бүре һәм һәр маяк булды карак.

Карны җиңгән күк, төшә җиргә тонык ай яктысы;
Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе.

Көн буе яткан иде, үлгән җылан күк, юл тыныч;
Чыкты соң кайдан адаштыргач буран — бу куркыныч?

Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре?
Йә тишелгәнме Ходайның бихисап зур мендәре?

Кар булып җирдә очамы ушбу мендәр җоннары?
Йөгрешеп җан аулый мәллә Каф тау арты җеннәре?

Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә,
Мин фәкыйрь михнәттә — гүя чарлагыннан бай көлә!

Сайфия


Килсә байның ач халыкны күзгә-күз мыскылласы,
Яллый ул, әлбәт, пароход, ансы — байлар юргасы.

Ярда торган ач халыкка йөз дә бормый, туп-туры
Юргалый ул шунда тиз-тиз, кайда бай сайфиясе.

Бу тупаслыктан көлеп торса кояш, күктән карап,
Нурны каплый «эссе!» дип бай — кулда бар шәмсиясе!

Бай киенгән франт-шикларча халык тирсе белән,
Батсачы шунда үзе һәм аләте нәкълиясе.

Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе.

Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,  
Җан ачып: «Во как!» дисез, мәзлум мужиклар семьясе

Мәхәббәт шәрхе

Мин: «Мәхәббәтсез», — дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә:
Йолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә.

Тугъры килгән урны чүплеккә, тиреслеккә аның:
Каплап алган төрле шакшы, төрле пислек һәр ягын.

Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы;
Шундый хурлыкта, хәкарәттә мәхәббәт йолдызы.

Йоклый йолдыз шул түбәнлектә, озын төшләр күреп,
Һәр төшенә бакчалар, гөлләр, гүзәл исләр кереп.



Чагыштырулар

         Нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган күренеш белән   чагыштырып сыйфатлау.

Мәсәлән:

             Яратам тәмле, татлы сүзеңезне, Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.

                                                                                                           (Г.Тукай)

  • Чагыштыруларны билгеләгез, синонимнары белән алыштырып карагыз. Сезнең фикерегез?
  • Чагыштыруларның сайлануыннан чыгып, авторның персонажга мөнәсәбәтен аңлатыгыз.
  • Шигырьләрдә әдипнең индивидуаль стиле белән бәйләнешле чагыштыруларны табыгыз.  
  • Төрле агыштыру чаралары (бәйлекләр, кушымчалар, теркәгечләр, мөстәкыйль сүзләр) кулланып, “Авылым табигате” темасына кечкенә инша языгыз.

Кечкенә музыкант

Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып,
Язадыр ул бар дөньяны онта язып;  
Каләм белән кайчак чәчен актаргалый,
Чыгаргандай төрле уйлар баштан казып.

Яза шагыйрь, каләмене кулдан куймый,
Бер юл язып ташлый, тагын берне уйлый.
Шулай тыныч утырганда безнең шагыйрь,
Өй турында кемдер исә быргы уйный.

Тынычлыкны боза аның әче таушы,
Килә аннан, бер тыңласаң, мәче таушы,
Бер тыңласаң — чинау, бер тыңласаң —
Майламаган арба тәгәрмәче таушы.

Китә кәйфе, шагыйрь тәмам хәйран кала:
Кайдан чыкты бер дә уйланмаган бәла?
Кычкыра ул ачу белән тәрәзәдән: —
Тиз кит, малай, өй турымда тавышлама!

Йөгреп качып китте тизүк шаян малай,
Беразга туктаган булды юрамалай.
Шагыйрь тагын ихлас белән эшен эшли,
Тавышлардан котылдым дип, әйа Ходай!

Җыеп торган чакта гына шагыйрь хәлен,
Ходай орган! быргы уйный башлый тагын.
Нишләргә дә белми шагыйрь, ачуыннан
Идәнгә ыргытып ташлый язганнарын.

Уйный быргы, һичбер вакыт туктап тормый,
Мескен шагыйрьнең күкрәген, җанын тырмый.
Шагыйрь, инде нишләргә дә гаҗиз калгач,
Булмас ахры, диде, бер-бер хәйлә кормый.

Кычкырды ул: «Килче монда, чибәр бала!
Йөгреп кил дә, менә минем кулга кара:
Бирәмен мин быргың өчен унбиш тиен,
Акыллы син, шул быргыңны сатчы миңа».

Картлар

Шаулый-шаулый уйныйбыз без кайчагында картаны,
Без отабыз, оттырабыз — «тем»мы шунда, «банка»мы.

Кем көлә, кем кычкыра, һичбер өзексез шау да шау;
Бу хозурдан онтыла кайчак эчү берлән ашау.

Акчалар уйнарга дәртне кузгатадыр шалтырап,
Күзне кыздыргыч көмеш, алтын ятадыр ялтырап.

Уйнасын шул бәндә, кемнең акчасы бар, вакъты бар;
Әйдә оттырсын бәхетсез, отсын әйдә — бәхте бар.

Тик нигә китми уеннан акчасы беткән кеше?
Акчасы юк, бәс бу мәҗлестә аның беткән эше.


Китмәве җитми әле, ул уйнаганнарны тыя:
«Иттем инде тәҗрибә, уйнау начар эш!» — дип куя.

Соңра

Бер мәхәббәтнең газабын, михнәтен сизгән кеше,
Бер сөеп арган вә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше —

Күңеле бозланган кешедер: һич тагын бер кат сөймәс,
Инде ул беркем өчен дә гамь йимәс һәм «аһ!» димәс.

Бетте әүвәлге очынмаклар — авыр ул гер кеби;
Һич эчелмәскә мәхәббәткә йомылган керпеги.

Һәрвакыт ул инде ялгызлык сөя, золмәт сөя;
Бер пәйгамбәр яки бер дәрвиш кеби — газләт сөя.

Файдасы юк төрле хиссият уты берлән янып,
Күнле калган көл-күмергә әйләнеп, хиссезләнеп.

Мисле шул: урман эчендә бер яшен суккан агач,
Бер хәятының суы коргач, юешлек булмагач, —

Инде ул мәңге тамыр җәймәс, ботакланмас тагын:
Бер янып сүнде — икенче кәррә ярмас яфрагын

Мактанышу

 

Ишан, ишәк өкешер,
Өкешмәктә мәгънә бар;
Ишәк әйтер: «Мин баймын,
Миндә нукта җөгән бар».

Ишан әйтер: «Үкермә,
Мин синнән дә бай әле:
Минем чалмам астында
Ат урларга җөгән бар.

Син булсаң да нукталы,
Бик мактанма, туктале;
Мин мактаныйм, син тыңла,
Минем сүзне тот әле.
                                                                           

Мине ишан дигәннәр
Һәрберсе синдәй ишәк,
Минем изгелегемгә
Һичберсе китерми шәк.

Айларны мин нукталыйм,
Һич кызганмыйчук талыйм;
Зур корсаклы байларны
Каезламый туктамыйм.

Булсаң син хайван надан,
Синнән бигрәк мин надан;
Ялкаулык та наданлык —
Бүләк безгә алладан.

Без халыкны алдыйбыз,
Агуны без «бал» дибез;
Корсак тулгач, милләткә:
- Син аш-сусыз кал, — дибез.

Татарларны мин җигәм,
Минем кулымда җөгән;
Ник җикмәскә, татарлар
Җебегән бит, җебегән.

Кикерсәм дә — изгелек,
Какырсам да — изгелек;
Бер сеңгерсәм — мең сәвап,
Күп яшәсен искелек!

Сиңа сүзем шул, ишәк:
Яхшы булыр килешсәк;
Йөзик ялган эчендә,
Син каек бул, мин — ишкәк.

Булчы син миңа мөрит,
Мине аркаңда йөрет;
Ачыйк гамәл кибете,
Игътикяфләргә керик.

Теләү бетте

Теләү   бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне;
Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне.

Күрәлмим мин азатлык бер дә чиксез ихтыярымнан;
Гаҗәп ләззәтле, тәмле булса да, туйдым хыялымнан.
                                                                           
Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең биргәнен алды;
Күңел буш: анда калды тик авыр хәсрәт, ачы кайгы.

Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да
Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында.

Өмидсезмен:  фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде,
Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде.

Төшәр-төшмәс торадыр соңга калган бер генә яфрак, -
«Төшәм» дип калтырый, җил сызгырып киткән саен чак-чак.

Хөрмәтле Хөсәен ядкяре

Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,
Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.

Әүлияларның барын бер-бер китерсәм каршыма,
Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби.

Көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да бер аңар;
Һәр карашта ул иде чын «керпегеннән гөл тамар».

Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән;
Аз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар?

Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде көлеп,
Үткен акълы шул көрәшкә пакь көмештән юл булып.

Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд:
Карны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп.

Күрмәде гами, табигый, буш куыклар атмагач
Һәм кәмиттә бер батыр да җирдә егълып ятмагач.

Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!

 

Метонимия, синекдоха

         Метонимия – янәшәдәшлек буенча бер атаманың икенчесенә күчүе.

   

 Мәсәлән: Тукай керде өйгә, казанда аш,

                   Бөтен дөнья тулган пар белән.

                                                          (Сибгат Хәким)

                                                                   

                   Официант күп талашмый китте миннән,

                   Ике данә кылычлы янга килгән.

                                                            ( Г.Тукай)

Синекдоха  - өлешнең исеме белән бөтенне, бөтеннең исеме белән өлешне атау.   

            Мәсәлән:  

                                      Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак.

                                                                                                                  ( Г.Тукай)

 

                                                             

  • Әсәрләрдә предмет һәм күренешләр арасында булган мөнәсәбәтне белдерә торган сүзләргә анализ ясагыз.
  • Аларның сөйләмдәге функциясен күрсәтегез. 
  • Тагын нинди стилистик  алымнар күзәтелә ?

Сорыкортларга

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;

Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!

Вә һәрберсе — губернатор, кикерәләр дөбер-шатыр;

Тамак туйгач төкер-какыр, — бөтен эч май гына, май-май!

Чыгып искене бушатыр, бушаткач сузылып ятыр;

Көнен сартир, төнен сартир — менә һиммәтләре,ай-һай!

Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен;

Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «Дай сюда, дай-дай!»

Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак;

Әйа корсак, вәйа корсак, җиһанны капладың, вай-вай!

Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таулары микъдар;

Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай  бабай!

Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак;

Тотып ярсак боларны без заман үткәрми, картаймай.

Ярыйк, дустлар, ярыйк дим, чөнки безнең бәхтебез шунда;

Шулар йоткан безем икъбалемезне бер дә кызганмай.

Җитәр инде, җитәр инде, давайте сызганыйк җиңне;

Салып ташлыйк киемне: һич өмид юк җиңне сызганмай.

Һөҗүм кирәк ишаннарга — сорыкорт, гөмбә башларга;

Бетер! сындыр, кырып ташла, мәгальурра вә билбанзай.

Пәйгамбәрдән калан дин урнына килгән чегәннәрдән

Үзенә башка бер дин, кайдадыр исламымыз, һай-һай!

Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр;

Моны сизгән мөселманга чыдау мөмкинме җан җанмай?

Йолдыз һәм Кояш

“Кояш”тан курка “Йолдыз”, курка никтер, ярканат төсле,

Вә төндә бер эт йә бүредән өреккән ат төсле.

Тагын ул җитмәсә искәрмәгәндә, көтмәгән чакта,

“Вакыт” та булды “Йодыз” башына бер зур таяк төсле.

               

                                                      Гипербола

Әйберләрнең һәм күренешләрнең күләмен, санын реаль чынбарлыктагыдан зурайтып, күбәйтеп күрсәтү.

Мәсәлән:

               Абзыйның һәрбер көрәктән зур кулы...

                                                                   (Г.Тукай)

  • Әсәрдән  предметларны һәм күренешләрне зурайтып, күбәйтеп күрсәтү очракларын табыгыз. Аларның сөйләмдәге урынын билгеләгез.
  • Тагын нинди ст. алымнар күзәтелә ?
  • Гипербола алымыннан файдаланып, “Хыял” темасына әңгәмә уздырыгыз.

Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш

                   (өзек)

Бер заман бардым Печән базарына,—
Шунда мин таптым азык язарыма.

Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.
 

  Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,

Берсе алдый, шунда берсе алдана.

Һәр заманны монда хәлләр шул икән,
Һәркем үз хәле белән мәшгуль икән.

Йөгрешәләр сөртенә дә абына
Барча мөэминнәр «Көфер почмагы»на.

Нинди эш булган соң анда, нәрсә бар?
Бер сугыш чыкканмы әллә, йә пожар?..

Мин дә чаптым шунда мөэминнәр белән.
Мәскәүски якка күз салсам, күрәм:
                                                                     
Тәгәрәп юл уртасыннан таш килә,
Таш түгел лә — бер киселгән Баш килә.

Баш килә шундый каты, шундый кызып,
Полный ход килгән трамвайдан узып.
 
Һәр тараф тулган караучы — юк саны;
Баш «Көфер чаты»на җиткәч туктады.

Күрделәр бер кисек адәм башыны;
Агълаю килде дә түкте яшене.

Гәүдәсе юк бер гаҗәеп Баш ирер;
Шәһит ирер, ике күзе яшь ирер.

Юк аягы, гәүдәсе һәм юк кулы, —
Бер кисек баштыр, һаман сөйләр теле.

Сакалы ак, һәм йөзеннән нур чыкар,
Күз камашыр — һәркем йөзенә бакар.

Йөзен орды туфракка, кыйлды зари,
Зари-зари егълады шәмче Гали.


Башны күргәч, ихтыярсыз җан ачый:
Әй җаным, бу кайсы мискиннең башый?

Агълыйдыр һәркем, күзеннән яшь сыгып,
Агълый кибеттән кәләпүшләр чыгып.

Һәм аяк астында яткан тиреләр
Барча: «Ай мискин дә, ай мискин!» — диләр.

Шунда тау-тау торган он капчыклары,
Агълыйлар саилче кыз, карчыклары

Антитеза

Антитеза - капма-каршы куелу. 

Мәсәлән:

Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә, 
Мин
фәкыйрь михнәттә — гүя чарлагыннан бай көлә!

                                                                                          (Г.Тукай)

                                                          Оксюморон

Оксюморон -  хис-тойгы каршылыгы.

Мәсәлән:

               “Сукырайта торган,баш авыртыра торган, эч күптерә торган, сару кайната торган              

                вә башка төрле дарулар сатыладыр”

                                                                      (Г.Тукай)

  • Шигырьдә капма- каршы күренешләрне белдергән сүзләр һәм җөмләләрнең кулланылышын күзәтегез.
  • Үзеңдә булган тискәре якларны оксюморон аша тасвирлагыз.

Ит базарында тәрәкъкый

Җиһанда «сез» сүзе бар «без»гә каршы,
Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы.

Мокабил барча әшья бер-беренә:
«Бәянел хак» чыга «Йолдыз»га каршы.

Әгәр тезсәм, тезәргә күп мисаллар:
Караңгы төн туа көндезгә каршы.

Вә «Ялт-йолт» та һәр унбиш көн саен бер
Чыга тәмсез «Чүкеч» һәм «Без»гә каршы.

Мөселман казлыгы чыккан базарга –
Шәригатьтә хәрам дуңгызга каршы

Агъламаска - бер мөселман башы бу,                                                                                            
Һәр мөселман бәндәнең җанашы бу.

Агълый Кисекбаш, моңын-зарын сөйли,
Ак сакаллар: "Нәрсә булды?" — дип сорый.

Кызганычлы бер кыяфәт, яшьле күз           
Берлә мискин Баш болай дип башлый сүз:

«Баштан үткәнне сөйлимен, тыңлагыз,         
Мин хаҗи — бардым хаҗә туксан тугыз.

Күп тәваф иттем Хиҗаз сәхрасыни,
Җиддәсен һәм Мәккәсен, Сангасыни.

Мин гласныйлыкта тормышдым янә
Бу шәһәрнең Думасында ун сәнә.

Һәм дә Мәскәүдән дә маллар алмышым,
Сумына туксан тиенне чәлмешем.
                                                                    
Итә ирдем көн дә бер Коръән хәтем,
Алмышым гомремдә унбишләп хатын.

Кич барыр ирдем «Тәтәйләр рәте»нә,
Әүрелеп көндез кеше сурәтенә.

Бар иде картлыкта алган хатыным
Бер балам — аһ, күз нурым! аһ, алтыным!

Карт көнемдә бунлар иптәшләр иде,
Яхшы юлдашлар вә сердәшләр иде.

Тартып алды бунларый миннән Дию,
Сезгә ваҗибтыр миңа ярдәм кыйлу.

Анларый алды да керде коега,
Кайгы куймый күзләремне уйкуга.

Кыйлмасаңыз сез миңа ярдәм әгәр,
Сезгә миннән яүме мәхшәр дәгъва бар!»

Кабатлау

Әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы.

Мәсәлән:

              Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын.

                                                                                      (Г.Тукай)

  • “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Шүрәле” әсәрләре - кабатлау алымының гүзәл үрнәкләре булуын исбатлагыз.
  • Тагын нинди стилистик алымнар күзәтелә ?

   

                 

  Шүрәле

  (өзек)

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

Эш беткәч уйнарга ярый

                     (өзек)

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, - ди, - и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, - дип, - мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач

                                         Градация

Мәгънә ягыннан якын торган сүзләр яки сүзтезмәләрнең, бер-бер артлы тезелеп килеп, яңгырашны көчәйтүе яисә көчсезләндерүе.

Мәсәлән:

               Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;

               Кар оча, кар себрелә, кар котрына  һәм кар ява.

                                                                               (Г.Тукай)

        

  • “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр”, “Сорыкортларга” шигырьләренең җәмгыятьтәге күренешләрне, иҗтимагый-политик хәлләрне сурәтләүдә градация алымының уңышлы кулланылган үрнәкләре булуын исбатлагыз.  
  • “Сорыкортларга” шигырьләренең актуальлеге нәрсәдә?
  • Тагын нинди стилистик алымнар кулланылган?

Сорыкортларга

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;

Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!

Вә һәрберсе — губернатор, кикерәләр дөбер-шатыр;

Тамак туйгач төкер-какыр, — бөтен эч май гына, май-май!

Чыгып искене бушатыр, бушаткач сузылып ятыр;

Көнен сартир, төнен сартир — менә һиммәтләре,ай-һай!

Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен;

Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «Дай сюда, дай-дай!»

Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак;

Әйа корсак, вәйа корсак, җиһанны капладың, вай-вай!

Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таулары микъдар;

Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай бабай!

Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак;

Тотып ярсак боларны без заман үткәрми, картаймай.

Ярыйк, дустлар, ярыйк дим, чөнки безнең бәхтебез шунда;

Шулар йоткан безем икъбалемезне бер дә кызганмай.

Җитәр инде, җитәр инде, давайте сызганыйк җиңне;

Салып ташлыйк киемне: һич өмид юк җиңне сызганмай.

Һөҗүм кирәк ишаннарга — сорыкорт, гөмбә башларга;

Бетер! сындыр, кырып ташла, мәгальурра вә билбанзай.

Пәйгамбәрдән калан дин урнына килгән чегәннәрдән

Үзенә башка бер дин, кайдадыр исламымыз, һай-һай!

Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр;

Моны сизгән мөселманга чыдау мөмкинме җан җанмай?

Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин;

Боларның мәсләге — безне талау бит, бер дә коткармай.

Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок бар бит;

Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.

Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай;

Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай.

Чебен җанымны чын юлда бирәм бең кәррә, кызганмыйм,

Минем чөн мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай.

Бу мәзһәб — бер зәһәб мәзһәб: фәляхи эстәсәң, фәзһәб;

Моның саликләре, үлгәнче, ялганнарга алданмай.

                                                                     

Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр

(өзек)

1 

Күп яттык без

Мәдрәсәдә,

Аңламадык

Бер нәрсә дә;

Селкәнмәдек

Таш төсле без,

Җилбер-җилбер

Җил бәрсә дә.

2
Чаршау кордык,

Кояш безгә

Нурын чәчеп

Җибәрсә дә;

Каршы тордык,

Кудык, безгә

Яктылыктан

Ни килсә дә.

3 

Юрган ябып

Йоклап яттык,

Уйганмадык,

Таң атса да;

Уйланмадык!

Бәхтемезнең

Кояшы баеп

батса да.

4 

Гамьсез яттык,

Сасы җирдә

Чергән тирестәй

черсәк тә;

Чиркәнмәдек,

Бу хәлләрдән

Вакытсыз гүргә

керсәк тә.

5 

Кибеп беттек,

Саргайдык без,

Корып беттек

Таяклардай;

Иснәп нәҗес

Ләззәтләндек

Бөтенләй

кыргаяклардай.

6 

Әхлак, вөҗдан,

Инсафларны

Сөреп чыгардык

истән дә;

Бозылдык шул

Кадәр начар,

Уздырдык без

Иблистән дә.

7 

Ашсыз-сусыз,

Утын-шәмсез

Тар җирләрдә

Яттык сасып;

Гаетләрдә

Төш күргәндә

Коендык без

Бозга басып.

8 

Капчык ясап

Җиләннәрдән,

Байлар саен

Теләндек без;

Урам саен

Йөгергәләп,

Капка саен

Терәлдек без.

9 

Күрде милләт

Арзан безне

Агачтан яки

таштан да;

Яурупада

Газиз бит без

Күз өстендәге

каштан да.

10 

Оят сатсак та

ач булдык,

Азган-тузган

Кызлар төсле.

Бетләп яттык

Ачлыктан без

 Бетләгән <...>

<...> төсле.

11 

Укып мантыйк,

Булдык палач,

Чәйнәп сагызлар

лач та лач;

Ни он түгел,

Камыр түгел,—

Булдык без

пешмәгән калач.

12 

Ялкаулыкмы

Кирәк бездә,

Аңкаулыкмы

Кирәк бездә;

Булган, пешкән,

Уңган шәкерт

Меңнән бердән

Сирәк бездә.

13 

Яшь көннәрне

Наданлыкка

Корбан иттек

тә чалдык без;

Суган саттык,

Борчак аттык,

Бәрбәр булдык:

Сач алдык без.

14 

Байлар итте

Бүләк безгә

Аксак-туксак,

Калган кызын;

Шуларга кол

Булдык, галля-

мә булгач,

кичен, көндезен.

15 

Очраса безгә

тол карчык,

Хатыннар гәр,

Йортка кердек;

Гөнаһ һич кыйл-

масак та, без

Җәһәннәмгә —

 Утка кердек.

16 

Ни хурлыклар,

Ни зилләтләр

Күрмәдек без

Бу милләттән;

Күрми изде,

Мискин! безне

Күзендә булган

гыйлләттән.

17 

Хурлау түгел

Татарларны

Бу сүзләрдән

Безнең максуд;

Күзсез булгач,

Нишләсеннәр:

Дөньяда юк

Сукырга суд.

 

Фразеологизмнар

Тотрыклы сүзтезмәләр.

Мәсәлән:

               халык каралу, күңелне бикләү, йөз сулу.

                                                               (Г.Тукайдан)

  • Шигырьләрдәге фразеологизмнарны табыгыз, алардагы образлылык һәм  нечкә чагыштыруларга игътибар итегез.
  • Г.Тукайның индивидуаль язу үзенчәлегенә  фразеологизмнарның тәэсирен аңлатыгыз.
  • Фразеологик ныгытмалар һәм  фразеологик тезмәләрне аерып күрсәтегез.

                         Алтынга каршы     

    
И тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал,
Яндыручы бу мекаддәс җирне — бу ялкынны ал!

Куш мәләкләргә: җиһаныңны тазартсыннар иде,
Барча алтынны, җыеп, дүзәхкә атсыннар иде.

Сап-сары шәйтаннар анлар шунда янсыннар иде,
Җөмлә гасыилар үчен шунлардан алсыннар иде.

Бу җиһан Иблис вә шәйтаннар белән калыр тыныч,
Бетсен иле шул сары йөз, — шундадыр зур куркыныч.

Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра;
Ялтырап, күзләрне чагып, тугъры юлдан яздыра.


Мин тәмам гиздем җиһанны, — кайда, кайда йөрмәдем,
Тик шул алтыннан — бәла, шәйтан-фәлән һич күрмәдем.

Һәр тараф, һәр җирдә халкың — шул металлның бәндәсе;
Күрмиләр хакны, чөн алтын һәр хәкыйкать пәрдәсе.

Бу халыкча: зөһде, тәкъва, тугьрылык та, дин дә шул!
Хәзрәти Коръән, Зәбур, Тәүрат та шул, Инҗил дә шул!

Габделхәмит 



Утыз ел хөр фикерлеләрне үлтерт,
Төрекләрдә азатлык тамрын корыт,

Ватан яктыртучы шәмнәрне сүндерт,
Мөселманнан бөтен читләрне көлдерт, -

Утыз ел казыган баз бик тирән шул:
Менә инде Хәмидең шунда

Ник? Нигә?

Ник, «Болакыл хак», сиңа юктыр мәхәббәт һәм мәрак?
Шул сәбәптер ки: Болак гөлдән вә рәйханнан ерак.

Нигә мәнфүр бу татарларның китап наширләре?
Бер тиен китсә, җылыйлар, агълашубән: «Әлфиракъ!»

Нигә курка бу татар, кузгалса дини мәсьәлә?
Барсы кыркылдый тавыктай: «Дин кырак! Дәһри кырак!»

Нәрсәгә каптырмачы, әфьюнчыга «Карга» язу?
Ах, мие чергән чүбек баш, ах, ишәк, ахмак, дурак!

Ник Шакирҗанел Хәмиди нам бәрәңге корсагы
«Мин беләм»лек дәгъвасын кыйлган була, салам сыйрак!

Ник бу Чыгътай «дау» ясый да, нигә соңра тәүбәсе?
Бүреләрдән куркътисәң, урманга бармау яхшырак.

Нигә тончыкты «Чүкеч» атлы нәҗес вулканы да?
Кем атар инде бу милләтнең йөзенә былчырак?!

Ник Орынбурда урын зур төрле шахшы нәрсәгә?
«Чүкеч»е — «Чүкеч», «Мәгыйшәт» тагы бер кат шахшырак.  

Диалектизмнар

Аерым шивәләргә хас сүзләр.

Мәсәлән:

               Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.

  • Диалектизмнарны табыгыз.
  • Сезнең шивәгә хас нинди сүзләр беләсез? Аларны кулланып, хезмәт һәм ялкаулык турында кечкенә хикәя языгыз.

Шыер

Фәхрелислам Агиевнең шыерын, малай, Кулаткада да севеп укыганнар. Вата, шыннан күреп, Кулаткада бер шаир безнең журналга да нәстәдер бер бәет посылать иткән. Вата:

Бәет



Их, малай, вафасыз да бу мир!
Бак вана: Хусаен дә помер!
Әмән безнең күк алаша кебек
Ашый, кәбәм, һич туймый бу йир.
Нишләсен вет, Азраил килсә, бар кеше үләр,
Тимай бай булсаң да — азанчы күмәр.
Вет праруклар да, малай, вафат булды,
Сахабалар: Али, Усман, Үмәр. 

Эш беткәч уйнарга ярый

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.
                                                                 

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
«И Сабый, - ди, - әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, - ди, - уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

Сандугачка каршыга  биргән җавабында Бала:
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, - ди, - әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

Ул  шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, - ди, - и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, - дип, - мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»
                                                               
Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач

Синонимнар

Мәгънәләре белән бердәй яки якын булган сүзләр.

Мәсәлән:

              - Һәр олуглар эшләгәнлектән,олуглыклар таба,

              “Уйнады” дип, бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

           -Бу юлда шөбһә юк без җан бирербез,

            Ниһаять, милләткә дан һәм дәрәҗә бирербез.

                                                                     ( Г.Тукай)

  •  “Исемдә калганнар” хикәясеннән алынган мисаллардан бер үк мәгънәдә нинди сүзләр кулланыла?  Бу нинди максат белән эшләнгән дип уйлыйсыз?
  •  Безгә таныш нинди стилистик алымнар күзәтелә?

 1.  Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады — анысын белмим, ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә. 2. Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын. 3. Мин әле хәзер истисна итдекем Саҗидә апайның үги әбидән яшереп кенә мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм. 4. Мәсәлән, бервакыт, әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.

                                               

  • Синонимнар кулланып, авылыгыз табигатен сурәтләгез.

  • Г.Тукай телендә кулланылган синонимнарның кайсылары хәзерге телдә активрак?

Аш, азык, аш-су, азык-су, ашамлык, нигъмәт, ризык, тәгам, азык-фәлән, пища;  алпавыт, бояр, помещик, дворян; батыр, каһарман, баһадир, каһреман,

                                                           

                                                  Хатлар стиле

 

  • Шәхси хатларның ( күренекле шәхесләр арасында язылган хатлар;тормыш-көнкүреш, сәүдә эшләре белән бәйләнешле хатлар; туганлык-кардәшлек, дуслык, мәхәббәт   хатлары) төрен билгеләгез.
  • Туганлык-кардәшлек хатлары турында аңлатып бирегез. Алар ничек язылалар? Тукайның апасына язган хатында нинди үзенчәлекләр күзәтелә?
  • Хатлар стилендәге үзенчәлекләрне аңлатыгыз.

  • Стилистик  алымнарны киң кулланып, мәхәббәт   хаты языгыз.

“Ана мәктүпләре”ннән Гайшә һәм Фатыйма арасында язышкан хатлар.

Гайшә — Фатимага 


         Сөекле дустым! Минем гомеремдә әле әллә нинди бер көтелмәгән эш чыгып китте. Минем үзем белә бертуган агам бар иде. Ул кисәктән генә вәйран булып үлеп китте дә миңа тәрбиягә үзенең түп-түгәрәк ятим 5 яшьлек кызы Газизәне калдырды. Газизәнең миннән башка бер дә якын кешесе юк. Шуның өчен мин аның һәммә тормыш мәшәкатьләрен үз муеныма алырга бурычлымын. Әмма ни эшлим икән? Балалар тәрбия итәргә миндә бер дә әйтерлек көч юк. Мин аны нинди булса да бер мәктәпкә бирергә уйлаган идем. Ләкин минем хәлем бик киң түгел. Әгәр барлы-юклы хәлем берлә азапланып, барча малымны аны укытырга сарыф итим дисәм, соңыннан нишләрмен дип куркам. Шуның өчен син дустыма киңәш итәм. Син минем хәлемне бик яхшы беләсең, һәм тәрбия эшендә дә осталыгың бар. Хат яз. Миңа киңәш бир. Ходай өчен, зинһар, дип әйтәм, хатыңны озынрак яз.

Апасы Саҗидәгә

Уральск, 1902 ел .                                                                    Уральскидән Өчилегә 

Хатның хәзерге әдәби телгә тәрҗемәсе: 

Сезки, кешеләрнең иң кадерлесе, югары дәрәҗәлеләрнең иң ихтирамлысы булган хөрмәтле җизнәбезгә гадәттәге сәламнәребезне җибәреп ирештергәннән соң, хәер-догаларыгызны өмет итеп калдым. Һәм дә хөрмәтле һәм кадерле тутабыз Бибисаҗидәгә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем. Шулай ук энебез Габделвәһһаб белән сеңлебез Бибимәсрүрәгә һәм сеңлебез Өммеһанигә гадәттәгечә чиксез һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне юлладым. Һәм дә кадерле һәм хөрмәтле тутабыз Гөлчәһрә белән хөрмәтле һәм кайгыртучан җизнәбезгә, барлык гаиләсенә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем, һәм дә картларның иң яхшы күңеллесе булган бабабыз Зиннәтуллага чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем. Һәм дә хөрмәтле һәм кадерле әбигә бик күп сәлам күндердем. Сәлам соңында үз тарафыбыздан безнең хакта сорый калсагыз, Аллага шөкер, сау-сәламәтләрбез бу көнгәчә; моннан соңгысы Хода кулында. Үзебез хәзерге көндә мәдрәсәдә укып торабыз. Дәресебез — «Тәркиб»не чыгып барабыз. Быел укырга акчабыз юк иде. Шулай булса да Аллаһе Тәгалә бер юл ачты: Гурьевтагы бай туганнарым унбиш тәңкә акча бирде һәм үзебезнең ахун җизни биш кадак чәй бирде... (тигән) егерме биш тәңкә бар иде. Шул акчалар берлә, Ходага тапшырып, мәдрәсәгә кереп укып торабыз. Апай янына бер атнада бер кайтып киләмен. Аллаһе Тәгалә файдалы гыйлем бирсен иде, дип, һәрвакыт хәер-фатихада булуыгызны өмет итәбез һәм үтенәбез. Анабыздай булган тутабыз Бибигазизәдән гадәттәгечә бик күптин-күп сәламнәребезне җибәреп ирештердем. Һәм дә үзегезнең җибәргән әманәтегез сәламәт тапшырылды. Рәхмәт, Алла риза булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхетегез көннән-көн артып торсын. Һәм дә хат язганда андагы хәлләрнең барысын әйтеп языгыз, һәм дә үзегезгә ярты кадак чәй белән бер яулык җибәрдем һәм бер исле сабын. Аз булса да, күп күреп алыгыз. Икенче җибәргәндә, Алла теләсә, күбрәк җибәрербез. Тагы ни языйк? Сүз күп иде, әмма без кыскарттык. Тәмам булды.

                                                                                                                             Г.Тукай

Зәйнәп Хәсәнигә

1913 ел, 28 март
Казан, Клячкин шифаханәсеннән
 


       Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым!
8 нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректурын үземә күрсәтсәңез икән. Аннан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер номерга кереп бетсә иде. Шулай булганда, ул шактый көч булырлык. Хәер, «Толстой сүзләре»нең бер-икесен синзур бозар

кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсенең басылуы мәҗбүри үк булыр.

                                                                                                                             Г.Тукай

Әхмәтгәрәй Хәсәнигә

1913 ел, 20 март 

Казан, Клячкин шифаханәсеннән 

 

Мөхтәрәм Гәрәй әфәнде!

«Бер мөхәрриргә» шигыремдә* «Аң»га лаек дәрәҗәдә үк нәфасәт күрмәгәнемә күрә, «Мәктәп» журналына бирдем. Анда да ул шигырьне баш сәхифәгә керттермәдем. Ахырда вә незаметныйрак җирдә китәчәк. 7 нче санда минем шигырь бик аз вә кешегә сизелерлек аз кергән. Өстәп йибәрергә бер нәрсәм бар иде. Инде, әлбәттә, соңдыр. Иншалла, 8 нчедән дә гафил калмам. Бер шәй язармын. Шулай да 7 нчегә өстәргә материал алып китсәң ярыйдыр иде. Көн дә сине көттем. Хәер ула.

                                                                                                                              Г.Тукай

Апасы Саҗидәгә

1903 ел, 30 июнь
Уральскидән Өчилегә
 


Биисми Габдулла бине Мөхәммәдгариф Тукаев.

Фөтүвәтле вә сәгадәтле җизнәмез илән миһербанә вә мөшфика Саҗидә апайга биниһая догаи-сәламләремне васил вә мөтәвасил әйләдем. Кәзалик мөгаззәзә вә мөхтәрәмә сеңлемез Бибимәсрүрә илән энемез Габделвәһһабка бездән күп-күп дога вә сәлам диеңез. Вә дәхи хөрмәтле атамыз бәрабәрендә улан бабамызга, әһлияи мөхтәрәмәләрене шамилән, биниһая дога вә сәлам, дидем. Сез туганымның йибәргән әманәт вә хатларыңызи ушбу үткән кышта алдым. Үзем йоклаган вакытта, баш очыма куеп киткән. Торып карасам, бер савыт манпаси һәм какъ тора. Соңра какыңыздан һәр апаларыма өлеш чыгардым. Бик рәхмәт укыдылар. Бу әманәтләрне биреп киткән кешене таба алмадым. Зинһар, гаеп итмәңез. Инша Алла, мондин ары һаман хәбәрләшеп торырмыз. Үзем әлхаль мәдрәсәдә таләбе голүмдәмен. Дәресем «Шәрхе мелла»дыр**. Кадәри халь сарфы иҗтиһад идәмез. Һәрничек хәер-фатихада булышаек. Сездән янә бер илтимасым бар: Сез, җизнәңнән күп сәлам, дип язасыз. Ләкин җизнәм нә исемдә вә кайда тәхсиле голүм иткән — шулары бәңа бик мәҗһүлдер. Мөмкин булса, хат язганда мәгълүм итеңез. Бервакыт, Кырлайдан Өчилегә җыенга килгән вакытымда, бабайларда җизнәмнең яңа кияү вакыты  иде. Исеңездәме, мин икеңезнең хәлвәт бүлмәсенә кереп чәй эчтем, әмма яшьлегемнән бернәрсә фәһемләмәдем. Мөшфика апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Анам дарелбәкайә рихләт иткәч, бабайлар өендә бәңа мәрхәмәт күзе илән караучы юк иде, мәгәр син бар идең. [...] дия золым-җәберләренең җәрәхәте җәннәте гаденгә керсәм дә, йөрәгемнән китмәс. [...] ...ләр дә шуның тәвабигыннан иде... дөрестен әйтеңез. [...] хәзер ничек тора, һәм ул да Саҗидә апай илән бер атадан, бер анадан туганмы? Йә булмаса ул мыеклы әбидән туганмы? Хәзер дә атам-анама һаман Коръән укып торам, мәүлам кабул итсен. Бу үткән кышта Кырлайдагы анам да кура җиләге кагы җибәргән иде. Атам бер елдан бирле авыртып ята икән. Сезнең җибәргән чиккән аяк чолгавыңызны, апай төсе дип, кадерләп кенә тотамын. Үзем дә хәзер тәмам мөстәкыйль булдым. Бүләкләр йибәргәләрмен. Хәзер бу җулы йибәрә алмадым, зинһар, рәнҗи күрмәңез. Язачак сүзләрем күп иде, икътисар иттем. Мондагы апаларым барчасы сәламәтләр. Сезнең догаларыңызны үтенеп, сәлам, диделәр. Бик ашыгыч яздым.


                   
Хәерле гомерләреңезне теләп язгучы талибел-гыйлем Габдулла Тукай

Сөекле гаммәм Газизә апай!

Каз вә кортлы майларыгызны алгач, Сезгә бер хат язган идем, алгансыздыр. Шул вакыттан бирле Сездән бер дә хат-хәбәр алганым юк. Әллә адресымны белмисезме? Белмәсәгез, менә язам: Вәссәлам. Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус-иш күп. Күңелле, укыган кызлар берлә дә танышырга туры килде. Гәзитәләр күп. Китаплар һәр көн яңадан-яңа чыгып тора. Укыймыз, үземез дә язамыз. Әле бу арада тагы бер зур гына шигырь китабы яздым. Монысы, һәртөрле матур буяулы сурәтләр илә зиннәтләнеп, балаларга бүләк өчен язылды. Тиздән басылып чыгачак. Чыккач та, Сезгә җибәрермен. Моннан элек басылган ике төрле китабымның бер төрлесен Сезгә җибәргән идем. Бер төрлесен тагы бу хат белән җибәрәм. Миннән 10 тәңкә акча сорагансыз икән. Аны мин Сезгә яки бүләк итеп, яки акчалата җибәрсәм кирәк. Казанга килгәч, ике китап язып, 50 шәр тәңкәдән 100 тәңкә акча алган идем. Ләкин расхуд күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә — һәммәсенә акча кирәк. Бәлки, Сез Казаннан тапкан әнкәем хакында сорашырсыз. Яңа бистәдә җимерек кенә, җир астындагы бер өйдә бер карчык бар икән. Көннәрдә бер көн мин ничектер шул өйгә чакырылдым. Анда мине әнкәем көтеп торачак иде. Вакыт төн иде. Мин, әллә нинди баскычлардан төшеп, караңгыда шул өйгә барып кердем. Кергәч тә, түрдә яше 40лардан узмаган диярлек, кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер хатын күренде. Моның әни икәнлеген танып: «Исәнме, әни», — дип күрештем. Ул кулын бирде дә: «Син дә сәламәтмени соң әле?» — дип егълап җибәрде. Минем дә күңелем йомшарды да ничек тә үземне тота алдым. Соңыннан сорашып белдем ки, бу карчык минем әнинең анасы икән. Әнинең мин барындагы ире үлгәч, әни Баһави ишәк мөритләреннән берсенә барган икән. Ул мөрит, мине намәхрәм дип былчылдап, мине әни берлә күрештермәскә карар биргән икән. Шул сәбәпле әни, төнлә берлә генә, үзенең мөритеннән яшеренеп, аналарына килеп, мине чакырткан икән. Әбинең, мин барганда, самавыры кайнаган иде. Без әни белән кара-каршы утырып чәй эчә идек. Шул заманда әни мине: «Угылым, саклан, тәүфикъле бул, Казан бик бозык, сиңа мин әйтмичә кем әйтер», — дип үгетли иде. Мин дә: «Ярар, ярар», — дип баш ия идем. Әби бер яктан, калтыравыклы тавыш белән: «Кызым, җитәр инде. Зинһар, тизрәк кайт. Кияү бик тар холыклы кеше, монда килеп, әллә ниләр куптарыр», — дип, минем илә сөйләшеп торган әнине ашыктыра иде. Әни һаман, аның сүзенә илтифат итмичә, миңа: «Әмма әүвәлге әтиең исән булса иде!» — дип, бу иреннән риза түгеллеген сөйли иде. Мин дә шундый уңмаган мөриткә эчемнән дошманлык саклый идем. Ахыры әни китәргә җыенды. Миңа: «Мин хәзер кайтып чәй әзерлим, син барырсың», — диде. Мин: «Соң синең белән бергә утырырбызмы?» — дидем. Ул: «Юк, ирем белән бергә утырырсыз, мин күренмәм», — дигәч, мин, ул мөритне күрәсем килмәгәнлектән, бармыйм, дидем. Бу эш Корбан бәйрәменең 3 нче көннәрендә иде. Мин гарәфә көнне әнигә кеше аркылы бүләкләр җибәргән идем, шунда әтигә дә күлмәклек, ыштанлык җибәргән идем. Шуның өчен ул мөрит минем аның өенә баруыма риза булган. Менә шуннан бирле без беребезне беребез күргәнебез юк. Бу тугърыда язу җитәр. Без хәзер Әхмәт байның угылы илә бергә «Китап» нәшрияты исемле бер ширкәт ясадык. Һәртөрле яңа китаплар сатып алып, үземез бастырып сатабыз. Һәр көн һәр тарафларга җибәрәбез. Мин китапларның хаталарын төзәтәм. Хак куям. Сораган кешеләргә җибәрәм. Контора минем номерымдадыр. Бу эштән дә яхшы гына акча алам. Әлхасыйль, хәлем яхшы, әлхәмделиллаһ. Әле Оренбургтан да мине чакырып хат килде; «Вакыт» гәзитәсендә, «Шура» журналларында эшләргә; 40 тәңкә айга жалуние бирәләр. Ләкин мин хәзергә анда бара алмыйм. Оренбург язучылары илә гәзитә аркылы бераз чәкәләшеп алган идек. Шуңа күрә алар, хатны минем үземә язмыйча, бер иптәшемә язып, мине чакырганнар. Иртәгә Казанда әдәбият кичәсе була. Анда Казанның барча мөселманнары, хатын-кызлары — һәммәсе җыела. Мин шунда үземнең «Утырышу» атлы шигыремне җырларга өстемә алдым.


Сораганнарга сәлам диярсез.

Энегез Г.Тукаев 

Кәбир Бәкергә 1912 ел, 12 май 

Уфадан Казанга 

 Мелла Кәбир!

...Мин кайтып җиттем. Эшләр көткәнчә. Уфа докторына кан тәхлиле тугърысында бардым. Ул әүвәл тазарырга, сәламәтләнергә кирәклеген вә бу кадәр беткән тәнне тәхлилгә вә, анда микроб булган тәкъдирдә дә, аңар агулы дару җибәрү мөмкин түгеллеген сөйләде. Җүтәлдән бер-ике төрле дару бирде. Кымыз эчәргә кушты. Уфада кымыз бер генә җирдә. Публика дәрхаль эчеп бетерә. Шулай да күп көнне бер-ике бутылка ләктерәм... Монда чәчәк тә агач исе. Теге аспирин җоттыра торган авыру (бизгәк) күптән бетте... Сез нишләп йөрисез? Иблис галәйһи... кайларга барырга киңәш бирә? Шакиргә* шундый пәйгамбәр төсле кешесе өчен рәхмәтме — ни генә әйтим. Кәрим Сәгыйдевкә күп сәлам. Сафа әфәндегә хосусый хат яздым... Тиздән китмәк булам (ягъни Троицкигә). Хатны шушы адрес белән язарсың: «Троицк, Оренбургская губерния. Габдрахман Рахманкуловка (Тукаевка)». Шәрифел Әхмәдигә  сәлам. Мәскәүдән соң, Ходай тугъры китереп, урыным яхшы булды. Вагонда буфет та бар иде. Бернәрсәгә дә аптырамадым. Әлегә җитәр.

                                                                                                                             Г.Тукай

Гыйльметдин Шәрәфкә

1912 ел, 1 гыйнвар
Өчиледән Казанга
 

Ниһаять, авылга кайтып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә, нараттан салган ак өй — үземнеке. Көненә ике ягылганга, бик җылы, тәмам чишенеп йоклыйм. Иртә белән яңа сауган җылы сөт эчәм. Гомумән, тегенди сөтне дә күбрәк эчәргә тырышам. Фәкать әле авылларда сыерлар бозауламаган икән. Хәзер үк үземдә бераз яхшыру вә хәлләнү сизә башладым. Казаннан алып кайткан даруларны да истигъмаль итәм. Эшләр болай барса, бер-ике айдан сихәтләнермен кебек...

                                                                                                                             Г.Тукай

Кулланылган әдәбият исемлеге:

     1.Ибраһимов С.М., Сафиуллина Ф.С. Практик стилистика. -Казан: Татарстан китап  нәшрияты, 1978.

     2.Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 1-5 томнар.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.              

     3. Хаков В.Х.  Стилистика һәм сүз сәнгате.  -Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.

     4.Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика). -Казан: Татар. кит. нәшр.,1999.

    5.Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.

                                       

                         

                     





По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.

     Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...

Авторлык программасы

"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...

Габдулла Тукай әсәрләрен сыйныфтан тыш өйрәнү. Авторлык программасы.

Габдулла Тукай әсәрләрен  сыйныфтан тыш өйрәнү. Авторлык программасы....

Электив курслар буенча авторлык программасы

Эшлекле аралашу этикеты(9 нчы сыйныф укучылары өчен электив курслар  буенчаавторлык  программасы,34 сәгать)...

Авторлык программасы. Электив курс: “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы”

     “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы” дип аталган электив курс программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү уку йортлары өчен тәкъдим ителә. Бу про...