«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.
элективный курс (7 класс) по теме

Тагирова Гульназ Гарифулловна

       Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительную записку, программу курса, тематическое планирование курса, основные знания и умения, приобретаемые в изучении курса. В проведение курса включены практические работы, исследовательская и проектная деятельность, предполагающие поисковый или творческий уровень деятельности школьников, что готовит их к самостоятельному решению учебных и жизненных задач. Содержание программы рассчитано на три года (на 102   часа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yash_kalmche_elektiv_kursynyn_avtorlyk_programmasy.docx116.56 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                         

ГОРОДА  КАЗАНИ

Лицей №5

ВАХИТОВСКИЙ РАЙОН

КАЗАН  ШӘҺӘРЕ

БАШКАРМА  КОМИТЕТЫ

5 НЧЕ Лицей

ВАХИТОВ РАЙОНЫ

Волкова ул., 3, г.Казань, Республика Татарстан, 420012

Волкова ур., 3, Казан ш., Татарстан Республикасы, 420012

тел/факс: (843) 2389794, mail: licei5@yandex.ru

        

                     

«Яшь каләмче»

 электив курсының   авторлык программасы

                                                                Төзеде:

                                                                Таһирова Гөлназ Гарифулловна,

                                                                Казан шәһәре Вахитов районы МГББУ

“5 нче лицей”ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы        

телефон: 89375213101        

2013 нче ел

Укучыларның курсны үзләштерү дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Журналистика, вакытлы матбугат, беренче басма газета-журналлар, типографияләр, журналист һөнәренең үзенчәлекләре, татар язучыларының журналистлык иҗаты турында күзаллау булдыру;
  2. Аналитик журналистика, журналистикада әдәби жанрлар буенча иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү;
  3. Сөйләм стильләре белән таныштыру, текст төзергә өйрәтү;
  4. Мәгълүматны җыю методларын, фактларның дөреслеген тикшерү алымнарын үзләштерү;
  5. Реклама төрләре, рекламада текст төзелешенең үзенчәлекләре белән таныштыру;
  6. Хәзерге мәгълүмат чараларындагы материалларны күзәтә, тикшерә белү;
  7. Сүз белән сурәт ясау осталыгына өйрәтү;
  8. Мәкалә, күзәтү, ачык хат, рецензия, аннотация язарга өйрәтү;
  9.  Интервью жанры, интервью алуга әзерлек методлары, интервью алу техникасы турында мәгълүмат бирү;
  10. Укучыларга әхлакый кыйммәтләрнең әһәмиятен төшендерү;
  11. Язучыларның язу стильләрен аерып, иҗатларына бәя бирә белү, башка язучыларныкы белән чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлату;
  12. Журналистикадагы әдәби жанрлар: очерк, эссе язып карау;
  13. Укучыларда милли үзаң булдыру.

                                 Аңлатма язуы

Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү максаты белән төзелгән “Яшь каләмче” электив курсының авторлык программасы 5 нче лицейда белем алучы 6-7  нче сыйныф укучылары өчен төзелде. Өч ел дәвамында атнага бер сәгать исәбеннән 102 сәгать итеп билгеләнде.

Программаның структурасы

Программа түбәндәге бүлекләрдән тора:

  • Аңлатма язуы;
  • Программаның эчтәлеге һәм тематик бүленеше;
  • Укучыларның курсны үзләштерү дәрәҗәсенә таләпләр;
  • Файдаланылган һәм укучыларга тәкъдим ителгән әдәбият.

Мәгълүмат чаралары үскән, мәгълүмат кыры зур әһәмияткә ия булган хәзерге чорда укучыларны һәр нәрсәгә әзерлекле, үзләренең  алган белемнәрен, фикерләрен кыю рәвештә җиткерә алучы иҗади шәхес итеп тәрбияләү көн үзәгендә тора. Шунлыктан, әлеге “Яшь каләмче” электив курсын төзергә алынганда,  укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү максатларын куйдым.

                “Яшь каләмче” электив курсының теоритик материалны үзлштерү, практик эшләр башкару,  иҗади эш формаларын үткәрүне һәм экскурсияләр уздыруны күз алдында тота.

Теоритик материалны тәкъдим иткәндә, укучыларның  яшь  үзенчәлекләрен,  материалны үзләштерү дәрәҗәсен, кызыксынуларын истә тотып, журналистиканың барлыкка килү сәбәпләре, матбугат, беренче басма газета-журналлар, типографияләр, журналист һөнәренең үзенчәлекләре,  мәгълүмати журналистика, мәгълүматны җыю методлары, журналистика жанрлары, сөйләм стильләре, журналистика кануннары, журналистикада хокукый һәм әхлакый нигезләр турында гомуми белем бирү, әһәмиятле күзаллау тудырыла.

Теоритик материалны гамәлгә ашыруда да нәтиҗәле эшләр башкарыла. Бу нисбәттә, лицеебызда «Лицей сулышы» дигән газет чыга. Әлеге газетаны чыгару алдыннан укучыларга газетага исем уйлау эше тәкъдим ителде. Шулай ук,  даими  рәвештә  укучылар тарафыннан текстны форматлаштыру,  коррекция эше, текстны редакцияләү,  рубрикаларны урнаштыру, газетаның санына бәйле рәвештә, төрле темаларны чагылдыручы материал туплау эшләре башкарыла.

 Курс барышында укучыларга мөстәкыйль эшләр,сораулар,әдәби геройлар урынына укучыларның үзләрен куеп карарга тәкъдим ителә, кайберләре сочинение характерында була.  Аларның хыял-фантазияләренә зур урын бирелә.

  Без, 5 нче лицей укучылары “Сабантуй” газетасына да күзәтү ясап барабыз.Үзебез өчен күп кенә кирәкле мәгълүматлар да алабыз.Әдәби түгәрәктә әкиятләр, шигырләр, иҗади сочиненияләр язабыз.”Сабантуй” газетасы  битләрендә укучыларның иҗат җимешләре урын ала.  Язмалар төрле темада була.

  Укыту - тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә түгәрәктә эшләнгән эшләрнең әһәмияте чиксез зур. Билгеле, мәктәптә үткәрелгән очрашулар, бәйрәмнәр, түгәрәкләр, экскурсияләр, укучыларга рухи шатлык кына биреп калмый, аларның белемнәрен дә арттыра,сәнгатькә, фәнгә кызыксыну да уята.

           Хәзерге заман яшүсмерләренә шәхси мөнәсәбәтләр белән бәйле коммуникатив аралашу чаралары һәм шулай ук яңа информация алу өчен телевизион  тапшырулар, интернет мөмкинлекләрен куллана белү бик мөһим. Бу максатка ирешүгә электив курслар ярдәм итә ала. Бу курс хәзерге катлаулы тормышта яраклашырга, укучыларның профориентацион омтылышларын тулырак тормышка ашырырга ярдәм итә.

     Курсны проект төзү формасында йомгакларга мөмкин. Проект эше укучының иҗади сәләтен ачарга мөмкинчелек бирә. Проект эшен күмәк һәм индивидуаль рәвештә дә башкарырга була.

    Төрле биремнәр тәкъдим ителә ала: информацион стенд ясау, газета чыгару, реклама, интервью төзү.

Курсның бурычлары:

-коммуникатив күнекмәләр булдыру;

-журналист эшчәнлегенә кызыксыну уяту, матбугатка карата таләпчәнлек, тәнкыйди караш тәрбияләү;

-журналистика законнары турында гомуми мәгълүмәт бирү.

Максат: гуманитар фәннәргә кызыксыну уяту (татар теле, рус теле, тарих), информацион  компьютер технологияләрен  кулланып эшләү.

Тема

Теоритик материал

Практик

эш

Экскурсия

Гомуми сәгать

1

Журналис-тика.

Журналистиканың барлыкка килү сәбәпләре. Матбугат. Вакытлы матбугат. Беренче басма газета-журналлар. Типографияләр.Татар язучыларының журналистлык иҗаты. 20 гасыр журналистикасы. Хәзерге мәгълүмат чараларына күзәтү. Журналист һөнәренең үзенчәлекләре

8

Хәзерге мәгълүмат чараларындагы материалларны күзәтү, тикшерү, өйрәнү.

2

10

2

Жуналис-тикада осталык, күнекмә һәм сәләт.

Журналистикада вакыйгаларны, ситуацияләрне, чагылдыру үзенчәлеге. Мәгълүмати журналистика. Мәгълүмат чыганаклары: кешеләр, архив, почта, интернет. Мәгълүматны җыю методлары. Фактларның дөреслеген тикшерү алымнары. Журналистика жанрлары. Аналитик журналистика. Мәкалә, күзәтү, ачык хат, рецензия, аннотация. Интервью жанры. Интервью алуга әзерлек методлары. Интервью алу техникасы. Журналистикада әдәби жанрлар: очерк, эссе, фельетон. Реклама төрләре, рекламада текст төзелеше. Сөйләм стильләре. Текст төзү.

45

Текстны форматлашты-

ру. Коррекция эше. Текстны редакцияләү. Газетага исем сайлау. Мәктәп газетасына рубрикаларны урнаштыру. Укытучылар һәм өлкәннәр көненә багышланган материал туплау. Җыелган материалны коррекцияләү. Материалны газета битләренә урнаштыру. Җыелган материалны бастыру.

20

1. “Яшь журналистлар” оешмала-ры өчен оештырылган Вахитов районы-ның Балалар иҗаты үзәгендә үткәрелгән түгәрәк өстәлдә катнашу.

2. А.Алиш исемен-дәге балалар иҗат үзәгендә шәһәр күләмендә  оештырылган мастер-класста катнашу.

3. “Ялкын” журналы-ның әдәби хезмәткәр-ләре белән очрашу.

3

68

3

Журналист-ның психологик әзерлеге

Журналистның психологик әзерлеге (Психологияне ни өчен белергә кирәк?) Журналистка нинди сыйфатларны булдырырга кирәк? Истә калдыру осталыгы. Хәтерне ныгыту алымнары. Игътибарны һәм күзәтүчәнлекне арттыруда күзаллауларны файдалану. Иҗади эшне нәтиҗәле оештыру кагыйдәләре.

8

Күзәтүчән-лекне һәм игътибарны үстерү күнегүләрен башкару. Тестлар эшләү.

6

14

4

Журналист-ның һөнәри этикасы.

Әхлак. Әхлакый кыйммәтләр. Журналистика һәм әхлакның бәйлелеге. Журналистика кануннары. Журналистикада хокукый һәм әхлакый нигезләр.

6

“Цензураны тыю, сүз һәм массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” РФ Конституциясе белән танышу.

4

10

Кулланылган әдәбият:

  1. Аврамов Д.С. Профессиональная этика журналиста. – М., 1999.
  2. Андреев О.А., Хромов Л.Н. Техника тренировки памяти. – Екатеринбург, 1992.
  3. Варусин Л. Тайны газетной строки. Л., 1971.
  4. Ворошилов В.В. Журналистика.Учебник.-Санкт-Петербург,2001.
  5. Дорохова А. Как себя вести. – М., 1966.
  6. Йөз еллык матбугатыбыз.Үткәне,бүгенгесе,киләчәге.-Казан,2005.
  7. Ким М.Н.Новостная журналистика.Базовый курс.Учебник.-Санкт-Петербург,2005.
  8. Мучник Б. С. Человек и текст. – М., 1985.
  9. Право и этика в работе журналиста. – Екатеринбург, 1996.
  10. Хатипов Ф.М.Әдәбият теориясе.”Раннур” нәшрияты.-Казан,2002.
  11. Щуркова Н.Е. Классное руководство: игровые методики. – М., 2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы

Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стили...

Авторлык программасы

"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

Электив курслар буенча авторлык программасы

Эшлекле аралашу этикеты(9 нчы сыйныф укучылары өчен электив курслар  буенчаавторлык  программасы,34 сәгать)...

Авторлык программасы. Электив курс: “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы”

     “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы” дип аталган электив курс программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү уку йортлары өчен тәкъдим ителә. Бу про...